Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Дэфтэре Чынгыз-намэ.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
350.72 Кб
Скачать

Сүз башы

«Дәфтәре Чыңгызнамә» — XVII гасырга караган тарихи-әдәбиәсәр. Язучысы (авторы) билгесез булган бу чыганак ал­ты бүлек — дастаннан тора:

1. Чыңгыз хан нәселе турындагы дастан.

2. Аксак Тимер нәселе турындагы дастан. •

  1. Гайсә улы Амәт турындагы дастан.

  2. Идегә би турындагы дастан.

  3. Урыннар һәм шәһәрләр турындагы дастан.

  4. Тарих турындагы дастан.

Татарлар арасында бу әсәрнең киң таралышта булуы мв-гьлүм. Ул төрле чорларда күп кенә галимнәрнең дә игътиба­рын үзенә җәлеп итеп килгән. Олы галимебез академик Мирка­сыйм ага Госманов бу әсәрне өйрәнүгә зур өлеш кертте. Ул «Чыңгызнәмә»гә багышланган махсус хезмәт язды. (М.А.Ус-манов, «Татарские исторические источники ХУЦ-ХУШ вв.», Казань, 1972.).

Революциядән соң «Чыңгызнамә»нең аерым өлешләре төрле басма чыганакларда урын алып килде. Мәсәлән: В.А. Панов, «Багатырские сказания о Чингиз-хане и Аксак-Тсми-ре», Асадеята, 1934; «Борынгы татар әдәбияты». Казан, 1964; «Татар халык иҗаты. Дастаннар». Томны төзүче, кереш мәка­лә һәм искәрмәләрне язучы Флора Әхмәтова. Казан, 1984; «Та­тар халык иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар». Томны төзүче, кереш мәкалә һәм искәрмәләр язучы Сәлим Гыйләҗетдинов. Казан, 1987 һ. б.).

«Чыңгызнамә» әсәре хәзерге татар теленә якынлаштыры­лып һәм гамәлдәге алфавит белән аерым китап итеп киң кат­лам укучыларына беренче тапкыр тәкъдим ителә. Ул 1882 елда Рәхимҗан Җиһаншин ярдәме белән чыккан китап буенча әзерләнде. Бу әсәрнең күп санлы кулъязма нөсхәләре бар. Киләчәктә анын фәнни-тәнкыйди тексты да дөнья күрер дигән өметтә калабыз.

Без басманы әзерләгәндә бер генә чыганак файдаланыл­ганга күрә, анда кайбер кимчелекләр дә юк түгелдер.

Киңәшләрегезне «Иман» нәшриятына җибәрүегезне со­рыйбыз.

СӘЛИМ ГЫЙЛӘЖЕТДИНОВ

Чыңгыз хан нәселе турындагы дастан

Хәзрәте Нух пәйгамбәр галәйһиссәламнсн дүрт улы, та­гы дүрт кызы бар иде. Берсе — Хам, берсе — Сам, берсе — Кәнган, дүртенчесе Яфәс иде. Олы кызының аты Рәҗәп иде, икенчесенең аты Зәхәп иде, өченчесе Роухәт иде, дүртенчесе­нең Рәхәт иде. Рәҗәп үзенең кызы иде. Зәхәп, Роухәт, Рәхәт өчесе Нух пәйгамбәр галәйһиссәлам догасы белән көчек, ишәк, мачыдин иделәр. Әмма Хамнын нәселе — гарәп халкы, Самның нәселе — гаҗәм халкы. Кәнган туфанда һәлак булды, нәселе киселде, Яфәс нәселе — рум халкы. Яфәсне Әбүлжа хан дип тә әйтәләр. Әбүлҗа хан улы Бакыр хан, аның улы Уҗан, аның улы Авыз хан, аның улы Күк хан, аның улы Әбү Гара хан, аның улы Кара хан, аның улы Күнү Мәргән, аның улы Уҗам Бусл, аның улы Сам Савучы, аның улы Сар Саву­чы, анын улы Сәнга Борун, аның улы Качу Мәргән, аның улы Карадаман, аның улы Турымтай Чәчән, аның Тумавыл Мәргән, аның улы Дуйын Бәян, аның улы Чыңгыз хан, аның улы Йучи хан. аның улы Саин хан, аның улы Сартак хан, аның улы Пәртак хан, аның улы Тугали хан, анын улы Тук Тагый хан, аның улы Үзбәк хан, аның улы Җанибәк хан, аның улы Пәрдик Солтан, аның улы Шәбак хан, аның улы Мортаза хан, аның улы Күчем хан, аның улы Арслан хан, аның улы Борһан Солтан, әмма Борһан Солтан урыс кулын­да хәбес булып мөртәд булды.

Инде Чыңгыз ханның дәфтәре. Әүвәл заманда Ак диңгез эчендә Мальта дигән шәһәр бар иде. Ул шәһәр ханының аты Алтын хан иде, ханшаның аты Курлавыч иде. Ул ике пади­шаһтан бер кыз туды. Кызны Гыйләмалик Күрекле дип атады­лар. Аны Айга, Көнгә күрсәтмәделәр. Кырык агач таш мәнбәрайда куйдылар. Әмма күрке шундый иде: көлсә, коры­ган агач яфрак ярыр иде; коры җиргә бакса, үлән чыгар иде; чәчен тараса, энҗе түгелер иде; төкерсә, алтын төкерер иде. Әмма дөньяда бер артык туган хан (кызы) иде. Янында карау­чылары бар иде. Аны караучы кызлар арасында берсе — үзенә якыны Урда хан иде. Көннәрдән бер көн, ул балигъ булганнан соң әйтте:

— Әй Урда хан, син сарайдан тышка чыксаң, нәрсә күрер­сең. Дөнья дигән бу сарайдан башка үзгә җир бармы, я бу са­рай эче генәме?

Урда хан әйтте:

Тыштагы дөнья киң җиһан,— диде. — Әмма көн дигән ике нәрсә бар. Дөньяның раушаны алар белән,— диде. Аннан Гыйләмалик Күрекле әйтте:

— Әй Урда хан, син мина ул нәрсәләрне күрсәт,— диде. Урда хан әйтте:

  • Син күрсәң, үләрсең,— диде. Янә Гыйләмалик Күрекле әйтте:

  • Үлсәм — үләрмен, күрсәт,- диде.

Тәрәзәне ачып җибәргән иде, көн яругы (кояш нуры) са­райга керде. Гыйләмалик Күрекле аны күрде, үлүдән калды. Кызлар ханга нәрсә дип әйтербез, дип еладылар. Бер көн үт­кәннән сон Гыйләмалик Күрекле һушына килгәч, кызлар сөен­деләр һәм әйттеләр:

— Ни күрдең?— диделәр. Шуннан Гыйләмалик Күрекле әйтте:

— Баягы күргән кояштан корсагыма бала булды, инде атама ни дип әйтерсез?— диде.

