- •Синтаксистан имтихан сораулары
 - •Сөйләм төзелеше системасы турындагы фән буларак синтаксис.
 - •Татар синтаксис фәненең кыскача тарихы.
 - •Гади җөмлә.
 - •Интонация һәм аның сөйләмдәге роле.
 - •Җөмләдә сүзләр бәйләнеше.
 - •Сүзтезмә.
 - •Бер составлы җөмләләр.
 - •Аерымланган иярчен кисәкләр.
 - •Җөмләдә сүз тәртибе.
 - •Раслау һәм инкяр җөмләләр.
 - •Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре.
 - •Хәбәрлек һәм модальлек.
 - •Кушма җөмлә синтаксисы.
 - •Тезмә кушма җөмлә.
 - •Аерым җөмләләре үзара җыючы теркәгечләр аша бәйләнгән тезмә кушма җөмләләр.
 - •Аерым җөмләләре үзара бүлгәләү теркәгечләре аша бәйләнгән тезмә кушма җөмләләр.
 - •Аерым җөмләләре үзара каршылык теркәгечләре аша бәйләнгән тезмә кушма җөмләләр.
 - •Аерым җөмләләре үзара санау интонациясе аша бәйләнгән тезмә кушма җөмләләр.
 - •Аерым җөмләләре үзара каршылык интонациясе аша бәйләнгән тезмә кушма җөмләләр.
 - •Иярченле кушма җөмләләр.
 - •Синтетик иярченле кушма җөмлә.
 - •Синтетик җөмләләрне баш җөмләгә ияртүче чаралар.
 - •Аналитик иярченле кушма җөмлә.
 - •Иярчен җөмләләрнең функциональ төрләре.
 - •Иярчен ия җөмләләр.
 - •Иярчен хәбәр җөмләләр.
 - •Иярчен тәмамлык җөмләләр.
 - •Иярчен аергыч җөмләләр.
 - •Иярчен хәл җөмләләр.
 - •Иярчен аныклагыч җөмләләр.
 - •Иярчен кереш җөмләләр.
 - •Катлаулы кушма җөмләләр.
 - •Күп тезмәле кушма җөмлә.
 - •Күп иярченле кушма җөмлә.
 - •Катнаш кушма җөмлә.
 - •Текст синтаксисы.
 - •Җөмләгә синтаксик анализ ясау тәртибе.
 
Иярчен тәмамлык җөмләләр.
Иярчен җөмләләрнең туры тәмамлыкка туры килгәннәре дә, кыек тәмамлык сорауларына җавап биргәннәре дә бер исем белән тәмамлык җөмлә дип атала. Иярчен тәмамлык җөмлә я баш җөмләнең тәмамлыгы урынында килә, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән тәмамлыкны ачыклый, аның конкрет эчтәлеген тәшкил итә. Тәмамлык җөмләнең аналитик төре дә, синтетик төре дә бар.
Аналитик иярчен тәмамлык җөмләләр баш җөмләгә түбәндәге чаралар ярдәмендә бәйләнәләр:
Ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр (шуны, моны, шунысын, шуңа, шуннан, шуңардан, шунда, шуның белән, шуның турында, шул хакта һ.б.). М, Мин шуны гына беләм: ел елга ошамый.
Парлы мөнәсәбәтле сүзләр. Иярчен җөмлә составында төрле формадагы һәм төрле функциядәге сорау алмашлыклары, ә баш җөмләдә тәмамлык функциясендәге күрсәтү алмашлыклары килә. М, Ул ни кушса, шуны эшли.
Көттерү паузасы. М, Яулык шаһит, сине һәм илемне йөрәк каным белән сакладым.
Югарыдагы чаралар янында “ки” теркәгече дә килергә мөмкин. М, Безнең мәктәп шуңа иреште ки, укучылар начар билгеләр алмый башладылар.
“Дип, дигәнне, дигәннән, дигәнгә” сүзләре. М, Син шулай матур язасың дип, һич тә күз алдына китермәгән идем.
Синтетик иярчен тәмамлык җөмлә баш җөмләгә хәбәр составындагы чаралар ярдәмендә бәйләнә:
Төшем килеше кушымчасы. М, Күктә кечкенә генә болыт кисәге күренүне дә зарыгып көтәсең.
Юнәлеш килеше кушымчасы. М, Сез җырлаганга сокланабыз.
