Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Sintaxis.doc
Скачиваний:
2
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
250.37 Кб
Скачать
  1. Аналитик иярченле кушма җөмлә.

Иярчен җөмләсе баш җөмләгә аналитик чара ярдәмендә бәйләнгән һәм формасы белән гади җөмләгә охшамаган иярченле кушма җөмлә аналитик кушма җөмлә дип атала.

Аналитик бәйләүче чараларга көттерү паузасы, ияртүче теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр, мөнәсәбәтле сүзләр һәм хәбәрнең бөтенлегенә зыян китерми торган кайбер кушымчалар һәм бәйлек сүзләр керә. Аналитик чара бервакытта да аналитик җөмләнең хәбәре составында килми, шуңа күрә аналитик иярчен җөмлә формасы белән гади җөмләгә охшый, аның хәбәре тулы, затланышлы була. М, Син кайчан кайтасың, мин шунда сөйләрмен.

  1. Иярчен җөмләләрнең функциональ төрләре.

Иярченле кушма җөмләләрдә иярчен җөмлә баш җөмләнең кайсы да булса бер кисәге функциясен үти. Шуңа бәйле рәвештә иярчен җөмләләрнең функциональ төрләре билгеләнә.

Гади (яки баш) җөмләдә нинди кисәкләр булса, кушма җөмләдә дә шундый ук иярчен җөмләләр була. Бары эндәш сүзләргә туры килә торган җөмләләр генә булмый.

Функциональ яктан түбәндәге иярчен җөмләләрне күрсәтәләр:

  • иярчен ия;

  • иярчен хәбәр;

  • иярчен аергыч;

  • иярчен тәмамлык;

  • иярчен хәл (вакыт, урын, рәвеш, күләм, сәбәп, максат, шарт, кире);

  • иярчен аныклагыч;

  • кереш җөмләләр.

Иярчен җөмләләрнең функциональ төрләре синонимнарга бик бай. Бер функциональ төр эчендә бер үк җөмләне күп төрле синонимнарга үзгәртергә мөмкин. М, Кем эш ярата, аны хөрмәт итәләр. – Эш яратканны хөрмәт итәләр.

  1. Иярчен ия җөмләләр.

Иярчен ия җөмлә баш җөмләнең иясе урынында килә яисә баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән иянең конкрет эчтәлеген тәшкил итә.

Иярчен ия җөмлә күбесенчә аналитик була һәм баш җөмләгә түбәндәге чаралар ярдәмендә бәйләнә:

  1. ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр (шул, шунысы, бу, бу чаклысы, менә нәрсә, бер нәрсә). М, Тагын шунысы кызык: бу хәлдән соң аны күрәсе килү көчәеп китте.

  2. парлы мөнәсәбәтле сүзләр. М, Кем эшләми, шул ашамый.

  3. көттерү паузасы. М, Хәл ителде: ул иртәгә китә.

  4. “ки” теркәгече. М, Беленә ки, атны төн буе чаптырганнар.

  5. “ди” бәйлек-теркәгеч сүзенең исем фигыль формасы “дию”. М, Әти киләчәк дию әле берни дә аңлатмый.

Иярчен ия җөмләнең синтетик төре дә бар. М, Белеме юан берне егар, белеме күп меңне егар.

  1. Иярчен хәбәр җөмләләр.

Иярчен хәбәр җөмлә күбрәк баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән хәбәрне ачыклый, аның конкрет эчтәлеген тәшкил итә. Сирәк очракларда гына мөнәсәбәтле сүз кулланылмыйча, хәбәр җөмлә баш җөмләнең хәбәре урынында турыдан-туры килергә мөмкин.

Иярчен хәбәр җөмлә бары аналитик кына була һәм баш җөмләгә түбәндәге чаралар ярдәмендә бәйләнә.

  1. ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр (шул, шул икән, шул булды, шул иде, шунда, шундый, шулай, болай, шуңа, шуннан иде). Ялгызак мөнәсәбәтле сүз һәрвакыт баш җөмләдә хәбәр булып килә. М, Әйтәсем килгәне шул: без элек шулай яхшы яшәдек.

  2. парлы мөнәсәбәтле сүзләр. Иярчен җөмләдә төрле формадагы сорау алмашлыклары, ә баш җөмләдә, төрле формада булса да, хәбәр функциясендәге күрсәтү алмашлыклары килә. М, Кем чәчүдә беренчелекне ала, бүләк шуңа.

  3. көттерү паузасы. М, Әйтергә теләгән сүзем: кешеләр стандарт түгелләр.

  4. мөнәсәбәтле сүзләр + “ки” теркәгече. М, Хикмәт шунда ки, байларның бу җирләрне югалтасы килми.

Соңгы елларда “ки” теркәгечен куллану сизелерлек дәрәҗәдә кими бара.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]