Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
ПРИЧАСТИЕ - СЫЙФАТ ФИГЫЛЬ - Нигүматуллина.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
232.45 Кб
Скачать

45. Тәрҗемә итегез.

1) В трудные минуты он всегда вепоминает слова, сказанные мамой. 2) В доме, в котором живет мой друг, уже месяц не работает лифт. 3) Сад, посаженный моим дедом, напоми-нает нам о нем. 4) Покрасневшие помидоры надо сегодня же собрать в деревянные ящики. 5) Ученики, хорошо знавшие татарский язык, участвовали на школьной олимпиаде. 6) Гу-бадия, испеченная мамой моего друга, понравилась всем гос-тям. 7) Моим одноклассникам, которые не торопились домой, разрешили остаться потанцевать.

46. Тәрҗемә итегез. Рус телендә охшаш мәкальләр табыгыз.

1) Эш эшләгән интекмәс, эшләмәгән көн күрмәс. 2) Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык. 3) Эшләмәгән ашамый. 4) Йөри белмәгән юл бозар, сөйли белмәгән сүз бозар. 5) Белгән белгәнен эшләр, белмәгән бармагын тешләр. 6) Телләр белгән — илләр гизгән. 7) Ата-ананы тыңлаган — адәм булган, тыңламаган — әрәм булган. 8) Акрын барган тиз җитәр. 9) Авызы пешкән салкын суны да өреп эчкән. 10) Туган телен югалткан кеше үзен дә югалта.

47. Аерымланган сыйфат фигыльләргә игътибар итеп, җөмләләрне тәрҗемә итегез.

1) Старик, уставший от долгой дороги, сел отдохнуть. 2) Мне на помощь прибежали соседи, живущие недалеко от нашего дома. 3) Больному рассказали о современной больни-це, построенной недавно на окраине города. 4) Мальчик, упав-ший в глубокую яму, оказывается, приехал в гости к соседке. 5) Туристы медленно поднимались в гору по узкой тропе, за-росшей травой. 6) Девочка, испугавшаяся гуся, была, навер-ное, городской.

48. Иярчен аергыч җөмләләрне тәрҗемә итегез.

1) Я до сих пор помню песни, которые в детстве мне пела мама. 2) Наш класс собирает материал об известных людях, которые родились в нашем городе. 3) Избушка, которая стояла на краю леса, сгорела в прошлом году. 4) Здание, в которое пере-ехал детский дом, находится в красивом месте. 5) Школа, из которой я ушел, была далеко от дома. 6) Задача, которую я не мог долго решить, оказалась очень простой. 7) Нас пригла-сили в комнату, которая была приготовлена специально для гостей.

49. Тәрҗемә итегез. Боерык фигыльләрне, шарт фигыльләрне, кире шарт фигыльләрне һәм сыйфат фигыльләрне табыгыз.

НАРКОМАННАР БЕЛӘН ҮЗЕҢНЕ НИЧЕК ТОТАРГА?

(Психолог киңәшләре)

Наркоманнар белән эшлекле мөнәсәбәткә керергә киңәш ителми. Әгәр сез наркоман тарафыннан үзегезгә карата кы­зыксыну сизәсез икән, аның яныннан тизрәк китәргә тырышыгыз. Ул сөйләгән вакыйгалар еш кына теге яки бу рәвешле алдау өчен кереш сүз булып кына торалар. Күптән түгел генә танышкан, дуслашкан егет яки кызның наркоман икәнен

белсәгез, ул бик кызыклы кеше булса да, наркотиклардан ваз кичәргә сүз бирсә дә, тиз арада аннан читләшергә тырышыгыз. Наркоман ышанычлы кеше түгел. Әгәр дә инде шулай да сезгә наркоман белән нәрсә дә булса хәл итәргә туры килсә, түбәндәгеләрне истә тотыгыз:

1. Әгәр мөмкин булса, аңа үзегезнең адресыгызны да, телефоныгызны да бирмәгез. Наркоманнар әйбер урлаудан тартынмыйлар, шуңа күрә алар үзләрен кызыксындырган әйберләрне урлау юлларын белмәскә тиеш.

2. Ышаныч кәгазе бирсә дә, наркоманга әйберләрегезне, акчагызны ышанып тапшырмагыз. Ул аларны сатачак һәм барысын да наркотиклар алуга тотачак. Аны төрмәгә утырткан очракта да, акчагыз һәм әйберләрегез кире кайтмаячак.

3. Наркоман алдында һич тә алдашмагыз, әйткән сүзегездән кире кайтмагыз. Башка кешеләрнең вәгъдәләрен нарко­маннар яхшы хәтерлиләр һәм аларның сүзләрендә тормауларын хәрәмләшүгә рөхсәт дип бәялиләр.

Әгәр наркоман сезнең якын туганыгыз яки дустыгыз булса, нишләргә? Якын кешедән ничек баш тартасың ди?! Хәер, чыдар хәлләре калмаган кайбер ата-аналар балаларыннан баш тарткан очраклар да күп. Наркоманнарны караган, аларга хезмәт күрсәткән якыннары өчен, бу — гомерлек авыр эш. Наркотиклар алу өчен, туганнарыннан оятсыз рәвештә даими акча таләп итүчеләр белән яшәүчеләр үзләре дә психик авыруга сабышырга мөмкин.

ҮТКӘН ЗАМАН СЫЙФАТ ФИГЫЛЬНЕ КУЛЛАНУНЫҢ АЕРЫМ ОЧРАКЛАРЫ

(ОСОБЫЕ ФОРМЫ УПОТРЕБЛЕНИЯ ПРИЧАСТИЙ ПРОШЕДШЕГО ВРЕМЕНИ)

Үткән заман сыйфат фигыльнең тартым белән төрләнеше

(Употребление причастий прошедшего времени с аффиксами принадлежности)

Часто причастие прошедшего времени присоединяет аффикс принадлежности. При этом оно выражает: а) ре-зультат действия или его объект; б) процесс действия (сам акт действия). Например: Синең әйткәнең дөрес булып чыкты. (То, что ты сказал, оказалосъ правдой.) Синең кайтып киткәнеңне берәү дә сизмәде. (Никто не заметил твой уход.)