Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
ПРИЧАСТИЕ - СЫЙФАТ ФИГЫЛЬ - Нигүматуллина.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
232 Кб
Скачать
☆

14. Тәрҗемә итегез.

1) Мне очень понравилась маленькая девочка, поющая на сцене. 2) Купающиеся дети старались от берега далеко не от-плывать. 3) Столб, указывающий дорогу, должен стоять на правой стороне. 4) Лошади, участвующие в соревнованиях, были красивые и сильные. 5) Человек, идущий первым, дорогу знал хорошо.

Аналитическая (сложная) форма причастия настоя-щего времени отвечает на вопрос нишли торган?, образуется от деепричастия на -а/-ә, ый/-и и причастия прошедшего времени торган. Например: Белә торган —знающий, эшләми торган —неработающий.

15. Тәрҗемә итегез.

а) Яза торган каләм; йөзә торган көймә; яна торган лампа; өстәл сөртә торган чүпрәк; үсә торган чәчәк; утыра торган урындык; укый торган китап; эчә торган чәй; бара торган юл; килә торган кунак; эшли торган кеше; сөйләшә торган курчак.

б) Кисми торган пычак; эшләми торган телевизор; йокламый торган бала; янмый торган учак; озак саргаймый торган гөл; белми торган студент; эреми торган боз; батмый торган корабль; кипми торган буяу.

16. Исемнәр кулланып, сүзтезмәләр языгыз

Үрнәк: Үсми торган агач.

а) армый торган ...

уянмый торган ...

җыелмый торган ...

шумый торган ...

язмый торган ...

тыңламый торган

күрсәтми торган ...

әрчелми торган ...

б) тынычландыра торган...

дәвалый торган ...

ватыла торган ...

шалтырый торган ...

аңлашылмый торган...

истә калмый торган .

еш очрый торган ...

чишенә торган ...

башлана торган ...

ышана торган ...

17. Сүзтезмәләр языгыз.

Үрнәк: Печән чаба торган абый.

... торган урын ...

торган китап ...

торган кагыйдә ...

торган мәйдан ...

торган җир...

18. Сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез.

торган бәрәңге торган идән торган бүлмә торган тапшыру торган кунак

а) Дом, в котором я живу. Детский сад, в который ходит моя дочь. Дорога, которая ведет вниз. Ученик, который не пишет. Случай, который бывает часто. Урожай, который соби-рали осенью.

ә) Передача, которую мы все любим. Дерево, на котором си-дят птицы. Война, которую не хочет народ. Скамейка, на которой они обычно отдыхают. Поляна, на которой играют дети. Парень, от которого я жду письмо.

19. Иярчен аергыч җөмләләрне тәрҗемә итегез. (Переведите прида-точные определительные предложения.)

1) У бабушки, которая живет в соседнем доме, внуков очень много. 2) Люди, которые летают в космос, наверное, очень храбрые и сильные. 3) Книга, которая лежит на столе, твоя? 4) Ведро, которое несет Динар, полно ягодами. 5) Магазин, в который мы ходим каждый день, находится через дорогу. б) Песочница, на которой играют дети, сырая после вчераш-него дождя. 7) Картину, которая висит на стене, вы купили в прошлом году? 8) У меня есть знакомые, которые хорошо знают историю своего рода. 9) Никогда не слушайте людей, которые плохо говорят о других и хорошо о вас. 10) С нами на экскурсию пойдет учитель, который много знает и интересно рассказывает о природе.

20. Текстны тәрҗемә итегез. Сыйфат фигыльләрне табыгыз.

