- •9Нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан дәрес-презентация “Шәрык классикасы һәм аның төп ядкаре – Коръән.”
- •Дәрес барышы.
- •1Нче слайд күрсәтелә.
- •2Нче слайд күрсәтелә.
- •4Нче слайд күрсәтелә.
- •Х.Арслановның “Көч куллансам” дигән шигыре.
- •9Нчы слайд.
- •Өй эше бирелә.
- •Фикерләр тыңлана.
- •Г.Тукайның “Таян Аллага” шигыре тыңлана.
- •5Нче слайд.
- •6Нчы слайд.
1Нче слайд күрсәтелә.
Коръән – мөселманнарның изге китабы һәм гарәп әдәбиятының классик ядкаре. Гарәп теленнән “сөйләү” мәгънәсен белдерә. Коръәннең тууы Мөхәммәд пәйгамбәрнең эшчәнлеге белән бәйле. Ул 570нче елда Мәккә шәһәрендә дөньяга килә. Мөхәммәднең бала чагы фаҗигале вакыйгалар белән тулы: әтисе Габдулла малай туарга берничә ай кала, ә әнисе аңа 6 яшь вакытта вафат булалар. Әти-әниләре вафатыннан соң бабасы тәрбиясендә үсә. Бабасы үлгәч, малайны атасы белән бертуган Әбу-Талиб үз янына сыендыра. Авыр тормыш, ул кичергән газаплар аны кешеләргә һәм аларның кайгы-хәсрәтләренә бик игътибарлы итә. 20 яшендә мөстәкыйль тормыш башлый. Ул намуслылыгы, вөҗданлылыгы, әйткән сүзендә торуы белән аерылып тора. 25 яшьтә тол хатын Хәдичәгә өйләнә һәм шәһәрнең иң хөрмәтле кешесенә әверелә.
Мөхәммәд башта ялгызы гына дога кылырга ярата. Берөзлексез 3 ел гыйбадәт кылганнан соң, ул Җәбраил фәрештәне күрә. Җәбраил аңа аллаһы тәгаләнең барлыгын һәм берлеген җиткерә.
Шуннан соң Мөхәммәд ислам диненә өнди башлый. Хатыны, абыйсы, асрамага алган улы да аңа ышаналар. Ләкин халыкны аллаһыга ышандыру аңа җиңел бирелмәгән. Аның өстенә пычрак сулар сибәләр, ташлар ыргыталар.
622нче елда Мөхәммәд мыскыллауга түзә алмыйча, якыннары белән Мәдинә шәһәренә күчеп китә. Мөселманнарның ай буенча һиҗри исәбе шуннан башлана. Һиҗри - без бүгенге көндә куллана торган календарь. Мәдинәдә аны җылы кабул итәләр. Кешеләр аңа ышаналар һәм аның артыннан иярәләр. Ислам динен кабул итүчеләр саны бик тиз үсә. Шулай итеп, яңа дингә – ислам диненә нигез салына. Болар турында тагын да тулырак мәгълүматны Л.А.Харисованың “Иминлек һәм игелек дине” китабыннан белә аласыз.
632нче елда 63 яшендә Мөхәммәд вафат була. Кабере – Мәдинә шәһәрендә. Укучылар, хаҗ кылырга кая баралар? Ни өчен икән?
Гарәбстанның Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә, чөнки бу шәһәрләрдә Мөхәммәд пәйгамбәр яшәгән һәм кабере Мәдинә шәһәрендә.
2Нче слайд күрсәтелә.
Мөхәммәд ачышларының күбесе телдән таралган. Ул үлгәч, аның фикерләрен бергә туплау башлана. Һәм “Коръән” китабы барлыкка килә.
“Коръән” 114 сүрәдән тора. Аның буеннан-буена аллага ышану идеясе үткәрелә. Ислам диненең төп кануннары аңлатыла:
Мөхәммәд пәйгамбәрнең алланың илчесе икәненә ышану.
Биш вакыт намаз уку.
Рамазан аенда ураза тоту.
Мохтаҗларга өлеш чыгару.
Хаҗга бару.
“Коръән”дә кешеләрдәге матур әхлакый сыйфатлар мактала. Нинди күркәм сыйфатларны атый аласыз?
Тугрылык, юмартлык, шәфкатьлелек, ата-ананы хөрмәт итү, сүз һәм гамәл берлеге...
Ә нинди сыйфатлар хөкем ителә икән?
Тискәре сыйфатлар: ялганчылык, эчүчелек, зина кылу, хәрам мал туплау.
Бер шигырь тыңлап үтик әле.
Мифтахеддин Акмулла шигырен укучылар сәнгатьле итеп сөйлиләр.
4Нче слайд күрсәтелә.
Иң әүвәл кирәк нәрсә – иман дигән.
Ахирәт эшләргә өйрән дигән.
“Ходай, кичер” – дигән белән эш бетмәде,
Иман шартын өйрәнмәсә - Иван дигән.
