- •Көньяк урал буе татар халык сөйләшләре формалашуның кыскача тарихы
- •Көньяк урал буе татар халык сөйләшләре турында кыскача гомуми мәгълүмат
- •§ 1. Урта диалектның минзәлә сөйләше
- •§ 2. Урта диалектның бөре сөйләше
- •§ 3. Урта диалектның златоуст сөйләше
- •§ 4. Урта диалектның турбаслы сөйләше
- •§ 5. Урта диалектның тепекәй сөйләше
- •§ 6. Урта диалектның учалы сөйләше
- •§ 7. Урта диалектның бакалы сөйләше
- •§ 8. Мишәр диалектының стәрлетамак сөйләше
- •§ 9. Мишәр диалектының байкыбаш сөйләше
- •Библиография
§ 8. Мишәр диалектының стәрлетамак сөйләше
Мишәрләрнең Урал тирәсенә күчүе 300 ел буена дәвам иткән. Яңа җирләрдә алар җирле халык һәм урта диалект вәкилләре белән тыгыз мәдәни-икътисади һәм тел мөнәсәбәтләренә кергәннәр. Бу үзара тәэсир итешү процессында урта диалект төп һәм хәлиткеч рольне уйнаган. Мишәр сөйләшләре, әйләнә-тирәдәге сөйләшләрнең йогынтысына дучар булу белән бергә, үзләренең специфик үзенчәлекләрен дә саклап калганнар. Безнең күзәтүләр буенча, урта диалектка һәм мишәр диалектына хас үзенчәлекләрнең активлык дәрәҗәсе төрле җирдә төрлечә. Бу исә әлеге ике диалект вәкилләренең сан исәбе, аларның бирегә күчеп килү, ягъни контактка керү вакыты белән турыдан-туры бәйләнгән.
Стәрлетамак сөйләше дигәндә, Башкортстанның көньяк-көнбатышында таралган мишәр сөйләшләре күздә тотыла, Татарстанның көньяк- көнчыгышындагы (Баулы районы) мишәр авыллары да шуңа ук керәләр. Мишәр диалекты үзенчәлекләренең сакланыш дәрәҗәсенә карап, әлеге территориядәге сөйләшне шартлы рәвештә өч типка бүлеп карарга мөмкин.
I тип: к, г, у авазларын мишәрчә әйтү, -гынчы/-генче (-ганчы/ -гэнче) һ. б. очраклар күзәтелә, алар урта диалектка керә торган авыллар чолганышында аерым урнашканнар яки шул авылларның бер өлешен тәшкил итәләр (Мәксет, Имән-Күпер, Кәлшәле – Туймазы, Иске Сүлле, Гәпкәрим –Бәләбәй районы һ. б.).
II тип: XVIII-XIX гасырларда күчеп килгән, хәзер берничәшәр авылдан торган утрауларны тәшкил итә торган мишәр авыллары. Бу төбәкләрдә мишәр диалектына хас күренешләр шактый тулылык һәм тотрыклылык саклыйлар (Салих төбәге – Баулы, Слак төбәге – Әлшәй, Бузат төбәге – Стәрлебаш, Каргалы төбәге – Благовар, Бүздәк төбәге – Бүздәк, Өршәкбаш-Карамалы төбәге – Миякә районнарында һ. б.).
III тип: XVI гасыр азагында йомышлы татарлар катламы буларак күчерелгән мишәрләрнең дәвамчылары сөйләше (Чишмә, Авыргазы районнары). Бу тип сөйләш татар әдәби теленә якын, II тип төбәкләре белән чагыштырганда, стабильләшкән булу, бертөслелек белән аерыла.
Стәрлетамак сөйләше бу юлларның авторы Д. Б. Рамазанова тарафыннан татар теленең Урта Идел һәм Урал төбәге сөйләшләренен атласын төзү өчен материал җыйнау барышында ачылды. Аныв үзенчәлекләре «Көньяк-көнбатыш Башкортстандагы татар сөйләшләре формалашу» исемле хезмәттә [8Рамазанова, 1984: 113—164] тасвирланды. Шушы ук хезмәттә стәрлетамак сөйләшеннән язып алынган сөйләр үрнәкләре дә (186—190 б.) урнаштырылган. ]
Стәрлетамак сөйләше мишәр диалектына хас күренешләрнең төрле дәрәҗәдә сакланып килүе, минзәлә сөйләше белән уртак үзенчәлеклә табылу һәм татар әдәби теленә якын булу белән характерлана. [ТХХ, 2: 123].
§ 9. Мишәр диалектының байкыбаш сөйләше
Байкыбаш сөйләше Башкортстанның Балтач (көньяк-көнчыгыш өлеше), Байкыбаш (хәзерге Караидел) һәм Мишкә районының бер өлешендә таралган. Бу сөйләш беренче мәртәбә Л. Т.Мәхмүтова тарафыннан тасвирлана. Ул бу төбәккә 1954-1957 елларда диалектологик экспедицияләр оештыра һәм, тупланган бай материалларга нигезләнеп, тел үзенчәлекләренә анализ ясый, беренче булып байкыбаш сөйләшен аерып чыгара.
