Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
СОЛДАТ ХӘТЕРЕ (яшел тышлы)ЧИСТАЙ ҮЗӘК КИТАПХАНӘ...docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
91.75 Кб
Скачать

Садыйков искәндәр вәли улы

Чистай районы

Мөслим авылы

Искәндәр Вәли улы Садыйков 1927 елның 5 гыйнварында Мөслим авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Мөслим урта мәктәбенең җиденче сыйныфын тәмамлаганнан соң, колхозга эшкә керә. Озакламый ул Мөслим МТСында трактор йөртүче һөнәрен үзләштереп, колхозда тракторчы булып эшли башлый. Илдә аяусыз сугышлар барган 1943-1944 еллар була бу. Авыл халкы “Барсы да фронт өчен, барсы да җиңү өчен” дип хезмәт итә. Искәндәр абый да алны-ялны белми, тракторы белән җиңү көнен ничек тә якынайтасы килә аның. Хәер, бу- сугыш елларында меңләгән совет кешеләренең изге теләге иде.

Яшь егет Искәндәрне дә 1944 елның декабрендә армиягә алалар. Башта ул 254 нче запас полкта гади солдат булып хезмәт итә. Аннары Прибалтика фронтында булып, 97 нче танк полкына күчерелә. Канлы бәрелешләрдә полк сугышчылары сынатмыйлар, батырларча, гомерләрен кызганмыйча көрәшәләр. Сугышчан дусларының сугыш кырында гомерлеккә ятып калуларын бик авыр кичерә Искәндәр абый. Ә бер вакыйга күңелендә аеруча тирән эз калдыра. Вильнюс шәһәрендә була бу. Төшке аш вакытында Искәндәр абыйның сугышчан дусты Шамилне полкташы ялгышлык белән атып үтерә. Икеләтә фаҗига була бу, әлеге хәлгә тетрәнмәгән кеше калмый. Искәндәр абыйның йөрәгендәге бу яра бүгенгәчә сызлый, ә дусты Шамил һаман күз алдында...

Искәндәр абый хезмәтен Хәрби Комендатурада төгәлли һәм 1950 елны, сугыш тәмамланып биш ел узгач кына туган авылына кайта. Кайту белән яраткан хезмәтенә- тракторчылык эшенә керешә. Гомере буе туган авылында намуслы хезмәт итеп, лаеклы ялга чыга.

Бөек Җиңүнең 60 еллыгын каршылаган бу көннәрдә ветеран аеруча дулкынлану хисләре кичерә. Сугыш хатирәләре яңадан, инде ничәнче тапкыр, хәтер төпкеленнән актарыла. Күкрәген бизәүче медальләре исә чал чәчле ветеранның узган юлын, кыюлыгын раслый сыман.

Искәндәр Садыйков сөйләгәннәрне

Т.Гатауллина язып алды.

Моряков шамиль мөбәрәкҗан улы

Чистай районы

Яуширмә авылы

Шамиль абый 1917 елда Яуширмә авылында туа. 1938 елда армиягә алына. Шул китүдән 1945 елның ноябрендә генә әйләнеп кайта. 1939 елда Фин сугышына керә. Польшада өч ай өйрәнүләр үтеп пограничник булып хезмәт итә. 1941 елда немецлар һөҗүменнән чигенә-чигенә Ленинградка җитәләр. Сентябрь ахрында әсирлеккә төшә һәм Ригага җибәрелә. Шунда авылдашы Фәсхетдинов Хәйдәрне очрата. Ул да әсир була. Ике ел буе җәфа чиккәч, 1943 елның ахрында Германиягә күчерәләр. 5-6 айдан Карпат итәгенә Чехословакиягә илтәләр аларны. Монда бер ел урман кисә, шахтада эшли. Иң авыр эшләр дә сындыра алмый аны. Безнең гаскәрләр килеп азат иткәч, 1945 елның май ахырында Будапештка кайта һәм анда ноябрьгә хәтле хезмәт итә. 1945 елның ахырында туган авылына кайтып җитә. Хәзерге көндә шул ук авылда яши.

