Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
шпора2.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
207.43 Кб
Скачать

4. Туган телгә өйрәтүнең төп формасы буларак дәрес. Хәзерге татар теле дәресләренең типлары һәм этаплары.

Дәрес — мәктәптә укыту-тәрбия процессын оештыруның төп формасы. Ул процесс — укытучы һәм укучының бердәм-эзлекле эшләве. Укучылар зур активлык күрсәткәндә, укытучы аның активлыгын уңышлы оештыр­ганда гына дәресләр нәтиҗәле була ала.

Дәресләрне ничек оештырырга кирәклек турында укытучылар һәм пе-дагог-методистлар арасында төрле карашлар булды һәм, әлбәттә, дәресләр төрлечә үткәрелеп килде.

Дәрес актив (нәтиҗәле) яки пассив (сүлпән, нәтиҗәсез) булырга мөмкин.

Нәтиҗәле дәрес дип түбәндәге таләпләргә җавап биргән дәресләрне әйтәләр:

1) материалның характерына, алда торган бурычларга, укучыларның яшь һәм белем дәрәҗәсенә карап оештырылган;

2) алынган тема конкрет булып, дәреснең максаты һәм өйрәнелә торган теманың гамәли әһәмияте ачык аңлашылган;

3) дәрес өчен сайланган материал аңлаешлы, җиңел үзләштерерлек, уку­чыларның акыл сәләтен, танып белү активлыгын үстерерлек һәм аларга төрле яклы тәрбия бирерлек булган;

4) тема үткән дәресләрдәге материалга бәйләнешле һәм моннан соң үтелә торганына нигез булырлык итеп бирелгән;

5) эшләү методы һәм алымнары, укыту чаралары, аларның уңышлы чи­ратлашуы укучыларның ихтыяҗларын канәгатьләндергән;

6) укучылар дәрескә битараф булмыйча, эшкә аларның тойгылары һәм эмоцияләре җигелгән;

7) материалны укучылар яхшы үзләштергән, аны гамәли эшендә файда­лана белү һәм тел үстерү күнекмәләре биргән;

8) укучыларда дөньяга караш, тормышта үзенең урынын таба белү һәм башка шундый сыйфатлар тәрбияли алырлык дәресләр.

Укучы актив эшләгән, укытучы аның активлыгын уңышлы оештыра ал­ган дәресләр генә нәтиҗәле була ала.

Дәрескә әзерләнгәндә, укытучы түбәндәгеләрне истән чыгармаска тиеш: дореснең максатын дөрес һәм ачык кую, укыту метод һәм алымнарын, укы­ту формаларын, чараларын дөрес сайлау, төрлеләндерү, аларның үзара чи­ратлашуын билгеләү; укучыларны белем алу, укый белү (план төзү, конс­пектлар төзү һ.б.) һәм танып белү (анализ, синтез, чагыштыру, дәлилләү Һ.О.) күнекмәләренә өйрәтү, проблемалы ситуацияләр тудыру, укучыларны проблемалы сораулар куярга, үз фикерләрен дәлилли һәм башкаларның ялгыш фикерләрен күрсәтә белү һәм башка күнекмәләргә өйрәтү; дәвамчы­лык принцибын саклау; фәнара бәйләнеш булдыру; укытуны җитештерүчән хечмәт белән бәйләү; укыту методларын тәрбия методлары (инандыру, мак-тиу, ярыш оештыру) белән бергә кушу; укучыларның дәрестә һәм аннан соң ди мөстәкыйль эшләүләрен булдыру; укучыларда әдәп-әхлак, бурычлылык, жп маллылык хисе тәрбияләү; укытуның эмоциональлегенә ирешү; дәресләрдә эшлекле атмосфера булдыру; дәресләрдә техник чаралардан файдалану; балаларда профессия белән кызыксыну, тырышып уку һәм хсчмэткә катнашу теләкләре тәрбияләү һ.б. — болар барысы да укучылар­га белем һәм күнекмәләр биргәндә кирәкле педагогик шартлар булып исопләнәләр.

Тел дәресләре үзләренең характеры (максаты, эчтәлеге, укучыларның эшчәнлеге, үткәрү методикасы) буенча төрлечә оештырыла һәм, шуңа ка­рап, дәресләр төрле типта булалар. Максаты ягыннан татар теле дәресләре, нигездә; 5 типка бүленә: 1) яңа материалны өйрәтү дәресе, 2) материалны ныгңту, ягъни белем һәм күнекмәләрне камилләштерү-дәресе, белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру, ягъни кабатлау-йомгаклау дәресе, 4) катнаш дәрес, ягъни барлык тип дәресләрнең функциясен үтәүче «синтетик» дәрес (яңа материалны өйрәнү, белем һәм күнекмәләрне камилләштерү, гомумиләштерү һәм сис темалаштыру, контроль), 5) белем-күнекмәләрне тикшерү, ягъни контроль дәрес (контроль эшләр, белемнәрне тикшерү, зачет, үзара кон­ троль һ.б.).

