Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
СОЛДАТ ХӘТЕРЕ (яшел тышлы)ЧИСТАЙ ҮЗӘК КИТАПХАНӘ...docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
91.75 Кб
Скачать

Яруллин гомәр вагыйз улы

Чистай районы

Мөслим авылы

Гомәр Вагыйз улы Яруллин 1923 елда Чистай районы Мөслим авылында крестьян гаиләсендә туган. 1930-1931 елларда Урал поселогында укый. 1937 елда Мөслим авылында үрнәк җидееллык мәктәпне “4” һәм “5” билгеләренә генә тәмамлый. Ул укуны дәвам итү максаты белән 1938 елда Чистай механикалаштыру техникумына укырга керә. Ләкин гаиләләренең матди яктан мохтаҗлык кичерүе аңа укуын тәмамларга ирек бирми. Һәм ул 1940 елда халык судына секретарь булып эшкә урнаша. Билгеле уку теләге сүнми. Ләкин ул хыялын тормышка ашыра алмый Бөек Ватан сугышы давыллары аның яшьлек дәртен һәм хыялларын комлы сугыш кырларына илтеп ташлый. Дошман мәкерле, хәйләкәр һәм көчле. Белем алмыйча, хәрби техниканы яхшы үзләштерми торып аны җиңү мөмкин түгеллеген яхшы аңлый Гомәр абый. Ул хәрби училищены бетереп, артиллерия лейтенанты исеме ала. Шулай итеп 1942 елның август аенда өченче Белоруссия фронтына озатыла, шунда ул беренче чыныгу ала, һөҗүм сугышларында, 1945 елда Көнчыгыш Пруссиядә барган каты сугышларда катнаша.

“Немецлар Кенигсбергны көчле оборонага әзерлиләр. Шәһәрне саклау өчен фортлар, фортлар арасында бункерлар төзелгән. Бер бункердан икенче бункерга җитәрлек пулемет ут нокталары куелган. Шәһәрне әйләндереп канау казылган һәм су тутырылган. Канау читләренә чәнечкеле чыбык рәшәткәләре корылган. Аларга үтеп керә алмаслык миналар куелган. Безнең сугышчылар биш тәүлек эчендә искитмәле каты сугышлар белән немецларның гасырлар буена сугышка әзерләнгән Кенигсбергны яулап алдылар”,- дип искә ала Гомәр ага. Бу Германиянең үзәк шәһәре Берлинны тар-мар итүгә зур өлеш була. Моның өчен Гомәр ага “Кызыл йолдыз” ордены һәм “1941-1945 елларда Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә.

Гомәр абый Яруллин сугыштан кайткач, 1946 елдан башлап үзенең гомерен балалар укытуга багышлый. Читтән торып укытучылар институтын тәмамлый. Мөслим урта мәктәбендә тарих укыта һәм малайларны кул хезмәтенә өйрәтә. Укыту- тәрбия эшендә уңышлары өчен “Халык мәгарифе отличнигы” дигән исем ала. 1983 елда лаеклы ялга чыга. Гомәр абыйның күкрәгендә сугышчан бүләкләр янында юбилей медальләре һәм орденнар да балкый. Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны һәм педагогик хезмәт ветераны Гомәр абый Яруллин туган авылы Мөслимдә яши.

Гомәр Яруллин сөйләгәннәрне

Т.Гатауллина язып алды.

Хөснетдинов зәйнетдин гыйльметдин улы

Чистай районы

Мөслим авылы

Зәйнетдин Гыйльметдин улы Хөснетдинов 1926 елның 15 июлендә Чистай районы Мөслим авылында крестьян гаиләсендә туа.

Бөек Ватан сугышы башланганда Зәйнетдин абыйга унбиш кенә яшь була әле. Ә менә ике елдан соң армия сафларына чакыру килә. Яп-яшь егет бер айлык курсларда укыганнан соң Белоруссия фронтына җибәрелә. Биредә икенче танк корпусының дүртенче мотобригадасында рядовой солдат булып хезмәт итә башлый.

Зәйнулла абый да меңләгән совет сугышчылары кебек үк дошман белән канлы бәрелешләрдә үз-үзен аямыйча сугыша. Бәрелешләрнең берсендә кулы нык яралана, шул ук вакытта контузия ала. Шактый вакыт хәрби госпитальдә дәваланырга туры килә. Ә терелгәч, ул яңадан фашист илбасарларына каршы- сугышларда катнаша. Аның да күңелендә меңләгән совет сугышчыларындагы кебек дошманны тизрәк җиңеп туган җиренә әйләнеп кайту теләге яна. Әмма аңа Бөек Җиңүдән соң да тиз генә кайту насыйп булмый әле. Бары биш елдан соң, 1950 елда гына, туган авылы Мөслимгә кайту бәхетенә ирешә ул. Озын сугыш юлы үтеп, җиңүгә үзеннән зур өлеш керткән, безнең бүгенге тыныч тормышыбыз хакына үз-үзен аямыйча көрәшкән Зәйнетдин абыйның тормышы безгә үрнәк. Күкрәгендә балкучы орден медальләр һәрдаим аның батырлыгын искәртеп тора сыман.

Батыр сугышчы тыныч тормышта да сынатмаган, пенсиягә чыкканчы туган авылында намуслы хезмәт итә. Арабызда авыр сугыш юлын үтеп тә сынмаган, сыгылмаган, батырлыгы, намуслы хезмәте белән һәрберебезне сокландырган ветераныбыз булу- үзе зур бәхет.

Зәйнетдин Хөснетдинов сөйләгәннәрне

Т.Гатауллина язып алды.