Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
ПРИЧАСТИЕ - СЫЙФАТ ФИГЫЛЬ - Нигүматуллина.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
232.45 Кб
Скачать

59. Тәрҗемә итегез.

1) Каждый раз, когда учитель задает вопрос, он почему-то не может ответить. 2) Каждый раз, когда мама сердится и пла-чет, мне бывает стыдно за себя. 3) Каждый раз, когда будете садиться за стол, не забывайте помыть руки. 4) Каждый раз, когда у детей бывают дни рождения, она старается приготовить что-нибудь вкусное. 5) Каждый раз, когда я забывал дневник, мне приходилось бежать домой. 6) Каждый раз, когда ребенок болеет, нельзя давать так много лекарств. 7) Каждый раз, когда будешь надевать это платье, будешь вспоминать обо мне.

60. Тәрҗемә итегез.

1) Әнисе озаграк тынычландырган саен, Лилия ныграк елады. 2) Иркәләгән саен, бала ныграк иркәләнә. 3) Күбрәк әйткән саен, әзрәк тыңлыйсың бугай син. 4) Яңгыр ешрак яуган саен, игеннәр өчен яхшырак. 5) Акча күбрәк булган саен җит-мирәк бугай ул. 6) Син кешеләргә яхшы булган саен, алар да сиңа яхшырак булыр дип уйлыйсыңмы? 7) Дару күбрәк эчкән саен, баланың организмы көчсезләнә бара. 8) Кешеләр, күбрәк укыган, күбрәк белгән саен, үзләренең нәсел тарихы белән ныграк кызыксыналар.

Если употреблено причастие прошедшего времени со словами кебек, төсле, шикелле или с частицей -ча/-чэ, то оно переводится на русский язык как + глагол изъяви-тельного наклонения. Например: Мин сез яшәгән кебек яши алмыйм. (Я не могу жить так, как вы живете.)

61. Тәрҗемә итегез.

а) Син әйткән кебек; ул белгәнчә; алар саклаган кебек; әниең яраткан шикелле; Сания жьфлаган кебек; сез ишеткәнчә;

өлкәннәр кушканча; картлар хәтерләгәнчә; мин ышанган кебек; сез эшләгән кебек; балалар уйламаганча; аңа охша­маган шикелле; кар явар төсле; эшли алмаслар төсле.

ә) Үзен күргән кебек булам; аңлаган шикелле утыра; ачуланышканнар кебек сизәм; үпкәләгән төсле йөри; төштә күргән шикелле булдым; шатланган булып кыланды; белмәгән кебек тыңладым; йоклаган кебек ята; кайгырган төсле күренәләр; елаган кебек тоела.

62. Җөмләләрне тәрҗемә итегез.

Үрнәк: Бу җырны беркем дә сез җырлаган кебек, шулай матур итеп җырлый алмый.— Никто не сможет так хорошо петь эту песню, как вы.

1) Әниең теккән кебек матур тексәң, син дә яхшы тегүче булырсың. 2) Хәлләр алдагы хатыбызда язган кебек, бернинди үзгәрешләр юк. 3) Ул бу турыда бернәрсә дә белмәгән шикелле сөйләште. 4) Бәлешне әбием пешергән төсле тәмле итеп беркем дә пешерә алмый. 5) Күршеләрегезнең яңа йорты син сөйләгән шикелле үк зур түгел ич. 6) Өчпочмакларың шундый тәмле булган, ашаган кебек тә булмадым. 7) Нигә сез үзегез күргән кебек сөйләп утырасыз, бу турыда сезгә мин әйттем бит. 8) Җәйге ял шундый тиз үтеп китте, ял иткән кебек тә булмадым. 9) Барысы да кичә генә булган шикелле тоела. 10) Баланы беркем дә, беркайчан да аналар яраткан төсле ярата алмас.

63. Тәрҗемә итегез.

1) Никто мне так не нужен, как нужен ты. 2) Кто из вас сможет правильно решить все задачи, как решил Саша? 3) Мне кажется, они когда-то были знакомы. 4) Мы не можем сделать это так быстро, как сказали вы. 5) Почему ты сидишь так, как будто ничего не слышишь? 6) Его друг думает так же, как и он? 7) Әти двое разговаривали так, как будто меня не узнают. 8) Отец всегда ругает сына так, как будто в детстве сам не шалил.

Послелог өчен после причастия прошедшего времени указывает на причину другого действия. Например: Ялганлаган өчен башыңнан сыйпамаслар. (За то, что обманул, тебя по головке не погладят.)

64. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез.

Вакытында килмәгән өчен; дөрес җавап бирмәгәнең өчен; гел соңга калганым өчен; булышмаганы өчен; хаталы язганыбыз өчен; тыңлап утырмаганыгыз өчен; киемнәрне пычратканнары өчен; акыллы булганыгыз өчен; еш елаганы өчен; сирәк кайтканыгыз өчен; хат язмаганың өчен; дөреслекне яшергән өчен.

65. Нокталар урынына җәя эчендә бирелгән сүзләрнең тиешлесен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз. Тәрҗемә итегез.

1) Контроль эшнең беренче биремендә хата ... өчен, укытучы миңа «4» ле куйды. 2) Сүз ... өчен, балачакта миңа олылардан еш эләгә иде. 3) Чебиләрне суда ... өчен, әбисе Дилә-рәне ачуланды. 4) Кич өйгә бик соң ... өчен, Айтуганны бүген урамга чыгармадылар. 5) Кунаклар алдында йөзгә кызыллык ... өчен, дәү әни оныкларын мактады.

(Коендырган, китермәгән, ясаган, тыңламаган, кайткан. )