Халык арасында сакланып килә торган легендаларга караганда, бу территориягә мишәрләр моннан 300-400 еллар элек килеп утырганнар. Алар үзләрен Сембер ягыннан, Ука суы буеннан килгән халык дип саныйлар. Еш кына бабаларының бабалары Алатыр өязе, Пьяна елгасы буеннан килүләрен дә искә алалар. Кайберләре исә Оренбург ягыннан килеп утыруларын күрсәтәләр. Л. Т. Мәхмүтова тарафыннан язып алынган бу мәгълүматлар архив документлары һәм тарихи материаллар белән дә раслана. Архив документларының берсендә байкыбаш сөйләше вәкилләренең Алатыр, Курмыш, Арзамас өязләреннән килгән булулары билгеле [9Махмутова, 1962: 69 – 76].
Татар теленең диалектологик атласын төзү өчен материал туплау максатыннан чыгып, 1975, 1977-1979 елларда (Т.X. Хәйретдинова җитәкчелегендә) һәм, шулай ук 1983 елда да (Т. X. Хәйретдинова һәм Д. Б. Рамазанова катнашында) диалектологик экспедицияләр үткәрелә. Материал «Татар теленең диалектологик атласын төзү өчен материал җыйнау программасы» нигезендә лингвистик география методы белән җыелды. Тупланган материалларга анализ Л. Т. Мәхмүтова нәтиҗәләренең дөреслеген раслады. Биредә байкыбаш сөйләше югарыда китерелгән материалларга таянып тасвирлана. [ТХХ, 2: 239].
ЙОМГАК
Телебезнең сүзлек составы – зур тарихи үсеш нәтиҗәсе. Хәзерге диалекттагы сүзләр үзләренең барлыкка килүләре, килеп чыгышлары ягыннан төрле чорларга карыйлар. Тел үсешенә эволюцион юл характерлы. Әмма зур, катлаулы иҗтимагый вакыйгаларга бәйле рәвештә телнең үсеше дә тизләшә, анда да кискен һәм зур үзгәрешләр барлыкка килә.
Татар диалектологиясенә нигез салучылар итеп В.А. Бесссоновны һәм Н.Ф. Катановны күрсәтергә мөмкин. Шулай ук, Ю. Миллер, А. Филоненко, В.В. Радлов һ.б. хезмәтләрендә бай мәгълүмат тупланган. Бүгенге көндә Э.М. Ахунҗанов, Л. Җәләй, Җ. Алмаз, Ә.Ш. Әфләтунов, Л.Т. Мәхмутова, Д.Г. Тумашева, Г.Х. Әхәтов кебек галимнәрнең традицияләрен дәвам итәп Д.Б. Рамазанова, З.Р. Садыйкова, Т.Х. Хәйретдинова, Ф.И. Йосыпов, А.Г. Шайхулов, И.С. Насипов һ.б. телчеләр татар диалектлары системасын фәнни нигездә барлап чыктылар.
Татар теленең мишәр диалектында үзенең күпсанлыгы һәм активлыгы белән аерылып торган алынмалар арасында иң беренче чиратта рус телленнән кергән алынмаларны күзәтергә мөмкин. Шуның өчен, рус алынмаларын да мәктәптә өйрәнү мөһим. Диплом эшебезнең максаты итеп рус алынмаларын барлап, фәнни яктан өйрәнү һәм аларны татар теле дәресләрендә куллану өчен күнегүләр төзүне куйган идек. Бу максатка ирешер өчен, рус алынмаларының өйрәнү тарихы, аларны татар теле дәресләрендә морфология бүлеген өйрәнгәндә куллану мәмкинлеге өйрәнелде һәм күнегүләр төзелде.
Тикшерелгән материаллар нигезендә түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:
Татар халык сөйләшләрен өйрәнү бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Бу өлкәдә Г.Х. Әхәтов, Л.Т. Мәхмүтова, Д.Б. Рамазанова, Ф.С. Баязитова, З.Р. Садыкова һ.б. галимнәр зур өлеш кертәләр.
Татар халык сөйләшләрен татар теле дәресләрендә өйрәнүдә уңышлы кулланырга мөмкин. Бу укучының белемен тагын да баету өчен ярдәм итәчәк. Дәресне ничек итеп оештыру укытучының үз осталыгыннан, эзләнүеннән тора. Һәркем дәресне үзенчә оештыра, үзе уңышлы дип сайлаган метод-алымнарны куллана. Ләкин һәр дәрескә төгәл максат куелырга һәм бу максатка укытучы ирешергә тиеш. Тик максатчан иҗади эшләр алып барганда гына, укучыда телебезгә һәм аның тарихына кызыксыну уятырга мөмкин.
