- •Авазлар һәм хәрефләр
- •Сузык авазлар;
- •Тартык авазлар.
- •Исемне белдерә торган сүзләр:
- •Эшне белдерә торган сүзләр
- •Баш хәрефтән языла торган сүзләр
- •Җөмләдә сүзләр бәйләнеше
- •Нәрсә ул сүзлек?
- •Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше
- •I зат Мин язам. Без язабыз.
- •II зат Син язасың. Сез язасыз.
- •III зат Ул яза. Алар язалар. Фигыльнең барлыкта, юклыкта килүе.
- •Исемнәрнең килеш белән төрләнүе.
Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше
Берлектә Күплектә
I зат Мин язам. Без язабыз.
II зат Син язасың. Сез язасыз.
III зат Ул яза. Алар язалар. Фигыльнең барлыкта, юклыкта килүе.
Фигыль эшнең булмавын, үтәлмәвен белдерә: алды – алмады, килгән – килмәгән, барыр – бармас. Моны фигыльнең юклыкта килүе диләр.
Юклыкта килгән фигыльләргә нишләми? нишләмәгән? нишләмәде? нишләмәс? нишләмәячәк? сораулары куела.
Юклык кушымчалары фигыльнең төп кисәгенә - тамыр нигезенә ялгана: бир + мә + де, бир + мә + гән + нәр.
Исемнәрнең килеш белән төрләнүе.
Исемнәр җөмләдә башка сүзләр белән бәйләнеп киләләр. Мондый бәйләнешне исемнең килеш белән төрләнүе дип атыйлар. Татар телендә 6 килеш бар:
№ |
Килешләр |
Килешләрнең сораулары |
|
Баш килеш Иялек килеше Юнәлеш килеше Төшем килеше Чыгыш килеше Урын-вакыт килеше |
Кем? Нәрсә? Кемнең? Нәрсәнең? Кемгә? Нәрсәгә? Кая? Кемне? Нәрсәне? Кемнән? Нәрсәдән? Кайдан? Кемдә? Нәрсәдә? Кайда? |
Кая? Кайдан? Кайда? сораулары урынны белдергән исемнәргә генә куела.
Сузык авазларга һәм яңгырау тартыкларга беткән исемнәргә юнәлеш килешендә -га, -гә, чыгыш килешендә -дан, -дән, урын-вакыт килешендә -да, -дә кушымчалары ялгана.
Саңгырау тартыкларга беткән исемнәргә юнәлеш килешендә -ка, -кә, чыгыш килешендә -тан, -тән, урын-вакыт килешендә -та, -тә кушымчалары ялгана.
Борын авазларына [м],[н],[ң] беткән исемнәргә чыгыш килешендә -нан, -нән кушымчалары ялгана.
Хикәя фигыль
Эш, хәл, хәрәкәтнең булу-булмавын хикәяли, хәбәр итә торган фигыль хикәя фигыль дип атала. Хикәя фигыль нишли? нишләде? нишләгән? нишләячәк? сорауларына җавап була. Хикәя фигыль зат, сан, заман белән төрләнә:
Х.з. 1 зат Мин сөйлим. Без сөйлибез.
Үт.з. 1 зат Мин сөйләдем. Без сөйләдек.
К.з. 1 зат Мин сөйләрмен. Без сөйләрбез.
Фигыльнең заман белән төрләнүе
Фигыль 3 заманда килә: үткән заман, хәзерге заман, киләчәк заман.
Үткән заман хикәя фигыль.
Үткән заманда килгән хикәя фигыль эшнең сөйләүче сөйләп торган вакыттан алда, элек булганлыгын белдерә.
Сораулары: нишләде? нишләгән?
Барлык төре.
1 зат. Мин яздым. Без яздык.
2 зат. Син яздың. Сез яздыгыз.
3 зат. Ул язды. Алар яздылар.
Юклык төре.
1 зат. Мин язмадым. Без язмадык.
2 зат. Син язмадың. Сез язмадыгыз.
3 зат. Ул язмады. Алар язмадылар.
Хәзерге заман хикәя фигыль.
Хәзерге заманда фигыль эшнең сөйләү вакытында эшләнүен белдерә.
Соравы: нишли?
Барлык төре.
1 зат. Мин язам. Без язабыз.
2 зат. Син язасың. Сез язасыз.
3 зат. Ул яза. Алар язалар.
Юклык төре.
1 зат. Мин язмыйм. Без язмыйбыз.
2 зат. Син язмыйсың. Сез язмыйсыз.
3 зат. Ул язмый. Алар язмыйлар.
Киләчәк заман хикәя фигыль.
Киләчәк заманда фигыль эшнең киләчәктә булачагын яисә булмаячагынбелдерә.
Сораулары: нишләр? нишләячәк?
Барлык төре.
1 зат. Мин язармын. Без язарбыз.
2 зат. Син язарсың. Сез язарсыз.
3 зат. Ул язар. Алар язарлар.
Юклык төре.
1 зат. Мин язмам. Без язмабыз.
2 зат. Син язмассың. Сез язмассыз.
3 зат. Ул язмас. Алар язмаслар.
Кушма сүзләр
Кушма сүз ике тамыр кушыып ясала һәм бер күренешнең исемен белдерә. Шуңа күрә ул һәрвакыт кушылып языла: алъяпкыч ( ал + япкыч), ашъяулык ( аш + яулык), аксакал ( ак + сакал).
Парлы сүзләр
Парлы сүзләр ике тамырдан торалар, бер мәгънә белдерәләр һәм сызыкча аша язылалар.
Ясалу төрләре:
бер үк тамырны кабатлап (кызып-кызып);
аваз охшашлыкларына нигезләнеп (бала-чага);
синоним сүзләрне файдаланып (бәрелә-сугыла);
антоним сүзләрне файдаланып (көн-төн).
Тезмә сүзләр
Тезмә сүзләр ике яки берничә сүз тезелеп ясалалар һәм бер мәгънә белдерәләр: йокы бүлмәсе, җир җиләге, нечкәлек билгесе.
Тезмә сүзләр бер сорауга җавап бирәләр, һәр сүз аерым языла.
Алвавит
А Ә Б В Г Д Е Ё Ж Җ З И Й К
А ә бэ вэ гэ дэ йы йо жэ җэ зэ и кыска и ка
Л М Н Ң О Ө П Р С Т У Ү Ф
эль эм эн эң о ө пэ эр эс тэ у ү эф
Х Һ Ц Ч Ш Щ ъ Ы ь Э Ю Я
ха һэ цэ чэ ша ща калынлык ы нечкәлек э йу йа
һәм аеру һәм аеру
билгесе билгесе
