Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
4 бкласс тат.т -2 школа.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
118.4 Кб
Скачать

02-31 Татарстан Республикасы

Алабуга муниципаль районы

«2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениясе

“КАРАЛДЫ” “КИЛЕШЕНДЕ” “РАСЛЫЙМ”

Татар теле һәм әдәбияты ТР АМР”2 нче ТР АМР “2нче

метод.берләшмәсе урта гомуми белем урта гомуми белем

җитәкчесе мәктәбе"ГБМБУ мәктәбе”ГБМБО

____________________ _____________________ ______________________

Ә.Р. Һадиуллина А.М.Сәхәбиева С.М.Немтырев

1нче номерлы беркетмә 1нче номерлы беркетмә 100 нче номерлы боерык

26 нчы август,2014 нче ел 27 нче август,2014 нче ел 28 нче август,2014 нче ел

Татар теленнән эш программасы, 4 б сыйныфы

Төзүче: Мутифуллина Гүзәл Рүзәл кызы

беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Алабуга 2014

Аңлатма язуы.

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгы .Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә”Рус телле балаларга татар телен коммуникатив технологиянигезендәукыту программасы” (1-11 нче сыйныфлар).Казан,2014 нче ел

2.“2014-2015 нче уку елында гомуми төп һәм урта белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбият предметлары буенча төзелгән үрнәк программалар, дәреслекләр турында һәм аларны куллану буенча методик киңәшләр” дип аталган методик хат нигезендә , эш программасы гамәлдәге авторлык программасына нигезләнеп язылды (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгы рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен (1-11 сыйныфлар)

3. 4 нче сыйныф өчен укудан эш планы рус телле балаларына татар теле укытуның дәүләт стандарты 2010, рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы, Р.З.Хәйдәрова авторлыгындагы 4 сыйныф өчен “Татар теле һәм уку “ дәреслегенә нигезләнеп төзелде.

Бу ТР АМР ”2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” ГБМБУ боерыгы белән № 100нче беркетмәгә 28.08.2014 елдан эш планына нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы.

Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән,укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

1992 нче елның 8 нче июлендә Татарстан Югары Советы “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында “Татарстан Республикасы Законын кабул итте. Бу закон нигезендә татар теле рус теле белән тигез хокуклы дәүләт теле дип игүлан ителде. Татарстанның һәр кешесе ике дәүләт телендә дә аралаша алырга тиеш дип белдерде. Һәр кешенең үз ана телен белүе аның милли горурлыгы санала башлады.

1994 нче елның 20 нче июлндә Югары Совет телләр турындагы Законны гамәлгә кую юлларын ачык билгеләгән махсус программа кабул итте. Ул “Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы” дип атала. Бу программада татартеленең, татарлар һәм Татарстанда яшәүче башка халыклар арасында аралашу чарасы булуын тәэмин итү максатында төрле чаралар билгеләнде. Әлеге чаралар тулысынча үтәүне тәэмин итү эшен башкару өчен, шул ук елның август башында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән Татастан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында “Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы” Татарстан Республикасы Законынтормышка ашыру комитеты төзелде. Әйтергә кирәк, татартелен дәүләт теле буларак гамәлгә кую ягыннан мондый Законның кабул ителүе, Дәүләт программасын һәм Дәүләт комитетын төзү Татарстаның бәйсез дәүләт буларак үсә баруын күрсәтүче бер иҗтимагый дәлил булды.

Телләр турындагы Законны тормышка ашыру максатында, татар телен мәктәптә укыту бер-берсеннән нык аерылып торган ике юнәлешалды: татар телен ана теле һәм чит тел буларак укыту. Бу ике юнәлешнең үзләренә генә хас максатлары һәм укыту алымнары бар.

Татарча сөйләшә белә торган балаларга татар теле ана теле буларак укытыла. Бу үзе өч баскычтан тора: башлангыч мәктәптә, 5-9, 10-11 нче сыйныфларда укыту.

Эш программасының статусы:

Эш программасы рус мәктәпләрендә татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандартына, 2010 нчы елгы рус телендә сөйләшүче балаларга башлангыч сыйныфларда татар теле укыту программасына нигезләнеп төзелде.

Эш программасының структурасы:

Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләреннән, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программасының эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсеннә таләпләреннән.

Атнага: Уку-2 сәг.Елга-атна-70 сәг.

Бурычлар :

1)өйрәнелгән материалга нигезләнгән татар сөйләмен укытучыдан яки башка укучылардан ишетеп аңлау;

2)диалогик, монологик сөйләм күнекмәләрен формалаштыру ;

3)текстларны сәнгатьле итеп, аңлап укый белү күнекмәләрен булдыру

4) Укыту татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү; эшчәнлеген оештыру гадидән катлаулыга таба юнәлтелә, укыту балаларның шәхси - психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырыла;

Уңышка ирешү өчен тел дәресләрен уку дәресләре белән тыгыз алып бару отышлы. Татар теле дәресләрендә өйрәнгән грамматик структуралар уку дәресләрендә сөйләмдә ныгытыла, лексик материал активлаштырыла.

Грамматик категорияләр белән таныштырганда рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика ) аңлатыла

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]