Алтын хан кызын вакыт-вакыт килеп күреп кит» иде. Беркөн Алтын хан кызын күрергә килде һәм йөкле кызына әйтте:

—Әй кызым, битеңә сипкел төшкән, ни бәла булды,—диде.

Атасы өенә кайта да хатынына:

— Аһ, Курлавыч! Хәләл-җефет булганнан бирле мондый оят »ш булганы юк иде. Кызыбызга бер бәла булды. Ни кыла- ек?!—диде.

Курлавыч әйтте:

  • Моны инде бу җирдәге иргә биреп булмас, Адәм утлы шайтан белән бәрабәр, күп сүзләр, күп авазлар чыгар. Инде гүзәлне көймә белән Төн диңгезенә салып җибәрик,— диде. Шуннан соң көймә төзеделәр, кырык кыз — кызыкый белә, күк күгәрчен белә, алтын каурый белә, тутый кош белә, сүнмәс чы­ рагы белә, төкәнмәс азыгы белә Тура тавыннан Төн диңгезен» алтын көймәгә салып җибәрделәр һәм янә әйттеләр:

  • Бер яхшы җанга юлык,—- дип.

Аннан сон берничә көн узды. Шул вакытта Турымтай Чәчәннең улы Тумавыл Мәргән Идел башына чыгып яткан иде. Аның кырык кешесе арасында бер Шаба сукыр дигән төрекмән каравылчысы бар иде. Аның маңгаеңда бер күзе генә бар иде. Ул әйтте:

— Өй Тумавыл Мәргән! Алда бер кара нәрсә күренә. Ул бер алтын көймә,—диде. — Ул кара тау тик тора. Синнән сөен-

че, үтенәмен, эче булсын, тышы булсын, ул көймә төш вакытын­да монда булыр,— диде.

Тумавыл Мәргән әйтте:

— Хуш! Алай булсын,— диде.

Анда кем булуын һич белмәделәр, алтын көймәгә керә алмадылар.

Сукыр төрекмән Шаба әйтте:

  • Әй Мәргән, атып бозма,— диде. Шуннан Тумавыл Мәргән әйтте:

  • Туры атыйммы, кыек атыйммы,— диде. Шаба сукыр әйтте:

  • Туры атсаң, эчендә кеше булса, үлер, кыек ат,— диде.

— Хуш, алай булса, кыек атам,— дип угын көймәгә атты, көймәнең тактасын ыргытып җибәрде. Көймәне кыек атып бозган өчен Кыят Тумавыл Мәргән дип әйтерләр. Кыят халкы­ ның аслы-төбе болардыр.

Ул көймәне бозганнан соң Гыйләмалик Күрекле чыкты, кырык кызкае белән, күк күгәрчен, бер алтын каурый белән, тутый кош белән. Барчасын Тумавыл Мәргән алды. Көймә ты­шын Шаба сукыр төрекмән алды. Аннан соң ул Тумавыл Мәргән ул кичтә чатыр корып кызны алып ятырга теләде. Гыйләмалик Күрекле әйтте:

— Әй Мәргәнебезгә сине Тәңре җибәргәндер, кайчан да булса мин синеке булырмын, әмма беразга сабыр кыйлсаң иде. Корсагымда бер бала бар, ләкин корсагымдагы бала адәмнән түгел, нурдан, кояштан,— диде. Шуннан Тумавыл Мәргән әйтте, мин ул корсактагы булган балаңа карамам, алып ятыр- мын, диде. Гыйләмалик Күрекле әйтте: «һай син Мәргән, мин күктә очкан ак шоңкар идем, инде карагай тик сиңа кунам, сез — ир кеше. Сезгә кару итеп булмас, әмма күңелемне калдырма- саң иде», диде. Шуннан Тумавыл Мәргән әйтте:

— Хуш, синең күңелеңне калдырмамын,— диде. Аннан соң ул кич чатыр корып яттылар. Күңелләрен тап­ тылар. Аннан Тумавыл Мәргән әйтте:

  • Әй Гыйләмалик Күрекле, бу корсагыңдагы бала кояш­ тан булуы дөрес икән, адәмнән булган булса, кыз булмас идең,— диде. Сөюе артты. Аннан Гыйләмалик Күрекле әйтте:

  • Гомеремдә ир йөзен күргәнем юк иде, бүген кич сине күрдем,— диде. Аннан Тумавыл Мәргән әйтте:

  • Үзе буаз, үзе кыз, уразлы иргә төш булды,^- диде. Шун­ нан Гыйләмалик Күрекле әйтте:

— Минем кадеремне яхшы бел,— диде. Тумавыл Мәргән әйтте:

Әй Гыиләмалнк Күрекле, минем сөюемнен билгесе шул: минем агачым караган, шоңкар кошым, чәчен тараган тамгам ачаманы булсын. Шул сәбәбтән кыятачмак тамга дип әйтер сыйфаты менә шулай:

Берничә көннән соң корсактагы бала туды. Аны Тәңре биргән дуйынлык дип, Дуйын Бәян дип атадылар. Янә берничә көннән соң Тумавыл Мәргәннең атасы Турымтай Чәчән үлде. Тумавыл Мәргән атасы йортына кайтты, хан булды. Ханлыкка утырганнан соң Гыйләмалик Күрекледән ике улы туды. Берсен Бүдәнә Тай, икенчесен Билге Тай дип атадылар. Ул ике улы ту­ганнан соң Гыйләмалик Күрекленең күңеле яман булды. Тума­выл Мәргән әйтте:

  • Әй Гыйләмалик Күрекле, халык ул табу сөенеч, ди. Ул табып, күңелең ник яман булды?— диде. Гыйләмалик әйтте:

  • Мин беренче улым Дуйын Бәян өчен кайгырамын,— диде.

Боланга ияргән чәчәккә аунар, дуңгызга ияргән балчыкка аунар. Син хан улы түгелсең, йортка лаек түгелсең, диярләр. Үз хәлен белмәсләр, малга туймаслар. Бүдәнә Тай, Билге Тай йортка лаек түгелләр. Мин — Арыслан баласы, сиңа килеп, ни күрдем,— диде.

