Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
шпора2.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
207.43 Кб
Скачать

1. Фән буларак татар теле методикасы. Аның предметы һәм бурычлары. Татар теле укытуның гомуми дидактик принциплары.

Татар теле методикасы – татар әдәби телен укытуның эчтәлеге, прин­циплары, метод һәм алымнары, укучыларның татар теле буенча белем һәм күнекмәләрне үзләштерү юллары һәм шартлары турындагы фән.

Ул пе­дагогика фәненең хосусый төренә керә. Аның үзенең эчтәлеге, системасы, өйрәнү объекты һәм тикшеренү методлары, исбатлау алымнары бар. Методика укытучыны уңай укыту метод һәм алымнары белән таныштыра, бил­геле бер шартларда аларның нәтиҗәлерәк булганнарын сайлап ала белергә өйрәтә; үз эшенә иҗади һәм мөстәкыйль якын килергә юнәлеш бирә, әлегә кадәр булган методик ялгышларны искәртә һәм тупланган фәнни методик мирастан иҗади файдаланырга юл күрсәтә.

Методика эчтәлекне һәм укыту методларын билгеләгәндә һәм материал ашлаганда, укучыларның яшь аерымлыкларын да, материалның укучыларга аңлаешлы булуын да исәпкә алып эш итә. Ул барыннан да элек түбәндәге сорауларга җавап бирергә тиеш: ничек, нәрсәне һәм күпме өйрәтергә? Ни өчен шулай өйрәтергә, ә башкача түгел?

Методика тагын башлангыч һәм урта мәктәптә татар теле курсының эчтәлеген һәм күләмен, аның төзелешен, аерым бүлекләренең үзара бәйләнешен, эзлеклелеген һәм дәвамчылыкны, материалның сыйныфларга бүлене­шеп билгели; укучыларңың татар теле буенча материалны хәтердә калдыру үзенчәлекләрен, белем һәм күнекмәләренең ныклы булуын, шуны гамәлдә куллана белү дәрәҗәләрен өйрәнә һәм шуның юлларын, метод һәм алымнарын билгели; дәрестә вакытны дөрес, рациональ һәм нәтиҗәле файдала­ну ысулларын өйрәнә һәм эшкәртә.

Методиканың төп предметы булып грамматика (морфология һәм синтаксис), фонетика, орфоэпия, орфография, пунктуация, лексика һәм стили­стика буенча укучыларга тулы мәгълүмат-белем бирү һәм алган белемнәр­не гамәлдә куллануның метод һәм алымнарын өйрәтү санала.

Ана телен укытуның төп бурычлары:

– үз халкына, аның әдәби теленә, тарихына һәм мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләү;

– ана телен, аның грамматик төзелешен үзләштергән, грамматик, стилистик һәм орфографик яктан дөрес сөйләм һәм язу күнекмәләренә ия бул­ган, орфоэпик, орфографик һәм пунктуацион яктан тулы белемле, тел ча­раларыннан уңышлы файдалана белүче һәм сәнгатьле уку күнекмәләре ал­ган кешеләр әзерләү

– учыларның сүзлек хәзинәсен баету;

– үз фикерләрен ана телендә, сөйләмә һәм язма рәвештә, эзлекле, җый­нак, төгәл һәм матур итеп бирергә өйрәтү, логик фикерләү сәләтен үстерү;

– укучыларның иҗади көчен, танып белү сәләтләрен һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү, аларны үзлекләреннән белем алуга әзерләү;

– белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, укучыларда әхлак кануннары тәрбияләү;

– мәктәптә укытыла торган башка фәннәрне үз ана телендә үзләштерүгә җирлек әзерләү, башка телләрне өйрәнүне җиңеләйтү;

–җәмгыять тормышында туган телнең – татар теленең роле, башка телләр системасында тоткан урыны, икетеллелек турында тиешле мәгълү­мат бирү.

Дидактика укыту методикасының теоретик нигезен тәшкил итә.