Иярчен аергыч җөмләләр.
Иярчен аергыч җөмлә я баш җөмләнең аергычы урынында килә, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән аергычны ачыклый. Аергыч җөмләнең аналитик төре дә, синтетик төре дә бар.
Аналитик аергыч җөмлә баш җөмләгә түбәндәге чаралар ярдәмендә бәйләнә:
Ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр (шул, шундый, шуның, аның). М, Була шундый вакытлар: гел елыйсы килеп тора.
Парлы мөнәсәбәтле сүзләр. Иярчен җөмләдә сорау алмашлыкларыннан торган мөнәсәбәтле сүзләр төрле функцияләрдә килә алсалар да, баш җөмләдәге күрсәтү алмашлыгы белән бирелгән мөнәсәбәтле сүз бары аергыч булып кына килә. М, Нинди эш уңай булса, шул эшне эшли.
Көттерү паузасы. М, Ләкин бер кеше бар: үзе бетерешкән, көчсез, тик итекне бик матур тегә.
Синтетик аергыч җөмләләр баш җөмләгә янәшә тору чарасы ярдәмендә бәйләнәләр, ягъни алар баш җөмләдәге ияртүче кисәк белән мәҗбүри рәвештә янәшә торырга тиеш булалар. М, Җире аз кешеләр батраклыкка яллана иделәр. Син килергә тиеш юлны күзәтәм.
Иярчен хәл җөмләләр.
Иярчен хәл җөмләләр баш җөмләдәге эш яки хәлнең урынын, вакытын, максатын, кире шартын, шартын, күләмен, рәвешен ачыклап киләләр. Алар 8 төрле булалар.
Иярчен вакыт җөмлә.
Иярчен вакыт җөмлә баш җөмләдәге эш яки хәлнең вакытын турыдан-туры яисә баш җөмләдәге мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән вакыт хәлен ачыклау аша белдерелә. Синтетик төре дә, аналитик төре дә киң таралган.
Синтетик вакыт җөмлә баш җөмләгә хәл фигыль кушымчалары, килеш кушымчалары, бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр ярдәмендә бәйләнә. М, Яшьләр чыгып киткәч, доктор язарга кереште. Ул кергән чакта, бүлмәдә кеше юк иде.
Аналитик иярчен вакыт җөмлә баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә бәйләнә. М, Кайчан әйтсәң, шул вакытка килермен.
2.Иярчен урын җөмлә.
Иярчен урын җөмлә баш җөмләдәге эшнең урынын я турыдан-туры ,я баш җөмләдәге мөнәсәбәтле сүз белән белдерелгән урын хәлен ачыклау аша белдерә. Синтетик төре дә, аналитик төре дә бар.
Синтетик төре “урында, җирдә, якта, якка, яктан” кебек бәйлек сүзләр аша баш җөмләгә ияреп килә. Мондый җөмләләр баш җөмләдән өтер белән аерылмыйлар. М, Ат аунаган җирдә төк кала.
Аналитик урын җөмләләр баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә ияреп киләләр. М, Нәфисә кайда булса, Зиннәт тә шунда булырга тырышты.
Иярчен сәбәп җөмлә.
Иярчен сәбәп җөмлә баш җөмләдәге эш яки хәлнең сәбәбен я турыдан-туры белдерә, я мөнәсәбәтле сүз белән белдерелгән сәбәп хәленең конкрет эчтәлеген тәшкил итә. Синтетик төре дә, аналитик төре дә бар.
Синтетик сәбәп җөмлә баш җөмләгә юнәлеш һәм чыгыш килеше кушымчалары, “күрә, сәбәпле, аркасында, дип” кебек бәйлек сүзләр, -ып/-еп/-п, -магач/-мәгәч кушымчалы фигыль формалары аша иярә. М, Барча кош-корт йоклаган булганга, урман тын икән.
Аналитик иярчен сәбәп җөмлә баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр, “чөнки” теркәгече, көттерү паузасы аша бәйләнә. М, Ләкин безгә алар белән танышырга туры килмәде, чөнки без анда 3-4 көн генә тордык. Быел яңгыр аз яуды: игендә өмет зур түгел.
Иярчен максат җөмлә.