Шунда Тумавыл Мәргән хан әйтте:

  • Хуш, ни дип әйтмәкче буласың?— диде. Гыйләмалик Күрекле әйтте:

  • Син үлсәң, йортыңны улларың Бүдәнә Тай, Билге Тай биләрләр, нурдан булган Дуйын Бәян өчен кайгырамын,— ди­ де. — Бу ике улыбыз Бүдәнә Тай, Билге Тайны калмакка җи­ бәр,— диде. Шуннан соң Тумавыл Мәргән ике улын Бүдәнә Тай белән Билге Тайны калмакка җибәрде, һәр икесенә җиде­ шәр хезмәтче бирде. Алар калмакка барып мәкам-йорт тотты­ лар, бер җирдә тордылар. Калмык түрәләренең асылы-төбе Бү­ дәнә Тай һәм Билге Тайдандыр. Бу ике туган киткәннән соң, Дуйын Бәянга кыз алдылар. Алтын хан нәселеннән җиде сол­ танның кечесе Төрлекле исемле иде. Аның кызы Алангуны Дуйьш Бәянга алдылар. Янә дә ул Дуйын Бәяннаң өч ул туды. Берсенең аты Бүдән Чар, икенчесенең Кагыйн Чар, өченчесе­ нең аты — Салчут. Кыят ыругы Будән Чардан, кытай халкы-

ның ыругы Кагыйн Чардан, салчут халкының ыругы Салчут-тан тора.

Тумавыл Мәргән егерме ел ханлык сөрде, аннан сон Дуй­ын Бәян унтугыз ел ханлык сөрде. Шуннан Дуйын Бәян үлде. Үләргә өч көн кала, халыкның бәкләрен жыеп әйтте:

— Аһ, белегез, үлемнән һич котылу юк. Әҗәл җитеп кил­ сә, дару-дәрман булмас, мин алган хатыным Алангуым белән бергә үлермен дигән идем, ләкин әҗәл килде. Мин үләрмен, сез каласыз. Ләкин сезгә васыятым бар.— диде. Бу миннән туган өч ул — Будән Чар, Кагыйн Чар, Салчут йорт тотарга яхшы түгелләр. Мин үлгәннән сон тол хатыным Алангуга төш-түл булып килермен. Йортка яхшы лаек бер угыл пәйда булыр. Аны көтегез. Минем билгем шул булыр; мин үлгәннән сон, көн булып иңәрмен, бүре булып чыгармын. Мине шуннан беле­ гез,— диде. Бу сүзне халыкка васыять кыйлганнан соң Дуйын Бәян дөньядан үтте. Әмма Дуйьш Бәян дөньядан үткәннән соң •салмактагы ике энесе Будәнә Тай, Билге Тай ишетеп, агабыз Дуйын Бәян үлде, җиңгәбез Алангу тол калды дип Иделгә кил­ деләр, Агаларының үлеменнән Алангуның бик кайгыруын күр­ деләр. Ау ауларга чыктылар, Байер тавына бардылар, киек ау­ ладылар. Бер киекне тере тотып кайттылар. Алар кайтып килә торган урманнан бер кавем кеше чыкты. Алар янына барып со­ радылар:

— Сез кайдан киләсез, нинди кешеләрсез? Алар әйттеләр:

— Бездән сорасагыз, без Хытай шәһәреннән качып килүчеләр,— диделәр. — Ә сез нинди кешеләр?— диделәр.

Болар әйттеләр:

  • Без калмак халкының түрәләре Бүдәнә Тай, Билге Тай булабыз,— диделәр.

  • Без өч айдан бирле качып киләбез, азыгыбыз бетте, ач- быз,— диделәр. — Безгә рәхим итеп бер нәрсә бирсәгез яки бу киекне бирсәгез ни булыр,— диделәр.

  • Түрәгездән ник качтыгыз, бик ачыккансыз,— диделәр.

  • Түрәбез көч кулланды, залим булды, чыдамадык, кач­ тык,— диделәр кешеләр.

Болар әйттеләр:

— Хуш, алай булса да бу тере киекне бирмибез. Бу киек агабыз үлгәнгә кайгыручы тол җиңгәбезгә, ул бик кайгыра, күңеле ачылсын дип аңа алып кайтабыз,— диделәр.

Алар әйттеләр:

8

  • Безгә бу киекне бирегез, безнең бер ир балабызны алы­ гыз, без ачтан үлмәс идек,— диделәр. Болар аларга куйның бер ботын биреп ир баланы алдылар. Бүдәнә Тай белән Билге Тай җиңгәбезгә күңел ачарга бу яхшы булыр дип сөенделәр. Ул ба­ ланын аты Балин иде. Атасының аты Маңкы Тай бн иде. Ач­ лыктан, сусызлыктан би улы Балинны бер ботка биреп җибәр­ деләр. Бүдәнә Тай, Билге Тай ул баланы җиңгәләре Алангуга алып кайтып тапшырдылар. Алангу аның төбен-асылын белеп аны асрады. Аннан соң Бүдәнә Тай һәм Билге Тай әйттеләр:

  • Әй, җиңгә, безгә рөхсәт бир, без кайтабыз, Таңгудан илче килде, яман хәбәр бар икән, без кайтабыз,— диделәр.

Шунда Алангу әйтте:

  • Аһ, каен Оэнеләрем — Бүдәнә Тай, Билге Тай. Берничә көнгә сабыр итсәгез дә булыр иде. Минем өч улым Будән Чар, Кагыйн Чар, Салчут халыкны белмәс булдылар, золым, көч кылалар, сүземне тыңламыйлар. Аларга гакыл, үгет бирсәгез иде,— диде. Бүдәнә Тай, Билге Тай әйттеләр:

  • Әй җиңги, безнең гакыл, васыять үгетебез шул булыр: бу энеләребез ил картларын хөрмәтләсен, һәм тыңласыннар, иминлекне сакласыннар. Бу — йортның нйшаны-билгесе бу то­ рыр: җавыннан илен күп итәр, кала төбен үз итәр, тәрәзәсен— түбәсен киң итәр, җау илгә, ят хезмәтчегә серен әйтмәсләр. Олыларын түргә үткәрер, кечеләрен хезмәт иттерер. Тагын шу­ ны белсеннәр: уңмаган йортның билгесе бу торыр: үз йортын яманлар, кеше йортын мактар; үз агасын яманлар, кеше агасын мактар; үз ыругын яманлар, кеше ыругын мактар; олысы то­ рыр, кечесе сүзләр: атасы торыр, улы сүзләр; җирән атка мен­ гән, кызыл йөзле кешедән киңәш сораган ул кеше, кеше булып йорт көтмәс: ил утаган ил булса, ул ил булмас; мал көтмәгән мал көтсә, тәва укладыр; кош чөймәгән кош чөйсә, карга берлә каз алдырырмын дияр; тәва көтмәгән тәва көтсә, кеше итәрмен дияр; күн күрмәгән күн күрсә, күн итекне киярмен дияр; мал тапмаган мал тапса, кеше күзгә алмасмын дияр.

