Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
СОЛДАТ ХӘТЕРЕ (яшел тышлы)ЧИСТАЙ ҮЗӘК КИТАПХАНӘ...docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
91.75 Кб
Скачать

Мостафин җәүдәт габдрахман улы

Чистай шәһәре

Мин, Мостафин Җәүдәт Габдрахман улы, Чистай районы Чаллы Башы авылында, 1921 елда туганмын (хәзер Яңа Чишмә районына керә).

Шахмай тулы булмаган мәктәбен, Чистай медицина рабфагын тәмамладым. Без әле рабфакта укыганда ук хәрби хәзерлек үттек.

1941 елда армия сафларына алындым. Үзем шикелле урта белемле яшьләр белән Глазов шәһәрендә хәрби училищега урта хәрби командирлар хәзерләү өчен укырга җибәрделәр. 1942 елның язында бөтен курсантларны Калинин фронтына озаттылар. Аннан безгә Рокоссовский җитәкчелегендәге Көньяк-Көнбатыш фронтына, немецлар кулга төшергән Сталинградның оборонасын өзәргә дип команда бирелде. Төп һөҗүм юнәлеше Донбасс-Сталинград стратегик әһәмиятле тимер юлындагы Суровикина станциясен кулга төшерү иде. Сталинград сугышларында пулеметчы, аннан минометчы буларак азат итү сугышларында катнаштым. Аннан артиллерияче разведчик булып Украина, Молдовия, Румыния, Югославия, Венгрияне азат иткән авыр сугышларда катнаштым.

Сугышларда ике мәртәбә яраландым, госпитальдә ятып, савыгып чыктым. Бер контузия алдым.

1944 елда Советлар Союзы коммунистлар партиясе сафларына кабул иттеләр. Сугышта күрсәткән батырлыкларым өчен орден һәм медальләр белән бүләкләндем. (“Кызыл йолдыз” һәм “Ватан сугышы” ордены, “Германияне җиңгән өчен”, “Будапештны алган өчен”, “Берлинны азат иткән өчен” медальләре һәм башкалар).

Сугыштан соң, үземнең яраткан эшем яшь буынны укыту-тәрбия эшенә керештем. Укытучы, мәктәп завучы һәм 20 ел мәктәп директоры булып эшләдем. Читтән торып педагогия институтын тәмамладым. Исләй авылы җидееллык мәктәбенә җибәрделәр, анда физика, математика фәннәрен укыттым. 1985 елда Чистай шәһәренә күчеп килдем.

Миңнеголова нәкыя солтан кызы

Чистай районы

Татар Сарсазы авылы

Бөек Ватан сугышында хатын-кызлар күрсәткән батырлыклар бихисап. Татарстаннан гына да илне яклау өчен бик күп хатын-кыз сугышка китә. Алар арасында безнең якташыбыз, Чистай районы, Татар Ялтаны авылында туган Нәкыя апа Дәүләтшина да була.

1943 елда, 18 яшьлек кыз, үз теләге белән сугышка китә. Кечкенә генә гәүдәле, ябык, әмма искиткеч чибәр, кыю кызның сугышка китеп, зенит полкында хезмәт итүен батырлык дими ни дисең. Сугыш- сугыш инде ул, ир-егетне дә, хатын-кызны да, бала-чага, карт-корыны да аямый. Нәкыя апага да ике ел эчендә сугышның ачысын-төчесен, кайгы-борчуларын, очрату-югалтуларны, сагыш-сагынуларны күрергә туры килә. Ул 1945 нче елның 30 августында күкрәк тулы орден-медальләре белән туган якларына әйләнеп кайта. Тынгысыз йөрәкле Нәкыя апа тыныч тормышта җиң сызганып эшкә керешә. Башта мәдәният буенча инспектор, соңрак кибетче булып эшли. 1946 елны авылдашыбыз, сугыш ветераны Миңнеголов Миншакир абый белән тормыш корып җибәрә. Алар тәртипле, акыллы бер ул һәм бер кыз тәрбияләп, олы юлга чыгаралар. Нәкыя апа белән Миншакир абый һаман бергә, һаман бер-берсен яратып, кайгыртып, хөрмәт итеп, иңне-иңгә куеп яшиләр.

“Чистай хәбәрләре” газетасыннан Л.Фәхретдинова

мәкаләсе кыскартып алынды.