Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Diktant_texty_3.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
128.08 Кб
Скачать

Изложение №2. (контроль№1) Судан башка тереклек юк.

(Я.Х.Абдрахимова. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. 5-7сыйныфлар.Казан, “Мәгариф”, 2003,62-63битләр).

Моннан байтак еллар элек мин Африка, Азия илләрендә сәяхәттә булган идем. Анда күргән хикмәтле биналар, парклар, куе урманнар, ком сәхрәләре, буар еланнар, филләр ул чакта башны башны әйләндергән иде. Заманнар узу белән дөнья мәшәкате ул истәлекләрне тоныкландырды, күргәннәрнең күбесе инде онытылып та бара. Ләкин берсе бик нык хәтердә калган. Шәрык илләрендә эссе ак кояш астында йөреп тәмам күзәнәкләрең кипкәч, җиләс ресторанга кереп утыруга иң беренче сый итеп су бирәләр. Гап- гади су, гап-гади шешәләрдә...

Суын “гап-гади” дидем, монысына да ачыклык кертик. Безнең Татарстан чишмәләренең суы кебек үтә күренмәле чиста һәм тешеңне сындырырлык салкын да түгел ул. Бераз гына болганчык һәм җылымса. Ләкин-су. Тереклек итү өчен кирәк булган һава, яктылык, җылылык һәм азык кебек үк әһәмиятле ул су...

Судан башка тереклек юк. Әнә шул тереклек суын Шәрык илләренең бик күбесендәүлчәп, җан башына исәпләп тоталар. Гап-гади суны кайбер илләрдә сатып та торалар. Шуларны күргәч, үзебезнең туган ягыбыздагы челтерәп аккан чишмәләрнең гасырлар буена никадәрле игелекле эш эшләүләрен, кешеләргә никадәрле сәламәтлек алып килеп, гасырлар буена шифаханә, даруханә, сырхауханә хезмәтен үтәгәннәрен уйлап куясың...

...Ата-баба борын заманнардан бирле чишмәгә зур бер табигый, рухи байлык дип карап килгән. Авыл җыеннарында һәр чишмәне чистарту, өстен ябу, улаклар кую, су алучы, ат эчертүчегә җайлаштыру мәсьәләләре каралган. Ерак, хәтәр сәфәрләрдән, бәхет эзләп йөреп, сугышта исән калып авылына кайткан агай-эне үз теләге белән берәр чишмәне караган, улагын, бурасын яңарткан, тамагын чистарткан. Халык моңа рәхмәт укыган. Кайбер чишмәләрне гомере буена бер кеше караган, бу шөгыль атадан улга, оныкка күчә килгән. Шулай чишмә исемнәре туган: Гали чишмәсе, Сафый чишмәсе, Фазыл чишмәсе...(248 сүз) (М. Мәһдиев.) (“Мин” дип язмыйча, язучы М.Мәһдиев дип язарга кирәклеге искәртелә.)

Изложение №3 Эш үткәч үкенүдән файда юк.

(З.Н.Хәбибуллина. И.Г.Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2003, 45 бит)

Матур җәй көне иде. Бик тын. Яфрак та селкенми. Әагач ботакларында төрле кошлар сайрый. Марат берүзе бакчада йөри. Ул күлмәк итәгенә вак ташлар җыйган. Әле бер, әле икенче агач янына барып, таш ата, кошларны куркыта. Тидерә алмавына эче поша.

Менә бер кош аның баш очыннан ук очып үтте. Ерак түгелюл өстенә барып төште. Марат аңа төзәп торды да бер таш атып җибәрде.

Таш туп-туры кошчыкның башына барып тиде. Кошчык шунда ук егылды. Ул тиз генә кошчык янына йөгереп барды. Аның урман чикләвеге зурлыгындагы башыннан бер генә тамчы кан тамган иде. Ә нәни томшыгыннан агачларны корыта торган яфрак корты күренеп тора.

Шунда агач башыннан бер кош: “Чирик, чирик...”- дип черкелдәп куйды. Бу аның:

-Ай, тәртипсез, әдәпсез малай. Без, кошлар, бөтен кырларны, җиләк- җимеш бакчаларын корткычлардан саклыйбыз. Кешеләргә файда китерәбез. Ә син, таш атып, бер иптәшебезне үтердең!- диюе иде.

Аннан икенче кош чикылдап куйды. Бу аның:

- Син үтергән кошның өч нәни баласы калды. Хәзер инде алар ачтан үләрләр, -диюе иде.

Маратка бик күңелсез булды. Ул үзенең эшенә бик үкенде. Ләкин инде эш үткән иде. (173 сүз) (Г. Лотфидан)

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]