
- •Синтаксистан имтихан сораулары
- •Сөйләм төзелеше системасы турындагы фән буларак синтаксис.
- •Татар синтаксис фәненең кыскача тарихы.
- •Гади җөмлә.
- •Интонация һәм аның сөйләмдәге роле.
- •Җөмләдә сүзләр бәйләнеше.
- •Сүзтезмә.
- •Бер составлы җөмләләр.
- •Аерымланган иярчен кисәкләр.
- •Җөмләдә сүз тәртибе.
- •Раслау һәм инкяр җөмләләр.
- •Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре.
- •Хәбәрлек һәм модальлек.
- •Кушма җөмлә синтаксисы.
- •Тезмә кушма җөмлә.
- •Аерым җөмләләре үзара җыючы теркәгечләр аша бәйләнгән тезмә кушма җөмләләр.
- •Аерым җөмләләре үзара бүлгәләү теркәгечләре аша бәйләнгән тезмә кушма җөмләләр.
- •Аерым җөмләләре үзара каршылык теркәгечләре аша бәйләнгән тезмә кушма җөмләләр.
- •Аерым җөмләләре үзара санау интонациясе аша бәйләнгән тезмә кушма җөмләләр.
- •Аерым җөмләләре үзара каршылык интонациясе аша бәйләнгән тезмә кушма җөмләләр.
- •Иярченле кушма җөмләләр.
- •Синтетик иярченле кушма җөмлә.
- •Синтетик җөмләләрне баш җөмләгә ияртүче чаралар.
- •Аналитик иярченле кушма җөмлә.
- •Иярчен җөмләләрнең функциональ төрләре.
- •Иярчен ия җөмләләр.
- •Иярчен хәбәр җөмләләр.
- •Иярчен тәмамлык җөмләләр.
- •Иярчен аергыч җөмләләр.
- •Иярчен хәл җөмләләр.
- •Иярчен аныклагыч җөмләләр.
- •Иярчен кереш җөмләләр.
- •Катлаулы кушма җөмләләр.
- •Күп тезмәле кушма җөмлә.
- •Күп иярченле кушма җөмлә.
- •Катнаш кушма җөмлә.
- •Текст синтаксисы.
- •Җөмләгә синтаксик анализ ясау тәртибе.
Синтаксистан имтихан сораулары
Сөйләм төзелеше системасы турындагы фән буларак синтаксис.
Татар синтаксис фәненең кыскача тарихы.
Гади җөмлә.
Интонация һәм аның сөйләмдәге роле.
Җөмләдә сүзләр бәйләнеше.
Сүзтезмә.
Җөмлә кисәкләре.
Бер составлы җөмләләр.
Тиңдәш кисәкләр.
Аерымланган иярчен кисәкләр.
Җөмләдә сүз тәртибе.
Раслау һәм инкяр җөмләләр.
Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре.
Ким җөмләләр.
Хәбәрлек һәм модальлек.
Кушма җөмлә синтаксисы.
Тезмә кушма җөмлә.
Аерым җөмләләре үзара җыючы теркәгечләр аша бәйләнгән тезмә кушма җөмләләр.
Аерым җөмләләре үзара бүлгәләү теркәгечләре аша бәйләнгән тезмә кушма җөмләләр.
Аерым җөмләләре үзара каршылык теркәгечләре аша бәйләнгән тезмә кушма җөмләләр.
Аерым җөмләләре үзара санау интонациясе аша бәйләнгән тезмә кушма җөмләләр.
Аерым җөмләләре үзара каршылык интонациясе аша бәйләнгән тезмә кушма җөмләләр.
Иярченле кушма җөмләләр.
Синтетик иярченле кушма җөмлә.
Синтетик җөмләләрне баш җөмләгә ияртүче чаралар.
Аналитик иярченле кушма җөмлә.
Иярчен җөмләләрнең функциональ төрләре.
Иярчен ия җөмләләр.
Иярчен хәбәр җөмләләр.
Иярчен тәмамлык җөмләләр.
Иярчен аергыч җөмләләр.
Иярчен хәл җөмләләр.
Иярчен аныклагыч җөмләләр.
Иярчен кереш җөмләләр.
Катлаулы кушма җөмләләр.
Күп тезмәле кушма җөмлә.
Күп иярченле кушма җөмлә.
Катнаш кушма җөмлә.
Текст синтаксисы.
Җөмләгә синтаксик анализ ясау тәртибе.
Сөйләм төзелеше системасы турындагы фән буларак синтаксис.
Синтаксис сүзе грек теленнән syntaxis – төзелеш, тәртип дигәнне аңлата. “Синтаксис” термины ике мәгънәдә куланыла:
телнең синтаксик төзелеше
телнең синтаксик төзелеше турындагы фән атамасы.
Синтаксис синтаксик берәмлекләрнең системасын, бәйләнешләрен, мөнәсәбәтләрен өйрәнүне күздә тота.
Тел һәм сөйләм төшенчәләре бер-берсеннән аерыла. Тел – ул аралашу коралы, ә сөйләм – аралашу ысулы, димәк, сөйләм – телнең хәрәкәттәге чагы. Синтаксис телнең әнә шул хәрәкәттәге халәтен өйрәнә.
Синтаксис фәненең нигезендә яткан төшенчәләр:
Синтаксик берәмлекләр системасы
Синтаксик бәйләнешләр
Синтаксик чаралар (бәйләүче чаралар)
Мәгънәви бәйләнешләр
Синтаксик берәмлекләргә түбәндәгеләр керә:
сүзтезмә
җөмлә кисәге
гади җөмлә
кушма җөмлә
синтаксик бөтен
текст
Сөйләмнең барлык үзенчәлекләрен дә үзендә чагылдыра ала торган берәмлекләр текст һәм җөмлә.
Сөйләм ул бик катлаулы күренеш, аны гомумән алып, бергә җыеп өйрәнү мөмкин түгел. Шундый катлаулы күренешне өйрәнү тәртипле барсын өчен, иң элек сөйләмнең барлык төп үзенчәлекләрен дә үзендә туплаган төп берәмлеге булган җөмлә аерып алып тикшерелә. Соңыннан җөмләләрнең үзара оешып, сөйләм (текст) оештыру ысулларына игътибар ителә.