
- •Көньяк урал буе татар халык сөйләшләре формалашуның кыскача тарихы
- •Көньяк урал буе татар халык сөйләшләре турында кыскача гомуми мәгълүмат
- •§ 1. Урта диалектның минзәлә сөйләше
- •§ 2. Урта диалектның бөре сөйләше
- •§ 3. Урта диалектның златоуст сөйләше
- •§ 4. Урта диалектның турбаслы сөйләше
- •§ 5. Урта диалектның тепекәй сөйләше
- •§ 6. Урта диалектның учалы сөйләше
- •§ 7. Урта диалектның бакалы сөйләше
- •§ 8. Мишәр диалектының стәрлетамак сөйләше
- •§ 9. Мишәр диалектының байкыбаш сөйләше
- •Библиография
МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ
РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ
Стерлитамакский филиал
федерального государственного бюджетного образовательного учреждения высшего профессионального образования
«Башкирский государственный университет»
Филологический факультет
Кафедра татарской и чувашской филологии
Курсовая работа
КРАТКАЯ ИСТОРИЯ ФОРМИРОВАНИЯ ТАТАРСКИХ
НАРОДНЫХ ГОВОРОВ ЮЖНОГО УРАЛА
|
Выполнил: магистрант 2 курса филологического факультета заочной формы обучения группы МФО 22 Хисматуллина Р.Р.
Научный руководитель: доктор филологических наук, профессор Насипов Илшат Сахиятуллович
|
СТЕРЛИТАМАК – 2014
РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ
МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
«Башкорт дәүләт университеты»
югары профессиональ белем бирү федераль дәүләт
бюджет мәгариф учреждениесенең
Стәрлетамак филиалы
Филология факультеты
Татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы
Курс эше
КӨНЬЯК УРАЛ ТАТАР ХАЛЫК СӨЙЛӘШЛӘРЕ
ФОРМАЛАШУНЫҢ КЫСКАЧА ТАРИХЫ
|
Башкаручы: читтән торып уку бүлегенең МФО 21 төркеме магистранты Хисматуллина Р.Р.
Гыйльми җитәкчесе: филология фәннәре докторы, профессор Насипов Илшат Сахиятулла улы
|
СТӘРЛЕТАМАК – 2014
Кереш
Телнең барлыкка килүе шул телдә сөйләшүчеләрнең килеп чыгышы һәм формалашуы белән тыгыз бәйләнгән. Татар теле – борынгы төрки телнең бер варисы. Ул озак һәм катлаулы формалашу юлы үткән. Телебезнең сүзлек составы – зур тарихи үсеш нәтиҗәсе. Телнең сүзлек составы үзгәрү берничә юл белән бара: искергән сүзләр төшеп кала, сүзнең аерым мәгънәләре югала, яңа мәгънәләре барлыкка килә, яңа сүзләр туа, башка телләрдән сүзләр алына.
ХХ гасырның 50 елларында Башкортстанда таралган татар сөйләшләрен ныклап өйрәнү башлана. Бу юнәлештә күренекле татар диалектологы Л. Җәләй зур эш алып бара. А.А. Юлдашев, Ә.Ш. Әфләтунов, Җ. Алмаз бу урыннарда үткәрелгән тикшеренүләрдән соң типтәр, татар, башкортларның телләре һәм культуралары белән татар әдәби теленә якын торуларын дәлиллләп чыгалар. Татар диалектологлары Г.Х. Әхәтов, Л.Т. Мәхмүтова, Д.Б. Рамазанова, Ф.С. Баязитова, З.Р. Садыкова, Т.Х. Хәйретдинова, Р.Г. Әхмәтҗанов, Р.Ф. Нуртдинов, А.Г. Шайхуловларның тикшеренүләре нәтиҗәсендә, бүген Башкортстанда таралган татар сөйләшләре системасын фәнни нигездә тулы күзалларга мөмкин.
