
- •9Нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан дәрес-презентация “Шәрык классикасы һәм аның төп ядкаре – Коръән.”
- •Дәрес барышы.
- •1Нче слайд күрсәтелә.
- •2Нче слайд күрсәтелә.
- •4Нче слайд күрсәтелә.
- •Фикерләр тыңлана.
- •Г.Тукайның “Таян Аллага” шигыре тыңлана.
- •5Нче слайд.
- •6Нчы слайд.
- •Х.Арслановның “Көч куллансам” дигән шигыре.
- •9Нчы слайд.
- •Өй эше бирелә.
Кәримова Роза Мөдәрис кызы
Азнакай районы Карамалы төп гомумбелем
бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты
укытучысы
9Нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан дәрес-презентация “Шәрык классикасы һәм аның төп ядкаре – Коръән.”
Максат: 1. Укучыларны шәрык
классикасы һәм аның төп ядкаре булган
“Коръән” белән таныштыру.
2. Укучыларның бәйләнешле сөйләмен
үстерү һәм мөстәкыйль фикер йөртүләрен
камилләштерү.
3. Дингә һәм Корьәнгә карата мәхәббәт
һәм горурлык хисләрен тәрбияләү, дин
тарафыннан зурланган уңай сыйфатларны
булдыру.
Җиһазлау: плакатлар, рәсемнәр,
китаплар күргәзмәсе, интерактив такта,
магнитофон, компьютер.
Дәрес барышы.
Укытучы Әхмәт Синигулның “Борынгылар чишмәсе” шигырен укый.
Үткәннәр бит үткән көннәр инде,
Бүгенге көн кыйммәт гел, дибез.
Бүгенге көн дә бит, бер уйласаң,
Үткән көнгә кайтыр көнебез.
Мизгел өчен көрәш кайный җирдә
Мирас кала буын-буыннан...
Борынгылар хәзер хәзинәсе
Ата-бабалардан, борыннан.
Борынгыга кайта-кайта яшик.
Чишмә башы шуннан башлана.
Борынгылар чишмәсен корытсак,
Барын кирәк юктан башларга.
Татар халкы – зур тарихлы халык. Аның бай әдәби мирасы бар. Татар әдәбияты тарихының калын нигез ташларын урта гасыр чорында барлыкка килгән шигъри язма ядкарьләр тәшкил итә.
Болар, һичшиксез,”Кыйссаи Йосыф”, “Мәхәббәтнамә”, “Хөсрәү вә Ширин” һ. б. әсәрләр. Ә хәзер, әйдәгез, бер мөнәҗәт тыңлап алыйк.
“Пәйгамбәрләр тарихыннан” мөнәҗәте тыңлана.
Бу мөнәҗәттә сүз нәрсә турында бара? Ни өчен мин әлеге әсәрне сезгә тыңлаттым икән? Бүгенге дәресебезнең темасы нинди?
Дөрес, бүген дәрестә дин турында, шәрык классикасының төп ядкаре – Коръән турында сөйләшербез. Әйтегез әле, нәрсә соң ул Коръән?
Мөселманнарның изге китабы.
Әйе, бүген, чыннан да, шушы изге китап турында, кешеләрдәге уңай сыйфатлар – кешелеклелек, сабырлык, шәфкатьлелек турында сөйләшербез. Иң элек мин сезне “Коръән” белән таныштырам.