
- •Турханов әхмәт вафа улы
- •Төхвәтуллин һади төхвәтуллович
- •Җиһаншин сәйфулла хөснелгата улы
- •Хәлиуллин мөхтәрәм хәлиулла улы
- •Вәлиуллин хафиз зиннәтулла улы
- •Хәйбуллин мөхәррәм ярулла улы
- •Сибгатуллин абдрахман хатыйп улы
- •Кәримуллин фәрзетдин кәримулла улы
- •Фәтхетдинов фәезрахман фәтхетдин улы
- •Ильин михаил ефимович
- •Корнетов николай николаевич
- •Хөснуллин хәбибулла габидулла улы
- •Ильин кузьма ефимович
- •Җиһаншин габделбари мөбәрәкша улы
- •Сабиров госман хаматгата улы
- •Гаврилов петр андреевич
- •Сибгатуллин зарифулла набиулла улы
- •Ибәтуллин ногман нигъмәтулла улы
- •Хөснетдинов салих фәсхетдин улы
- •Билалов галимҗан мингабетдин улы
- •Вәлиев хатыйп фәтыйх улы
- •Гиниятуллин кәлимулла лотфулла улы
- •Гатин халирахман габрахман улы
- •Җәләев мөхәммәтһади галәветдин улы
- •Саматов гарифулла галиулла улы
- •Мостафин җәүдәт габдрахман улы
- •Миңнеголова нәкыя солтан кызы
- •Нәбиуллин хәбибулла нәбиулла улы
- •Миңнеголов миншакир миңнегол улы
- •Газизов гата закир улы
- •Ситдыйков шакир вафа улы
- •Билалов абдулла шәфигулла улы
- •Заитов вилдан бәхтияр улы
- •Сираев мингалим фәхретдин улы
- •Мөхетдинов зөфәр сөнгат улы
- •Хәйруллин нәбиулла хәйрулла улы
- •Минкин петр степанович
- •Садыйков закир сабир улы
- •Әхмәтов варис хафиз улы
- •Никитин иван тихонович
- •Вәлиев хәсәнҗан һади улы
- •Яруллин гомәр вагыйз улы
- •Хөснетдинов зәйнетдин гыйльметдин улы
- •Садыйков искәндәр вәли улы
- •Моряков шамиль мөбәрәкҗан улы
- •Галлямов фәйзрахман габдрахман улы
- •Мифтахутдинов хаертдин фәсхетдин улы
- •Хөснуллин хәбибрахман гобәйдулла улы
- •Әхмәтҗанов гомәр гайнетдин улы
Җиһаншин сәйфулла хөснелгата улы
Чистай районы
Дүрт-Өйле авылы
Мин, Җиһаншин Сәйфулла, 1924 елның 5 нче апрелендә туганмын. 1931 елны Дүрт Өйле авылының җидееллык мәктәбенә укырга кердем. Җиде классны бетерә алмадым- әтигә ярдәмче булып тимерчелектә эшли башладым. 1943 елның август аенда армиягә алындым һәм Чистай военкоматына туганнарым озатып куйдылар. Аннары Чистайдан пароход белән Казан военкоматына китерделәр.
Казаннан поездга утырып өч көн узгач, Горький шәһәренә килеп җиттек. Анда безне 10 нчы запас полкка беркеттеләр. Кече командирлыкка укытып, декабрь ахырында Волхов фронтына озаттылар. Ләкин бу фронтта озак сугышырга туры килмәде, мин авыр яраландым. Дошман пулясы битемнең бер ягыннан кереп икенче ягыннан чыкты. Бер айдан артык госпитальдә дәваланырга туры килде. Тазаргач, яңадан ут эченә. Бу юлы мин 2 нче Белоруссия фронтына эләктем. Шунда бу фронт составына кергәч икенче Удар армия белән командалык иткән генерал Власовның 1942 елның җәендә немецларга сатылуы мәгълүм булды. Сугыш кызганнан кыза бара. Тирә-якта туплар һәм бомбалар шартлый. Шунда снаряд кыйпылчыклары минем маңгаема һәм баш түбәмә китереп бәрде. Бу юлы мине Рыбинск шәһәрендәге хәрби госпитальгә китерделәр. Яңадан бер айлап госпитальдә яттым. Аннан мине Брест-Литовск шәһәренә алып килделәр. Шул шәһәрдә хәрби комиссия, өч айлап тикшергәннән соң, “хәрби хезмәткә яраксыз” дигән нәтиҗә чыгарды. 1945 елның октябрь аенда мин өйгә кайттым.