Аның тауар көтеп малсызлар маллы буяган андый ке­шеләр безнең энеләребезне аздырырлар, диделәр. Ян» белмә­гәннәр белерләр, өйрәнмәгәннәр өйрәнерләр, диделәр. Моңар дәлил сора да һәм белер. Икмәкчедән киңәш сорадым, тимер­чедән кинәш сорадым, итчедән киңәш сорадым; күргән күргә­нен әйтер, күтәргән икмәген сатыр; Тәңресенә тәүбә кыйлсын, олуглардан, бикләрдән киңәш сорасын; инде моннан башка әй­тер сүзебез, васыять-үгетебез юк,— диделәр. Бүдәнә Тай белән

Билге Тай һәм йортларына кайттылар. Алар Киткәннән сон бу өч туган — Будән Чар, Кагыйн Чар, Салчут агаларының үгет-васыять сүзләрен тотмадылар, аналарын санга санамадылар. Уңмас булды ил-көн. Бикләр, янә халык улына һәм кызына үч итә башладылар. Байларның анры үркәчле кара дөяләрен, ая­гы чалыш юргаларын, муены озын аргамакларын, батыр егет­ләр кияр көбәсен, яхшы бикләрнең кызларын алдылар. Бу шжә халык күнмәс-чыдамас булды. Җыелып Алангуга әйттеләр:

  • Аһ, әй Алангу! Безнең тире белән сөягебез генә калды, инде чыдамлыгыбыз калмады,— диделәр. Алангу әйтте:

  • Аһ, әй халык! Алар минем сүземне тынламасалар, сез­ нең кадерегезне белмәсләр,— диде. — Әй, халык улы, минем ирем Дуйын Бәян сезгә әйтмәдеме, мин үлгәннән соң төш-түл булып килермен димәдеме. Инде вакыт җитте, минем бер улым булыр,— диде. Алангудан бу сүзне ишеткәч халык бик сөенде, шат булды. Шуннан Алангуның бу сүзе халык арасында мәш­ һүр булды, ул угылның дөньяга килүен көттеләр. Алангуның өч улы халыктан бу сүзне ишетеп аналары яныны беркөнне килделәр. Алангуга әйттеләр:

  • Синең үтрүк сүзең ишетеп килдек,— диделәр. Алангу әйтте:

— Минем сүзем ни өчен үтрүк булсын,— диде. Алар әйттеләр:

  • Үтрүк булмыйча ничек булсын! Син безне угылга сана­ мыйча, халыкка корсагымда бер бала бар дип әйткәнсең, ха­ лык баланның тууын көтә, бу үтрүк сүз булмыйча нинди сүз булсын,— диделәр. — Сәфалунмы син, су эчеп буаз булырга; Мани дигән кошмы син, көн эссесенә буаз булырга; кавын-кар- бызмы син, ирсез орлык җыярга; тавыкмы син, көлгә аунап йо­ мырка салырга; кара каз анасымы син күбек ашап буаз булыр­ га. Синең ирең үлгән, корсагымда бала бар дип, халыкны азды­ расың,— диделәр. — Бәлки син бер ботка сатып алынган Балин белән уйнаш итеп буаз булгансыңдыр,— диделәр. Шун­ нан Алангу әйтте:

  • Аһ, әй халык бу сүз кем сүзе. Сезнекеме, әллә аларны­ кымы? Шунда халык ачуланып, гөрләшеп:

— Бу сүз улларыңныкы,— диделәр. Шуннан Алангу әйтте:

— Аһ, әй халык! Инде ышанмасаң, сүзем шул булыр. Бер, ике, өч кешене өндәгез. Аның билгесе шул булыр: көн булып иңәр, бүре булып чыгар,— диде. Шуннан Алангуга белдермичә

10

11

генә өч кеше: берсе — Кыпчак, икенчесе — Колмөхәммәт, өченчесе — Уручны өндәделәр. Таң вакыты иде. һавадан бер ярук көн инде. Күргәч, исләре китте. Болар бераздан аңнарына килеп, бер-берләреннән сорадылар:

  • Бая нур булып ингән нәрсә иде?— дип.

  • Кил, без исерек күк, ялларыбыздан тартып чыгар. Бүре булса, чыгар,— диделәр. Шуннан күрделәр, артына карап елкы яллы күк бүре чыкты.

  • Чыңгыз, Чыңгыз,— дип аваз бирде. Урман эченә кереп югалды. Бу өч кеше әлеге эшне Будән Чар, Кагыйн Чар, Сал- чутка әйттеләр:

  • Буласы булыр, булмый калмас, безнең өлешебезне ал­ мас,— диделәр. Аннан соң Алангуның бер ир баласы туды. Үзе бүре ягырынлы, ир чырайлы, күрекле нәселле. Йөзен күргән кеше артыннан калмас, каршында утырганнар май шикелле эрерләр, һәм, тәкый атым, туным синеке булсын дияләр иде.

Шуннан соң Чыңгыз үсте, олыгайды. Халыкка гадел, хөкем итеп файдалы булды. Халык аны яратты, аңа иярә баш­лады.

Чыңгызны гаять яхшы хан дип, хан җенесе, баласы дип мактадылар. Агалары Чыңгызны күрә алмадылар, көнләште­ләр, халык уйнаштан туган балага иярде диделәр. Аннан соң бу өч угыл беркөн җыелышып киңәшләштеләр дә халыкка:

— Чыңгызны үтерәбез,— диделәр. Халык шунда:

  • Чыңгыз сезнең өчегезгә караганда да илгә лаек, халык­ ка файдалы, Чыңгызны үтерергә бирмибез,— диделәр.

  • Әгәр сезгә мал кирәк булса, анагызның малын алыгыз. Без Чыңгыз өчен үзебез үләбез,— диделәр. Халыктан бу сүзне ишеткәннән соң бу өчәү куркып калдылар, нәрсә эшләргә дә белмәделәр. Әмма күңелләреннән әйттеләр:

  • Халык Чыңгыз яклы, моны болай үтереп булмас, ха­ лыкка белдермичә генә үтерербез,— диделәр.

  • Хуш, атабыздан калган малны бүлеп алырбыз дип, бөтен малны үзара бүлештеләр. Әмма Дуйын Бәянның бер ал­ тынлы, гәүһәрле елдагы" бар иде, бәясен белмәделәр, өлешкә керми калды. Инде анабыз ханлыкны кемгә бирсә, бу садакны ул алсын, диделәр. Өлешенә тигән малны алганнан соң, садак­ ны алып анасы каршына килделәр.

  • Ай анабыз, сез ханлыкны кемгә дә булса бирегез, шул вакытта бу садакны ул углың алыр,— диделәр. Алангу әйтте:

— Әй балаларым! Үз йортын яманлаган, үзгә йортта сүгеш алыр; анасын яманлаган, ят дошманга тоткын булыр: үз кешесен яманлаган ят дошманга хур булыр. Сез минем сүзем тотарсызмы?— диде. Ул өчәү әйтте:

  • Яхшы, хуш, тотарбыз,— диделәр.

