
- •Авазлар һәм хәрефләр
- •Сузык авазлар;
- •Тартык авазлар.
- •Исемне белдерә торган сүзләр:
- •Эшне белдерә торган сүзләр
- •Баш хәрефтән языла торган сүзләр
- •Җөмләдә сүзләр бәйләнеше
- •Нәрсә ул сүзлек?
- •Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше
- •I зат Мин язам. Без язабыз.
- •II зат Син язасың. Сез язасыз.
- •III зат Ул яза. Алар язалар. Фигыльнең барлыкта, юклыкта килүе.
- •Исемнәрнең килеш белән төрләнүе.
Авазлар һәм хәрефләр
Сүзләр авазлардан төзелә.
Авазларны әйтәбез һәм ишетәбез.
Язуда авазлар хәрефләр белән белдерелә.
Хәрефне язабыз һәм күрәбез.
Авазлар 2 төркемгә бүленә:
Сузык авазлар;
Тартык авазлар.
Татар телендә 9 сузык аваз бар:
[ а ], [ ә], [ е(э) ], [ и ], [ о ], [ ө ], [ у ], [ ү ], [ ы ].
Калын сузыклар: [ а ], [ у ], [ о ],
[ ы ].
Нечкә сузыклар: [ ә ], [ ү ], [ ө ],
[ е(э) ], [ и ].
Парлы сузыклар: [ а-ә ], [ы-е(э)],
[ о-ө ], [ у-ү ].
[ и ] авазының калын пары юк.
Саңгырау тартыкларның яңгыраулашуы.
[п], [к], [к] саңгырау тартыкларына беткән сүзләргә сузык аваз ялганса, ул авазлар [б], [г], [г] яңгырау тартык-ларына әйләнә:[мәктәп] -[мәктәбэбэз], [көрәк] -[көрәгэ],
[ къашыкъ] – [къашыгъы].
Ө хәрефе
Ө хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла.
Сүзнең беренче иҗегендә [ ө ] авазы
килгәндә, икенче иҗектәге [ э ] авазы
«ө»ләштереп әйтелә.
Языла – төрле, әйтелә - [төрлө]
Э, е хәрефләре
Сүз башында э хәрефе, башка урыннарда е хәрефе языла: эшче,
кеше.
Татар сүзләрендә э, е хәрефләре кыскарак әйтелә торган [э] авазын белдерәләр.[эшчэ],[кэшэ].
Рус сүзләрендә сузыбрак әйтелә торган [э] авазын белдерә.[этаж], [эстафэта].
Исеңдә тот! Маэмай,тәэсир, тәэмин.
Иҗек
Сүзләр иҗекләргә сузыкларга карап бүленә.Сүздә ничә сузык аваз булса, шулкадәр иҗек була.
Сүзләрне бер юлдан икенче юлга күчерү
Сүзләрне бер юлдан икенче юлга иҗекләп күчерелә: на-ратлык, нарат-лык.
Сүзләрне бер юлдан икенче юлга күчергәндә бер генә хәрефне бүлеп
калдырырга ярамый.
ъ, ь хәрефләре үзләреннән алда килгән хәрефтән аерып күчерелми: Мәрь-ям, вәгъ-дә.
Тартык авазлар
Тартык авазлар 2 төркемгә бүленә:
Яңгырау тартыклар |
[б], [в], [w], [г], [гъ], [д], [ж], [җ], [з], [й], [л], [м], [н], [ң], [р]. |
Саңгырау тартыклар |
[п], [ф], [к], [къ], [т], [ш], [с], [ч], [х], [һ], [ц], [щ]. |
Яңгырау тартыклар яңгырап та-выш һәм шау белән әйтелә.
Саңгырау тартыклар шаудан гына тора.
Парлы һәм парсыз тартыклар
Парлы тартыклар |
Парсыз тартыклар |
б – п в [w] –ф г – к [гъ] –[къ] д – т ж – ш җ – ч з - с |
й, л, м, н, ң, р, х, һ, ц, щ |
В хәрефе
В хәрефе татар телендә 2 авазга ия булып йөри.
Татар һәм гарәп сүзләрендә в хәрефе
[w] авазын белдерә: [аwыл], [wәсимә].
Рус теленнән кергән сүзләрдә в хәрефе рус телендәгечә әйтелә: завод, вагон.
Й хәрефе
Й хәрефе сүзләрнең башында, уртасында һәм ахырында килә:
йомры, йөз, бабай.
Йо, йө кушылмалары сүз башында гына языла: йомран, йомгак, йөрү.
