- •Көньяк урал буе татар халык сөйләшләре формалашуның кыскача тарихы
- •Көньяк урал буе татар халык сөйләшләре турында кыскача гомуми мәгълүмат
- •§ 1. Урта диалектның минзәлә сөйләше
- •§ 2. Урта диалектның бөре сөйләше
- •§ 3. Урта диалектның златоуст сөйләше
- •§ 4. Урта диалектның турбаслы сөйләше
- •§ 5. Урта диалектның тепекәй сөйләше
- •§ 6. Урта диалектның учалы сөйләше
- •§ 7. Урта диалектның бакалы сөйләше
- •§ 8. Мишәр диалектының стәрлетамак сөйләше
- •§ 9. Мишәр диалектының байкыбаш сөйләше
- •Библиография
Көньяк урал буе татар халык сөйләшләре турында кыскача гомуми мәгълүмат
§ 1. Урта диалектның минзәлә сөйләше
Минзәлә сөйләше Татарстанның көнчыгыш (Әгерҗе, Бөгелмә, Зәй, Азнакай, Сарман, Баулы, Минзәлә, Мөслим, Әлмәт, Актаныш), Удмуртиянең Малая Пурга, Алнаш, Башкортстанның көнбатыш (Бишбүләк, Благовар, Борай, Бәләбәй, Дүртөйле, Илеш, Кармаскалы, Краснокама, Кушнаренко, Миякә, Мәләвез, Стәрлебаш, Стәрлетамак, Туймазы, Федоровка. Чакмагыш, Чишмә, Шаран, Янавыл, Әлшәй) районнарында таралган.
Бу сөйләш күптән инде галимнәрнең игътибарын үзенә җәлеп итә. XIX гасырның соңгы чирегендә А.Г. Бессонов Урал тирәсе татарлары сөйләшләренә күзәтү ясый. Ул аларны татар теленә якынлыклары ягыннан чагыштыра һәм типтәр (билгеле булганча, минзәлә сөйләше вәкилләренең зур өлеше типтәр дип йөртелгән) сөйләшләрен казан татарлары теленә иң якын тора торган сөйләш дип билгели [1Бессонов. 1881: 231]. Галимнең күзәтүләре чынбарлыкка туры килә. А.Г. Бессоновның нәтиҗәләре Урта Идел һәм Урал төбәге татар халык сөйләшләре атласы материаллары белән дә расланды [2Атлас.., Казан, 1989].
Н.Ф. Катанов 1898 елда Бәләбәй өязенең мишәр, типтәр, керәшен татарлары һәм башкортлар яшәгән авылларында була, аларның сөйләү телен тасвирлый. Ул типтәрләр белән мишәрләрнең сөйләше керәшеннәрнекенә бик якын тора һәм башкорт теленнән аерыла дип ассызыклап күрсәтә.
Татар галимнәреннән Л.Җәләй Тымытык (хәзерге Азнакай районы) һәм аңа якын булган районнарның сөйләшен аерып күрсәтә (1938), соңрак бу төбәктәге сөйләшне минзәлә сөйләше дип карый (1947) һәм үзенең докторлык диссертациясендә әлеге сөйләш буенча булган материалларны берникадәр баета, Краснобор һәм Әгерҗе районнары территориясендә кайбер аермалар да булуын искәртә һәм краснснобор-әгерҗе урынчылыгын аерып чыгара.
1950 елда А. А. Юлдашев учалы типтәрләре сөйләшен хәзерге Башкортстанның Туймазы, Кандра, Бүздәк һ. б. районнарында таралган татар сөйләше белән чагыштырып өйрәнә һәм типтәрләрне казан татарлары дип, ә аларның сөйләшенең татар теленә якын икәнен кабат-кабат күрсәтеп бара [3Юлдашев, 1950: 246-249].
Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарындагы сөйләшләр Л. Т. Мәхмүтова тарафыннан өйрәнелә. Ул күп кенә авылларда булып, әлеге төбәктә берничә сөйләш таралганлыгын ачыклый: урта диалектның минзәлә, Аскын төбәге сөйләшләре (соңрак бу төбәкнең златоуст сөйләшенә караганлыгы мәгълүм була), мишәр диалектының байкыбаш сөйләшләре. Автор тел материалларын тикшергәндә, тарих, этнография һәм башка өлкәләр буенча да бай мәгълүматларны күздә тотып эш итә һәм татар диалектологиясендә шушындый комплекслы өйрәнү методын куллануны кертә, «типтәр», «башкорт» сүзләренең билгеле тарихи чорда, этноним гына түгел, сословие дә белдерүләрен күрсәтә.
50 нче елларда Көнбатыш Башкортстанның көньяк-көнбатыш (Ә. Ш. Әфләтунов), Дүртөйле һәм Илеш (Җ. Алмаз) районнарына да экспедицияләр уздырыла. Һәр ике автор да әлеге төбәкләрдәге сөйләшнең татар теленә бик якын икәнен ассызыклап үтәләр, сөйләш вәкилләренең бер өлеше башкорт дип аталу фактларына игътибар итәләр һәм, үз кулларында булган материалларга таянып, аларның бабалары кайчандыр җир алу өчен башкорт булып язылган булуын ачыклыйлар. [ТХХ, 1: 179].
50 нче елларның азагында татар диалектологлары, төрки халыклар арасында беренчеләрдән булып, сөйләшләрне лингвистик география методы белән өйрәнүгә керешәләр. Махсус төзелгән «Татар теле диалектологик атласын төзү өчен материал җыйнау программасы» (Казан, 1959) нигезендә, билгеле бер сетка буенча бөтен татар сөйләшләрен өйрәнү башлана. Минзәлә сөйләше дә шушы ук метод белән тикшерелә. Бу юлларның авторы тарафыннан әгерҗе (1965, 1974), бәләбәй (1968-1975), өлешчә яңавыл (Т. X. Хәйретдинова белән бергәлектә: 1965; 1983) һәм төп (1966;1974; 2000; 2001) урынчылыклар, Ф. С. Баязитова тарафыннан төп (1969-1973) һәм өлешчә бәләбәй (1970) урынчылыклары, Ф. Ю. Юсупов тарафыннан Чакмагыш, Илеш һәм Кушнаренко районнары өйрәнелә, монографияләр һәм күп санлы мәкаләләр (Баязитова, 1971; 1973; 1989; 2001; Рамазанова, 1969; 1970; 1979; 1982; 1984; 1985; 1986; 1987; 1988; 1990; 1998; 2001 һ. б.) бастырыла.
Шулай итеп, минзәлә сөйләшен өйрәнүнең 100 елдан артыкка сузылган бай тарихы бар. Ул төрле чорда төрле галимнәр тарафыннан һәм төрле методлар белән өйрәнелгән. Шунысын аерым ассызыклап үтәргә кирәк, минзәлә сөйләшенең урыны турында әлеге галимнәрнең фикерләре уртак булу күзгә ташлана: минзәлә сөйләше татар теленең төп диалектларыннан берсе булган урта диалектка карый, татар әдәби теленә якын булуы белән аерылып тора.
Минзәлә сөйләше көнбатышта чистай, мамадыш, балтач, төньяктан нократ, пермь, көнчыгыштан златоуст, турбаслы, тепекәй, көньяктан стәрлетамак, богрыслан, камышлы сөйләшләре белән чиктәш.
Шулай да минзәлә сөйләше таралган территориянең аерым төбәкләрендә яшәүче төркемнәрнең сөйләшендә, төрле факторлар (тарихи, мәдәни, географик һ. б.) йогынтысы астында, үзләренә хас үзенчәлекләр барлыкка килгән. Бу исә, үз чиратында, минзәлә сөйләшендә берничә урынчылык (әгерҗе, яңавыл, төп, бәләбәй урынчылыклары) аерып чыгарырга мөмкинлек бирә [4Рамазанова, 1998: 67-69].
