- •2013-2014 Нче уку елына 3 нче сыйныф өчен татар теленнән ( рус төркеме)
- •Эш программасы
- •Укытучы: 1 калификацион категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
- •Шәмсевәлиева Кадрия Әсхәт кызы
- •1.Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар. Казан: Мәгариф, 2010.- 111б.
- •Аңлатма язуы
- •Аңлатма язуы
- •Программаның эчтәлеге
- •2 Нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау ( 10сәг.)
- •Сүз төзелеше һәм ясалышы ( 12 сәг.)
- •Морфология. ( 26 сәг.)
- •Синтаксис (17 сәг.)
- •Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау ( 4 сәг.) Бәйләнешле сөйләм үстерү (24 сәг.)
- •Сөйләм үстерү өчен темалар
- •3 Нче сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр
- •Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү.
- •Күчереп язуны бәяләү.
- •Изложение һәм сочинениеләрне бәяләү.
- •Грамматик күнекмәләрне бәяләү.
- •Грамматик белемнәрне бәяләү.
- •Укыту-методик комплексы түбәндәге компонентлардан тора:
- •Календарь- тематик план
Изложение һәм сочинениеләрне бәяләү.
Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса; җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә; хаталар булмаса яки 1 орфографик( 1 җөмлә төзелешендә) хата җибәрелсә,”5” ле куела.
Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса яки пөхтә башкарылып,эзлеклелек булып та, сүз сайлауда һәм җөмлә төзүдә 2-3 хата булса, “4” ле куела.
Тестагы яки рәсемнең төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса; 4-6 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда һәм җөмләләр төзегәндә, 4-5 төгәлсезлек китсә,”3” ле куела.
Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса; 7-10 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда , җөмләләр төзелгәндә, 6-7 тупас хата китсә, “2” ле куела.
Грамматик күнекмәләрне бәяләү.
Грамматик форма һәм конструкцияләрне гамәлгә дөрес куллануны бәяләү телгә өйрәтүнең мөһим күрсәткечләреннән санала.
Укучыларның белем һәм күнекмәләре телдән һәм язма формада тикшерелә.
Грамматик белемнәрне бәяләү.
Ана телендә өйрәнелгән грамматик күренешләрне сөйләмдә дөрес кулланса; тупас булмаган 1-2 хата җибәрсә; укытучыга 102 ачыкланучы сорау бирергә туры килсә, “5” ле куела.
Төп таләпләрне үтәп тә, 2 грамматик хата ясаса, ләкин өстәмә сораулар саны 3 тән артмаса, “4” ле куела.
Грамматик форма һәм синтасик конструкцияләрне сөйләмдә куллана белсә, ләкин 4-5 грамматик хата җибәрсә, “3” ле куела.
Грамматик күнекмәләр начар үзләштерелсә; грамматик кагыйдәләрне сөйләмдә куллана алмаса; хаталар 6 дан артып китсә, “2” ле куела.
Укыту-методик комплексы түбәндәге компонентлардан тора:
1. Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова. ”Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (татар балалары өчен) 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел нигезендә төзелде.
2. Ф.Ф.Харисов, Р.Г.Шакирова, Р.К.Сәгъдиева,Л.К.Хисмәтоваларның Татар теле. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). Казан.”Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013
Өстәмә әдәбият
1.Укытучылар өчен методик кулланма .Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова “Рус мәктәбендә татар балаларына ана теле укыту”-3 нче сыйныф (Казан “Мәгариф” 2008 ел).
2. Я.Х.Абрәхимова “Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр” (Казан “Мәгариф” 2008 ел)
3. Р.Р. Нигъмәтуллина Татар теле өйрәнүчеләргә . Кагыйдәләр hәм күнегүләр., Казан, Мәгариф нәшрияты, 2004.
4.Н.С.Гыймадиева Р.В. Галләмова. “Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы”. Казан, "Гыйлем" нщшрияты 2008.
5.“Ялкын”, “Мәгариф”, “Фән һәм мәктәп” журналлары, “Бөгелмә авазы” газетасы
Ч.М.Харисова, Ф.Ф.Харисов, “Татарча да яхшы бел” – ТАРИХ, Казан
Электрон әсбаплар
http://www. mon.tatar.ru
http://www.internet-school.ru
http://cit.tatar.ru/rus/school.htm
http://www.kitap.net.ru
КИМ нар:
Д.Р.Садыйкова ,Г.М.Сафиуллина Татар теленнән диктантлар hәм күнегүләр Казан, 2003.
Р. Нигъматуллина Контроль тестлар hәм текстлар, Казан, Мәгариф нәшрияты, 2006
Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова, Н.Г.Сазонова “Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар” , Казан – ТАРИХ, 2003;
З.Н.Хәбибуллина, И.Г.Гыйләҗев” Изложениеләр җыентыгы”. Казан,:Мәгариф,2003