Иярчен максат җөмлә эш яки хәлнең максатын я турыдан-туры белдерә, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән белдерелгән максат хәленең конкрет эчтәлеген ачыклый. Синтетик төре дә, аналитик төре дә бар, ләкин күп түгел.
Синтетик максат җөмлә баш җөмләгә “өчен, дип” бәйлекләре аша ияреп килә. М, Бала уянмасын өчен, һәркем аяк очына гына басып йөри.
Максат җөмләнең аналитик төре ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр белән бәйләнеп килә. М, Шуның өчен, иптәш, кул куябыз бүген: кара болыт капламасын туган илнең күген.
Иярчен рәвеш җөмлә.
Иярчен рәвеш җөмлә баш җөмләдәге эш яки хәлнең рәвешен я турыдан-туры белдерә, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән белдерелгән рәвеш хәленең конкрет эчтәлеген тәшкил итә. Синтетик төре дә, аналитик төре дә бар.
Синтетик рәвеш җөмлә баш җөмләгә “кебек, шикелле, төсле, сыман, хәлдә, килеш, көенчә” бәйлекләре, -ча/-чә, -дай/-дәй һәм хәл фигыль кушымчалары аша ияреп килә. М, Җәйне көз алыштырган кебек, аларның бәхете артында да кара күләгә сагалап торган икән.
Аналитик иярчен рәвеш җөмлә баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр һәм “ки” теркәгече, “гүя, әйтерсең, диярсең” кебек теркәгеч сүзләр ярдәмендә иярә. М, Бәйрәм көнне күктән җиргә нурлар ага, әйтерсең лә чыккан бу көн ике кояш!
Иярчен күләм җөмлә.
Иярчен күләм җөмлә баш җөмләдәге эш яки хәлнең күләмен я турыдан-туры белдерә, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән белдерелгән күләм хәленең конкрет эчтәлеген тәшкил итә. Синтетик төре дә, аналитик төре дә бар.
Синтетик төре баш җөмләгә “кадәр, хәтле” бәйлекләре һәм “дәрәҗәдә, күләмдә” бәйлек сүзләре, -мыйча/-мичә кушымчалары аша бәйләнә. М, Зәңгәр чишмәнең бакчаларында чәчәкләр адәм күзе карап туя алмас дәрәҗәдә чибәр булып җитешәләр.
Аналитик күләм җөмләләр парлы һәм ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр, “ки” теркәгече ярдәмендә бәйләнеп киләләр. М, Күзгә төртсәң күренми, шулай караңгы.
Иярчен шарт җөмлә.
Иярчен шарт җөмлә баш җөмләдәге эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш яки хәлне турыдан-туры белдерә яисә мөнәсәбәтле сүз белән белдерелгән шарт хәленең эчтәлеген тәшкил итә. 2 төре дә бар.
Синтетик төре баш җөмләгә -са/-сә шарт фигыль кушымчасы, “исә, икән” сүзе, -мы/-ме сорау кушымчасы аша ияреп килә. М, Хәрабәләргә озак карап торсаң, тын кысыла башлый.
Аналитик шарт җөмлә баш җөмләгә мөнәсәбәле сүзләр (алайса, алай булса, шулй булса, шулай булганда, югыйсә) ярдәмендә бәйләнә. М, Газинур, бәлки, әйләнеп тә кайтмас, шулай булса Миңнурыйга бик авыр булачак.
Иярчен кире җөмлә.
Иярчен кире җөмлә көтелгән эш яки хәлнең баш җөмләдә киресе булачагын белдерә яисә баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән белдерелгән кире хәлнең конкрет эчтәлеген тәшкил итә. 2 төре дә бар.
Синтетик кире җөмлә баш җөмләгә шарт фигыль кушымчасы һәм да/дә кисәкчәләре ярдәмендә (-са да/-сә дә), -ып/-еп, -гач/-гәч +хәл фигыль кушымчаларына да/дә кисәкчәләре кушылып, III зат боерык фигыль кушымчасы һәм “карамастан” бәйлек сүзе ярдәмендә бирелә. М, Кыш якынлашып килүгә карамастан, бакчалар чәчәккә күмелеп утыра.
Аналитик кире җөмлә баш җөмләгә “шулай да, алай да, шулай булса да, шуңа карамастан” кебек мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә бәйләнә. М, Минем күзләрем ул хәтле җете түгел, алай да күрәм.
