
- •2014-2015 Уку елына эш планы
- •2013-2014 Уку елына анализ
- •Балалар контингентына бәяләмә
- •Төркемнәр һәм балалар саны
- •Балаларның социаль паспорты
- •Кадрлар белән эшчәнлек
- •Педагогик коллектив составы
- •Педагогларның квалификацион категорияләрен күтәрү графигы( 3 елга)
- •Категория үтү сыйфаты(3 елга)
- •Педагогларның белем цензы
- •Конкурсларда һәм төрле программаларда катнашу
- •Укыту – тәрбия процессына фд таләпләренә нигезләнгән гомуми белем бирү программасы буенча дәвам итү.
- •2014-2015 Ук елындагы проблемалар:
- •2014-2015 Уку елына максат бу проблемаларны чишү.
- •Программасын үзләштерү буенча Диагностика нәтиҗәләре
- •2012-2016 Елларга педагогларның аттестация үтү һәм квалификация күтәрү планы ( рус телендә)
- •Педагогларның үз белемнәрен күтәрү бәяләмәсе
- •2013-2014 Елда планны үтәүгә анализ
- •Педагогларның эш тәҗрибәсен йомгаклау
- •Балаларны юл кагыйдәләре, тормыш куркынычсызлыгы нигезләре (обж) белән таныштыру.
- •3. Балаларның психо-физиологик сыйфатларын үстерү.
- •Тр телләр турында законын тормышка ашыру буенча эш планы.
- •Приложение №3 Шәфкатьлелек бизи кешене социаль яктан мохтаҗлар белән эшләү планы.
- •Приложение№4 төркемнәрдә ата-аналар җыелышлары
- •Приложение№5 гомуми җыелышлар.
- •Приложение№6 мөдир янында педагоглар белән киңәшмәләр планы
Конкурсларда һәм төрле программаларда катнашу
Районный уровень:
*Диплом 1 место по итогам конкурса «Лучшая организация питания в учреждениях образования» автозаводского района г.Набережные Челны
*Диплом 1 место по итогам конкурса «Лучшее оформление Нового года»
*Диплом 2 место по итогам конкурса «Татар кызы»
*Диплом по итогам конкурса «Тукай безнаң белән»
Городской уровень:
*Диплом 2 степени в конкурсе «Лучшее организация работы по охраны труда»
*Диплом 3 степени «Лучшее Новогоднее оформление»
*Диплом 3 место «Лучший повар»
*Диплом 2 степени «Бәхет йолдызы»
*Диплом 3 степени «Бәхет йолдызы»
*Диплом за участие в телепроекте «Уен – шигырь» (Чаллы ТВ)
*Грамота за участие в смотре-конкурсе историко-патриотических музеев образовательных учредений
*Почетная грамота за участие в смотре-конкурсе, посвященном 70-летию Великой Отечественной войне и ко Дню города
Республиканский уровень:
*Диплом победителя республиканского конкурса «Первые шаги» (Нугуманова Алия, Максимова Карина)
*Диплом 3 степени республиканского фотоконкурса «Юные архитекторы»
*Диплом 2 степени республиканского фотоконкурса «Юные архитекторы»
*Диплом 2 степени республиканского фотоконкурса «Юные архитекторы»
*Диплом 1 степени республиканского фотоконкурса «Юные архитекторы»
ГОМУМШӘҺӘР БАЛАЛАР БАКЧАЛАРЫНЫҢ ЭШЧӘНЛЕГЕН БӘЯЛӘҮЧЕ РЕЙТИНГТА БАКЧАБЫЗ 24 УРЫНДА
Укыту-тәрбия процессын камилләштерү һәм аның нәтиҗәлеген күтәрү өчен педагоглар түбәндәге бурычларга таянып эшләделәр:
бурычлар:
Укыту – тәрбия процессына фд таләпләренә нигезләнгән гомуми белем бирү программасы буенча дәвам итү.
2009 елның 23 ноябрендә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы нигезендә чыкты. 2010 елның 8 февралендә бу документ регистрация номеры алды һәм балалар бакчаларында төп документ буларак үз көченә керде. Мәктәпкәчә белем бирү системасының яңаруы түбәндәге документлар нигезендә башкарыла:
1.Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының № 655 приказы (23.11.2009 ел.) «Об утверждении и введении в действие федеральных государственных требований к структуре основной общеобразовательной программы дошкольного образования»
2.«Мәгариф» турындагы законның проекты.
3.РФ Хөкүмәтенең 12.09.2008 елда чыгарган № 666 карары «Об утверждении Типового положения о дошкольном образовательном учреждении».
4. Россия Минобрнауки 17.10.2013 ел боерыгы “ Об утверждении федерального государственного образовательного стандарта дошкольного образования” (зарегистрировано в Минюсте России 14.11.2013 №30384).