Татар теленең лексик составы татар халкының күпгасырлык үсешен күрсәтә. Аның нигезен гомумтөрки һәм татар сүзләре тәшкил итә. Шул ук вакытта монда килеп чыгышы белән күп чит тел сүзләре күзәтелә. Алар һинд-европа, семит-хәмит, урал, алтай һ.б. гаиләләр телләреннән кергән алынмалар. Аланмаларның иҗтимагый-тарихи җирлеге төрле булган. Бер халыктан матди байлык элементлары алышканда теге яки бу сүзләр керсә; икенче халыктан сәясәткә, мәдәнияткә, әдәбиятка, дингә, сәүдә һәм башка мөнәсәбәтләргә бәйле сүзләр алына. Шул сүзләрнең байтак өлешен рус алынмалары тәшкил итә. Шулай да, рус алынмалары тиешле дәрәҗәдә өйрәнелеп бетмәгән дип әйтергә кирәк. Татар теленең Көньяк Урал буе татар сөйләшләренең гомуми үзенчәлекләрен барлау һәм фәнни яктан өйрәнү бу телнең бик күп кенә проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу инде эшебезнең актуальлеген билгели. Шуның өстенә татар теленең Көньяк Урал буе татар сөйләшләре шартларында укыту, тәрбия бирү дә бу темага мөрәҗәгать итүне аклый.
Тикшерү объекты булып татар теленең Көньяк Урал буе татар сөйләшләренең гомуми үзенчәлекләре тора.
Курс эшенең максаты ‑ татар теленең Көньяк Урал буе татар сөйләшләренең гомуми үзенчәлекләрен барлау. Максаттан чыгып түбәндәге бурычлар куелды:
татар теленең Көньяк Урал буе татар сөйләшләренең формалашуының кыскача тарихына күзәтү;
татар теленең Көньяк Урал буе татар сөйләшләренең гомуми үзенчәлекләре таралыш даирәсен билгеләү;
татар теленең Көньяк Урал буе татар сөйләшләренең гомуми үзенчәлекләрен ачыклау.
Курс эшенең яңалыгы – билгеләнгән теманың югары уку йорты укчысы фәнни эше дәрәҗәсендә беренче тапкыр тикшерелүеннән гыйбарәт.
Бу курс эше тасвирлама, тарихи-чагыштырма, күзәтү, статистик, лингвистик анализ метод-алымнары ярдәмендә башкарылды. Шулай ук диалектолгиянең төп методы булган кыр методы да кулланылды.
Төп назәри чыганаклар булып татар теленең сүзлек составындагы алынма сүзләрне, диалекталь лексиканы өйрәнүгә багышланган фәнни-теоретик хезмәтләр торса, төп гамәли чыганаклар булып төрле типтагы лексикографик хезмәтләр, сүзлекләр хезмәт итте. Бигрәк тә татар теленең диалектологик һәм аңлатмалы сүзлекләрен, шулай ук икетелле тәрҗемәи сүзлекләрне аерым билгеләү урынлы.
Эшебезнең теоретик әһәмияте тикшеренүнең яңалыгы белән билгеләнә. Бу хезмәтнең практик әһәмияте тупланылган материалның һәм нәтиҗәләрнең билгеле дәрәҗәдә мәктәптә татар теле дәресләрендә, “Татар диалектологиясе”, “Татар теле тарихы”, “Хәзерге әдәби татар теле” курсларын укыту барышында файдаланыла алуы белән аңлатыла һәм киләчәктә бу өлкәдә эзләнүләргә нигез булып тора ала.
Диплом эшенең төп нәтиҗәләре магистратура уку планына ярашлы дисөиплиналарның гамәли дәресләрендә апробация үтте.
Эшебез керештән, ике бүлекне үз эченә алган төп өлештән, йомгактан, кулланылган фәнни чыганаклардан тора.
Беренче бүлек
Көньяк урал буе татар халык сөйләшләре формалашуның кыскача тарихы
Бу төркемгә Урал алды, Урта Урал, Урал арты һәм Көньяк Уралда таралган татар сөйләшләре керә.
Тарихта, хәтта хәзерге көнгә кадәр бу сөйләш вәкилләре төрле исемнәр белән аталып йөртелгәннәр: дәүләт крестьяннары, йомышлы татарлар, татарлар, башкортлар, типтәрләр, бобыльләр, мещаннар, казаклар, ясачныйлар (ясаклылар) һ. б. ш. Бер үк авылда башкорт очы һәм типтәр очы, йасашныйлар очы һәм башкорт очы, керәстийәннәр һәм типтәрләр һ. б. ш. атамаларны очратырга мөмкин. Әмма алар рухи мәдәниятләре, тормыш-көнкүреш итүләре ягыннан бер-берсеннән аерылмыйлар, бертөсле үк сөйләшәләр. Бу хәл галимнәрдә һәрвакыт кызыксыну тудыра, шуңа күрә аларның тарихларына еш мөрәҗәгать итәләр.