«АК ҮЛЕМ» ЯШЬЛӘРНЕҢ БАШЫНА ҖИТӘ

Наркомания афәте көннән-көн күбрәк гаиләләргә үтеп керә. Елдан-ел наркотикларның көчлерәкләре, сәламәтлеккә аеруча зыян китерә торганнары кулланыла. Кара базарда хәзер әфьюн, героин киң таралган. Наркотик сатучыларның саны да үткән елга караганда ун тапкыр арткан. Наркотик матдәләр элеккечә үк якын чит илләрдән — Таҗикстан, Үз-бәкстан, Азәрбайҗан республикаларыннан кайтарыла. Бүгенге көндә Татарстанда наркотиклар кулланучыларның 4 проценты — яшүсмерләр. 2001 нче ел мәгълүматларына караганда, Татарстанда ВИЧ инфекциясен йөртүче кешеләрнең 95 проценты —наркоманнар. Чаллы шәһәрендә артык доза кулланудан атна саен 4—5 кеше үлә. 2001 нче елның беренче яртысында гына әлеге замана чире 108 чаллылының башына җиткән, нигездә бу —16—28 яшьлек кешеләр. Вакытлы рәхәт эзләүче энәгә бәйле яшьләр нинди генә куркыныч җинаятьләр эшләмиләр! Кеше талаучы, үтерүче, фатир басучы, машина урлаучы яшүсмерләрнең саны көннән-көн арта. Балалары шундый юлда йөрүче күпме ата-ана ут йотып яши!

21. Тәрҗемә итегез. Сыйфат фигыльләрне табыгыз.

НАРКОМАННЫҢ ҮЗ-ҮЗЕН ТОТЫШЫ НИНДИ БУЛА?

Наркоманның холкы кандагы наркотик матдәләрнең күләменә бәйле. Беренче карашка ул акыллы, тыныч, яхшылык эшләргә әзер торучы кеше булып күренә. Ә 4 сәгатьтән соң аның бер сәбәпсез кызып китүче, хафаланучы, дулаучы кешегә әйләнүе мөмкин. Тагын ике сәгатьтән соң аны йокымсырап утыручы, акылга тулы булмаган, маймыл булып кыланучы кеше итеп күрергә була. Димәк, ул инде наркотик кабул итәргә өлгергән. Өч сәгатьтән ул тагын нормаль кешегә әйләнә. Циклның яңа әйләнеше башлана.

«Ак үлем»нән котылу җиңел түгел. Шуңа күрә дәваланып чыгучылар арасында яңадан энәгә тартылучылар да шактый. Хәзерге заман медицинасының бөтен мөмкинлекләрен кулланып та, кешене наркоманиядән тулысынча дәвалап булмый.

22. Тәрҗемә итегез. Исемләшкән сыйфат фигыльләрне табыгыз.

Россия Федерациясендә 35 милли парк булса, «Түбән Кама» милли паркы — республикабызда бердәнбер. Парк Та­тарстанның көнчыгышында урнашкан һәм 27 мең гектар мәйдан били. Көннән-көн матурланучы милли парк территориясенә Алабуга, Тукай, Түбән Кама районнары керә. Бер дистә ел элек утыртылган агач һәм куакларны хәзер танырлык та түгел. Биредә нинди генә кошлар, хайваннар һәм җәнлекләр юк! Исемнәре Кызыл китапка кертелгәннәре дә күп.

Милли парк янәшәсендә яшәүчеләр анда ял итәргә яраталар. Транспорт белән чыгучылар да, җәяү йөрүчеләр дә очрый. Әйе, алабугалы һәм чаллылыларның ял итәр җирләре, сокланыр урыннары бар. Тик менә шушы матурлыкны саклаучылар да шулай ук күп дип, кызганычка каршы мактана алмыйбыз. Табигатькә ял итәргә чыккан кешеләрнең күбесе агачларны сындыра-җимерә башлый. Ярый әле бу байлыкны саклаучылар, күзәтеп торучылар бар. Болар — «Түбән Кама» милли паркы урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, экология, санитария күзәтчелеге, балалар, гомумән табигатьне яратучы кешеләр. Нәкъ менә алар, көчләрен, вакытларын кызганмыйча, әйләнә-тирә мохитне саклыйлар. Ләкин, даими аңлату эшләре алып баручы парк хезмәткәрләренең тырышлыгына карамастан, табигатьне юк итүчеләр кимеми. Гүзәл табигать безгә матурлык бирүче генә түгел, сәламәтлекне кайгыртучы да бит югыйсә. Табигать — безнең уртак байлыгыбыз, аны бергәләп саклыйк.

Үткән заман сыйфат фигыль

(Причастие прошедшего времени)

Причастие прошедшего времени отвечает на вопрос нишләгән?, образуется от основы глагола при помощи аффиксов -ган/-гән, кан /кан. На русский язык переводится при помощи аффиксов на -вш-, -в-, -»»-. Например: Уянган бала (проснувшийся ребенок), укылган китап (прочитанная книга).