
- •Турханов әхмәт вафа улы
- •Төхвәтуллин һади төхвәтуллович
- •Җиһаншин сәйфулла хөснелгата улы
- •Хәлиуллин мөхтәрәм хәлиулла улы
- •Вәлиуллин хафиз зиннәтулла улы
- •Хәйбуллин мөхәррәм ярулла улы
- •Сибгатуллин абдрахман хатыйп улы
- •Кәримуллин фәрзетдин кәримулла улы
- •Фәтхетдинов фәезрахман фәтхетдин улы
- •Ильин михаил ефимович
- •Корнетов николай николаевич
- •Хөснуллин хәбибулла габидулла улы
- •Ильин кузьма ефимович
- •Җиһаншин габделбари мөбәрәкша улы
- •Сабиров госман хаматгата улы
- •Гаврилов петр андреевич
- •Сибгатуллин зарифулла набиулла улы
- •Ибәтуллин ногман нигъмәтулла улы
- •Хөснетдинов салих фәсхетдин улы
- •Билалов галимҗан мингабетдин улы
- •Вәлиев хатыйп фәтыйх улы
- •Гиниятуллин кәлимулла лотфулла улы
- •Гатин халирахман габрахман улы
- •Җәләев мөхәммәтһади галәветдин улы
- •Саматов гарифулла галиулла улы
- •Мостафин җәүдәт габдрахман улы
- •Миңнеголова нәкыя солтан кызы
- •Нәбиуллин хәбибулла нәбиулла улы
- •Миңнеголов миншакир миңнегол улы
- •Газизов гата закир улы
- •Ситдыйков шакир вафа улы
- •Билалов абдулла шәфигулла улы
- •Заитов вилдан бәхтияр улы
- •Сираев мингалим фәхретдин улы
- •Мөхетдинов зөфәр сөнгат улы
- •Хәйруллин нәбиулла хәйрулла улы
- •Минкин петр степанович
- •Садыйков закир сабир улы
- •Әхмәтов варис хафиз улы
- •Никитин иван тихонович
- •Вәлиев хәсәнҗан һади улы
- •Яруллин гомәр вагыйз улы
- •Хөснетдинов зәйнетдин гыйльметдин улы
- •Садыйков искәндәр вәли улы
- •Моряков шамиль мөбәрәкҗан улы
- •Галлямов фәйзрахман габдрахман улы
- •Мифтахутдинов хаертдин фәсхетдин улы
- •Хөснуллин хәбибрахман гобәйдулла улы
- •Әхмәтҗанов гомәр гайнетдин улы
(Яшел тышлы “Солдат хәтере” дигән китап)
СОЛДАТ ХӘТЕРЕ
ЧИСТАЙ ҮЗӘК КИТАПХАНӘСЕ
2005
ҖИҢҮНЕҢ 60 ЕЛЛЫГЫНА БАГЫШЛАНА...
СОЛДАТ ХӘТЕРЕ
ЧИСТАЙ ҮЗӘК КИТАПХАНӘСЕ
2005
УКУЧЫГА
Тере хәтер сәлам бирә безгә,
Киләчәккә үтеп барышлый...
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга да 60 ел вакыт үтеп китте.
Җиңү бездән ерагая барса да, аның онытылмас хәтирәләре күңелләрдә кабат яңара, дәһшәтле еллар кайтавазы күпләр йөрәген әле дә тетрәндерә...
Сезнең кулыгызда “Солдат хәтере” дип исемләнгән хатирә-истәлекләр җыентыгы. Бу җыентыкка, илебезне һәм дөньяны вәхшилектән коткаруда үзләреннән зур өлеш керткән, кешелек дөньясына киләчәк бүләк иткән, утлы фронт юлларын узып туган җирләренә исән-имин әйләнеп кайткан Җиңү солдатлары, чал чәчле сугыш ветераннарының истәлекләре һәм алар турындагы язмалар тупланган.
Шушы җыентыкның эчтәлеген хасил иткән- сугыш ветераннарының кайнар йөрәк һәм күз яшьләре аша кабат яңарган, күңел төпкелләреннән күтәрелгән, мәңге онытылмас хатирә-истәлекләре укучыларыбыз күңеленә хуш килер, бигрәк тә яшь буынга ядкәр булып барып ирешер дип уйлыйбыз.
Г.А.Байбикова,
Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры
Турханов әхмәт вафа улы
Чистай районы
Нарат-Елга авылы
Мин, Турханов Әхмәт Вафа улы, 1923 елның 23 августында Чистай районы Нарат-Елга авылында крестьян гаиләсендә, алтынчы бала булып туганмын. 1932 елның сентябрендә беренче класска укырга кердем. Мәктәптә бары тик зур гына бер бүлмә. Минем белән 1918 елгы абый да, 1921 елгы апам да һәм башка балалар да җыйнаулашып шул бер класста бергә укыдылар. Барысына да бер укытучы- Әминов Гаяз абый иде.