Халык арасында таралган легендаларда мишәр диалекты вәкилләре үзләрен Ука (русча: Ока) суы буеннан килгәнбез, дип аңлаталар, кайберләре чукындырудан качып килгәннәр; бер өлеше исә ирекле рәвештә күчеп килә, чөнки XVIII-XIX гасырларда Рус дәүләте башкорт җирләрен бик интенсив рәвештә үзләштерә, төрле юллар белән төрле катлау кешеләренә өләшә башлый.
Урта диалект вәкилләре исә, социаль яктан кем булып (типтәр, башкорт, ясаклы һ. б. ш.) йөртелүләренә карамастан, еш кына «Без Казан ягыннан чукындырудан качып килдек, җир алыр өчен генә башкорт булып язылганбыз» дип аңлаталар [ТХХ, 1: 177].
Уфа, Пермь, Оренбург һәм Мәскәү архивларында күпсанлы документларны, Урал тирәсенә караган тарихи әдәбиятны җентекләп өйрәнү XVI гасырда Идел буеннан татарларның киң масса төсендә күчеше булуын, Ык, Агыйдел елгаларының түбән агымы буйларында яшәгән җирбиләүчеләрнең биләмәләрендә 20, 30, хәтта 40 лап яңа авыллар барлыкка килүен күрсәтә. Килгән халык белән җирле халыкның телләре, мәдәниятләре бер үк булу күчеп килүчеләргә яңа җирләрдә урнашуны җиңеләйткән. Бу уңайдан тагын бер моментны искәртеп үтәргә кирәк: көньяк-көнбатыш Башкортстандагы аз санлы чын башкорт авыллары, берничә йөз еллар татар авыллары чолганышында яшәп тә, татарлашмаганнар, халык буларак үзгәлекләрен саклап килгәннәр.
XVII гасырда Идел буе тирәләреннән күчеп килүчеләр дә башта бобыльләр дип йөртеләләр, бобыль ясагы түлиләр, хуҗалыклары ныгыгач башкорт ясагына языла баралар, ягъни башкорт исеме белән атала башлыйлар.
XVI гасыр азагыннан башлап XX гасыр башына хәтле башкорт сүзе, башкорт халкын гына түгел, Уфа өязендәге өстенлекле җир биләүчеләр катламын да белдерә. Бу турыда XVIII гасырга караган язма документларны һәм дәүләт эшлекл ел әренең һәртөрле язмаларын, шулай ук галимнәрнең (Р. Г. Кузеев, Ф. С. Фәсиев, Д. Б. Рамазанова һ. б.) хезмәтләрен карарга мөмкин.
Шул күчеп килгән «яңа башкортларның» бер өлешен XVIII гасырның 30—40 нчы елларыннан башлап «типтәр» исеме астында аерып йөртә башлыйлар, шуннан типтәр (категориясе) катламы аерылып чыга [ТХХ, 1: 178].
Йомышлы мишәрләр 1570 елдан соң яңа җирләрдә, төгәлрәк әйткәндә Уфа өязендә, хезмәт итү өчен күчереп китереләләр. Аларга әле яңа гына Рус дәүләтенә кушылган башкорт җирләрендә тәртип саклау бурычы йөкләнә. Йомышлы мишәрләр Уфа тирәсендә хәзерге Чишмә, Кушнаренко һ. б. районнарны эченә алган җирләрдә (стәрлетамак сөйләшенең бер өлеше), Оса даругасында хәзерге Байкыбыш һәм аның белән чиктәш районнарда (байкыбаш сөйләше) утыртылалар, алар утырган җирләре өчен вотчинникларга оброк түләп торырга тиеш булалар. XVIII гасырга алар арасында да башкорт, типтәр дигән катламнар барлыкка килә. XVII гасыр азагында, XVIII гасырда алар көнчыгышка (златоуст сөйләше), көньякка Стәрлетамак өязенә (стәрлетамак сөйләше) күчеп, яңа җирләр алып утыралар. Йомышлы татарларның бер өлеше Урта Уралга һәм Урал артына да күчерелгәннәр һәм алар красноуфим, эчкен, учалы, сафакүл сөйләшләре формалашуда зур роль уйнаганнар. Бакалы крепостена караган йомышлы керәшеннәр 1842 елда Көньяк Урал аръягындагы хәрби сызыкларга күчерелгәннәр, нәтиҗәдә нагайбәк керәшеннәре сөйләше формалашкан.