Гомуми дидактик принципларга түбәндәгеләр керә: фәннилек, система­лылык, эзлеклелек һәм дәвамлылык; теорияне гамәл белән бәйләү; аңлы­лык һәм активлык, укучыларның белемнәре ныклы булу; материалның аңла­ешлы булуы; күрсәтмәлелек; балаларның уку эшчәнлеген оештыруга дифференциаль һәм шәхси (индивидуаль) якын килү; уку эшчәнлегенең бала­лар үсешенә ярдәм итүе; укучыларны белемле һәм тәрбияле итүне бердәм процесс итеп алып бару.

Фәннилек, системалылык, эзлеклелек һәм дәвамчылык принцибы. Фәннилек принцибы тел укытканда укучыларга инде тел гыйлемендә дөрес дип табылган, программа нигезендә аларга өйрәтелергә тиешле мәгълүмат бирүне, шулай ук кайбер тел күренешләрен тарихи яктыртуны алда тота; аларның үзенчәлекләрен, бер күренешнең икенчесе белән бәйләне­шен дә дөрес итеп укучыларга аңлатырга кирәк була. Шуңа күрә, тел күре­нешләре программа материалына туры китерелеп, ә кагыйдә һәм билгелә­мәләре билгеле бер тәртиптә, системада һәм эзлеклелектә өйрәнелергә тиеш. Система һәм эзлеклелек бозыла икән, укучылар материалны начар үзләштерәләр һәм аны аңлату яки өйрәтү дә кыенлаша.

Теорияне гамәл белән бәйләү. Мәктәптә укытуны тормыш белән бәйләү дигән сүз. Укучы алган белемне гамәлдә, үзенең эшендә куллана белергә өйрәнсен. Татар теле дәрес­ләрендә, тел материалын өйрәтү белән бергә, әдәби тел нормаларына туры китереп, укучыны сөйләргә һәм язарга, йөгерек, сәнгатьле һәм аңлы укыр­га, докладлар сөйләргә, чыгышлар ясарга, эш кәгазьләре язарга, гомумән, үз фикерләрен сөйләмә һәм язма рәвештә бирә белергә өйрәтү таләп ителә.

Тел дәресләрендә аңлылык һәм активлык. Укучының теге яки бу грамматик кагыйдәне әйтүе яисә нинди дә булса грамматик күре­нешне күрсәтүе генә җитми, бәлки ул кагыйдә яки күренешләрне аңлы рәвештә гамәлдә куллана да белергә тиеш.

Укучылар белеменең ныклы булуы. Белеме нык булса гына, кеше аны үзенең эшчәнлегендә файдалана ала, ягъни моннан соң да аны үстерергә һәм тирәнәйтергә мөмкин була. Белеме ныклы булсын өчен, өйрәнелә торган материал ачык һәм анык булырга, укучы аны аңлап үзләштерергә, ул аңа нык тәэсир итәргә, аны белү теләге уятырга; яңа өйрәнә торган тел күренешләрен алда өйрәнгәннәр белән бәйли белергә, дәрестә һәм өйдә эшләү өчен бирелгән мөстәкыйль эшләрне һәм биремнәрне аңлап үтәргә һәм шуны үзенең гамәли эшендә файдалана белү күнекмәләре алырга, үткәннәрне системалы рәвештә кабат­лап һәм ныгытып торырга тиеш.

Материалның аңлаешлы булуы. Материалның аңлаешлы булуы укучыларның яшь һәм үсеш аерымлык­лары, аның характеры һәм аны укучыларга җиткерү юллары белән дә бил­геләнә.

Татар теле курсы бүлекләре арасында үзара бәйләнеш. Татар теле курсы бүлекләре (фонетика, орфография, грамматика, лексика һәм стилистика) бер-берсенә бәйләп өйрәтелергә тиеш. Мәсәлән, граммати­ка дәресләрендә сүзләрнең әйтелеше һәм язылышы турында, ә сүз төркемнә­рен өйрәткәндә, аларның җөмләдә нинди кисәк булуы яки синтаксиста җөмлә кисәкләренең кайсы сүз төркеме белән белдерелүе турында укучыларга бе­лем һәм күнекмәләр бирелә. Сөйләм телен үстерү грамматика, фонетика, ор­фография, орфоэпия, пунктуация һәм стилистика белән тыгыз бәйләнештә алып барыла.

