Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
СОЛДАТ ХӘТЕРЕ (яшел тышлы)ЧИСТАЙ ҮЗӘК КИТАПХАНӘ...docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
91.75 Кб
Скачать

Мифтахутдинов хаертдин фәсхетдин улы

Чистай районы

Татар Сарсазы авылы

Авыл уртасына урнашкан мәчетебездән моңлы азан тавышы яңгырый:

Аллаһы әкбәр

Әшһәде әлләә иләһә илләллаһе

Әшһәдү әннә мөхәмәдәр-расүлүллаһ

Хәййә гәләссаләх...

Салмак ягымлы әлеге тавыш авылыбызның иң күркәм, иң өлкән кешеләренең берсе Хәертдин абый Мифтахетдиновныкы. Бу сүзләрне без дөньяга тынычлык-иминлек, һәр кешегә бәрәкәтле матур тормыш теләү дип кабул итәбез. Хәертдин абыйны олыламаган, хөрмәт итмәгән кеше юктыр мөгаен. Ул сабыр холыклы, үзенең мәгънәле киңәшләрен бирә торган, авылыбызның мөхтәрәм аксакалы.

1919 елның ноябрендә Татар Сарсазында дөньяга килә ул. Җиде сыйныфны тәмамлау белән үзенең хезмәт юлын иген басуында башлый. Хәеретдин абый озын тормыш юлы узган кеше. Ул авылыбызда, шулай ук тирә-күрше авылларда: Каргалы, Чертуш һ.б. тракторчы, аннан комбайнчы булып эшли (1935-1936 елларда Чаллы тракторчылар әзерли торган курста укыган була).

1939 елда армия сафларына алына, Воронеж өлкәсенең Бобруйск шәһәрендә полк мәктәбендә укып, кече командир була. Шул ук елның азагы, 1940 елның башында Фин сугышы башлана, шулай итеп аңа ике сугышта да катнашырга туры килә. Фин сугышында ул һава десанты полкында санитар булып хезмәт итә, Ватан сугышында Европа өлешендәге күп шәһәрләрне, Чехословакияне, Польшаны дошманнан азат итүдә катнаша. Җиңү көнен Берлиннан 70 км. ераклыкта Тетрис-бах аэродромында каршылый. Аннан Венгриягә күчерелә, бер аэродромда хезмәт итә. Аның күкрәген “Праганы азат иткән өчен”, “Германияне җиңгән өчен” һәм башка медальләр бизи.

Туган авылына 1946 елда (җиде елдан соң гына) әйләнеп кайта. Элеккеге хезмәтенә тугры калып, ул үзен игенчелек эшенә багышлый. Лаеклы ялга чыкканчы намус белән хезмәт итә. МТС булган елларда тракторчылар бригадасын җитәкли, аннан соң кырчылык бригадасы бригадиры итеп билгеләнә ул. Халык белән эшли белүе, гадел, үз фикерен җайлап-ипләп кенә әйтә белүе өчен аны авыл халкы ярата, хөрмәт итә.

1947 елда авылыбызның иң чибәр, иң уңган кызы Рәшидә апа белән гаилә төзеп алты бала үстерделәр. Балалары барысы да тормышта үз урыннарын таптылар. Хәертдин абый белән Рәшидә апа оныкларын тәрбияләүгә дә өлеш керттеләр. Хәертдин абыйның белмәгән эше, техникасы юк бугай. Көндәлектә файдалана торган тимер-томыр әйберләрен төзәтүче дә ул, аңа күп кеше мөрәҗәгать итә.

Оста гармунчы да әле ул. Республика күләмендә үткәрелгән фестивальләрдә, бәйрәмнәрдә Саратов гармунында уйный.

Бүгенгесе көндә Хәертдин абый белән Рәшидә апа кече уллары Мидхәт һәм киленнәре Гөлия белән бергә яшиләр. Хәертдин абый кулдан килгәнчә, хуҗалыкта, йорт эшләрендә булыша, балалары, оныклары өчен ул үрнәк.

“Чистай хәбәрләре” газетасыннан

Р.Хәйретдинова мәкаләсе кыскартылып алынды.

Хөснуллин хәбибрахман гобәйдулла улы

Чистай районы

Шахтер авылы

Хәбибрахман Гобәйдулла улы Хөснуллин 1923 елның 20 июнендә гади крестьян гаиләсендә туа. 1928 елдан гаилә Талкыштан аерылып чыккан, Шахтер авылында яши башлый. Дүрт сыйныфны үз авылында тәмамлаганнан соң Талкыш җидееллык мәктәбен тәмамлый. Колхоз эшенә йөри. Чистайда тракторчылар курсында укып, механизатор белгечлеге ала. МТСлар төзелә башлагач, Мөслим МТСына тракторчылар отрядына эшкә урнаша. Отряд Тат.Талкыш авыл советына караган колхозларга хезмәт күрсәтә. Сугыш башлану турындагы хәбәрне дә шунда ишетә ул. Фронтка китәргә теләге булса да аңа бронь биреп, сугышка җибәрмиләр, чөнки авыл хуҗалыгы да тракторчыларга мохтаҗлык кичерә. Ниһаять, 1942 елның 5 маенда Хәбибрахман абый да теләгенә ирешә, аны фронтка озаталар.

Беренче сугыш чирканчыгын Мәскәү тирәсендә ала ул. Сугышның башыннан алып ахырына кадәр беренче Белоруссия фронты составында сугыша. Артиллерист-разведчиклар частендә хезмәт итә.

1943 елның мартында Хәбибрахман абый хезмәт итә торган частьне Орел-Курск юнәлешенә күчереп куялар. “Короткино авылы янында каты бәрелешләр булды. Безнекеләр урнашкан биеклек берничә тапкыр кулдан-кулга күчте. Тирә-якка бомбалар һәм снарядлар төшеп шартлый, алар шартлаудан җир калтырап тора, күктә төтен баганасы күтәрелә, бөтен тереклекне ялкын чолгап алган төсле”,- дип искә ала ул. Бу сугышта бик күп сугышчылар һәлак була. Шундый бәрелешләрнең берсендә Хәбибрахман абый да каты яралана. Өч ай дәвамында госпитальдә дәваланганнан соң, туган авылына кайтып килү мөмкинлеге булуга да карамастан, иптәшләремнән калмыйм дип, яңадан фронтка җибәрүләрен сорый ул...

Белоруссияне, Варшаваны азат итүдә катнаша, Берлин юнәлешендә барган сугышларда да катнашырга туры килә аңа. Җиңү көнен Германиянең Кокштет торак пунктында каршы ала. Сугыш гөрелтеләре тынганнан соң оккупацион группа составында Ритьеново шәһәрендә хезмәт итә. 1947 елда демобилизацияләнеп туган илгә кайта. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ике Кызыл Йолдыз, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен” һәм башка бик күп медальләр белән бүләкләнә.

Бүгенге көндә Хбибрахман абый авылда гомер кичерә. Мәктәп укучылары белән очраша, аларга үзенең тормыш юлы, сугыш еллары турында сөйли.

Хәбибрахман Хөснуллин сөйләгәннәрне

Ф.Сираҗетдинова язып алды.