Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
СОЛДАТ ХӘТЕРЕ (яшел тышлы)ЧИСТАЙ ҮЗӘК КИТАПХАНӘ...docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
91.75 Кб
Скачать

Нәбиуллин хәбибулла нәбиулла улы

Чистай районы

Татар Сарсазы авылы

Бездән ерак та түгел бер абый яши. Аның исеме Хәбибулла, ул- сугыш ветераны. Аның белән миңа армия сафларына алынганчы, совхозда эшләргә туры килде. Шуннан соң сирәк-мирәк кенә күрешә идек. Концертларга, җыелышларга килгәндә, аның костюмындагы орден, медаль планкаларын күреп-белә идем, бу бүләкләр юкка гына бирелми. Бер көн авылга кайткач, Хәбибулла абыйны очраттым, исәнлек-саулык сораштык. Мин әйтәм: “Хәбибулла абый, сөйлә әле үзеңнең сугыш юлларын, безнең- яңа буынның беләсе килә: “Җиңү өчен нинди файда китердегез икән?”

Бер капка янындагы эскәмиягә утырдык та, ул уйланып кына сөйли башлады: “Нәрсә сөйлим инде,- ди.- Бөтенебезнең баштан үтте бит ул. Тылда калганнарга да җиңел булмагандыр.

Безне, Баһаветдинов Ибраһим, Сәгыйров Сәетгали, мине 1941 елның апрель аенда Совет Армиясе сафларына алдылар. Нурлат шәһәренә ике тәүлек җәяүләп бардык. Ташулар аккан чак. Аякта чабата, билдән суга чумып кармаклар аша чыгабыз. Поезд белән Пензага, аннан Харьков шәһәренә җибәрделәр. Анда безне 186 нчы номерлы зенитчылар полкына билгеләделәр. 1 нче майдан соң полкның яртысыннан артыгын җәйге лагерьларга җибәрделәр. Мин дә шунда идем. Ял көнне сугыш башланды. Самолетлар өстән болыт кебек оча, ләкин безгә тимиләр, алар ерактагы объектларны шартлату белән мәшгуль иделәр. “НАТИ” тракторына тагын 50 ящик снарядлар биреп Тернополь шәһәренә җибәрделәр. Немецлар юлыбызда мотоциклларда очрады- ут ачарга рөхсәт юк. Зур автоколонна күрмәгәч кенә ут ачтык. Немецлар машиналардан төшеп безгә таба килә башладылар. Безгә “чигенергә” дигән приказ килде. Шунда самолетлар килеп безне бомбага тоттылар. Андагы мәхшәрне аңлатып булмый, кемнең кая баруын белүче юк. Шунда безнең пушкаларны, транспортларны юкка чыгардылар. Воронежга төнлә барып җиттек. Яңа пушкалар алып Воронежны сакладык. Липецк станциясендә немец самолетларын якын җибәрмәдек. Мине штабка чакырып (тагын 30-40 кешене) Мәскәүгә шоферлыкка укырга җибәрделәр. Укып бетергәч, Калинин фронтында сугыштым. Көне-төне алгы сызыкка снарядлар, азык-төлек ташыдым. Шунда “Сугышчан хезмәтләрем өчен” медале белән бүләкләндем. Контузия алдым, яраландым, ләкин госпитальгә бармадым, сугыштым. Җиңү бәйрәмен Германиядә, Ленцин дигән портта каршыладым. Сугыш бетсә дә туган якларга кайтырга насыйп булмады. Бер ел Көнбатыш Украинада хезмәт иттем. 1946 елның июлендә авылга кайттым. Үз профессиям буенча эшләдем.

Хәбибулла абый тирән уйга чумып калды. “Хөкүмәтебезгә рәхмәт, онытмыйлар. Без күргәннәрне, энем, яңа буынга күрергә язмасын. Сугыш турында күп сөйләргә була, ләкин искә төшерүе авыр”- ди ул.

Мин рәхмәт әйтеп, исәнлек теләп, үз юлыма киттем. Тик күңел әрни. Көннән-көн кимисез шул, кадерле ветераннар. Сезгә гел кадер-хөрмәт күрсәтергә иде дә бит...

“Чистай хәбәрләре” газетасыннан

Ш.Фәттахов мәкаләсе кыскартып алынды.

Миңнеголов миншакир миңнегол улы

Чистай районы

Татар Сарсазы авылы

Без авылдан өч егет, 1942 елның августында чыгып киттек. Бөтенебез яшьтәшләр- Сафин Галимҗан, Бәһаветдинов Исмәгыйль. Чистай шәһәрендә параход көттек. Горький шәһәренә барып җиткәч аерылыштык. Галимҗан абыйны разведкага, Миншакир абыйны Иваново өлкәсе Гороховец шәһәренә җибәргәннәр. Бер ай буе балык шулпасы эчеп көненә 600 гр. ипи ашап, көне-төне окоплар казып, сугыш һөнәрләренә өйрәнгәннәр. Аннан Мурманск шәһәренә күчергәннәр. Ярым ач, тузып беткән хәрби киемнәрдән көчкә барып җиткәннәр.

“Мурманскида пулеметчылыкка укыттылар, шуннан безне Финляндия чигенә оборона тотарга җибәрделәр. Озак та тормый мине разведкага билгеләделәр. Без Ржев шәһәренә килеп төштек. Шунда “тел” алганга “Батырлык өчен” медале белән бүләкләделәр. Өченче Белорусь фронтында да сугыштым, аның бүләге- өченче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Польшада Көнчыгыш Пруссиядә бик каты сугышларда катнаштым. Бөтен йортлар крепостька әйләндерелгән иде. Кенигсберг янында, атака вакытында каты яраландым. Шулай итеп Җиңү бәйрәмен госпитальдә каршы алдым. 1945 елның ноябрендә, госпитальдән озатырга җибәрелгән медсестра белән авылга кайттым. Икенче төркем инвалид булсам да, колхозда көчем җитәрлек эшләрне башкардым... Менә шул энем”,- дип сүзен бетерде Миншакир абый. Сугыш ветераны сугышларның булмавын тели. Сугышның әле дә булса беткәне юк. Әнә бит Чечняда күпме кан коела. Күпме егетләребез гарипләнә, югала яки табутта кайта. Күпме ата-ана баласын армиягә җибәрмәс өчен өзгәләнә. Миншакир абый таякларына таянып, әрнү-сыкранулар белән урыныннан кузгалды, әкрен генә уйланып кереп китте. Сугышта күргәннәрен уйлый ахрысы.

“Чистай хәбәрләре” газетасыннан

Ш.Фәттахов мәкаләсе кыскартылып алынды.