Күрсәтмәлелек. Дәрестә төрле күрсәтмәлелектән файдалануның әһәмияте бик зур. Ул программа материалын укучының аңлы рәвештә үзләштерүе өчен шарт бу­лып тора.

Күрсәтмәлелек берничә яктан ярдәм итә: 1) абстракт күренешләрне кон­кретлаштырырга, аны ачарга һәм укучыга материалны яхшырак хәтердә-калдырырга; 2) конкрет фактларны өйрәнүдән йомгаклауга, грамматик, ор­фографик, пунктуацион кагыйдәләрне өйрәнүгә, лексика һәм стилистик нор­малардан дөрес файдаланырга; 3) укучыларда фән белән кызыксынуны, күзәтүчәнлекне үстерергә. Укытучы күрсәтмәлелекнең төрлесеннән уңыш­лы һәм урынлы файдалана белергә тиеш.

Укучыларга дифференциаль һәм аерым (индивидуаль) якын килү. Укучыларга белем һәм тәрбия бирү процессында укытучының уку эшен активлаштыруы, барлык укучының интеллектуаль, иҗади көчләрен, сәләтләрен белем алуга туплавы, аларның үзенә генә хас үзенчәлекләрен (психикасы, кызыксынуы, ихтыяҗы, омтылышы, сәләтлелек, фикерләү һәм белемне үзләштерү дәрәҗәсе, хәтере, ихтыяр көче, сизгерлеге, эмоциональ­леге һ.б.), уңай һәм кимчелекле якларны, аларның белем дәрәҗәләрен даи­ми өйрәнүе һәм ачыклавы таләп ителә. Шул вакытта гына ул укучыларга дифференциаль һәм аерым (индивидуаль) якын килә һәм кимчелекләрен бул­дырмау чараларын күрә ала.

2. Мәктәптә татар телен укыту методлары һәм алымнары. Дәреснең ныгыту этабында кулланылган методларга анализ бирергә (презентация ярдәмендә бер дәрес мисалында).

Метод термины күптөрле мәгънәдә кулланыла. Киң мәгънәсе – «танып белү юлы», ягъни чынбарлыкка якын килү, табигать күренешлә­рен, иҗтимагый тормышны өйрәнү, өйрәнә торган күренешләргә якын килү юлы (диалектик метод). Метод ул – максатка ирешү юллары.

Өйрәтү (укыту) методлары һәм алымнары.

Укыту методлары – укучыларның белем һәм күнекмәләрен үзләштерүләренә, танып белү эшчәнлекләрен активлаштыруга, дөньяга карашлары формалашуга һәм сәләтләре үсүгә китерә торган, укытучының һәм укучыларның бергәләп эшләү юллары. Метод – алга куйган максатка ирешү юллары һәм алымнары.

Укыту алымнары – укыту методының состав өлешләре яки танып белү эшендә билгеле бер методны кулланганда укучыларга белем һәм күнекмәләр бирү, аны үзләштерү ысуллары.

Татар теле дәресләрендә кулланыла торган: аңлату, сөйләү-лекция, әңгәмә, өлешчә эзләнү яки эвристик, дәреслек өстендә эшләү, күнегүләр, мөстәкыйль эш методлары. Бу методлар белән эшләгәндә, укытучы төрле алымнар куллана.

Аңлату. Укытучыларның укыту эшләрен оештыруда таралган методларның берсе. Укытучы, күрсәтмә әсбаплардан (таблица, схема, рәсемнәр һ.б.) фай­даланып, төрле мисаллар өстендә өйрәнә торган материалны укучыларга аңлата, шул ук вакытта укучыларның танып белү эшчәнлеген активлашты­руны да күздә тота. Бу метод белән эшләгәндә, укытучы тел күренешләренә анализлар ясау, мисаллар һәм төрле күренешләрне чагыштырып бирү ке­бек алымнарны да куллана. Бу метод күләме ягыннан чагыштырмача зур булмаган, укучылар өчен кыен, авыр аңлашыла торган темаларны яки тел күренешләрен өйрәткәндә кулланыла ала. Билгеле, бу метод белән белем биргәндә укучылар дәрестә пассив тыңлаучылар гына булып утырмыйлар, бәлки алар актив фикер йөртәләр һәм теге яки бу күренешләрне үз мисал­лары белән исбатлыйлар да.

