Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Sintaxis.doc
Скачиваний:
2
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
250.37 Кб
Скачать
  1. Бер составлы җөмләләр.

Сөйләмдә бер баш кисәк тирәсендә генә дә хәбәрлекле мөнәсәбәт оешырга мөмкин. Бу баш кисәк исем, сыйфат, алмашлык, рәвеш, модаль cүзләр, фигыльләр була. Оештыручы үзәге бер генә булган, икенчесен өстәп куеп булмый торган мондый җөмләләр бер составлы җөмләләр дип атала.

Баш кисәге нинди сүз төркеме белән белдерелүенә карап, бер составлы җөмләләр түбәндәге төркемнәргә бүленә:

  • бер составлы фигыль җөмлә

  • бер составлы исем җөмлә

  • сүз җөмлә

Баш кисәге фигыль белән белдерелгән җөмлә бер составлы фигыль җөмлә дип атала. Баш кисәге исем, сыйфат, рәвеш белән белдерелсә, бер составлы исем җөмлә (ягъни номинатив) дип атала. Баш кисәге бер сүз белән бирелеп, башка сүзләр өстәп булмый торган җөмлә сүз җөмлә дип атала.

Бер составлы фигыль җөмләләрдә баш кисәк төрле фигыль формалары белән белдерелеп килә. Үтәүчегә бәйле рәвештә билгеле үтәүчеле, билгесез үтәүчеле, гомуми үтәүчеле, үтәүчесез фигыль җөмләләр була.

Билгеле үтәүчеле фигыль җөмләләрдә үтәүче иялек, юнәлеш килешендәге сүз, зат күрсәткече, контекст аша белдерелә. Баш кисәге төрле чаралар ярдәмендә белдерелә: инфинитив, инфинитив + ярдәмлек сүзләр (кирәк/кирәкми, ярыйярамый, мөмкин /мөмкин түгел, була/булмый, иде, туры килү, насыйп булу, язу), -асы/-әсе иде, -асы/-әсе кил, -асы/-әсе калган, -асы/-әсе бар/юк, түгел, бул, -ган/-гән бар/юк, -у/-ү, -ыш/-еш исем фигыль, кайтым яки төшем юнәлешендәге фигыль формалары.

Билгесез үтәүчеле җөмләләрдә үтәүче билгесез. Баш кисәк III зат күплектәге хикәя һәм шарт фигыль белән белдерелә.

Гомуми үтәүчеле фигыль җөмләләрдә үтәүче гомумиләштерелә. Баш кисәк II зат берлек сандагы хикәя яки шарт фигыль белән, -ганда/-гәндә формалы сыйфат фигыль, -ып/-еп, -мыйча/-мичә һәм -магач/-мәгәч формалы хәл фигыльләр + бул, ярый/ярамый, хәл юк, -ырлык/-ерлек түгел, -малы/-мәле түгел формаларында килә.

Үтәүчесез фигыль җөмләләрдә үтәүче бөтенләй булмый, ул турыда искә дә алынмый. Эш үзеннән-үзе үтәлә кебек тоела. Баш кисәге табигать күренешләре һәм эчке сиземләүләрне белдерә торган фразеологик төзелешле фигыльләр белән бирелә. Мәсәлән, Таң атты.

Номинатив җөмләләрнең баш кисәге исемнәр, алмашлыклар, саннар, сыйфатлар һәм исем урынындагы башка сүзләр белән бирелә. Семантик яктан номинатив җөмләләр конкрет предметны, абстракт төшенчәне, табигать күренешен, төрле обстановкаларны, килеш-килбәтне тасвирлыйлар, ономастик, топонимик атамаларны, затны, шәхесне, билгенең яшәвен, тарихи вакыйгаларны белдерәләр. Структур яктан номинатив җөмләләр берничә төркемгә бүленә: (1) бер баш кисәктән генә тора; 2) әнә, менә күрсәтү алмашлыклары + баш кисәктән килә; 3) аергыч+ баш кисәктән тора; сыйфат фигыль+ баш кисәктән тора; 4) эндәш сүз яисә аерымланган кисәк + баш кисәктән тора; 5) әнә, менә сүзләре генә килә. Мөкәтә тавы... Коры үләнлек арасында нәзберек-тыйнак көмешсу әремнәр яктырып күренә. (М. Галиев)..

Номинатив җөмләләргә атау җөмләләр, күзаллаулы баш килешле төзелмәләр, субстантив бәялүне белдерә торган җөмләләр кертеп карала.

Башка сүзләрне ияртеп җәенкеләнә алмый торган сүзләр белән бирелгән җөмләләр сүз җөмләләр дип аталалар. Сүз җөмләләрне җөмләнең бер генә кисәгенә дә тиңләп булмый, ягъни аны ия, хәбәр яки кайсы да булса бер иярчен кисәк дип атау мөмкин түгел. Алар хәбәрлек сүзләр, модаль сүзләр, ымлыклар, төрле аваз ияртемнәре белән биреләләр. Мәсәлән, Елыйсы иде бер үксеп-үксеп. Ярамый.

  1. Тиңдәш кисәкләр.

Үзара тезүле бәйләнештә торган һәм бер үк сүзгә караган кисәкләр җөмләнең тиңдәш кисәкләре дип атала. Алар бер үк функцияне үтәп киләләр, ягъни җөмләнең бер үк кисәге булалар.

Җөмләнең барлык кисәкләре дә тиңдәш булып килергә мөмкин. Күбрәк хәбәр, ия һәм аергычлар тиңдәшләнеп киләләр.

Тиңдәш кисәкләр үзара төрле чаралар ярдәмендә бәйлә­нешкә керә:

1. Җыючы теркәгечләр (һәм, вә, да-дә, та-тә, ни-ни (нә-нә), тагын-тагын (тагы), янә-янә) ярдәмендә:

2. Каршы куючы теркәгечләр (ләкин, ә, бәлки, исә, тик, бары, бары тик, әмма, фәкать, мәгәр) ярдәмендә:

3. Бүлүче теркәгечләр (я (йә), яисә, яки, әллә–әллә, әлеәле, бербер) ярдәмендә:

4. Санау интонациясе ярдәмендә:

      1. Каршы кую интонациясе ярдәмендә:

Тиңдәш кисәкләр арасындагы стуктур-семантик бәйләнеш лексик-грамматик чаралар ярдәмендә дә белдерелергә мөмкин. Болар - бәйлекләр, кисәкчәләр, күплек сан, юклык кушымчалары, кабатланган сүзләр, гомумиләштерүче сүзләр, уртак кисәк һ.б.

Исегездә тотыгыз!

1) Тиңдәш кисәкләр бер үк җөмлә кисәге ролендә киләләр.

2) Тиңдәш кисәкләр бер үк җөмлә кисәгенә ияреп киләләр.

3) Тиңдәш кисәкләр үзара тезүле бәйләнештә торалар.

4) Тиңдәш кисәкләр еш кына бер үк сүз төркеме белән биреләләр.

5) Тиңдәш кисәкләр ияртүче кисәккә аерым-аерым түгел, ә бер структур-семантик оя буларак буйсынып киләләр

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]