Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Татар теле. 4-2011-2012.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
79.26 Кб
Скачать

Аңлатма язуы

4 -б сыйныфы өчен”Татар теле” предметына эш программасы елга 34 атна,атнага 3 сәгать исәбеннән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Башлангыч гомуми белем бирү программалары. Татар һәм рус телләре.1-4”программасына (Р.Х.Ягъфәрова,,Казан,”Мәгариф” 2010ел) нигезләнеп төзелгән.ТР ның гомумбелем бирү учреждениеләренең II-IV сыйныфлары өчен булган Базис уку планы буенча төзелгән МБГББУ “29 гимназия”нең 4 класслар өчен 2012/2013 нче уку елы планында бу предметны өйрәнүгә атнага 3 сәг.исәбеннән 35 атна каралган.Шунлыктан бу предметны өйрәнү буенча планда үзгәрешләр кертелде.

Бу үзгәрешләр “Программа эчтәлеге” таблицасында күрсәтелә.

Тел дәресләре балаларны халкыбызның рухи- әхлакый идеалларына китерергә, аларда югары сөйләм культурасы формалаштырырга, иҗади сәләтләрен үстерергә, мөстәкыйль уйларга һәм эшләргә өйрәтергә тиеш.

Укытуның эчтәлеге һәм методикасы түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлтелә:

- укучыларда сөйләм эшчәнлегенең барлык үрләрен үстерү һәм телне аралашу чарасы буларак барлык ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү;

- аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүгә ирешү;

- балаларны текст, китап белән эш итү алымнарына өйрәтү;

- коммуникатив сөйләм осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәйләнеш булдыру;

- укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү, аларда аралашу культурасы күнекмәләрен тәрбияләү.

Матур язу:

Хәрефләрнең дөрес язылышын, аларның сүзләрдә рациональ тоташтырылуын үзләштерү, камилләштерү.

Язу тизлеген үстерү.

Программа эчтәлеге

3 Нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау. Авазлар һәм хәрефләр.Иҗек. (6 сәгать)

Авазлар һәм хәрефләр. сузык һәм тартык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар һәм аларның хәрефләре. Э, о, ө, е, ю, я хәрефләренең сүздә дөрес язу кагыйдәләре.

Иҗекләр. Сүзләрне иҗекләргә бүлү.Сүзгә аваз-хәреф анализы.

Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар. Парлы тартык авазлар. Парсыз тартык авазлар. Сүздә й, в, к, г, м, л, н, ң, х, һ хәрефләрен язу һәм дөрес уку. Сүзләрдә янәшә килгән бертөрле аваз хәрефләрен төшереп калдырмыйча язу.

Калынлык, нечкәлек һәм аеру билгеләре буларак ъ, ь хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Алфавит. Алфавитны белүнең әһәмияте.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы (12 сәгать)

Сүз ясалышы. Тамыр, ясалма кушма, парлы сүзләр. Аларның ясалышы язылышы.Алынма сүзләр.Сүз төзелешенә анализ ясау.

Сүз ( 10 сәгать)

Сүзнең лексик мәгънәсе.Күп мәгънәле сүзләр.Синоним, антоним, омоним. Искергән, яңа сүзләр.

Сүз төркемнәре (54 сәгать)

Исем, килеш белән төрләнеше.

Фигыль, төркемчәләре, зат-сан белән төрләнеше.

Сыйфат, дәрәҗәләре, дәрәҗә формаларының ясалышы, язылышы.

Алмашлык, килеш белән төрләнеше, дөрес язылышы.Бәйлекләр белән килүе.Җөмләдәге роле.

Кисәкчә, сөйләмдәге роле, дөрес язылышы.

Бәйлек, сөйләмдәге роле, дөрес язылышы.

Җөмлә, сүзтезмә ( 12 сәгать)

Җөмләнең баш, иярчен кисәкләре. Гади җөмлә, тезмә кушма җөмлә.

Тиңдәш кисәкләр, теркәгечләр,алар янында тыныш билгеләре.

Сүтезмә, сүтезмәдә сүзләр бәйләнеше.

Бәйләнешле сөйләм ( 11сәгать)

Текст. Тексттагы терәк сүзләрне аерып күрсәтү. Текстны кисәкләргә бүлү.

Текстларның төрләре.Текстларның эчтәлеген тулысынча, кыскартып сөйләү.