Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
татар халык сойлашларе.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
75.17 Кб
Скачать

§ 7. Урта диалектның бакалы сөйләше

Түбән кама керәшеннәре сөйләше Татарстанның Алабуга, Тукай (элек Чаллы), Минзәлә, Әлмәт, Зәй, Түбән Кама, Сарман һәм Башкортстанның Бакалы районнарындагы йөзгә якын авылда таралган. Фәнни әдәбиятта, архив документларында һәм Уфа губернасына караган язмаларда бу якларда яшәүче керәшеннәрне XVI-XVII гасырларда элекке Казан ханлыгы территориясенең үзәк өлешләреннән күчеп килгәннәр, дип күрсәтәләр. Бу күчеп килүнең сәбәпләре, беренчедән, халыкның табигый байлыклары мул булган иркен җирләргә агылуы булса, икенчедән, халыкның көнчыгышка таба күченүенә хөкүмәт тарафыннан социаль һәм милли изүнең, дини эзәрлекләүнең көчәюе дә сәбәп булган, дип күрсәтелә. Архив документларында һәм фәнни язмаларда бу яклардагы керәшеннәрне «иске» керәшеннәр дип теркәп калдырганнар.

Алабуга һәм Минзәлә өязе керәшеннәре барысы да диярлек Казан ханлыгының Җөри даругасына караганнар. Борынгыдан ук сәүдә, аралашу максатларына хезмәт иткән бу юл, Казаннан башланып, Мамадыш районының Җөри авылы турысыннан үтә һәм көнчыгышка Алабугага кадәр килә, аннан шактый киң тасма булып сузылган Кама буе авылларын үз эченә ала. Борынгы тарихи актларда, документларда Җөри даругасы дигән гыйбарә бик еш телгә алына.

Түбән кама керәшеннәре сөйләше үзе дүрт урынчылыкка бүленә: алабуга, чаллы, зәй, бакалы. Без шуларның бакалы урынчылыгын күзәтеп үтик.

Бакалы урынчылыгы Башкортстанда Бакалы районының Иске Әҗми (Ст. Азмеево), Боҗыр (Бузюрово), Яңа Балыклы (Новый Балыклы), Әрнәш (Новый Маты), Яңа Илек (Новоиликово), Утар (Утарово) һәм Шаран районының Базгыя (Базгиево) авылларында таралган. Бу авыллар элек Уфа губернасы Бәләбәй өязе Бакалы һәм Нагайбәк волостьларына караганнар.

Бакалы керәшеннәренең тарихы шулай ук бик катлаулы. 1736 елда төзелгән Нагайбәк крепосте ул чор өчен әһәмиятле хәрби объек булган, аның тирәсендәге халыкны христианлаштыру эшләре дә алып барылган. Нагайбәк крепосте тирәсендәге авылларда керәшен-казаклар (ягъни хәрби хезмәттә торучылар) һәм керәшен-типтәрләр дә яшәгәннәр. Соңрак, казакларны Оренбург линиясенә күчереп утырткач, аларның җирләренә Казан губернасының үзәк районнарыннан керәшеннәрне китереп утыртканнар. Биредәге керәшеннәрнең саны Нагайбәк крепостенда чукындырылганнар исәбенә дә арта барган.

Әлеге төбәк этник яктан бик чуар: руслар, чуваш, мари, мордва, удмурт авыллары татар авыллары белән аралашып утырган. Нәтиҗәдә кайбер мари һәм чуваш авыллары татарлашканнар, ягъни татарларның гореф-гадәтләрен, кием-салымнарын гына түгел, ә телен дә үзләштергәннәр. Мәсәлән, Бакалы районы Иске Әҗми авылының халкы катнаш булган, авылга башлап нигез салучылар марилар булган. Керәшен татарлары һәм чувашлар бу авылга төрле яктан җыелганнар: Юшады – керәшен татарлары, Каран Азик – чуваш, Баткак – чуваш, Бикмәт –татарлашкан чуваш һ. б.

Иске Әҗми авылында күп еллар татарлар белән бер авылда яшә­гәнлектән, килгән чувашлар да керәшен булып саналган, татар телен үзләштергәннәр. Шуның өстенә бу авылда мариларның да яшәве авыл халкының телендә чагылмый калмаган. Мәсәлән, бу авылда а авазы ике төрле әйтелә: иренләшкән а° һәм ачык а. Өлкән буын телендә бер үк позициядә тел арты к, г һәм тирән тел арты k, р авазларының да кулланылуын билгеләп үтәргә була. Алынма сүзләрдә тирән тел арты авазларының әйтелеше бигрәк нык сизелә: kандуkтыр – кондуктор, гырамыт – грамота, kыладапшик – кладовщик, kухмара – Кукмара, kагар – каһәр, шагар – шәһәр һ. б.

Бакалы районындагы Яңа Балыклы авылы халкын «төмәннәр» дип атап йөртәләр. Архив материаллары күрсәтүенчә, аларның бабалары Мордовиянең Темников районы тирәләреннән килеп утырган мишәрләр булган. Аларның сөйләшендә тел арты к, г, х авазлары сакланган.

Бакалы урынчылыгы өчен хас үзенчәлекләрдән түбәндәгеләрне күрсәтергә мөмкин:

ә~и, и—ә: бипкэ – бәпкә, кәм – ким, кэртэ – киртә, бәк – бик, тирэзэ – тәрәзә.

з—җ: бозора – боҗра, заный – җаный.

х~ң: хырау – кырау, хэбер – кабер, хэдерле – кадерле, хохомат – хөкүмәт.

Сүз уртасында аваз өстәлү: керегэн – кергән, җөрөдө – йөрде, биренэ – бирнә.

Аерым сүзләргә -гаk/-гәк, -аk/-әk, -k,/-к кушымчалары ялгану күренеше: бозгаk бозлавык, байа гынаk – бая гына , дымык – дымлы.

Киләчәк заман хикәя фигыльләрдә -йа/-йә төшү: бармачаk – бармайачак (бармаячак), ашачаk – ашайачак (ашаячак).

-цай/-кәй кушымчаларының актив кулланылуы җырларда һәм фольклор әсәрләрендә күзәтелә: Өстемдәге күмәгем/ Wаkай-wаkай бизәкәй. Нечкәкәй нечкә ай иләктин/ Оннар иләп керттем келәттин (халык җыры).

-малы/-мәле кушымчалары, күрше минзәлә сөйләшендәге кебек, түгел яки булу сүзләре белән килеп, әдәби телдәге -арлык,/-әрлек булу

(яки түгел) формасы урынына кулланыла: Ат белән дә бармалы төгөл (барырлык түгел).

Урынчылык изү-муйса – муенга киелә торган тәңкәле муенса шарпан тастар, kашбау – тәңкәле баш киеме, kылыk таwыk кыртлый торган тавык, тупыраkса чорма, тирәзә налишнигы – тәрәзә яңагы, сәрән сугу пасха бәйрәме көнне атка атланып йомырка җыеп йөрү кебек сүзләр белән аерымлана. [ТХХ, 1: 112].