Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
татар теленнән кагыйдәләр.doc
Скачиваний:
2
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1 Мб
Скачать

Исемне белдерә торган сүзләр:

  • кешеләрне белдерә торган сүзләр (әби, укучы, әни);

  • хайван исемнәре (ат, арыслан, фил, аю, болан);

  • кош исемнәре (сандугач, карга);

  • яшелчә исемнәре (кишер, кыяр);

  • җиләк-җимеш исемнәре (алма, чия);

  • үсемлек исемнәре (агач, каен, чәчәк);

  • табигать күренешләренең исемнәре (кыш, буран, җил).

Сүзләрнең мәгънәләре

Билгене белдерә торган сүзләр - сыйфат дип атала һәм нинди? кайсы? сорауларына җавап була.

Нинди? соравына җавап бирә торган сүзләр предметларның төрле билге-ләрен белдерәләр:

төсне: кызыл, яшел;

тәмне: баллы, ачы;

форманы: түгәрәк, шакмаклы;

характерны: усал, ягымлы;

вакытны: җәйге, кичәге;

табигать күренешләренең билгеләрен: җилле, яңгырлы.

Билге белдерә торган сүзләр сөйләмне матурлыйлар.

Эшне белдерә торган сүзләр

Нишли? нишләде? нишләгән? нишләр? Сорауларына җавап була торган сүзләр эшне, хәрәкәтне 1әм хәлне белдерәләр.

Эшне, хәрәкәтне 1әм хәлне белдерә торган сүзләр фигыль дип атала.

Эшне белдерә торган фигыльләр: тегә, яза, пешерә...

Хәрәкәтне белдерә торган фигыльләр:

оча, сикерә, бара...

Хәлне белдерә торган фигыльләр: йоклый, уйлый, арыган...

Баш хәрефтән языла торган сүзләр

Кеше исемнәре һәм фамилияләр һәрвакыт баш хәрефтән языла.

Ил, дәүләт, шәһәр, авыл, тау, елга, күл исемнәре һәрвакыт баш хәрефтән языла.

Хайван кушаматлары һәрвакыт баш хәрефтән языла.

Әкият, мәсәлләрдә җәнлек һәм кошлар кешеләр кебек сөйләшәләр.Шуңа күрә алар да җөмлә эчендә баш хәрефтән башлап языла.

Исем: кем? нәрсә?

Фигыль: нишли? нишләде? нишләр? нишләячәк?

Сыйфат: нинди? кайсы?

Җөмлә -тәмамланган уйны белдерә.

Сөйләм җөмләләрдән тора. Җөмлә сүзләрдән төзелә. Иң кечкенә җөмлә бер сүздән тора: Яз. Җылы.

Сөйләгәндә дә, укыганда да һәрбер җөмләдән соң тук-талыш ясала.

Җөмлә төрләре

Тыныч тавыш белән әйтел-гән җөмлә ахырына нокта (.) куела. (Мөнир урманнан кич кенә кайтты.)

Сорауны эченә алган җөмлә ахырына сорау билгесе (?) куела. (-Кая бардың, Мөнир?)

Көчле тойгыны, өндәүне бел-дергән җөмлә ахырына өндәү билгесе (!) куела. Андый җөмлә күтәренке тавыш бе-лән әйтелә. (- Их, урман ямьле дә соң, әни!)

Ия һәм хәбәр

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше

Нәрсә ул сүзлек?

Һәр телнең үз сүзлеге була. Татар теленең төп сүзлеген аның үз сүзләре тәшкил итә. Башка телләрдән кергән сүзләрне алынма сүзләр дип атыйлар ( рус, гарәп, фарсы теленнән кергән сүзләр).

Аңлатмалы сүзлекләрдә сүзләрнең мәгънәләре аңлатыла.

Орфографик сүзлекләрдә сүзләрнең дөрес язылышы күрсәтелә.

Ике телле сүзлекләрдә сүзнең кайсы телгә ничек тәрҗемә ителүе бирелә.

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр.

Кайбер сүзләр бер мәгънә белдерә: балык, балан, кыш, көз һ.б.

Кайбер сүзләр күп мәгънә белдерә:

  1. Башым авырта (әгъза).

  2. Бу малайда баш бар (акыл).

  3. Тау башына салынгандыр безнең авыл (тау өстенә).

  4. Хикәянең башын укы (исемен).

  5. Баш хәреф (зур хәреф).

Синонимнар.

Охшаш мәгънәле сүзләр синонимнар дип атала.

Мәсәлән: эссе, кызу, кайнар, җылы.

Антонимнар.

Капма- каршы мәгънәле сүзләр антонимнар дип атала. Мәсәлән: эшчән – ялкау, язгы – көзге, нур – хур, аз – күп, ак – кара, озын – кыска.

Антонимнар капма-каршы күренешләрне, уңай һәм тискәре якларны чагыштырып сурәтләү өчен кулланыла.

Омонимнар.

Бертөрле әйтелә һәм языла торган, әмма мәгънә-ләре башка булган сүзләрне омонимнар диләр.

Мәсәлән: 1) Мин өчпочмак сыздым.

2) Әни өчпочмак пешерде.

Сүз. Телнең сүзлек байлыгы.

Уртаклык исемнәр

Бер төрдән булган предметлар бик күп.

Аларның барысы өчен дә бирелгән исем уртаклык исем була: үлән, сүз, агач, елга, тау, таш, кош һ.б.

Уртаклык исемнәр җөмлә эчендә юл хәрефе белән языла: Татарстанда елгалар һәм күлләр күп.

Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүе.

Исемнәр берлектә һәм күплектә киләләр.

Берлек сандагы исем бер генә предметны белдерә: кеше, китап, чишмә.

Күплек санда килгәндә, исем бер төр предметларның күп булуын белдерә: кешеләр, китаплар, чишмәләр.

Күплек санда исемнәргә күплек кушымчалары ялгана: бала + лар,

чәчәк + ләр, урам + нар.

Борын авазларына [м],[н],[ң] беткән исемнәргә күплектә калын әйтелештә

-нар, нечкә әйтелештә -нәр кушым-чалары ялгана: адым-нар, шәм-нәр; болан-нар, челән-нәр; моң-нар, тиң-нәр.

Сан белән килгәндә, исемгә күплек кушымчасы ялганмый: ике кыз, биш алма, ун дәфтәр.