Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Нәкый Исәнбәт Татар халык мәкальләре..doc
Скачиваний:
5
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
441.86 Кб
Скачать

Кешегә салынмау

* Кеше авызына карама, Кеше табагын ялама!

* Уңсаң да үзеңнән, Туңсаң да үзеңнән!

* Үзеңне үзең уйламасаң, Сине кеше уйламас.

* Кешедән күрмә, үзеңнән күр.

Үзеңне яхшыга күнектерү, чыныгу һәм гадәт

* Агач кайсы якка кыек булса, шул якка авар.

* Гадәт гадәткә тарта.

* Гадәтне сәләт җиңә.

* Әдәпкә күнсәң, адәм булырсың. Яманга күнсәң, әрәм булырсың.

* Кеше эшкә күнегер, Күнекмәгән дөмегер.

* Өйрәнгән җиренә сыер да кайта.

* Таякны чи чагында бөгеп кал!

* Тегермән ташын ялаган эт яламый торалмый.

* Үзен күндерә алмаган башкаларны күндерә алмас.

* Үрдәк йомыркасын тавык басар, Бәбкәсе суга качар.

* Һәркемнең үз гадәте.

* Чөйне чөй белән, Гадәтне гадәт белән (чыгаралар).

* Чучка үлә ятса да, мыркылдавын куймас.

* Яман чир тиз йога, Яман гадәт тиз керә.

* Яхшы гадәт адәм итәр, Яман гадәт әрәм итәр.

* Яхшы гадәт яман гадәтне куар.

Нәкый Исәнбәт турында

Нәкый Исәнбәт 1899 елның 29 декабрендә (иске стиль белән) Башкортстандагы Малаяз авылында дөньяга килә. Нәкый Исәнбәт төрки-татар дөньясының XX гасырдагы иң күренекле шәхесләреннән берсе дип саналырга лаек. Мәгълүм хакыйкать: тарихта якты эз калдырган затлар, гадәттә, күпкырлы талантка ия булалар. Татарстанның халык язучысы Нәкый Исәнбәт тә шундыйлардан. Ул — драматург (“Хуҗа Насретдин”, “Миркәй белән Айсылу”, “Һиҗрәт”, “Гөлҗамал” һәм башка дистәләгән пьесаларын искә төшерик), ул — шагыйрь (халыкта популяр “Уракчы кыз”, “Син сазыңны уйнадың”, “Бормалы су”, “Илкәем” кебек җырларын хәтерлик), ул — балалар язучысы (“Куян маҗаралары”, “Ни өчен ни булган, яки утыз ялган”, “Нәниләр шатлана”, “Балалар дөньясы”, “Балалар фольклоры”, “Отканга — мәкаль, тапкырга — табышмак” кебек китапларын янәдән укып карыйк), ул — тәрҗемәче (“Бакчасарай фонтаны”, “Полтава”, “Таш фонтан”, “Гамлет”, “Король Лир”, “Акыллылык бәласе” кебек җитди әсәрләрнең татарча басмаларын онытмыйк)... Әмма, безгә калса, Нәкый Исәнбәт, беренче чиратта, энциклопедик белемгә ия бөек галим. Татар халкының тел, әдәбият хәзинәләрен җыю, барлау, гыйльми өйрәнү һәм аларны системага салып, бастырып чыгару өлкәсендә армый-талмый эшләгән бүтән әдип бездә хәзергә юк әле. Аның өйрәнелгән иҗат мирасы гына да 30 томнан артып китә.

Әдип тарафыннан әзерләнгән илле меңнән артык берәмлектән торган фразеологик сүзлек, күләмле “Татар халык табышмаклары” һәм балалар фольклоры җыентыклары үзләренең тулылыгы-киңлеге, авторның һәр жанрга биргән гыйльми-тарихи аңлатмалары белән татар халкы авыз иҗатын өйрәнү юлында фән ирешкән беренче фундаменталь хезмәтләр булып саналалар. Шулар арасында, безнеңчә, иң күренеклесе һәм саллысы — кырык меңгә якын берәмлекне үз эченә алган калын-калын (һәр том 35 табак чамасы!) өч томлык “Татар халык мәкальләре”. Бу өч томлык безнең үлмәс хәзинәбез, милли байлыгыбыз. Әдипнең бу томнарга язган әтрафлы кереш сүзе — үзе бер олуг академик хезмәт.

“Татар халык мәкальләре” моннан кырык еллар элек (1958) дөнья күргән иде. Хәзер ул томлыклар сирәк очрый торган басмаларга әверелде. Хәзерге яшь буын бу титаник хезмәт белән бөтенләй таныш түгел диярлек. Шуны истә тотып аның әлеге томлыкларга язган һәм бу хезмәт китап булып басылып чыкканнан соң Нәкый ага үзе керткән төзәтмәләр һәм өстәмәләр белән баетылган кереш сүзен укучылар игътибарына тәкъдим итәбез. Әлеге хезмәт “Казан утлары” журналыннан (№10—12,1999 ел) кыскартып алынды.

Нәкый ИСӘНБӘТ