Шушы ФДТ нигезендә балалар бакчасы үзенең программасын төзеде. Балалар бакчасының программасы 80% шушы программадан алынса, ә калган 20% үзенең эш юнәлешләреннән, мөмкинчелекләреннән, үз алларына куелган максатларыннан чыгып төзелде . Бу уку елында безнең балалар бакчасы яңача эшне башлап җибәрде. Тәрбиячеләр сентябрь аеннан май аена кадәр комплекслы-тематик планнар төзеделәр. Белем бирү эшчәнлеге (шөгыльләр) интегральләшкән формада узды: бер эшчәнлектә сөйләм теле, рәсем, музыка яки математика да булырга мөмкин. Болай эшләү бик отышлы, чөнки балаларның кызыксынучанлыкларын сүндермичә саклап була.
Балалар бакчасында тәрбия эше эчтәлеген яңарта бару, инновацион технологияләрне куллану — тормыш таләбе. Бүген тәрбия эчтәлеге күпкырлы һәм ул үзенә түбәндәге өстенлекле юнәлешләрне берләштерә: балаларның физик һәм әхлакый сәламәтлеген саклау, ныгыту, интеллектуаль тәрбия бирү һәм үстерү, шәхестә культуралылык сыйфатлары һәм рухи кыйммәтләр булдыру; гражданлык тәрбиясе һәм патриотик тәрбия бирү, гаиләнең нәсел шәҗәрәсен өйрәнү, төрле җенестәге балаларның үзара дустанә мөнәсәбәте һ.б.
Шушы бурычны тормышка ашыру нигезендә бакчада педагогик киңәшмә №2” ФД таләпләре буенча мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән укыту-тәрбия эшчәнлеген оештыру.”,семинар –практикумнар: “Туганнан алып мәктәпкә кадәр” программасы буенча эшчәнлекне оештыру; Белем бирү өлкәләре буенча укыту-тәрбия эшчәнлеген оештыру; ФД таләпләре буенча үстерелешле мохит булдыру, төрле консультацияләр, тәрбиячеләр арасында ФДТ таләпләрен үзләштерү буенча тестлар үткәрелде.
ТР Министрлар Кабинеты карары белән кабул ителгән 2010-2015 елларда мәгарифне үстерү Стратегиясендә (30.12.2010, № 1174) – «Киләчәк» программасында мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учрежденияләре өчен Федераль дәүләт стандартлары таләпләренә җавап бирә алырдай укыту-методик комплектлар булдырылды.Бу комплектларга балаларны татар һәм рус телендә дөрес сөйләшергә өйрәтү , балаларны кызыксындыра алырлык аралашу даирәсе булдыру, сюжетлы уеннар оештыру, гомүмән баланың актив сөйләмен үстерү максаты куелган.
Бакчада балаларны ана теленә өйрәтү, сөйләм телен үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Төркемнәрдә яшь үзенчәлекләре буенча төрле күргәзмә һәм тарату әсбаплары, кулланылган программа буенча төрле методик әсбаплар, дидактик уеннар бар. Бу юнәлештә бакчабыз Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан кирәкле методик кулланмалар белән тәэмин ителде.
Татар телендә дөрес сөйләшергә өйрәтү өчен, балаларны кызыксындыра алырлык аралашу даирәсе булдыру, сюжетлы уеннар оештыру, гомумән, баланың актив сөйләмен үстерү зарур. Сөйләшергә өйрәтү өчен баланы мөмкин кадәр күбрәк аралашуга җәлеп итәргә кирәк. Бу максатны тормышка ашыру йөзеннән балалар бакчасында заманча методик алымнар һәм чаралар кулланып төрле чаралар, турыдан-туры белем бирү эшчәнлекләре үткәрелде, татарча мультфильмнар, электрон ярдәмлекләр, аудио һәм видеоматериаллар файдаланды.
Киләсе уку елында бу эшчәнлекне дәвам итеп, УМК куллану нигезендә балаларга сыйфатлы белем бирергә.
Татар төркеменә йөргән рус телле балаларны ана теленә өйрәтү дәрәҗәсен белү өчен бакчада Республикакүләм эксперименталь мәйданчык эшләде. Тәҗрибә икенче кечкенәләр төркемнәрендә башланып җибәрелде. Ул төркемнәрнең берсе эксперименталь төркем булса, икенчесе контроль төркем. Ике төркемдә дә тәҗрибәле, педагогик хезмәт еллары күп булган педагоглар эшли.
Бу юнәлештә дә бакчабыз Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан кирәкле методик кулланмалар белән тәэмин ителде.
Өч ел дәвамында №3 төркемендә инглиз теле өйрәтелә. Тәрбияче Валеева М.Х. “Мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга инглиз телен укыту методикасы” (медико-образовательный центр ВИТС,г.Казань) курсларында белем алып, зурлар төркемендә балаларга инглиз телен өйрәтте. Киләсе уку елында да инглиз телендә сөйләм телен үстерү эшчәнлеге дәвам итәчәк.
Безнең коллектив һәр тәрбияче яшь буынны тәрбияләү процессы заман таләпләренә җавап бирерлек итеп оештырылганда гына яңа шәхес тәрбияләргә мөмкинлеген аңлап эш итә