Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
татар халык сойлашларе.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
75.17 Кб
Скачать

§ 4. Урта диалектның турбаслы сөйләше

Бу сөйләш Башкортстанның Иглин (Иглино) һәм Нуриман (Нури- маново) районнары авылларында таралган.

Иглин районында яшәүчеләрнең чыгышлары һәм тел үзенчәлеклә­ре турында, беренче буларак, Турбаслы авылында туып үскән Р.Г. Әхмәтьянов (1984) язып чыккан иде.

1984 елда Ф. Баязитова һәм 3. Садыйкова тарафыннан уздырылган экспедиция материаллары бу төбәктәге авылларда (мишәрләр яшәгән Әмит авылыннан кала) татар теленең урта диалектына караган турбаслы сөйләше таралганлыгын тагын бер кат расладылар.

Язма чыганаклар һәм халык арасында сакланып килгән легенда­лар күрсәтүенчә, татарлар бу төбәккә XVIII гасырда хәзерге Татарстанның Тау ягы районнарыннан килеп урнашканнар. 200-250 еллар буена татар халкыннан еракта, башка халыклар чолганышында яшәүгә карамастан, алар үзләренең телен, гореф-гадәтләрен, рухи һәм матди мәдәниятләрен, үзаңнарын (самосознание) саклап калганнар.

Биредә сөйләш әлеге юлларның авторы тарафыннан тупланган ма­териалларга нигезләнеп тасвирлана.

§ 5. Урта диалектның тепекәй сөйләше

Башкортстанда югары Агыйделнең сулъяк бассейны Йигән (архив документларында: Зикан) елгасы буенда бер төркем татар авыллары бар: Ишимбай районында Түбән авыл яки Әрмет (Нижне-Арметево), Үрге Әрмет (Верхне-Арметево), Әрметрәхим (Армет-Рахимово), Янурыс (Янурусово), Тугай (Тугаево), Кыявык (Кияук), Гафури районында Яңгызкаен (Янгискаин), Үтәк (Утяково), Стәрлетамак районында Агыйделнең уңъягында Алатана (Алатана) һ. б.

Бу төбәкнең төньягында турбаслы, көнбатышында (Агыйделнең уңъягы) минзәлә һәм стәрлетамак сөйләшләре таралган. Татар авыллары чуваш һәм башкорт авыллары белән аралаш урнашкан. Халык үзен я типтәр, я татар яисә тепекәйләр дип атый, ана телен татар теле («башкортларның теле сапсим айырыла әле ул беdдән») дип саный, д, б, г, тартыкларын саңгыраулаштырып сөйләүләре өчен, аларны күрше-тирә авыллар тепекәйләр дип атый.

Югарыда күрсәтелгән авылларның сөйләше 1973, 1986 елларда бу юлларның авторы тарафыннан өйрәнелде. Бер үк вакытта этнографик материаллар да язып алынды.

Тупланган материаллар бу авылларның сөйләшенә диалекталь күре­нешләрнең үзенә бертөрле системасы хас икәнен күрсәтте һәм аны мөстәкыйль татар сөйләше итеп карарга мөмкин. Бу сөйләш башкорт теленең шактый көчле йогынтысына дучар булуы турында да әйтеп китүне кирәк дип табабыз. Күрсәтелгән территориягә татарлар белән бергә мишәрләр, чувашлар күчеп утырган. Аларга Идел буеннан күчеп килгән татарлар көчле тәэсир иткән. Халык арасында таралган риваятьләргә һәм архив материалларына караганда, Яңгызкайын, Алатана, Үтәк авылларына хәзерге Татарстанның Тау ягы татарлары, ә Көзән, Янурыс авылларына мишәрләр нигез салган. Үтәк, Янурыс авылларына, татарлар белән бергә, имеш, чувашлар да утырган дип сөйлиләр. Халык кулында әле дә сакланып килә торган шәҗәрәләр җирле руханиларның Тау ягы руханилары белән тыгыз бәйләнештә булулары турында сөйли. [ТХХ, 1: 357].

§ 6. Урта диалектның учалы сөйләше

Учалы типтәрләре Башкортстанның Учалы районы, ягъни элеккеге Верхнеуральск өязе, Учалы волосте территориясендә таралган Алар бу төбәктә 3-10 км ераклыкта урнашкан 12 авылда (Ахуново Ильчино, Имангулово, Мансурово, Сафарово, Уразово, Урал, Ургюново Учалы, Ырысай һ. б.) яшиләр.

40-50 нче елларда учалы типтәрләре сөйләше Ә. Ә. Юлдашев та рафыннан өйрәнелгән. Тупланган бай фактик материалларга таянып, уз кандидатлык диссертациясе яза һәм аны 1950 елда яклый. Учалы тип тәрләре сөйләшенең формалашу тарихы, тел үзенчәлекләре анализланган материаллар «Говор тептярей Учалинского района Башкирской АССР» исеме астында [кара: Академику В. В. Гордлевскому. К его семидесятипятилетию. Сб. статей. М.: Изд-во Ан СССР, 1953: 329-342 басылган мәкаләсендә тулы чагылыш таба.

Тәкъдим ителә торган бу хезмәт, нигездә, күрсәтелгән эшке таянып язылды. Шуның белән бергә, Ф. С. Баязитованың 1978 елда Ахун авылы буенча язып алынган материаллары да файдаланылды.

Типтәр авылларының халкы терлекчелек белән шөгыльләнгән. Көньяк Урал тимер юлы төзелү уңае белән бу җирләргә төрле өлкәләрдән татарлар күчеп килә башлый һәм игенчелек кәсебе дә үтеп керә.

Учалы типтәрләре үзләрен татарлар дип саныйлар. Сөйләшнең төп үзенчәлекләре дә һәм аларның материаль культурасына караган мәгъ­лүматлар да моны раслый. Укыту 90 нчы елларга кадәр татар телендә алып барылган.