
Гайсә улы Амәт турындагы дастан
Көннәрдә бер көн хәзрәте Җанибәк* хан ау ауларга чыкты. Җанибәк ханнын хатыны Тайдулы ханша йөкле иде. Хан әйтте: «Әй ханша, мин аудан кайтканчы бала туса, кыз бала туса үтер, әгәр ир бала булса, төшлек җирдән үзең сөйгән кешене сөйенче сорарга җибәр,— диде. — Әгәр кыз бала туып үтермәсәң, үзеңне үтерермен»,— диде. Хан ауга киткәннән соң Тайдулы ханшаның күзе ярды. Тәңре Тәгаләнең фәрманы белән кыз бала туды. Кызны үтермәде, Бирдебәккә* җибәрде. Олы улы Бирдебәк кызны асрады. Аннан соң ханның үзенә кеше җибәрмәде, ханга каршы кеше бармады. Хан Җанибәк кыз туганын белде. Килеп сарайга керде. Сорады, үтердеме, дип. Белгән иделәр, үтермәде бугай, диделәр. Хан сарайга килде. Тайдулы ханша каршы чыьты. Хан ук белән атты, ботына тиде. Хан инанмады. Ханша тугыз солтан анасы иде. Угланнарның ачулары килеп аталарына сүз әйттеләр: «Угыл кирәк булса тугыз улың бар, бер кыз баланы күпсенәсең»,— диделәр. Аннан соң хан ачуланып кызны үтерергә кеше җибәрде. Тайдулының ике аргамагы бар иде. Бер аты Ашык-ча дигән, берсенең аты Туйкычак дигән иде. Бу ике атны кушып, кызны качырсын дип кеше җибәрде. Бирдебәккә хәбәр төште. Кызны алып качты. Чиркәскә барып мәкам-йорт тотты. Җанибәк ханның бу эшенә халыкның күңеле яман булды. Улларын куа башлады дип әйттеләр. Хан халыкның күңеле яман булганын белеп бер көн әйтте: «Кем дә кем минем улымны китерә, кызымны аңа бирермен»,— диде. Гайсә улы Амәт әйтте: «Әй ханым, әгәр со-юргалы булсаң мин китерермен»,— диде. Хан әйтте: «Хуш алай булсын»,— диде. Гайсә утлы Амәт әйтте: «Син халык алдында ачуланышкан бул,— диде. — Мин анда барып алдаем, яхшы булыр»,— дип. Бу эшләрне күп кеше белми иде. Амәт, китәр көнне хан халыкка аш бирде. Үз кулыннан халкының барчасына аш бирде. Аннан Амәтне өндәде, аңа сукта бирде. Амәт әйтте: «Әй ханым, халыкка яхшы аш бирдең, миңа ни бирәсең», — диде. Ханның бу сүзгә ачуы килеп, тотыгыз, үтерегез!», диде. Амәтнең аты тышта хәзер иде, атка менеп качып китте. Бирдебәккә барды. «Ханнан качып килдем»,—диде. Бирдебәк Амәтне яхшы гыйззәт кылды, сыйлады. Беркөн Бирдебәк ау ауларга китте. Амәг бер корткага барып әйтте: «Мин сине ана итәрем, күп мал бирермен син барын әйтсәң, шул кызның миңа күңеле төшәрме?»,— диде. Кортка әйтте: «Кыз такатькяр булыр, кызны белмим ханша сине ошатыр». «Хуш, шулай булсын, барыл әйт»,— диде. Кортка хаи-'
шаның
каршына барды, күзен ача алмады, утырган
иде. Ханша әйтте:
«Ни өчен йоклыйсын?». Кортка әйтте: «һич
дәрманым калмады,
ханнан качып килгән Амәт би иркемә
куймады»,— диде. «һичкемдә андый нәрсә
күргәнем юк иде».— диде. «Күп нәрсә
күргән идем»,— диде. Ханша әйтте: «Барып
китер».— диде. — «Безнең
белән уйнасын»,— диде. Аннан соң кортка
барып Амәтнс китерде.
Үзе кайтты. Уйнадылар, көлделәр, гайре
эш кылмадылар.
Амәт әйтте: «Син иреңә әйт, мин синең
белән йоклармын, диген. Кич белән ул
килер, син аның белән жеп бәйләгеч
уйнаган булып
бармагын бәйлә, зинжнр кагырсын. мин
шунда килеп утерер-мен,—
диде. Кич булды. Бирдебәк килде, бер
сәгать булды. Ханша зинҗирнс какты.