Сөйләү — лекция. Югары сыйныфларда кулланыла. Өйрәнә торган ма­териалны укытучы укучыларга сөйли. Мәсәлән, IX сыйныфта «Стилисти­ка», «Тел турында гомуми мәгълүмат», «Сөйләм культурасы» темаларын укытучы укучыларга әңгәмә катыш лекция методы белән бирә ала. Лекция вакытында укучылар укытучының сөйләгәнен пассив тыңлап кына утырмыйлар. Укытучы, укучыларның игътибарын җәлеп итү, уйлау һәм кабул итү сәләтләрен үстерү максаты белән, дәресләрдә танып белү бурычын, танып белү сорауларын кую, проблемалы ситуация тудыру кебек алымнарны да файдалана. Лекция вакытында укучыларның фикерләү эшчәнлекләрен активлаштыру максаты белән, яңа белемне, тел күренешләрен һәм мисалларны алда өйрәнгәннәр белән чагыштырыя бирү алымын кул­лану да нәтиҗәле була.

Укучыларга бирелә торган материал эчтәлекле, кызыклы һәм укучылар­ның уйлау активлыкларын үстерерлек булсын. Шулай ук теманы һәм мак­сатны ачык билгеләргә һәм төп сорауларны куя белергә кирәк. Шул вакыт дәрестә проблемалылык туа һәм укучыларда белгәннәре һәм белмәгәннәре арасында каршылык барлыкка килә, һәм аларда яңа материалны актив үзләштерү теләге уяна.

Лекциядә күләме ягыннан байтак материал бирелгәнгә, укытучының те­маның планын телдән әйтүе генә җитми, бәлки аны я тактага язарга, яки план алдан язып куелган махсус таблицаны сыйныфта алга элеп куярга һәм аны укучыларның дәфтәрләренә яздырырга да мөмкин..

Аерым очракларда, бигрәк тә югары сыйныфларда, үткәннәрне гомумиләштереп яки кабатлап биргәндә, лекция вакытында укучылар матери­алның иң кирәклеләрен мөстәкыйль рәвештә аерып ала белергә һәм төп со­рауларны бирә алырга өйрәнсеннәр. Бу алым укучыларның танып белү ак­тивлыгын үстерүгә ярдәм итә. Әгәр укытучы үзе сөйләп торганда укучыларга төп мәсьәләләрне аерып алырга, ягъни сөйләү барышында план төзергә тәкъдим итә икән, укучылар теманың эчтәлегенә тирәнрәк керәләр, укытучы сөйләгәнне тезис рәвешендә язып барырга да өйрәнәләр.

Алда күрсәтелгән алымнардан тыш, укытучы тагын укучыларга биргән материалны кыскача язып барырга яки конспектлаштырырга куша ала. Ә инде 9-11 сыйныфларда исә андый язмаларны (бигрәк тә цитата, нәтиҗәләр һ.б.) укытучы әйтеп яздыра ала.

Укытучы дәреслектә бирелгәнне генә сөйләми, бәлки, укучы­ларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып, тирәнрәк эчтәлектә, укучыларда булган белемне баета һәм тирәнәйтә торган итеп бирү турында да уйла­нырга тиеш була.

Укытучының сөйләменә түбәндәге таләпләр куела: 1) эзлеклелек һәм кон­кретлылык; 2) телнең аңлаешлы һәм эмоциональ булуы; 3) күрсәтмәлелек; 4) аңлашылмаган яки авыр аңлаешлы сүзләргә аңлатма бирү, аны язып күрсәтү һәм сүзлекләренә яздыру; 5) һәрбер күренешне мисаллар ярдәмендә исбат итү, аны дәлилләү.