Биредә без бу урынчалыкларның кыскача формалашу тарихына кагылып китәбез, кыскача гына аларга хас тел үзенчәлекләрен күрсәтеп үтәбез. Сөйләшне тасвирлау барышында ул аерымлыкларга тулырак тукталырбыз.
Әгерҗе урынчылыгы. Бу урынчылыкка, Татарстанның Әгерҗе районыннан тыш, күрше Удмуртиянең Малая Пурга, Алнаш районнарындагы татар авыллары да керә, көньякта Кама елгасы табигый чик булып тора. Архив документларыннан билгеле булганча, бу төбәккә нократ һәм казан арты татарлары күчеп утырган [5Рамазанова, 1990: 20-35; 61992: 22-23]. Бу урынчылык әдәби телнең көчле йогынтысына бирелгән, монда алдынгы укыту алымнары белән тирә-якта дан казанган Иж-Бубый мәдрәсәсе дә зур өлеш керткән. Шуңа күрә бу урынчылыкта язма әдәби телгә хас формалар шактый актив кулланылалар: -мац/-мәк формасы (күрмәккә – күрергә, бәйләмэкле – бәйлисе, бәйли торган; мисале – кебек, төсле чагыштыру бәйлеге һ. б. ш.). Бу әгерҗе урынчылыгының төньягындагы авылларда бигрәк тә ачык сизелә.
Яңавыл урынчылыгы төньяк-көнбатыш Башкортстанда, Яңавыл, Краснокама, өлешчә Борай районнарында таралган. Бу урынчылык төньяк күршесе булган пермь сөйләшенең йогынтысына дучар булган. Мәсәлән, тартым кушымчалы изафәне кушымчасыз куллану (бакча ихата – диал. бакча ихатасы, әд. киртәсе, өй төп – өй нигезе), икеләнүне, шөбһәләнүне белдерә торган -дыр/дер кушымчасын зат кушымчаларыннан алда ялгау (белгэндерсең - белгәнсеңдер, күрэдерсең - күрәсеңдер), -ың /-ең кушымчалы боерык фигыль (барың - барыгыз, килең - килегез, караң - карагыз) һ. б. Боерык фигыльне -ың/-ең кушымчасы белән формалаштыру яңавыл урынчылыгын пермь, бөре, эчкен, байкыбаш, златоуст сөйләшләре һәм себер диалектлары белән берләштерә. [ТХХ, 1: 212].
Бәләбәй урынчылыгы. Ул Башкортстанның көньяк-көнбатыш районнарында таралган. Бу төбәккә татарлар төрле чорда һәм төрле төбәкләрдән күчеп утырганнар, аларның күпчелеген казан татарлары белән мишәрләр тәшкил иткән. Күчеп килүчеләр белән җирле төрки халыкларның тыгыз аралашуы барышында минзәлә сөйләшенә хас төп үзенчәлекләрнең системалылыгы берникадәр дәрәҗәдә югалган. Мәсәлән, сакау б авазын, -ай/-эй дифтонгын куллану пассивлаша төшкән. Икенче яктан, бәләбәй урынчылыгында мишәр диалектынын көчле йогынтысы сизелә. Мәсәлән, кирәк модаль сүзен төрләндерү: кирәгә, кирәкте, кирәккәч – кирәк була, кирәк булды, кирәк булгач һ. б.
Төп урынчылык Татарстанның Азнакай, Актаныш, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Ютазы, Әлмәт, Башкортстанның өлешчә Бәләбәй районнарында таралган. Билгеле булганча, әлеге төбәк элек Минзәлә өязе составына кергән һәм сөйләшнең исеме дә шуннан алынган. Бу урынчылыкта минзәлә сөйләшенә хас үзенчәлекләр, башка урынчылыклар белән чагыштырганда, шактый системалы рәвештә сакланган: сакау d авазы, -ай/-әй дифтонгы, ике сузык арасындагы әдәби д авазына тел-теш з авазының тәңгәллеге һ. б. Төп урынчылыкта әдәби тел белән уртак туганлык терминнары сакланып килә: әби, бабай, әни һ. б. Ә бәләбәй урынчылыгында инде kартәни, kартатай, инә һ. б.