К хәрефе
К хәрефе язуда 2 авазга билге булып йөри.Калын сүзләрдә ул каты укыла:
къа[р], [къаз].
Нечкә сүзләрдә к йомшак укыла: [көз], [көрәк].
Г хәрефе
Г хәрефе язуда 2 авазга билге булып йөри.
-Калын сүзләрдә ул калын, каты
[гъ] авазын белдерә: [сугъан], [къолгъа].
Нечкә сүзләрдә г хәрефе йомшак [г] авазын белдерә: [гөл], [тигэз].
-Гарәп теленнән кергән кайбер сүзләрдә г хәрефе каты итеп, калын укыла: [гъәдэл], [гъәдәт].
-Кайбер нечкә сүзләрдә, г хәрефен калын уку өчен, иҗек ахырында ъ хәрефе языла: вәгъдә, мәгънә.
-Рус теленнән кергән сүзләрдә г хәрефе рус телендәгечә укыла: [газ], [гараж].
Е хәрефе
Е хәрефе сүз һәм иҗек башында [йы], [йэ] аваз кушылмаларын белдерә. Калын сүзләрдә ул калын укыла: [йыл], [йылгъа].
Нечкә сүзләрдә нечкә укыла:[бийэк], [йэгэт].
Я хәрефе
Я хәрефе [йа], [йә] аваз кушылма-ларына билге булып йөри. Калын сүзләрдә ул калын укыла: [йазу], [йакъа].
Нечкә сүзләрдә нечкә укыла: [йәшел],
[йәрдәм].
Ю хәрефе
Ю хәрефе йу, йү аваз кушылма-ларын белдерә. Калын сүзләрдә ю калын укыла: [йулдаш], [йуан].
Нечкә сүзләрдә ю нечкә укыла: [йүкә], [йүэш].
Ь хәрефе
1) Сүзләрнең нечкә әйтелешен белдерү өчен, сүз ахырында ь хәрефе языла (ямь, яшь ).
2) Иҗекнең нечкә укылышын белдерү өчен, ь хәрефе языла (ятьмә, ямьле ).
3) Гарәп теленнән кергән сүзләрдә нечкәлек билгесе иҗекнең нечкә әйтелешен күрсәтү өчен языла: сәгать, табигать, шагыйрь.
3) Нечкә иҗек ахырындагы ь хәрефе, я, ю, е хәрефләре алдыннан килгәндә, тартыкларны аерып укуны белдерә: дөнья, берьюлы, бишьеллык.
Ъ хәрефе
1) Нечкә иҗекләрдәге к, г хәрефләрен калын, каты итеп уку өчен, язуда иҗек ахырына ъ хәрефе куела: мәгълүм, игълан.
2) ъ хәрефе, калын иҗектән соң
я, ю, е хәрефләре алдыннан кил-гәндә,тартыкларны аерып укырга кирәклекне күрсәтә: аръяк, кулъяулык.
Сүз.
Сүзнең тамыры. Тамырдаш сүзләр.
Без үзебезнең уй-фикерләребезне җөмләләр ярдәмендә белдерәбез. Җөмләләр сүзләрдән төзелә. Сүзләр авазлардан төзелә.
Сүзнең төп мәгънәсен аңлата торган һәм башка мәгънәле кисәкләргә бү-ленми торган кисәге тамыр дип атала
( эш, эшче, эшчән).
Бер тамырдан ясалган һәм яңа мәгънә белдерә торган сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала (бел, белгеч, белем).
Кушымча
Тамырга ялганып килә торган кисәк
кушымча дип атала.
Сүзнең әйтелүенә карап кушымчалар 2 төрле булалар: калын һәм нечкә әйтелешле (тал+лык, җил+ле).
Кушымчалар 2 төркемгә бүленә:
сүз ясагыч кушымчалар (көч+ле, юл+даш, бел+геч);
бәйләгеч кушымчалар (урман+да, ил+гә, урман+ның).
Сүз ясагыч кушымчалар:
-чы/-че -лы/-ле
-лык/-лек -сыз/-сез
-таш/-тәш -кы/-ке
-даш/-дәш -гы/-ге
-кыч/-кеч -ла/-лә
-гыч/-геч
Сүзләрнең мәгънәләре
Сүзләр төрле мәгънәләргә ия:
- предметларны, кешеләрне, хайваннарны белдерүче сүзләр (өстәл, агач, бала, укучы,ат, песи, куян);
- предметның билгесен белдерүче сүзләр (ал, сары, озын, коры, суык, җылы);
- эшне белдерә торган сүзләр (укый,яза, тегә, пешерә,юа, кисә).