Кагыйдә буларак, яңа материалны өйрәнү сөйләгәнгә кыскача йомгак ясау, төп нәтиҗәләрне формалаштыру белән тәмамлана. Андый нәтиҗәләр­не укытучы ясый һәм шулай ук, алдан әзерләнгән сорауларга җавап бирү рәвешендә булса да, аңа укучыларны да тартырга кирәк була.

Әңгәмә. Бу метод укучыларның танып белү мөстәкыйльлекләрен активлашты­рырга, уйлау сәләтләрен үстерергә, сыйныфтагы барлык укучыны да эшлә­тергә ярдәм итә. Аны укытучылар фонетика, орфография һәм грамматика дәресләрендә уңышлы кулланып киләләр. Ул төрле тип дәресләрдә һәм дәресләрнең төрле этабында, ягъни яңа материалны өйрәткәндә дә, аны ка­батлаганда, гомумиләштергәндә һәм укучыларның белемнәрен сынаганда да кулланыла ала. Шуңа күрә аны, дәрестә куелган максаттан чыгып, ке­реш әңгәмә, агымдагы әңгәмә, гомумиләштерүче һәм йомгаклау әңгәмәсе дип, берничәгә бүлеп йөртәбез. Аны сорау-җавап рәвешендә дә, фикер алы­шу, дәлилләү, төрлечә фараз итү рәвешендә дә үткәреп була: укучылар, укы- тучы куйган сорауларга тактадагы, таблица яки плакаттагы, я дәреслектә­ге, яисә карточкалардагы, кодоскоптагы яки электротәрәзәдәге мисаллар өстендә күзәтү-тикшеренү, фикер йөртү нәтиҗәсендә, сорауларга җаваплар табалар, шуны нигезлиләр һәм исбат итәләр. Өйрәнә торган грамматик күренешләрне, аларның төп билгеләрен ачыклыйлар һәм гому­ми нәтиҗәгә киләләр, нәтиҗәне дә укучылар үзләре ясарга тырышалар; укы­тучы тик аларга ачыклык кертә, кирәксә дөресли.

Эчтәлеге һәм куелган максаты буенча әңгәмәне берничә: 1) сорау-җавап әңгәмәсе, ул укучыларның белемен сынау максаты белән үткәрелә; 2) эвристик әңгәмә, укучының фикерләвен, төпченүен, анализ ясавын күздә тота һәм аның кызыксынуын уята; ул эври­стик метод белән эшләгәндә, дәрестә проблемалы мәсьәләләрне хәл иткәндә, укучыларга нәтиҗә чыгарырга булышканда кулланыла; 3) әңгәмә-аңлату, өлешчә әңгәмә дә һәм аңлату да була, ягъни орфографик яки грам­матик күренешләрне аңлатканда, бер күренеш белән икенчесен буташтыру мөмкинлеге булганда, башка күренешләр белән чагыштырып, аларның аер­масы күрсәтелә, аңлату аша әңгәмә үткәрелә; ә инде укучылар өчен бөтенләй яңа, башлангыч сыйныфларда өйрәнелмәгән, укучыларга аңлау өчен бик кыен булган тел күренешләрен өйрәткәндә, әңгәмә методы уңышлы бул­маска мөмкин. Ул вакытта аңлату методын кулланырга кирәк була.

Сорау өч төрле була ала: төп сораулар, өстәмә һәм ярдәмче сораулар.

Өлешчә эзләнү яки эвристик метод белән эшләгәндә, укучыларның эзләнүе, төпченүе, куелган сорауларга җавап табып, нәтиҗә чыгаруы күздә тотыла. Монда эвристик әңгәмә проблемалы мәсьәләләр ку­елу белән бергә үреп алып барыла. Проблеманы мөстәкыйль чишү максат итеп куела. Логик эзлеклелектәге өлешләргә бүленгән, укучыларга авыррак бирелә торган материалның бер өлеше, күрсәтмәлелектән файдаланып, әңгәмә методлары ярдәмендә бирелсә, икенче бер өлешен исә укучылар үзләре чишәргә тиеш булалар, ягъни белемне алар мөстәкыйль рәвештә үзләштерәләр. Шул рәвешле, укучыларның танып белү мөстәкыйльлеге арта бара, проблеманы чишүнең дөреслеген укытучы тикшерә.