  • Инде сүземне тотарлык булсагыз, тәрәзәдән төшкән нурга футагызны салыгыз, кайсыгызның фугасы аңа әйләнәп туктаса, ул углым хан булсын, бу алтынлы, гәүһәрле садакны ул алсын,— диде.

  • Алангуның бу сүзен алар хуш күрделәр. Билләреннән алтынлы фугаларны салып карадылар, өчесенең дә футасы әйләнмәде. Чыңгызның ефәк футасы бар иде. Ул аны салды. Ул әйләнеп туктады. Болар бу эшне күреп таң калдылар. Шуннан ачуланып әйттеләр:

  • Бу анабыз Алангу сихерче, күзебезне буды,— диделәр. Ачулы күңел белән киттеләр, һәрчак Чыңгызны үтерү уенда йөрделәр. Яшь Чыңгыз: — «Агаларым дошман булдылар, ми­ не үтерерләр»,— дип куркып, үзенә ошаган берничә егетне алып казак чыгып (качып) киңәш итәргә Алангу янына килде. Әйтте:

—Өй анам, мин бу җирдән, бу йорттан инде китәрмен. Бу Тикәлик суының башында (башланган җирендә) Күрлан дигән кара тау бар. Ул тауда мәкам-йорт тотармын, кош-корт аулар­мын, аулап алган кош йонын йолкырмын, аны суга җибәрер­мен. Безнең тереклегебезне ул йоннан белерсең. Аю акыртыр­мын, арыслан йөгертермен. Әгәр мине эзләсәләр, сорасалар, шуннан белсеннәр,—диде. Үзләре киттеләр, анасы елап калды Иртә белән халык Чыңгызны күрмәгәч сорады:

  • Чыңгыз ханыбыз кайда?— дип. Эзләделәр — тапмады­ лар. Бик каты еладылар. Аннары Алангу янына килделәр, ан­ нан сорадылар. Чыңгыз чыгып киткәннән соң, агалары Булен Чар, Кагыйн Чар, Салчут халыкны бик җәберләделәр. Халкы чыдый алмыйча Алангуга килеп әйттеләр:

  • Аһ, Алангу! Улың Чыңгызны безгә күрсәтмичә җаны­ бызны алсаң иде, ни өчен күрсәтеп җаныбызны аласын,— ди­ деләр. Алангу елап әйтте:

  • Аһ, әй халык! Чыңгызны сөйсәгез, иртә белән биш-ал- ты ыругның яхшы кешеләре килегез. Аларга юльш-эзен күр­ сәтермен,— диде. Иртә белән алты ыругның яхшы кешеләре килделәр, сорадылар:

  • Юлы кайда?— диделәр. Алангу әйтте:

13

12

- Хуш, алайса, Тикәлик суына барып карап торыгыз. Хә­бәре килер,— диде.

Болар шул суның янына барып карап тордылар. Бертөрле кош-нын йоныннан башка берни күрмәделәр. Шуннан Алангу сорады:

  • Ни күрдегез?— диде. Тегеләр әйтте:

  • Юк, бернәрсә дә күрмәдек, мәгәр бертөрле кошның йо­ нын гына күрдек,— диделәр. Шуннан Алангу әйтте:

  • һай, минем улым Чыңгызның хәбәре — шул сез күргән кош йоны,— диде. — Шушы Тикәлик суының Күрлан дигән кара тавының башында биш-алты агач булыр, шул җирдә мә- кам-йорт тотармын, кош аулармын, йонын йолкып суга таш­ лармын дигән иде. Инде шул йонны эзләп барыгыз,— диде. — Әмма Тикәлик суының борынгы бер йоласы бар: көндезен та­ шып кабагыннын ишәр, кичен сабасына төшәр,— диде. — Та­ гын шуны әйтим: сез ул җиргә барып җитеп, нәрсәгә юлыкса­ гыз да, күрсәгез дә, сез нинди кешеләр дип сораганда — Дуйын диегез,— диде. Минем улым Чыңгызның төсе шундый булыр: ак тунлы, күк атлы, алтын йөзекле, йөзе — гаять алтын сакал­ лы. Сыны Җәбраил фәрештә тик булыр. Атын камчылап гаеп булганы длкдер. Шуннан аны белерсез,— диде. Чыңгыз ханны эзләп баручы бикләрнең атлары мондый: әүвәлгесе — Майкы би, икенчесе — Калдар би, өченчесе — Урдуҗ би, дүртенчесе — Кыбчак би, бишенчесе — Тамьйан би, алтынчысы — Кирайат би, җиденчесе — Юркыта би, сигезенчесе — Тимер Котлы би, тугызынчысы Муйтан би, унынчысы — Тәләнгут би. Бу ун би Чыңгыз ханны яратып, үзара киңәш итеп, аны тапмакчы бул­ дылар. Әмма дүрт би эзләүне өнәмәделәр. Кулдагы ханыбызны хурлап, эзләп йөрмибез,— диделәр. Аларның берсе — Кунграт би, икенчесе —- Кытай би, өченчесе — Салчут би, дүртенчесе Кыят иде. Әмма бу Кытай, Салчут, Кыят өчесе халыкның ярат­ кан биләре иде. Кунграт би аларның ышанычлы киңәшчесе иде. Кушрат би Чыңгыз ханны эзләргә бармады. Бу әйтелгән ун кеше Кунгратка карамадылар, киттеләр, әмма Уйшын Май­ кы би башка бикләргә белдермичә генә Алангудан бер мөһер йөзеген алды. Шуннан соң Тикәликкә таба киттеләр. Өч айда барып җиттеләр. Берничә кыя тауга менеп карадылар. Артла­ рында бер ак, бер күк сарай күрделәр. Янә кайтып, янә бераз килделәр, ул сарайларга якын килә алмадылар. Анда бер тау бар иде. Ул тауда яттылар, бераз гына тордылар, әмма һичнәрсә белә алмадылар. Бераздан бер аваз килде: ул карга тавышына да, кеше сүзенә дә ошаган иде . Тагын карап, йөреп

чыктылар. Монда кемдер килгән, юлы юлына чыга, шул тау­ның кабагыннан килгәнгә ошый,— диделәр. Әмма болар бер аваз, тавыш бирмәделәр. Ул көн һичнәрсә аңлый, белә алмады­лар. Иртәгесен аю акырды, арыслан кычкырды. Шунан болар:

  • Чыңгыз хан ау аулый чыкты,— диделәр. Болар ул аваз­ ны ишетеп, йөгереп бардылар, күрделәр: бу күк атлы, ак тун­ лы, алтын бүрекле, алтын садаклы Җәбраил тик сынлы. Чыңгыз ханны таныдылар. Чыңгыз хан әйтте:

  • Сез нинди кешеләр?— диде. Болар әйттеләр: «Дуйын, Дуйын!» дип. Боларның бу сүзен ишеткәннән соң юк булды. Болар янә елашып кайттылар. Ул кич кайгырышып яттылар. Аннан янә иртә булды, әмма һичнинди аваз килмәде. Аннан сон янә ике көн, өч көн яттылар. Янә бер көн аю акырды, арыс­ лан кычкырды.

