
- •Турханов әхмәт вафа улы
- •Төхвәтуллин һади төхвәтуллович
- •Җиһаншин сәйфулла хөснелгата улы
- •Хәлиуллин мөхтәрәм хәлиулла улы
- •Вәлиуллин хафиз зиннәтулла улы
- •Хәйбуллин мөхәррәм ярулла улы
- •Сибгатуллин абдрахман хатыйп улы
- •Кәримуллин фәрзетдин кәримулла улы
- •Фәтхетдинов фәезрахман фәтхетдин улы
- •Ильин михаил ефимович
- •Корнетов николай николаевич
- •Хөснуллин хәбибулла габидулла улы
- •Ильин кузьма ефимович
- •Җиһаншин габделбари мөбәрәкша улы
- •Сабиров госман хаматгата улы
- •Гаврилов петр андреевич
- •Сибгатуллин зарифулла набиулла улы
- •Ибәтуллин ногман нигъмәтулла улы
- •Хөснетдинов салих фәсхетдин улы
- •Билалов галимҗан мингабетдин улы
- •Вәлиев хатыйп фәтыйх улы
- •Гиниятуллин кәлимулла лотфулла улы
- •Гатин халирахман габрахман улы
- •Җәләев мөхәммәтһади галәветдин улы
- •Саматов гарифулла галиулла улы
- •Мостафин җәүдәт габдрахман улы
- •Миңнеголова нәкыя солтан кызы
- •Нәбиуллин хәбибулла нәбиулла улы
- •Миңнеголов миншакир миңнегол улы
- •Газизов гата закир улы
- •Ситдыйков шакир вафа улы
- •Билалов абдулла шәфигулла улы
- •Заитов вилдан бәхтияр улы
- •Сираев мингалим фәхретдин улы
- •Мөхетдинов зөфәр сөнгат улы
- •Хәйруллин нәбиулла хәйрулла улы
- •Минкин петр степанович
- •Садыйков закир сабир улы
- •Әхмәтов варис хафиз улы
- •Никитин иван тихонович
- •Вәлиев хәсәнҗан һади улы
- •Яруллин гомәр вагыйз улы
- •Хөснетдинов зәйнетдин гыйльметдин улы
- •Садыйков искәндәр вәли улы
- •Моряков шамиль мөбәрәкҗан улы
- •Галлямов фәйзрахман габдрахман улы
- •Мифтахутдинов хаертдин фәсхетдин улы
- •Хөснуллин хәбибрахман гобәйдулла улы
- •Әхмәтҗанов гомәр гайнетдин улы
Ильин кузьма ефимович
Чистай районы
Чуваш Ялтаны авылы
Ильин Кузьма Ефимович 1926 елның 28 август аенда Чуваш Ялтаны авылында туа.
Бөек Ватан сугышына ул 1943 елның 11 ноябрендә чакырыла. Армия хезмәтен Ерак Көнчыгышта башлый. 1944 елның 10 февралендә сугышчан ант кабул итә. Сугышны Кузьма Ефимович Япон илбасарларына каршы рядовой булып каршылый.
“Ниләр генә күрмәде безнең башлар”,- ди ул үзенең сугышта күргәннәрен исенә төшереп. “Көн саен тревога, күктән бомбалар ява, бик уяу булырга кирәк”. Атакаларның берсендә аның авылдашы, яшьтәше, якын дусты Мансуров Фәйзрахман каты яраланып аның кулында җан бирә. Дустын ул үз куллары белән җир куенына тапшыра.
Сугыш тәмамланганнан соң да әле аңа 1948 елның июненә кадәр 8 нче гвардия полкында укчы булып, Япония чигендә хезмәт итәргә туры килә.
Намуслы хезмәте өчен Кузьма Ефимович “Бөек Ватан сугышы” ордены, “Японияне җиңгән өчен” һәм башка орден, медальләргә лаек була. Тыныч тормышта да ул 31 ел буена колхозда хезмәт итә, гаиләдә балаларына үрнәк була.
“Беркайчан да андый кан коюлар, күз яшьләре, ятимлекләр күрергә язмасын иде. Канлы сугыш авазы хатирәләрдә генә калсын, киләчәгебездә кабатланмасын иде”- дип тели ветеран Кузьма Ефимович.