Икенче кыйммәт нәрсә – күңел дигән,
Күңеле бозык адәмнәр түгел дигән.
Бозыкка җир өстеннән асты артык,
Булмаса күңел таза – күмел дигән.
Өченче кыйммәт нәрсә – гакыл дигән,
Гакылсызның тәүфыйк ягы – такыр дигән.
Аз эшкә, ачуланып, динен бозар,
Иманын көферлеккә сатар дигән.
Дүртенче кыйммәт нәрсә – шөкер дигән,
Нигъмәткә шөкерсезлек – көфер дигән.
Яткан җирдән “Ходай, кичер!” дигән – хурлык
Сәбәп эзләп төз юл белән йөгер дигән.
Бишенче кыйммәт нәрсә – сабыр дигән,
Сабыр кеше морадын табар дигән.
Һәр эштә сабырсызның төбе- хурлык,
Сабырсызлык башка бәла салыр дигән.
Бу шигырьдә кайсы сыйфатлар мактап телгә алына?
Сабырлык, белемле булу, иманлылык, шөкер итү, яхшы күңелле булу.
Дөрес, укучылар. Бик еш кына безгә менә шул сыйфатлар җитеп бетми дә инде. Мин сезгә бер бәет укып китәм. Анда бүгенге көндә безнең арабызда тамыр җәйгән тискәре сыйфатлар ачыла. Бу мөнәҗәтне Илсөя Бәдретдинова башкаруында, бәлки, ишеткәнегез дә бардыр.
Дөньяда иман бетәр, халык карар уңга-сулга,
Изге гамәл һич кылмаслар маллары күп булганга.
Ата-анада хәят бетәр, балаларда шәфкать бетәр,
Туганнарда рәхим бетәр, менә шундый заман җитәр.
Биналары биек булыр, эче тулы зиннәт булыр,
Дөньясы бозык булыр, менә шундый заман җитәр.
Зур-зур биналар салырлар, ашыгып аңа барырлар,
Эчеп гауга кубарырлар, менә шундый заман җитәр.
Яшәүләре нәүбәт белән, хезмәтләре сәгать белән,
Ризыклары үлчәү белән, менә шундый заман җитәр.
Яхшыларга юл ачмаслар, яманнарга сүз катмаслар,
Ахирәт дип һич әйтмәсләр, менә шундый заман җитәр.
Чыннан да, укучылар, бик катлаулы заманда яшибез. Эшләмичә генә күп итеп акча аласыбыз килә. Матур киенеп, тәмле ашыйсыбыз, рәхәт тормышта яшисебез килә. Берәр кайгы килсә, аны җиңү өчен кулларыбыз рюмкага үрелә. Бөтенләй кешелеклелек сыйфатлары калмасын дисәк, наркотиклар кулланабыз. Ә инде тормыш кабаласына төшеп, аннан чыгу юлын тапмасак, үз-үзебезгә кул салабыз. Ә Коръәндә мондый алым хупланамы соң?
Юк, Коръәндә бары тик уңай сыйфатлар гына мактала.
Дөрес, дин тарафыннан мактала торган күркәм сыйфат – сабырлык һәм түземлелек җитми безгә. Бу дөньяның агы да, карасы да безне сынар өчен язылган. Димәк, без бу фани дөньяда имтихан тотабыз. Аллаһының ризалыгын уйлап, мөселман кешесе шатлык вакытында шөкер, кайгы вакытында сабыр итә белергә тиеш. Карагыз әле, янәшәгездә генә төннәрен һәм көннәрен сызланулар белән уздыручы күпме инвалидлар, картлык көннәрен ялгыз кичерүче күпме әби-бабайлар, балалар йортларында тәрбияләнүче күпме ятимнәр бар. Алар барысы безнең ярдәмебезгә мохтаҗ. Шәфкатьлерәк, игътибарлырак, миһербанлырак булсак иде. Без аларга ярдәм итә алабызмы? Ничек итеп? Үзебез дә картайган ата-аналарыбызны картлар йортына илтеп тапшыручы, газиз балаларын язмыш кочагына ташлап китүче күке аналар, миһербансыз аталар булмабызмы? Юк. Мин чын күңелемнән ышанып әйтә алам, сезнең арада андыйлар булмаячак. Чөнки сезнең барыгызның да ата-аналары үрнәк кешеләр. Ә “алма агачыннан ерак төшми”,-диелә халык мәкалендә. Хәзер Алия үзенең гаиләсе турында язылган иншасын укыр.
Инша укыла.
Чыннан да, менә шундый гаиләләр күбрәк булса, ничек яхшы булыр иде.
Кеше булып яшим дисәң,
Бул син кешелекле.
Бәхетле көн итим дисәң,
Бул син игелекле.
Дога белмим дисең, нигә?
Яхшылык – үзе дога!
Бар кеше изгелек кылса,
Яхшырыр иде дөнья.
Сез бу фикер белән килешәсезме?