Яраларым авыр булуга карамастан, яңадан әти янына тимерчелеккә эшкә кердем. 1951 елда председатель Хафизов Харис мине колхозга бригадир итеп алды. Аннан соң ферма мөдире булып күчтем. Шул хезмәт урыннарында 1982 елга кадәр эшләдем. Бөек Ватан сугышында катнашкан өчен орден-медальләрем бар.
Сәйфулла Җиһаншин сөйләгәннәрне
Л.Рәхмәтуллина язып алды.
Хәлиуллин мөхтәрәм хәлиулла улы
Чистай районы
Чулпан авылы
“Сугышка мине 18 яшемнән алдылар”,- дип башлап китте үзенең, сүзен Мөхтәрәм абый Хәлиуллин. Бу- 1942 елның июль аенда була. Башта ул Йошкар-Олага эләгә, аннары- Суслонгер лагеры. Сугышка әзерләнәсе урынына, аларны төрле авыр эшләрдә эшләтәләр. Ашау ягы чамалы. Шулай бер-ике айлап җәфа чиккәч, аларны Мәскәү астына- Костерова станциясенә җибәрәләр.
Алар килүгә урман эчендә 3 танк полкы оеша. Монда инде тактик өйрәнүләр башлана. Землянкаларда яшиләр. Ачлык, хәрби киемнәрнең начар булуы теңкәләренә тия. Караңгы төшкәч разведкага йөриләр. Барган саен егетләр буш кул белән кайтмыйлар. Кирәкле материалларны да җыйныйлар, кушсалар “тел”не дә эләктерәләр.
1942 елның көзендә ул Конев командалыгы астында 2 нче Украина фронтына эләгә. Алда Воронеж шәһәре. Мөхтәрәм абый бу шәһәрне азат итүдә катнаша. Воронеж шәһәрен азат иткән өчен 59 нчы танк отделениясенә Богдан Хмельницкий исеме бирелә. Жуковның үзен күреп, аның белән сөйләшкән кеше ул Мөхтәрәм Хәлиуллин.
“Бомба шартлаулар, ажгырып килгән танклар, күкне каплап үлем йөге төяп очкан самолетлар, сәгать, минут саен үлем белән очрашулар хәтеремә нык уелып калган. Бер көнгә җидешәр мәртәбә бомба яңгыры астында калган вакытлар күп булды. Шуңа да карамастан хәрби антыбызга тугрылыклы булып калдык”,- дип искә ала ветеран. Ул Польша, Чехословакия, Венгрия, Австрия җирләрен азат итүдә катнаша. Өч мәртәбә “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.
Сугыш беткәч Мөхтәрәм Хәлиуллин Могилев шәһәренә озатыла. Шунда ул үзенең хезмәтен дәвам итә. 59 нчы полк батальонга әйләнә. Бер ел була ул монда. Тагын калырга өндиләр. Тик туган авылын, туганнарын бик сагына егет. 1946 елның 18 нче декабрендә генә Чулпан авылына әйләнеп кайта. Сугыштан соң да орден-медальләр белән бүләкләнә Мөхтәрәм абый.
Сугышның җәһәннәм утларыннан исән-имин калып, туган җир, туган нигез, җылы гаилә кочагына кайткан фронтовикларның күбесенең йөрәкләре кинәт килеп туган тынычлыкка җайланмаган, көйләнмәгән иде күрәсең. Аларның күбесе туган якларырына кайткач, яралардан һәм сугыш кырларында алган газаплардан айный алмыйча якты дөньядан китеп бардылар. Калганнары тыныч тормышта да үз урыннарын, туган иленә, туган авылына, халкына хезмәт иттеләр. Мөхтәрәм абый да авылыбызның иң абруйлы кешеләреннән берсе. Аңа хәзер 82 яшь.
Мөхтәрәм Хәлиуллин сөйләгәннәрне
Р.Гайнатуллина язып алды.