Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
татар халык сойлашларе.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
75.17 Кб
Скачать

§ 2. Урта диалектның бөре сөйләше

Бөре сөйләше Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында, нигездә элеккеге Бөре өязе (хәзерге Борай районында, Калтасы районының көньяк-көнбатыш почмагында, Балтач, Янаул, Тәтешле, Караидел, Бөре, Мишкә районнарының бер өлешендә) территориясендә таралган.

Бөре сөйләше татар тел белеменең күренекле галиме Л. Т. Мәхмүтова тарафыннан өйрәнелә. Аның җитәкчелегендә 1954-1957 елларда Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарына махсус диалектологик экспедицияләр оештырыла. Галимәнең тупланган бай фактик материалга нигезләнгән зур күләмле мәкаләсе дөнья күрә. Биредә ул тел үзенчәлекләренә җентекле анализ ясый һәм берничә сөйләш бүлеп чыгара, сөйләшләрнең таралыш чикләрен билгели. Теге яки бу тел үзенчәлекләрен яктырткан карталар да бирә. Бу регионда таралган сөй­ләшләрнең татар әдәби теленә бик якын булуын күрсәтә һәм аларны, шул исәптән бөре сөйләшен, татар диалектлары системасында каралырга тиешле дигән нәтиҗә ясый [7Махмутова Л.Т. О татарских говорах северо-западных районов Башкирской АССР // МТД, 1962: 57-85].

Күпчелек башкорт телчеләре дә (Ж. Г. Киекбаев, Ә. Ә. Юлдашев, Н. X. Ишбулатов, Т. М. Гарипов һ.б.) бу сөйләшләрне татар диалектлар системасында карыйлар.

«Татар теленең диалектологик атласына материал җыйнау про­граммасы» нигезендә материал туплау максаты белән бу төбәкләргә 1975 (Т.X. Хәйретдинова җитәкчелегендәге экспедиция), 1977-1978 (Д.Б. Рамазанова, Т.X. Хәйретдинова катнашындагы экспедиция) елларда яңадан экспедицияләр үткәрелә. Нәтиҗәдә бу юллар авторының «Бирский говор татарского языка» [1985: 3662] мәкаләсе басылып чыга. Тупланган материалларга анализда Л. Т. Мәхмүтова ясаган нәтиҗәләрнең дөреслеген тагын бер кат раслыйлар. Тасвирлама югарыда күрсәтелгән мәкаләләргә таянып язылды.

§ 3. Урта диалектның златоуст сөйләше

Златоуст сөйләше Башкортстанның иң төньяк-көнчыгыш төбәгендә Салават, Кыйгы, Дуван, Белокатай районнарында таралган. Төньякта ул Пермь, көнчыгышта һәм көньяк-көнчыгышта Оренбург өлкәләре белән чиктәш, көнбатышта һәм көньяк-көнбатышта элекке Уфа губернасының Бөре өязе белән чикләнгән.

Бу территориядә яшәүче татарларның бабалары чит җирләрдән килеп утырганнар. Алар үзләренең килеп чыгышларын Казан өязе белән бәйлиләр. Ләкин бернәрсә билгеле: алар бирегә турыдан-туры түгел, бәлки көнчыгышка таба акрынлап күчә-күчә килеп утырганнар. Татарларның килеп утырулары архив материаллары, аерым авылларның легендалары, риваятьләре күрсәтүенчә, нигездә, XVII гасыр ахырыннан XIX гасыр ахырына кадәр дәвам иткән. Халыкның төбәктән төбәккә күчеп йөрүе өяз эчендә дә барган. Күчеп килүчеләрнең кайберләрен башкортлар үз иманаларына керткәннәр һәм җиргә хокук биргәннәр, икенче берләре исә ясак түләү хокукына кертелгәннәр, ә кайберләре үзләре бу җирләргә һичбер рөхсәтсез килеп утырганнар.

Златоуст сөйләше 1970-73 елларда Т. X. Хәйретдинова тарафыннан өйрәнелә. Барлыгы 25 татар авылы буенча бай фактик материал туплана, шуңа таянып кандидатлык диссертациясе языла һәм 1980 елда яклана. Авторның златоуст сөйләшенә караган күп санлы мәкаләләре һәм «Говор златоустовских татар» (Казан, 1985) исемле монографиясе дөнья күрә. Бу тасвирлама авторның үзе өйрәнгән материаллары, күзәтүләре һәм монографиясенә таянып язылды.

Сөйләшнең фонетик, грамматик, лексик үзенчәлекләренә җентек ле анализ ясала. Нигездә, сөйләш бер бөтенне тәшкил итә. Ләкин кайбер тел үзенчәлекләре билгеле бер төбәктә генә очрый. Шул аерымлыклар златоуст сөйләшендә мәчетле урынчылыгын аерып чыгарырга нигез булды. [ТХХ, 1: 315].