Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Diktant_texty_3.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
128.08 Кб
Скачать

Диктант № 7 (контроль). (“Рәвеш “ темасы буенча) Төнбоек.

( 5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. К., “Мәгариф”, 2001, 83 бит).

Җәен безнең күл һәм буаларда бер- берсенә бик охшаган ак һәм сары төнбоек үсә. Бу гаять матур чәчәкләрне галимнәр ”су сылуы” дип йөртәләр.

Җәй башында су төбендә төнбоекның тәлинкә төсле яшел яфраклары тарала. Бераздан яшел тыгыз чәчәк бөреләре чыга. Берничә көннән соң, иртән ак төнбоекның беренче чәчәге күренә. Ул акрынлап ачыла: башта чәчәкнең яшел касә яфракчыклары, аннан берәм-берәм кардай ап-ак таҗ яфраклары ачыла.

Көзен төнбоекның иске яфраклары су төбенә төшә, чүлмәккә охшаган яшел төстәге тыгыз җимешләре өстә кала. Аннан җимеш тартмалары ачыла, һәм су төбендә орлыклар йөзә башлый. Җил һәм дулкын аларны төрле якларга очырта. Ә кошлар тагы да ерак тараталар. Һәм җәй башында башка сулыкларда әкияттәгедәй матур ак төнбоек чәчәк ата.(110 сүз) (“Кем ул? Нәрсә ул?” китабыннан)

Бирем. 1. Рәвешләрнең астына сызарга, төркемчәләрен билгеләргә.

2. Ике рәвешкә морфологик анализ ясарга

Диктант № 8. (контроль). Ябалак.

( 5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. К., “Мәгариф”, 2001, 94 бит).

Ябалак тавыш-тынсыз гына оча. Чөнки ул тычкан тотып туклана.Ә тычкан бик сизгер һәм сакланучан. Әмма тычкан аулау өчен бик яхшы ишетергә дә кирәк әле. Тычкан йөгергәндә бернәрсә кыймылдамый бит. Бу матур чуп- чуар кош бик яхшы ишетә. Ул хәтта кар астында йөргән тычканны да аулый.

Ябалакларның нинди зур файда китергәнлекләрен хәзер һәркем белә. Аларның һәркайсы елына меңләп тычканны юк итә. Әгәр бер тычкан ел буена бер килограмм ашлык ашый дип исәпләсәк, һәр ябалакның елга бер тонна, ягъни ел буена нәкъ сигез-ун кеше тукланырлык ашлыкны саклап калуы беркемнең башына килмидер. Ауда ябалакка гаҗәп әйбәт ишетүе һәм тавыш-тынсыз очуы да бик нык ярдәм итә.

Элек ябалак тавышы бәхетсезлек турында хәбәр итә дип уйлаганнар. Әлбәттә, болай уйлау дөреслеккә туры килми. Ябалак, бар көче белән кычкырып, кыр һәм амбарларны тычканнардан, күселәрдән сакларга килүе турында хәбәр итә. (130 сүз) (Ю. Дмитриевтан)

Бирем. Беренче абзацны сүз төркемнәре буенча тикшерергә.

Изложение текстлары

Изложение №1. Алтын көз.

(Я.Х.Абдрахимова. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. 5-7сыйныфлар.Казан, “Мәгариф”, 2003,49-50 битләр).

Сентябрь- гөмбә ае...Без күбрәк гөмбәләр патшасын- ак гөмбәне эзләдек. Урманда ерым битләрендә күп була ул. Каеннар аска йөгерешкән җирләрдә, я катнаш урманда, андагы яссы калкулыкларда... Коры тау битен кырмыскалар ярата, аны ак гөмбәләр дә ярата. Җәй коры килсә, алар агач төпләренә елыша, явымлы килсә, читкәрәк йөгерә, аланда, ачыклыкта күп була.

Без бергә йөрмибез. Аерым эзлибез. Мин алдан алыйм дип таптап йөрмибез. Тәкәббер гөмбә акмыек яки артыш куаклары астында яшеренеп тора, зур коңгырт эшләпәсен басып кигәнгә, күзгә бик әллә әллә ни ташланмый. Син үзең эзләп тапканны, баш игәнеңне, билеңне бөккәнне көтә. Төптән үк пәке белән кисүгә, ак гәүдәсен күрсәтеп, куандырып куя. Хуш исе борынга бәрелә.

Ак гөмдә аш өчен тәмлеул... Кыздырырга да бер дигән. Кояшта яки җылы мичтә киптерсәң, я булмаса мичкәдә тозлап куйсаң, тәмен кыш буе җуймый.

Без җыя торган бүтән гөмбә дә бар әле-нарат гөмбәсе.Ул тозлау өчен бик әйбәт. Чыршы һәм каен булган тирәдә, наратлыкта үсә. Тәбәнәк куыш аяклы, тигез эшләпәле. Түгәрәк эшләпәсе, картаеп искерә төшкәндәй, аз гына өскә бөгелеп, чокыраеп тора. Нарат гөмбәсе берьялгызы булмый, көтүе белән үсә.

Тагын каен һәм усак гөмбәләре, кәҗә һәм әтәч гөмбәләре бар әле. Җирән һәм кызыл гөмбә, ал гөмбә, баллы гөмбә, майлы гөмбә бар. Саный китсәң, ике йөзгә тулыр. Тик син аларның ашый торганын гына җый. (205 сүз) (Г.Хәсәнов.)

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]