Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
ПРИЧАСТИЕ - СЫЙФАТ ФИГЫЛЬ - Нигүматуллина.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
232.45 Кб
Скачать

23. Тәрҗемә итегез.

Калган эш; белгән шигырь; укыткан укытучы; югалган дәреслек; кыздырылган ит; арган әби; ашыккан кешеләр;

куелган билгеләр; бәрелгән аяк; коелган яфраклар; җавап биргән укучы; су коенган балалар; ярдәм иткән кыз; ватылган тәлинкә; кайнаган сөт.

24. Сыйфат фигыльләрне нинди исемнәр белән кулланып була? Үрнәк: Юылган: идән, кер, чынаяклар, чалбар,...

а) Җылынган, котлаган, аңлаган, катнашкан, ә) Казыган, сөйләгән, сөйләнгән, эшләгән.

25. Исемнәрне нинди сыйфат фигыльләр белән кулланып була? Үрнәк: Чәчәкләр: утыртылган, өзелгән, бүләк ителгән,... Киңәш, йорт, күлмәк, көндәлек, кунаклар, имтихан, мисал.

26. Сыйфат фигыльләрнең антонимнарын языгыз. Үрнәк: Кергән ишек — чыккан ишек.

Елаган бала; югалган китабың; арган кеше; килгән кунаклар; бикләнгән кибет; тырышкан укучы; төшкән баскыч; утырган урын; яндырган ут; авырган күршем.

27. Тәрҗемә итегез.

Обрадовавшийся мальчик; поставленная оценка; забытая тема; купленные продукты; выращенные овощи; выполненное упражнение; потерявшаяся кошка; испугавшийся ребенок; посаженная картошка; собравшиеся люди.

28. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез.

Әйтелмәгән сүзләр; киелмәгән киемнәр; җиңмәгән спортчы; еламаган бала; бикләнмәгән ишек; аралашмаган күрше­ләр; уйланмаган эш; тәрҗемә ителмәгән җөмләләр; җыештырылмаган бүлмә; чакырылмаган кунаклар; өлгермәгән алмалар; җылынмаган су.

29. Тәрҗемә итегез.

Невымытые тарелки; невыученное правило; непроверен-ные тетради; ненайденная ручка; непришедшие зрители; неизученный язык; непроснувшийся малыш; непрочитанная газета; неотосланные письма; неожиданная встреча.

30. Сүзтезмәләрне юклык формасына үзгәртеп языгыз.

Яуган яңгыр; киселгән икмәк; пешкән йомыркалар; тырышкан дус; чапкан ат; рөхсәт сораган укучы; ялганлаган бала; ошаган фикер; килә алган кешеләр; гаҗәпләнгән тыңлаучылар; онытылган әйбер.

31. Нокталар урынына тиешле сүзләр куеп, сыйфат фигыльләр төзеп языгыз.

.ган таш

.тән эш

.кән аш

.ган теш

.кан баш

.кан акча

.кан бакча

.кан елга

.гән гаилә

.ган кием

...ган билге

...ган сәгать

...кән кунак

...кән бәйрәм

...гән сүзлә

32. Тәрҗемә итегез. Бирелгән җөмләләрдән чыгып, нинди кагыйдә әйтә аласыз?

Б. к. Сез яшәгән шәһәр, чыннан да, матур икән.

И. к. Сез яшәгән шәһәрнең тарихы баймы?

Ю. к. Сез яшәгән шәһәргә туристлар күп киләме?

Т. к. Сез яшәгән шәһәрне кичә телевизордан күрсәттеләр.

Ч. к. Сез яшәгән шәһәрдән безнең шәһәргә еракмы?

У.-в. к. Сез яшәгән шәһәрдә нинди милләтләр яши?

33. Тәрҗемә итегез.

1) Дөрес җыелган дару үләннәренең генә файдасы була. 2) Мин ясаган машина макетына күргәзмәдә яхшы бәя бир­деләр. 3) Һәр көн иртән салкын су белән коенган кеше авырмый. 4) Кечкенә баланы куркыткан эт, чыннан да, бик зур һәм усал иде. 5) Сез бүген биргән имтихан нинди фәннән иде? 6) Бүгенге бәйрәмдә матур итеп җырлаган теге кызның кем икәнен белмисезме? 7) Килгән кунакларны вокзалдан кунакханәгә туры алып кайтырсыз.

34. Нокталар урынына җәяләр эчендә бирелгән тиешле сыйфат фигыльләрне куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.

1) Мәктәптән киткәндә, без ... агачлар инде хәзер зур булып үскәннәрдер. 2) Өй эшләрен ... укучылар начар билге алдылар. 3) Яңа гына һавага ... самолет Төркиягә оча икән.

4) Китапханәдән ... китап сиңа реферат язарга ярдәм иттеме?

5) Әти-әниләр ... киңәшләр һәрвакыт файдалы була. 6) Авылдан әбиләре ... тәмле күчтәнәчләргә балалар сөенделәр. 7) Бөек Җиңүне ... һәм аңа ... бер генә кеше дә булмагандыр. 8) Урамда ... балаларны сез таныдыгызмы?

(Биргән, утырткан, җибәргән, эшләмәгән, күтәрелгән, шатланмаган, алган, уйнаган, көтмәгән.)

35. Нокталар урынына тиешле сыйфат фигыльләр куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.

1) Дәрестә без ... диктант, чыннан да, авыр иде. 2) Яңа төзелә ... йорт янында балаларга уйнарга рөхсәт ителми. 3) Поезддан ... юлчылар һәркайсы үз юлы, үз эше белән китеп бардылар. 4) Яз көне ... беренче җылы яңгырны бөтен табигать түземсезләнеп көтте. 5) Кичә туган көнен ... дустыма 15 яшь тулды. 6) Еш ... балаларга табиблар спорт белән шөгыльләнергә киңәш итәләр. 7) Имтиханнарын яхшы ... укучыларны укытучылар чын күңелдән котладылар.