XVIII гасырның урталарыннан хөкүмәт рөхсәте белән яки ирекле рәвештә казан татарлары, мишәрләр, адмиралтейство татарлары (соңгыларының зур өлешен йомышлылар катламына язылган казан татарлары тәшкил иткән) һ. б. күчеп килеп яңа авылларга нигез салалар.
Күчеп килүчеләрнең зур күпчелеген казан татарлары тәшкил иткән. Бу исә Башкортстан шартларында да татар теленең ролен арттыра, татар халкының һәм аның мәдәниятенең борынгы генетик уртаклыгын- якынлыгын, Идел буе татарлары белән борынгы уртак тамырын тагын да тирәнәйтә, ныгыта барган. Инде XVI гасыр азагыннан ук күпмилләтле булган Уфа өязендә дә татар теле аралашу теле булуын дәвам итә. Яңа күчеп килүчеләр белән җир биләүче вотчинниклар арасындагы килешүләр, төрле табигый байлыклардан файдалану турындагы шартнамәләр татар телендә төзелә. Е. Пугачев восстаниесе (1770-1772 еллар) вакытындагы барлык фәрманнар, барлык эш кәгазьләре татар телендә алып барыла. Тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе, рухи мәдәнияте ягыннан югарырак дәрәҗәдә торучы буларак, татарлар күрше халыкларга көчле йогынты ясыйлар.
Менә мондый факторлар Башкортстандагы татар сөйләшләренең барлыкка килүендә, аларның алгарышында төп хәлиткеч рольне уйныйлар, алай гына да түгел, биредәге сөйләшләрнең татар әдәби теленә бик якын (Бессонов А.Г., 1888; Катанов Н.Ф., 1900; Мәхмүтова Л.Т., 1962; Рамазанова Д.Б., 1984, 1985, 1990, 1992, 1996, 1997, 1998, 2001, 2002; Урта Идел һәм Урал төбәге татар халык сөйләшләре атласы, 1989 һ. б.) булуларына да китерә [ТХХ, 1: 179].
Башкортстанда таралган сөйләшләрнең сузык һәм тартык авазлар системасы, аларның кулланылышындагы үзенчәлекләр, грамматик категорияләрне ясау һ. б. ш. төп закончалыклар барысы да татарча. Аларда башкорт теленең специфик үзенчәлекләре бөтенләй табылмый (минзәлә, бөре, пермь, стәрлетамак, байкыбаш эчкен, нагайбәк), яки өлешчә генә күзәтелә (златоуст, тепекәй, учалы), сафакүл сөйләше исә башкорт теленә хас үзенчәлекләрнең күплеге белән аерылып тора һәм, гәрчә бу сөйләш вәкилләре үзләрен «без – татар» дип нык торсалар да, сафакүл сөйләше әлеге хезмәттә татар сөйләшләре системасына шартлы рәвештә, мәгълүмат буларак кына кертелде.
Биредә шушы кыска гына күзәтү белән чикләнәбез. Урал төбәге татарлары тарихы турында тулырак мәгълүмат алырга теләгән укучылар түбәндәге хезмәтләргә мөрәҗәгать итә ала: [ТХХ, 1,2, Рамазанова Д.Б., 1978, 1979, 1980, 1982, 1984, 1985, 1986, 1990, 1996, 1997, 1998, 2000, 2001, 2002; Хайрутдинова Т.X., 1979, 1985; Садыкова З. Р. 1979, 1985; Баязитова Ф. С., 2003; Юсупов Ф.Ю., 1974; 1976; 1979; 2003; Хисамова Ф.М., 1981; 1990; 1999; Кузеев Р.Г., 1974; Рахматуллин, 1981 һ. б.]
Икенче бүлек