Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
3 КЛАСС ТАТАР ТЕЛЕ.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
296.45 Кб
Скачать

Татарстан Республикасы Балык-Бистәсе муниципаль районы

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Зур Мәшләк урта гомуми белем бирү мәктәбе”

«Каралды»

Берләшмә җитәкчесе

________Шәмсевәлиева К.А.

Беркетмә № _1_

«28» август2014 ел

«Килешенде»

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары

_____________ Гарипова Ф.С.

«28» август 2014 ел

Расланды»

Директор

_____________Р.Н Закиров

Боерык № _107_о/д

«28» август 2014 ел

2013-2014 Нче уку елына 3 нче сыйныф өчен татар теленнән ( рус төркеме)

Эш программасы

Укытучы: 1 калификацион категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Шәмсевәлиева Кадрия Әсхәт кызы

Педагогик киңәшмә утырышында каралды

Протокол №2 “28”август 2014ел

2014-2015 нче уку елы

Сыйныф: 3

Укытучы: Шәмсевәлиева Кадрия Әсхәт кызы.

Сәгать саны:

Барлыгы – 102; атнага – 3 сәг.

Планлаштыру:

1.Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар. Казан: Мәгариф, 2010.- 111б.

Өстәмә әдәбият:

1.Татар теленнән иҗади сочинениеләр һәм изложениеләр язарга өйрәтү: Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 1-4 нче сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен методик кулланма / М.Җ.Ахиярова, И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина. – Казан: Мәгариф, 2009.-175б.

2. Гыймадиева Н.С., Галләмова Р.В., Сафина С.Р.Үзебез язабыз: Башлангыч сыйныфлар өчен сочинениеләр. Казан: “Гыйлем” нәшрияты, 2008.- 104б.

3. Татар теленнән эш дәфтәре: Дүртьеллык башл. татар мәкт. 2 нче сыйныфы өчен. – Казан, 2009. – 64б.

4. Татар орфографиясенең кыен очракларына дидактик материаллар / Сафиуллина Ә.Н. – Казан: “Гыйлем” нәшрияты, 2008.- 112б.

5.1-4 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы: Дүртьеллык башл. сыйныфларда эшләүче укытучыларга ярдәмлек / М.Х.Хәсәнова, Л.И.Галиева, С.С. Мөхәммәтшина, Т.Н. Садыйкова. – Төзәт. Һәм тулыл. 3нче басма. – Казан: Мәгариф, 2006.- 159б.

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон Российской Федерации, ст. 28 Закона РФ «Об образовании», п. 2. ст. 32 Закона РФ « Об образовании », п. 2 ст. 7 Закона РФ « Об образовании»)

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.

- 6 статья – белем алу теле (телләре)

- 7 статья – мәгарифнең дәүләт стандартлары

-10 статья –уку- укыту программалары

- 32 статья – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.

3. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел).

4. Рус телендә урта(тулы)гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы. 1-11 нче сыйныфлар.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән.- Казан.”Мәгариф”нәшрияты. 2010 ел.-111б.

Аңлатма язуы

3 нче сыйныфлар өчен эш программасы Харисов, Ч.М. Харисова. ”Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (татар балалары өчен) 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел нигезендә төзелде.

Программада татар телен укытуга 102 сәгать каралган. Татар теленнән Эш программасы мәктәпнең 2014/2015 нче уку елына укыту планы нигезендә102 сәгать исәбеннән төзелде.

Татар теле укытуның максатлары:

  • Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү, балаларның ана телендә аралашу күнекмәләрен камилләштерү;

  • Телнең фонетика, лексика, грамматикасы буенча башлангыч белем алу, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә белү күнекмәләрен булдыру,

  • Дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру, диалогик сөйләмдә катнашу, гадирәк итеп төзелгән монологик сөйләм оештыру;

  • Укучыларда ана теленә хөрмәт һәм ярату тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, тел өйрәнүгә кызыксыну өйрәтү.