Амәт бинең бер колы бар иде. Ул колга кылыч бирде: «барып Бирдебәкне син кылыч белән чапкан бул, әмма кылычның йезс белән чапма»,— диде. Колы йөгереп килде, Бирдебәккә кылычның сырты белән тиде. Бирдебәк ачуланып: «һай, бу ни эш?»,— дигәндә Амәт үзе йөгереп барып колнын кулыннан тартып алды, колын үтерде. Аннан соң ханшаны үтерде, ул кортканы да үтерде. Аннан солтан Бнрдебәккә әйтте: «Алган хатынын мондый эшне эшләде, бүтәннәр нәрсә эшләмәс,— диде. — Кил, ханга кайтыйк,— диде. Шуннан Бирдебәк әйтте: «Хуш, алай булсын»,— диде. Күчеп кайтты. Амәт белән Бирдебәк үз илләренә кайттылар. Хан каршы чыкты. Мәнгәл дигән байның өненә төштеләр. Җыелышып эчтеләр. Хан исереп йоклады. Мәнгәл байның Тимер атлы бер улы бар иде. һич кеше күргәне юк иде. Хан ялгыз ятыр иде. Мәнгәл улы Тимер килде, күркәм кеше иде. Хан күңеленнән әйтте: «Минем кызым моңарга икән»,— диде. Ул угыл торып тәгьзыйм итте. Амәт килде:
— Охшармы бикләр, охшармы,
Монча дәүләт Лар булса,
Аргамакның аягын
Ефәк белән тошармы?
Тимер икән таш аткан
Гайсә улы Амәт барында
Мәнгәл улы Тимергә
Кызын бирмәк охшармы? — диде.
Кырык кыркый яратып Кырымга китте, кул теләде. Кырым мөселманга гаскәр бирмәде. Конткарга барды, ул тагын җибәрмәде. Аннан Кызылбашка барды. Кызылбаш Кырымнан куркып, ул да бирмәде. Кайтып, ил читенә килеп, шымчы җибәрде. Хан ауга чыкканда кызын алып качты. Зөя тамагына
34
барып Идел якасында торды. Аны Кыз тавы дияләр. Хан аудан кайтты. Амәт кызын алып качканын белде, кая киткәнен белмәделәр. Ике елдан соң хәбәре килде йөкле имеш. Ай-көн узды. Хәзер барган кеше алыр дигәч хан гаскәр җибәрде. Өч йөз кеше белән Алачин Алауны баш итеп җибәрде. Җәй көне иде. Амәт биек тауның башында утырып тора иде, кыз алыстан карап күрде: берничә кеше килә, бер җирән атлы кеше. Артында белмим садагы, белмим кеше, диде. Бераздан Амәт үзе күрде, Алачин Алау ханнан килә икән: Ул вакытта углан туган иде. Бишеге белән алып килә алмады, бер агач ботагына утыртып китте, куй-кың койрык маен бала авызына каптырып, Тәңренә тапшырып, сугышка каршы бардылар. Алачин куып килеп җитте. Атына атты иярнең арт кашына тиде. Амәт әйтте: «ант-шарт иткән дус иден, җанга касд булдың. Аткан алай атмас, болай атар»,— дип аргамагыны ега атты, ятып калды йәнә үзгә аргамакка менеп килде. Тагын атты, атының ялын ияртә төште. Амәт тагын атты, янә ятып калды. Алачин Алау бер бүз аргамакта килеп җитте. Садактагы угын кырыйга атты. Амәт кармап бакты, бер угы бар икән. Килеп атының умырткасының кырына атты. Ат егылды. Алачин атыннан егылды. Алачин Алау әйтте: «Әй дус, бер кашык каным үтенермен... антымны языр тидем, үземә килде,— диде. Амәт әйтте: «Ни күрсәң, аны йийгәйсең,— диде. Идел башына чыкты. Идел башында мәкам-йорт тотты. Җанибәк хан үлгәннән соң Бирдебәккә килеп кушылды. Ханның ярты йортын биләде. Ул вакытта Әчтерханда Тимер Котлы хан иде, уяы-кызы юк иде. Ул заманда Хаҗи Тарханда бүрәнә ашырырга барган кешеләр бер бала табып алып килделәр. Ханша ул баланы үзенә алып асырады. Бала үскәннән сон Хаҗи Тарханда карак була башлады. Халык ул балага рәнҗеде: «Ханым, безне сөймәс булсаң, аны сөйсәң, аны тот»,— диделәр. Шунда хан әйтте: «Бу бер угыл белән ни булыр, миңа халкым кирәк»,— диде. Угланны салдан алып килгән өчен Салчы дип атаган иде. Көннәрдән бер көн Салчы гаскәргә барды, анда Ичкәекле дигән җирдә уеннар өйрәнде. Кубыз, думбра төрле уеннар өйрәнде. Анда-монда һәркем белән сүзгә килеп, «әй атасыз-анасыз, дип әйтер булсалар, ул әйтер: «Ак Сарайда балчымын, ана Иделдә Салчымын. Хаҗи Тарханда тучымын. Атамны сорасагыз, белсәгез, никахсыз, үзем артык туган. Соң төбен сорал нитәсез»,— дия иде. Салчы Җанибәк ханның кызыннан туган угыл булыр. Ханнарга җийан угыл булды. Гайсә улы Амәт утлыдыр.
Тәмам валлаһу әгъләм биссаваб.
35