  • Чыңгыз хандыр, ау ауларга чыккандыр,— дип сөенеш­ теләр. Барып карадылар, шул кешенең авазы иде. Шуннан бо- ларга Чыңгыз хан әйтте:

  • һай, сез һәрдаим нәрсә дип йөрисез,— диде. Болар әйт­ теләр: «Дуйын, Дуйын!» дип. Болар елагангча Чыңгыз хан үзе дә елады.

  • һай, сез монда ни өчен килдегез?-— дип сорады. Болар әйттеләр:

— Синең артыңнан үлә-җитә йөрибез,— диделәр. Чыңгыз хан әйтте:

  • һай, сезне монда килергә кем өйрәтте?— диде. Болар әйттеләр:

  • Безне рәхим кыйлып боерган анагыз Алангу өйрәтте,— диделәр. Шунда Чыңгыз хан әйтте:

  • һуш, алай булса, инде анамның бер билгесе бармы,— диде. Башка бикләр тик тордылар, әмма Уйшын Майкы би ку­ лыңдагы Алангудан алган мөһерле йөзекне чыгарып бирде. Чынгыз хан йөзекне алып караганнан соң, Алангуның йөзеген таныды. Шуннан ул көлеп әйтте:

  • Әй Майкы, әгәр мин хан булсам, син — бик,— диде. — Әгәр син бу мөһерле йөзекне алып килмәгән булсаң, миңа ана­ мның бу әйберен китермәгән булсаң, мин сезнең өчен юк идем һәм сез миңа иш-юлдащ булмас идегез. Сез барыгыз да минем җанымсыз,— диде. — Инде әйдәгез барыбыз бергә кайтыйк.

Алар Саранга кайттылар. Анда ашадылар, төрле шәраб-ләр эчтеләр, сүнмәс чыра, бетмәс тәгам йийделәр. Аннан соң Чынгыз хан әйтте:

14

15

— Килегез инде, киңәш кылыйк. Безне эзләп килүчеләр сез ничә ыругтан?— диде.

Болар әйттеләр:

  • Әй ханыбыз, әгәр бездән сорасагыз, без монда сезне эзләп килгән ун кеше тугыз ыругтан, — диделәр. — Әмма Кал- дар би ялгыз, берүзедер. Ә инде Кунграт би сезне эзләүне өнәмәде. Без сезнең мөбәрәк йөзегезне күрергә үлә-җитә килдек. Без һәм безнең ыруг халкыбыз сезгә кушылдык. Без сезнең колы­ гыз,— диделәр. Чыңгыз хан аларның һәр сүзен сөенеп әйтте:

  • Бикләрем, олугларым! Иңде шушы көннән соң сез — минеке, мин — сезнеке,— диде. Алар Чыңгыз ханның бу сүзен ишетеп шулай ук гаять сөенделәр.

  • Сине безгә Тәңре бирде, шөкерлек өчен атланып килгән атларыбызны азат итик,— диделәр, һәм шулай эшләделәр да. Аннан сон Чыңгыз хан әйтте:

  • һай, мине нәрсә белән илтерсез,— диде. Алар нәрсә белән алып барасыларын белмәделәр. Әмма Калдар би әйтте: Мин бер һөнәр чыгарам,— диде. Бүтәннәр, һөнәреңне күр­ сәт! — диделәр. Ул һичкем белмәгән, булдыра алмастай арба ясады. Инде арба ясаучыны сорасалар, Балин би улы Калдар би дияргә кирәк. Ул арбаны төзеп, тәмам кыйлганнан сон Чың­ гыз хан килеп арбаны карады, бик мактады. Аннан соң Чың­ гыз ханны арбага утырттылар. Бу арбаны биләр үзләре тартты. Шунда У Ашын Майкы би әйтте:

  • Әй биләр, минем аягым кыска, мин сезнең белән бара алмыйм, — диде.

  • Инде нишләрсең,- диделәр.

  • Мин үтенәм, әгәр рөхсәт булса, мин хан белән утырыр идем. Әгәр арагыздан арбаны тартмаучы булса, таяк белән ар­ тына төртер идем,— дидем.

Шуннан болар әйттеләр:

— Хуш, шулай ит,— диделәр.

Шуннан Майкы бн Чыңгыз ханнан үтенде. Ул әйтте:

— Әй ханым, минем аягым кыска, арбаны тарта алмыйм, боерсаң, мин синең белән арбага утырыр идем,— диде. Хан әйтте:

• — Хуш, әйдә, утыр,— диде.

Шуннан берничә көн бара торгач, алар Алангу шәһәренә килеп җиттеләр, Алангуга хәбәр итеп, Сарайга юнәлделәр. Ләкин анда Чыңгыз хан артыннан кем иңәрен белмәделәр. Шуннан Майкы би әйтте:

— Әй, ханым, сездән соң арба тарткан үгез иңәрме, аны җиккән иясе иңәрме,— дигәч, хан:

— Иясе иңмичә, үгезе иңәрме,— диде.

Шуннан Майкы би йөгереп керде. Ханның уң ягында урын алды. Башкалар да утырдылар. Иртәгесен Чыңгыз хан зур сугыш ачты.

Шул олуг сугышта Будән Чар, Ссчлчутны, Кунграт бине тәмам кырдылар, үтерделәр.

Кунграт бинең бер кыз карендәше бар иде. Ул Буртә Ку-чин атлы иде. Ул Буртә Кучин сугышта һәлак булмасын дип, дүрт баланы алып калып, яшереп асрады. Берсе Будән Чар улы иде, икенчесе Кагыйн Чар улы иде, өченчесе Салчут улы иде, дүртенчесе Кунграт би улы иде. Алар турында халыкка бел­дермәде. Шулай да бу беленеп, Чыңгыз ханга барып әйттеләр. Чыңгыз хан ачуланып, аларны кем яшереп асраган, дип сора­ды. Биләр әйттеләр:

  • Аны Кунграт бинең кыз карендәше Буртә Кучин яшер­ гән,— диделәр. Шуннан Чыңгыз хан әйтте:

  • Барыгыз, ансын да тиз генә китерегез,— диде. Барды­ лар, әйттеләр:

  • Тор, тиз бул, Чыңгыз хан чакыра,— диделәр. Буртә Ку­ чин ишеткәч:

  • Хуш, барам,— дип өстенә кеше тунын салып, ая­ гына аның башмагын киеп, башына кара төлке бүреген киеп, һәм яшереп алып калган дүрт баланы үзе белән ал­ ды. Ул балаларның берсенә — ун, икенчесенә — унбер, өченчесенә — ундүрт яшь иде. Бу балалар бик матур иделәр. Буртә Кучин алардан да артык иде. Андый сылу кешеләр ул заманда юк иде. Ул Тәңре кодрәте белән пәйда булды. Аның кырык колач чәче бар иде Артыннан ике булышчысы чәчен алтын табакка салып йөртәләр иде. Халык шунда:

  • Әй Буртә Кучин, син бу сыйфатлы, күрекле кеше, ни өчен мондый эш кылдың, бу балаларны яшердең, угры бул­ дың,— диде. Шуннан Буртә Кучин:

  • Әй халык, мин сезгә нәрсә эшләдем, угры булсам, хан­ га угры булдым,— дип җавап бирде. Шуннан Буртә Кучинны балалары белән Чыңгыз ханга алып килделәр. Хан моның күркен күреп, чәчен күреп таң калды, һәм әйтте:

  • Әй Буртә, миңа ни өчен угры булдың, бу балаларны яшердең,— диде. Ул әйтте:

16

17

  • Аннан соң Чынгыз хан әйтте:

    — Әй Уйыш Майкы би, синен агачын карагач булсын, тамгаң себерке булсын. Сыйфаты шушы:

    Үтенәмен, сине саклар өчен угры булдым, яшердем. Әй ханым, синен жаныңа көч булыр, дидем.

  • Минем жаныма ни өчен көч бусын.

  • Әй ханым, Нух галәйһиссэлам заманында, Ходай Тәба­ рәк вә Тәгалә кяферларга каһәр кылып Туфан суын җибәрде, кяферлэрне Туфан суына батырды, юк итте. Ләкин ул Туфанда Нух пәйгамбәрнең көймәсендәге һәр җанның нәселе — токы­ мы югалмасын дин көймәне коткарды, азат итте, җибәрде. Син хан булсаң да Тәңре Тәгаләнең колы түгелмени? Әй ханым, син адәмсең. Мине, тагын бу балаларны азат итерсең. Боларның токымы-нәселе, ыруы киселмәсен дип алып калдым,— диде. Шуннан Чыңгыз хан әйтте:

  • һай инде синең шул яхшы сүзең өчен, тагын синең диңгез күк күңелең өчен алар йөз мең үлемнән азат булсын,— диде.

  • Әй Буртә Күчим, минем каты күңелемне ялгыз калдыр­ ма, үзеңне миннән аерма,— диде.

Буртә Кучин әйтте:

— Хуш, сез мине сөйсәгез, мин сезнекемен,— диде. Икесе бер-берсенә кабул булып, хәләл җефет булдылар.

Халыкка зур туй ясадылар. Бу дөньяны уздырдылар. Чыңгыз ханның Буртә Кучиннан дүрт улы булды. Олы улы — Йуҗи хан*, икенчесе — Җодай* хан, өченчесе — Ге-рай хан*, дүртенчесе ~- Тулн хан*. Шуннан соң Чыңгыз хан яхшы холкы белән гадел булды. Нәселе гаскәре белән... йөреп, сугышып күп ханнарны, урдаларны үзенә буйсын­дырган иде. Аның исеме дөньяга таралган иде. Үзен эзләп килгән барлык бикләрнең һәркайсына хөрмәт күрсәтеп урын-җир, ил-көн бирде. Ул бикләрнең һәркайсына, тамга, кош-агачын, урыннар, халыклар бирде. Иң элек Будөн Чар улы Кыятка әйтте:

Синең агачын карагай булсың, кошын шоңкар булсын, оранын Ару Хан булсын, тамган Ачамай булсын, үрнәк тамга булсың, — диде. Сыйфаты шушы:

Шуннан соң Чыңгыз хан әйтте:

— Кунграт би улы Сиңклә, синең агачың алма агачы бул­сын, кошын лачын булсын, оранын Кунграт булсын, тамган Ай булсын. Сыйфаты шушы:

Шуннан Чыңгыз ханУрдаҗ бигә әйтте:

— Әй, минем садаклы Урдаҗ бием. (Урдаҗ би гаять тә бай кеше иде, орышка чыгар булса мен кеше белән чыгар иде). Си­ нен агачың каен булсын, кошын карчыга булсын, оранын Алач булсын, тамгаң кош кабыргасы булсын. Сыйфаты шушы:

Аннан соң Чыңгыз хан әйтте:

— Әй Тамьйан би, синен агачың тирәк булсын, кошын карга булсын, оранын Тутья булсын тамган ыргак булсын, сыйфаты шушы:

Аннан соң Чыңгыз хан әйтте:

•— Әй Кыбчак би, синең агачын карама булсын, кошын бөркет булсын, оранын Тук Саба булсын, тамгаң тарак бул­сын, сыйфаты шушы:

Аннан соң Чыңгыз хан әйтте:

— Әй Җурматый бик, синен агачың өянке булсын, кошың итэлгу булсын, тамгаң сәнәк булсын, сыйфаты шушы:

Шуннан соң Чыңгыз хан әйтте:

Әй Керайәт би, синен агачын юкә булсын, кошын каз булсын, оранын Бүре булсын, тамган күз тамга булсын, сыйфа­ ты шушы:

Аннан соң Чынгыз хан әйтте:

— Әй Мутйан би, синең агачын миләш булсын, кошын торна булсын, оранын Байгун булсын, тамгаң куешкан булсын, сыйфаты шушы:

18

19

Аннан соң Чыңгыз хан әйтте:

— Әй Пор хан, синен агачын имән булсын, кошың күчкән булсын, тамган чәфалбай булсын. Сыйфаты шушы:

Аннан соң хан янә әйтте:

— Әй Бөркет би, синең агачың чаган булсын, кошын һөд­һөд булсын, оранын Буруҗ булсын, тамгаң һәз булсын, сыйфа­ты шушы:

Аннан соң хан янә әйтте:

— Әй Кагыйм Чар улы Кытай би, синең агачың артыш булсын, кошың кауд булсын ораның. Тыйлак булсын, тамгаң сәпәру булсын. Сыйфаты шушы булыр:

Аннан соң янә Чыңгыз хан әйтте:

-- Әй Калдар би, синең агачың сандал булсын, кошың күгәрчен булсын, ораның Арна булсын, тамгаң чүмеч булсын. Сыйфаты шушы:

Аннан янә хан әйтте:

— Әй Салчут, синең агачың көйрү булсын, кошың күелдү булсын, ораның Барлас булсын, тамгаң Ай тамга булсын, сый­фаты шушы:

Аннан соң янә хан әйтте:

— Әй Тимер Котлу би, агачын жирүк булсын, кошың сае­скан булсын, ораның Табан булсын, тамгаң ярым тарак бул­сын, сыйфаты шушы:

. Чыңгыз ханның үзенең ораны Җан Каба иде. Чыңгыз хан әйткән бу бикләрнең һәрберсе гаскәр башы булып, урдалар алырга җибәрер, йөртер иде. Ул олуг авыр чирүләрдә халык улы бер берсен оранлары берлә табар иде. Оран исемнәре бо-лай: өүвәл хан ораны Җан Каба, аннан соң барлык биләрнең


Башка бикләрнең тамгаларын бергә җыеп бирсәк, булай булыр:


о раннары болай: Ару җан. Кунгырат. Салават, Алач. Туты-лык. Ак Тыйлак. Ак Бүре. Байгын. Ак Туган. Бу оч, Тыйлак, Арнау, Барлас, Кайан. Тагын шунсы мәгълүм: Чынгьп хан һәрдаим киек ауларга чыкканда әлеге биләр үзләренең кошла­ры белән чыгалар иде. Чыңгыз ханнын үз кошы Ике баш Кара баш нае. Башка бикләрнең кошлары болай: Шоңкар, Лачын, Кара кош. Карга, Карчыга. Бөркет, Итәлгү, Торна, Күчкән, һөд-һөд, Кауд, Күгәрчен, Күелдеу, Саескан. Чыңгыз ханның агачы — чинар булуы мәгълүм. Башка бикләрнең агачлары бо­лай: карагай, алма агачы, карагач, каен, тирәк, карама, өянке, юкә. миләш, имән, чаган, артыш, сандал, күрүч. җирүк. Хан­ның тамгасы кош башы дигән идек, сыйфаты шулай:

Тагын шунсы мәгълүм булсын, Чыңгыз хан бикләрнең һәр­берсенә сугышка лаеклы һәйбәтлек булсын өчен берәр «саут» атап бирде: Әүвәл Чынгыз ханның үзенең «сауты» «Буйан»дш-ән иде. Олы улы Иучинең «Карату» дигән саут иде. Икенче улы Җодайның «Алтын сандык» дигән саут иде. Өченче улы Гәрәй бинең «Биктәр» дигән саут иде. Аннан соң Чыңгыз хан бикләренә һәм саут бирде: Кыятка «Ай култык» дигән саутны бирде. Майкы бигә «Сыйгыр» дигән саутны бирде. Уруҗга «чәчәк» дигән саутны бирде. Тамъйанга «Күпләк» дигән саутны бирде. Кыпчакка «Күк яка» дигән саутны бирде. Керайәт бигә «Өелмә» дигән саутны бирде. Мутъйанга «Каты кабак» дигән са­утны бирде. Бөрҗанга «Кускач» дигән саутны бирде. Бөркеткә «Курлач» дигән саутны бирде. Кытайга «Без кылбак» дигән саут­ны бирде. Катдарга «Чәка тургай» дигән саутны бирде. Тимер Котлыга «Бозау баш» дигән саутны бирде. Инде бу саутларны җыен әйтәем: «Буйан»; «Карату»; «Алтын сандык»; «Биктәр»; «Ут йөрәк»; «Кала»; «Ай култык»; «Сыйгыр»; «Чәчәк»; «Күпләк»(Күз күйәк); «Күк яка»; «Өелмә»; «Каты кабак»; «Кус­кач»; «Курлач»; «Без кылбак»; «Чәка тургай»; «Бозау баш».

Чыңгыз хан бу бикләрне күзе өстендәге кашы күк күрде. Бу дөньяга куанып, падишаһлыгына мәгърур булды.

Көннәрдән беркөнне Чыңгыз хан үзенең уллары һәм бикләре белән ауга чыкты. Ялаңда шулчак юлбарысны күрде-

ләр. артыннан никадәр кусалар да һичберсе җитә алмады. Шу-I да араларыннан оч кеше генә куып җитте дә юлбарысны атып екты. Аларның берсе Кунграт батырның углы Синклә, икенчесе Мен Садаклы Урдяж, өченчесе — Тамъйан. Алар юл­барысны үтереп, Чынгыч ханга китерделәр. Хан боларның ир­лекләрен күреп таң калды һәм һәр мәҗлестә аларның ирлек­ләрен сөйләде, һәркайсына мең алтын бирде.

Көнннәрдән беркөн Чыңгыз хан үзенең бикләре белән та­гын ауга чыкты. Яланда бер боланны керделәр, кудылар. Бу-ружлн бинең бер йөгерек аты бар иде. Йөгереклек шул кадәр иде: боланны куып җитеп мөгезеннән тотты. Буруҗан би бо­ланны куып җигеп атып екты да хан алдына китерде. Хан аңа ипле тәнкә бирде.

Көннәрдән беркөнне хан:

- Ән бикләрем, барыгыз кош аулап килегез,— дип боерды. Бикләр кошлар аулап китерделәр. Кыят шоңкар белән ак­кош. Синклә лачын белән торна, Урдаҗ карчыга белән каз, Тамъйан карга белән бүдәнәне типтерде, һәрбер би үзләренең кошлары тигергән кошларны алып килделәр, Чыңгыз ханның алдына салдылар. Чыңгыз хан бу кошларны күреп һәркайсы­на меңәр тәнкә ала па бирде, әмма Кыятка, Синкләгә, Урдамәга, Тамъйанга икешәр мең тәңкәалапа бирде.

Чыңгьп хан олы улы Йучҗига анда асыл мал җитәрлек дип. алтын-комеше күп дип, йорты киң дип Тәрмиз уртасын­да ханлыкка куйды. Инде икенче улы Җодайны анда ил олы­сы булыр дип, анда төрле халык дип, олы йорт дип һиндстан уртасына ханлыкка кунды. Өченче улы Гәрәйне кыю дип, кы­лычы күп дип, халкы асыл зат дип, Курал уртасына ханлык­ка куйды. Дүртенче улы Тулине халыклары рәхимле дип, эше каты, олы йорт дип Мускау уртасына ханлыкка куйды, һәрберсенә әйтелгән бу урдаларны халкы белән аларга өләшеп бирде. Инде ул шәһәрләрдәге ханнарның асылы-төбе болардан, Чыңгыз хан нәселеннән. Аннан шушы белегез, Чыңгыз хан пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаллаһү I аләйһиссәламнең тарихыннан соң биш йөз кырык тугызын­чы елда*, дуңгыз елында/Зөлкагдә аенда туды. Чыңгыз хан җитмеш ике ел гомер сөрде. Унөч яшендә ханлыкка утырды. Илле тугыз ел ханлык сөрде. Чыңгыз ханның туган шәһәре , горган йорты Кытай иде. Җитмеш ике елдан соң дуңгыз елында мөбарәк рамазан аеның ундүртенче көнендә тарих | йөз дә егерме дүрттә* вафат булды. Дөньяда сүзе калды.