Эчтәлеге ягыннан а) грамматика, б) фонетика, в) орфогра­фия, г) пунктуация, д) сүз ясалышы, е) тел үстерү (киң мәгънәдә лексика, грамматика, стилистика, телдән һәм язма сочинениеләр һ.б.) дәресләре була.

Дәресләрне типларга шулай бүлү, билгеле, шартлы. Чөнки аерым тип дәресләрнең төрле этабында еш кына берничә дәрес элементы катнаша ала: яңа материалны өйрәтү дәресендә ныгыту да, кабатлау да, укучыларның белем дәрәҗәләрен исәпкә алу да була, яки ныгыту, кабатлау дәресләрендә йомгакларга да һәм укучыларның белем дәрәҗәләрен исәпкә алырга да момкин. һәр дәрестә дә өйгә бирелгән эш тикшерелми, ә тикшерелә икән, ул дәреснең беренче этабында гына түгел, бәлки материалны ныгытканда яки кабатлаганда да була ала.

Мондый дәресләрдә нәрсәгә күбрәк урын бирелсә (яңа материалны ойрәтүгәме, белем һәм күнекмәләрне камилләштерүгә, гомумиләштерү һәм системалаштыруга яки белемнәрне тикшерүгәме), шуңа карап, югарыда са­налганча, аның тибы да билгеләнә.

Дәрес аерым өлешләрдән тора. Шул өлешләр дәрес этаплары була. Аның эчтәлеге укытучы һәм укучыларның эш-хәрәкәтләреннән чыгып бил­геләнә; ул тагын да ваграк өлешләргә бүленә, шушы өлешләр дәрес эле­ментлары була.

Һәр дәрес тибының үзенең төзелеш үзенчәлеге бар. Кайбер дәрес эле­ментлары (мәсәлән, белем һәм күнекмәләрен ныгыту яки укучыларның бе­лемнәрен исәпкә алу һ.б.) теге яки бу күләмдә һәрбер дәрес тибына да керүе мөмкин, ә кайберләренең исә (мәсәлән, өйгә биргән эшне тикшерү, өйгә эш бирү, яңа материалны аңлату кебек элементлар) һәр дәрес тибына кермәве дә мөмкин.

Тәҗрибәле укытучылар һәм методистлар, озак еллар буена эзләнеп, экс­перименталь тикшерүләр үткәреп, теоретик һәм гамәли нигезләгәннән соң, дәресләрне, аның максаты, үтә торган материалның күләме һәм характеры, сайланган күнегүләрнең яки мөстәкыйль эшнең гади яки катлаулы булуы­на карап, төрлечә төзергә мөмкин булуны расладылар.

Барлык дәрес тә охшаш яки бер схема-шаблон буенча гына төзелми. Аны укытучы мөстәкыйль һәм иҗади хәл итә. Эзләнүчән һәм үз эшенә яңалык кертергә омтылучан, иҗади эшләүче укытучы дәресләрне бер генә төрле оештырмый. Аның хәтта бер үк темага үткәрә торган дәресләре дә бер-бер-сен кабатламый. Алдагы дәреснең уңышлы яки уңышсыз үтүе, укучылар­ның материалны яхшы яки начар үзләштерүләре һ.б. укытучыны моннан соң үткәрә торган дәресләрне методик яктан башкачарак төзергә этәрә.

Ләкин, дәресләрне төрле вариантта үткәрү укыту системасында таныл­ган булуга карамастан, алармы тышкы яктан төрлечә яки күптөрле үткәрү артыннан кумаска кирәк. Методик алымнарны кирәгеннән артык чуарлау яки дәрестә күптөрле методик алымнарны кулланырга тырышу, аларны еш үзгәртү укытуны мәгънәсезлеккә кайтарып калдырырга һәм укучыларга тел буенча ныклы белем бирергә комачауларга мөмкин.

Дәресләрнең төзелеш элементлары һәм укучыларның уку эшчәнлеге чын­барлыкны танып белүләре белән бәйләнештә карала. Монда түбәндәге этап­ларны күрсәтергә кирәк:

1) укучылар дәрестә үзләштерергә тиешле белемне кабул итәргә әзерлек, моның өчен укучыларның электә алган белемнәре, тормыш һәм мәктәп тәҗрибәләре файдаланыла, шулар белән логик бәйләнеш булдырыла, уку­чылар алдына танып белү бурычы куела;

2) дәрестә бирелергә тиешле яңа белемнәрне кабул итү һәм үзләштерү: анализ, синтез, абстракцияләү, конкретлаштыру, йомгаклау һ.б.;

3) белем һәм күнекмәләрне ныгыту һәм аны үстерү, гамәлдә куллана белү күнекмәләре алу;

4) белемнәрне тикшерү һәм бәяләү.

Соңгы елларда уку-укытуны активлаштыру мәсьәләсе ачыклана төште. Моңа, беренчедән, укытуның эчтәлеген башкачарак кую, икенчедән, алдын­гы педагогик тәҗрибәне пропагандалау-тарату ярдәм итте.