Кузьма Ильин сөйләгәннәрне
Н.Никитина язып алды.
Җиһаншин габделбари мөбәрәкша улы
Чистай районы
Кызыл Ялан авылы
Мин, Җиһаншин Габделбари Мөбәрәкша улы, 1924 елны Татар Талкышы авылында туганмын.
Башлангыч белемне Кызыл Ялан авылында һәм җиде классны Талкышта укып, урта белемне Чистай шәһәренең 2 нче номерлы татар урта мәктәбендә алдым.
1942 елда мине Казанга һөнәр мәктәбенә озаттылар. Ул вакытта фашистларның Советлар Союзына каршы сугыш башлауларына бер ел булып килә иде инде. Һөнәр мәктәбеннән мине Казанның Киров исемендәге синтетик-каучук заводына слесарь-ремонтлаучы итеп эшкә урнаштырдылар. Һәм без тиздән фронттан тузып кайткан автомашиналарга капиталь ремонт ясый башладык.
1942 елның 20 нче августында сугыш асты, Смоленсктан Сарапул шәһәренә күчерелгән пехота училищесына алдылар, ләкин сәламәтлегем какшау сәбәпле, офицер булу өчен яраксыз табып шул ук Сарапул шәһәрендә урнашкан артиллерия дивизионына күчерделәр.
Бу часть “40-е отделение артиллерического дивизиона особой мощности” дип атала иде (40-й ОАДОМ). Мине 2 нче батареяга разведкага күзәтүче итеп билгеләделәр.
Шулай итеп, 1943 елда фронтка озаттылар һәм без Ленинград фронтына, Финляндия чигенә эләктек. Бу вакытта финнәр Германиянең союзнигы булып, сугышып Ленинград янәшәсенә үк килеп җиткән иде.
Сугышчан юлым “Карел-муентыгы” дип аталган җирдән башланып китте. 120 км. ераклыкта урнашкан Выборг шәһәрен азат итүдә катнаштым. Аннан соң безнең частьне 1 нче Украина фронтына күчерделәр. Висла елгасын кичеп Одерга кадәр барып җиттек. Чолганыш хәлендә калган Бреслау шәһәре янында барган каты сугышларда катнаштык. Бреслау гарнизонында немецның зур хәрби көчләре урнашкан иде. Күңелләрне шомландырып, үкереп һавага дошманның истребительләре каяндыр шәһәр уртасыннан күтәреләләр иде. Шәһәр урамында барган каты сугышларның берсендә батарея командиры Михаил Ерховның немец снайперы тарафыннан үтерелүе барыбыз өчен дә зур югалту булды. Сугышчан якын дустым Балтач районы Салавыч егете Зәкиев Габделхайның һәлак булуын да бик авыр кичердем. Аны, хәзер дә бүгенгедәй күз алдымда, Ленинградның “песочный” дигән дачаларында зур нарат агачы төбенә күмеп калдырдык.
Сугыш бетте дигәч тә безнең гаскәрләрне Көнчыгышка Япон самурайларына каршы сугышу өчен күчерделәр. Бары тин 1945 елның августында гына безне ике эшолонга төяп Киев шәһәренә алып кайттылар. Безнең 40 нчы дивизионны Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Александр Невский ордены белән бүләкләделәр.
Мин үзем хөкүмәтебез тарафыннан ике тапкыр “Батырлык өчен” медальләре белән бүләкләндем.
1946 елның ахырында гына демобилизацияләнеп туган авылым Кызыл Яланга кайту бәхетенә ирештем. Авылга кайту белән җиң сызганып эшкә керештем.
1984 елда тырыш хезмәтемне искә алып “Мактаулы колхозчы” исемен биреп мине лаеклы ялга озаттылар, ләкин пенсиягә чыккач та 18 ел колхозда эшләдем. Минем хезмәт стажым 62 ел.
Тормыш иптәшем Суфия белән алты бала тәрбияләп үстердек. Бүгенгесе көндә авылда оныгыбыз белән бергә-бергә исәнлектә-салыкта гомер итәбез.
Сугыш ветераны Габделбари Җиһаншинның “Исемдә
калганнар” язмасыннан кыскартып алынды.