- •2013-2014 Нче уку елына 3 нче сыйныф өчен татар теленнән ( рус төркеме)
- •Эш программасы
- •Укытучы: 1 калификацион категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
- •Шәмсевәлиева Кадрия Әсхәт кызы
- •1.Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар. Казан: Мәгариф, 2010.- 111б.
- •Аңлатма язуы
- •Аңлатма язуы
- •Программаның эчтәлеге
- •2 Нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау ( 10сәг.)
- •Сүз төзелеше һәм ясалышы ( 12 сәг.)
- •Морфология. ( 26 сәг.)
- •Синтаксис (17 сәг.)
- •Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау ( 4 сәг.) Бәйләнешле сөйләм үстерү (24 сәг.)
- •Сөйләм үстерү өчен темалар
- •3 Нче сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр
- •Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү.
- •Күчереп язуны бәяләү.
- •Изложение һәм сочинениеләрне бәяләү.
- •Грамматик күнекмәләрне бәяләү.
- •Грамматик белемнәрне бәяләү.
- •Укыту-методик комплексы түбәндәге компонентлардан тора:
- •Календарь- тематик план
Программаның эчтәлеге
2 Нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау ( 10сәг.)
Авазлар һәм хәрефләр. Сузык һәм тартык авазлар. Калынлык (ъ) һәм нечкәлек ( ь) билгеләре. Сүз басымы. Сүзләргә фонетик анализ ясау. Исем, фигыль, сыйфат. Җөмләнең баш кисәкләре. Матур һәм дөрес язу күнегүләре. Аңлатмалы һәм сүзлек диктантлары язу.
Сүз ( 9 сәг).
Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре. Күп мәгънәле сүзләр. Синоним , омоним, антоним сүзләр. Аларны тексттан табу, сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллана белү. Сүзлекләр турында мәгълүмат бирү һәм алар белән эшләргә өйрәтү. Сүзлек диктантлары язу.
Кабатлау.
Сүз төзелеше һәм ясалышы ( 12 сәг.)
Тамыр һәм кушымча. Тамырдаш сүзләр. Кушымчалар һәм аларның төрләре. Татар һәм рус телләрендә кушымчаларының ялгану тәртибе һәм үзенчәлекләре. Тамыр һәм ясалма сүзләр. Кушма һәм парлы сүзләр. Төрле типтагы диктантлар язу. Кабатлау.
Морфология. ( 26 сәг.)
Исем турында өйрәнгәннәрне искә төшерү. Уртаклык һәм ялгызлык исемнәр. Исемнәрнең килеш белән төрләнүе тырында мәгълүмат бирү. Берлек һәм күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.
Сыйфат турында белгәннәрне искә төшерү, ныгыту. Синоним, антоним сыйфатлар. Аларны сөйләмдә дөрес куллану. Сыйфатларның исемне ачыклап килүе, җөмләдәге роле. Татар телендә сыйфат белән сыйфатламышның бәйләнеш үзенчәлекләре.
Сан, аның мәгънәсе, сораулары. Аларны сөйләмдә дөрес куллану. Татар телендә сан белән саналмышның бәйләнеш үзенчәлекләре.
Алмашлыклар. Зат алмашлыклары. Аларның мәгънәсе, килеш белән төрләнеше. Сорау алмашлыклары турында мәгълүмат бирү.
Фигыль. Аның заманнары. Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше, аларның сөйләмдә дөрес кулланылышы. Рус телендәге фигыльләрнең заманнары һәм зат-сан төрләнешендәге үзенчәлекләр.
Кабатлау.
Синтаксис (17 сәг.)
Өйрәнелгән сүз төркемнәрен кулланып, сүзтезмә Һәм җөмләләр төзү, аларны сөйләмдә дөрес куллану.
Җөмләнең коммуникатив төрләре : хикәя, сорау, өндәү, раслау һәм инкарь җөмләләр. Алар янында тыныш билгеләре. Инкарь итүнең төп формалары: хәбәр булып килгән фигыльдә юклык кушымчаларын, түгел кисәкчәсен, юк хәбәрлек сүзен куллану.
Җөмләнең баш кисәкләрен билгели белү.
Аергыч турында мәгълүмат бирү, аларны сөйләмдә дөрес куллану. Русча җөмләләрне татарчага тәрҗемә итү. Татар телендә җөмләдә сүз тәртибе ( ия белән хәбәрнең, аергыч белән аерылмышның урыннары).
Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау ( 4 сәг.) Бәйләнешле сөйләм үстерү (24 сәг.)
6-8 җөмләдән торган диалоглар төзи белү. Укыган яки тыңлаган өзекнең эчтәлеген тулы җөмләләр белән белдерү. Бирелгән тема буенча диалогик төзү, монологик сөйләм оештыру. Башланган диалогны яки монологны дәвам итү ( төгәлләү).
Матур язу күнегүләре.
Сөйләм үстерү өчен темалар
Мәктәп, мәктәп, сиңа рәхмәт! Көзге табигать. Кышкы матурлык.
Язның бер көне ел туйдыра.
Яшелчә кибетендә. Татарстан елгалары.
Казан Кремле. Минем сабакташларым.
Сабантуйда. Музейда.