Шамиль Моряков сөйләгәннәрне

Р.Әхмәтшина язып алды.

Галлямов фәйзрахман габдрахман улы

Чистай районы

Кызыл Ялан авылы

Мин, Галлямов Фәйзрахман Габдрахман улы, 1923 елның август аенда Тат.Талкыш авылында туып Кызыл Ялан авылында яшим. 1939 елда мәктәптә укуымны бетердем, колхозда эшләү чорында- 1941 елда безне авылдан окоплар казырга алып киттеләр. 1942 елның 12 мартында армия сафларына чакырылдык, без авылдан дүрт егет: Ишморатов Ильяс, Дәүләтшин Хәбиб, Җәләев Нурхаммәт -бергә хезмәткә киттек. Бергә Свердловск өлкәсеШамановка станциясендә хәрби хезмәткә хәзерлек үттек, аннан безнең юллар аерылды. 1943 елның май аенда мине фронтка озаттылар, мин самолет һәм танкларга каршы тору ротасында хезмәт иттем. Белоруссия фронтында, Орша, Смоленск, Минск, Витебск астында барган сугышларда катнаштым.

...Менә без беренче походта, фронт линиясенә барабыз, мин колоннаның иң алгы сафында. Безнең колоннаны күреп немец танклары ут ачты, без алга таба ата-ата шуышып 500 метрлар үтеп урманга якынлаштык. Шул вакытта дошман самолетлары безгә ут яңгыры яудыра башлады. Җиде кеше яраланды. Шунда безгә “Атакага!”- дигән боерык яңгырады, шул вакытта безгә каршы өч танк һәм автомат тоткан офицерлар каршы чыкты. Шушы көчле бәрелештә мин беренче мәртәбә дошман белән йөзгә-йөз килеп очраштым һәм яраландым. Мине Мәскәү госпиталенә озаттылар.

Яраларым төзәлү белән мине һәм башка солдатларны Днепр елгасы ярына алып килделәр, саперлар белән күпер төзедек. Ә иртә белән без сугышка кердек, фашистлар бертуктаусыз күперне утка тотты, атыш-ут астында күпер аша чыгучылар үлде, яраланды. Дошман яралылар җыелган авылны да утка тотты, бөтен җирне ут чолгап алды, авыл урынында көл генә ятып калды. Бу бәрелештә мин икенче тапкыр яраландым.

Өченче мәртәбә мин инде Смоленск өлкәсе Ельня шәһәрен фашистлардан азат итүдә катнаштым. Монда дошман бик тә котырынды, безгә каршы танк һәм самолетлар көчен кулланды. Алга барыш, чигенү..., безнең өстә дошман самолетлары бер туктаусыз ут яудыралар. Бу сугыштан соң безнең рота солдатларын снайперлар хезмәтенә укырга озаттылар. Укулар бетү белән тагын алгы фронтка ыргылдык, Волга елгасы ярларында хезмәт иттем. Яраланып шунда госпитальдә дәваландым, бу яраланудан соң мине тылга, Кострома шәһәренә озаттылар. Мин анда бомбалар ясау һәм саклау урынында каравылда поста тордым.

1945 елның сентябрь аенда- “өч тапкыр яраланган солдатларга өйләренә кайтырга”- дигән карар нигезендә шул елның 21 ноябрендә авылга кайттым.

Сугышта күрсәткән батырлыкларым өчен хөкүмәт биргән бүләкләрем- орден-медальләрем бар.

Хәзерге көндә карчыгым Зәкия белән матур гомер кичерәбез. Биш бала тәрбияләп үстердек, алты оныгым бар. Мин аларга хәзерге матур тормышның кадерен белеп, сугышлар, кайгы-хәсрәтләр күрми яшәүләрен телим.