1935 елны башлангыч классны тәмамлагач, әни мине Чистайдагы ШКМның (школа колхозной молодежи) 5 нче классына укырга илтте. Миннән башка Әнвәр, Ибраһим абыйларым һәм Ләйлә апам Чистай шәһәре мәктәпләрендә укыйлар иде. Укыган өчен барыбызга да акча түләргә кирәк. Колхозчыларга ул вакытта акча бирелми, хезмәт көне генә языла иде. Әти-әнигә безне укыткан өчен акча табу бик авыр булган. Шунлыктан миңа ШКМда укуны дәвам итәргә мөмкинлек булмады һәм кире авылга кайтырга туры килде. 1937 елның сентябрендә авылда җидееллык мәктәп ачылды һәм мин яңадан 5 нче класска кереп укуымны дәвам иттем. 1940 елны Чистай шәһәрендәге фельдшер-акушерлык училищесына укырга кердем. Ләкин I курсны төгәлләүгә сугыш башланды. Мине 1942 елның 22 маенда армиягә алдылар һәм Казан военкоматына озаттылар. Анда төрле комиссияләр узганнан соң, Горький шәһәре янындагы Кстово дигән шәһәргә кече командирлар әзерләү училищесына җибәрделәр. Тагын комиссия тикшергәч, реактив минометның (“Катюша”) “огневик” группасына укырга билгеләделәр. Алты айлык курсны 3 айда төгәлләп, безне Мәскәүгә яңа төзелгән гаскәри частька озаттылар. Анда без “Катюша” установкалары алып, ике атналык өйрәнү үткәрдек һәм 20 июльдә Мәскәүдән үзәк фронтка чыгып киттек. 24 нче июльдә Сталинград шәһәреннән ерак булмаган бер җирдә “Катюша”ларны поездан төшереп фронтка кердек һәм беренче сугыш чирканчыгы алдык. Ике йөз көн һәм ике йөз төн Сталинград шәһәре өчен каты бәрелешләр барды. Ниһаять, немецларны чолганышка алып, без җиңүгә ирештек. Городище районында “Катюша”ларны тәртипкә китереп, 1943 елның 17 нче февралендә Үзәк фронтка юл тоттык. 1943 елның 10 нчы мартында Курск өлкәсенең Севск шәһәрендә оборонага урнаштык.
Курск дугасында немецларны тар-мар иткәч, һөҗүмне Көнбатышка юнәлдердек. 1943 елның май аенда мине партия сафларына алдылар. Безнең дивизионда 150 ләп төрле милләт вәкиле хезмәт итте. Алар арасында, руслар белән беррәттән, татарлар да, чувашлар да, украиннар да, мордвиннар да бар иде. Безнең арада милләт аеру дигән нәрсә һич тә булмады. Без барыбыз да бер-беребезгә ярдәм итешеп, фашистларны тизрәк җиңү өчен көрәштек.
Безнең алга Десна елгасы буена урнашкан Новгород-Северский шәһәрен алу бурычы куелды. 1943 елның 20 нче сентябрендә, шәһәр өчен барган сугышта мин каты яраландым. Төрле җирләрдән күчә-күчә мине Череповец шәһәренә хәрби госпитальгә китерделәр. Анда башыма операция ясадылар. 1944 елның 20 нче январендә комиссия үтеп, II группа инвалид таныклыгы биреп туган авылыма кайтарып җибәрделәр. Февраль урталарында авылга кайтып җиттем.
1944 елның 1 нче мартында мине Нарат-Елга җидееллык мәктәбенә военрук итеп эшкә алдылар. Монда озак эшләргә туры килмәде. Май урталарында мине яңадан армиягә алдылар һәм Казан военкоматына озаттылар. Анда комиссия узгач, Казанның ухо-горло-нос клиникасына салдылар. Май ахырларында башыма икенче операция ясадылар. 1944 елның октябренә кадәр шунда дәваландым. 1944 елның 18 нче октябрендә комиссия үтеп, шул ук II группа инвалид итеп авылга кайтарып җибәрделәр.
Шуннан башлап бөтен тормыш юлым туган авылымда үтте. Эшемне мәктәптә дәвам иттем. Тарих, география, хезмәт дәресләрен укыттым. 1956-1961 елларда авыл Советы председателе булып эшләдем. 1977-1987 елларда мәктәп директоры вазыйфасын башкардым. Шуннан соң 1990 елларга кадәр партоешма, партком секретаре булдым. Һәм соңгы елларда колхозда төрле эшләрдә эшләдем. 1978 елның августында пенсиягә чыктым. 1950 елдан Ветераннар клубы председателе.