Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
ПРИЧАСТИЕ - СЫЙФАТ ФИГЫЛЬ - Нигүматуллина.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
232.45 Кб
Скачать

98. Тәрҗемә итегез.

Мәйданга җыелачак халык. Сулаячак һава. Без тукталачак шәһәр. Син эшләячәк урын. Барачак юл. Туачак бала. Сөйләячәк сүз. Без җыячак җиләк. Суган утыртачак кешеләр. Сиңа ошаячак кыз. Иртәгәгә мин өйрәнәчәк кагыйдә. Туристлар яшәячәк йорт. Тотачак акча. Газетага биреләчәк белдерү. Концерт куелачак бина.

99. Сүзтезмәләр языгыз. Тәрҗемә итегез. Үрнәк: Утыртачак бәрәңге.

Югалачак, күрсәтәчәк, казыячак, күчәчәк, өйрәтәчәк, ашаячак, ыргытачак, яшерәчәк, атлаячак, өзеләчәк.

100. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр уйлагыз.

1) Тема, которую нам предстоит выучить. 2) Город, куда я поеду. 3) Деревня, где я буду жить. 4) Деньги, которые мы получим. 5) Друг, с которым я познакомлюсь.

101. Җөмләләрне тәрҗемә итегез.

1) Укучылар укытучы аңлатачак авыр теманы игътибар белән тыңларга әзерләнделәр. 2) Без чыгарачак газетаның әле исеме дә юк. 3) Җыелышта ата-аналар күгәрәчәк проблемалар белән сез дә танышмы? 4) Укучылар концерт куелачак сәхнәне матур итеп бизәделәр.

102. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне чагыштырыгыз, мәгънәләрен аңлатыгыз.

1) Алсулар яшәячәк йорт тугыз катлы һәм бик матур икән.— Алсулар тугыз катлы бик матур йортта яшәячәк икән. 2) Бу шагыйрьнең әле язачак иң яхшы әсәре алдадыр дип өметләнәбез. — Бу өметле яшь шагыйрь әле бик матур шигырьләр язачак.

103. Нокталар урынына тиешле сүзтезмәләрне куеп языгыз.

1) Пассажирлар, перронга чыгып, ... көтә башладылар. 2) Киләсе атнада ... һәр класстан берничәшәр генә ата-ана ча­кырылды. 3)... төзүчеләр бик тырышып әзерләнделәр. 4)... темасы да, исеме дә билгеле иде инде. 5) Егет, күңеленә ошаган кыз белән ... турында уйлап, татлы йокыга китте.

(Язылачак әсәр, киләчәк поезд, уздырылачак җыелыш, булачак очрашу, булачак бәйрәм.)

104. Тәрҗемә итегез.

1) Ты хорошо знаешь школу, в которой будет учиться наш сын? 2) Мне жалко время, которое ты потеряешь. 3) Кто автор пьесы, которую мы будем ставить для родителей? 4) Портниха описала Лейсан модель платья, которое она сошьет ей на Новый год. 5) Ученый, который придет на встречу, очень из-вестный историк.

Вторая форма причастия будущего времени образуется от спрягаемой основы глагола (3 л. ед. ч.) при помощи аффиксов -сы/-се. Причастие данной формы является определением следующего за ним существительного и соответствует придаточному определительному предло-жению с союзным словом который + глагол изъяви-тельного наклонения будущего времени. Например: Син әйтәсе сүзләр. (Слова, которые ты скажешь.)

105. Сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез. Татарча сүзтезмәләр белән җөмләләр уйлап языгыз.

Мин аласы китап. Имтихан бирәсе көн. Чишәсе мәсьәлә. Даими эшлисе эш. Юлга чыгасы атна. Ерактан киләсе кунаклар. Син чыгасы ишек. Укырга китәсе көз. Үткәрәсе туган көн. Күчереп язасы хат. Төзеләсе өй. Җәен салынасы юл. Зәңгәргә буяласы койма. Ачыласы яңа кибет.

106. Җөмләләрне тәрҗемә итегез.

1) Димәк, аның әле бу дөньяда эчәсе суы да, ашыйсы ризыгы да бетмәгән иде. 2) Минем хыялым — башта институтка керү, аннан соң күз күрер әле. 3) Без күчәсе яңа йортның ишегалдында гына балалар бакчасы һәм мәктәп бар икән.4) Кызы кайтасы юлдан ана күзен дә алмый көтә. 5) Айрат республика буенча үткәреләсе олимпиадага бик җаваплы әзерләнде.

107. Исегездә калдырыгыз.

Нишлисе бар (юк)? — Что (не) нужно сделать?

Минем ашыйсым бар (юк). Синең ашыйсың бар (юк). Аның ашыйсы бар (юк).

Безнең ашыйсыбыз бар (юк). Сезнең ашыйсыгыз бар (юк). Аларның ашыйсылары бар (юк).

108. Алдагы күнегүдә бирелгән үрнәк буенча төрләндерегез.

а) Минем шалтыратасым бар. ә) Минем укыйсым юк.