Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Diktant_texty_3.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
128.08 Кб
Скачать

Диктант № 4. (“Хикәя фигыль” темасы буенча)

Ямьле Агыйдел буенда.

Без авылдан чыгып киттек. Сул ягыбызда Агыйдел җәйрәп ята. Ул дөньяның матурлыгы, яшәүнең татлылыгы турында өзлексез курай тарта. Уң ягыбызда – таулар. Куе яшел урман белән капланган ул таулар җирнең серләре турында тын гына әкият сөйлиләр. Тар юлыбызда Агыйдел эченә үк кереп киткән ярты утраулар очрый. Алар куе сары тал һәм киң кыяклы камыш белән капланганнар. Алар арасына кеше керә алмаячак. Анда кыр үрдәкләре бала чыгара. Кеше күзенә күренми торган кечкенә кошлар сайрыйлар. Камыш төпләренә качкан чуртаннар су өстенә чыгачак чабакларның ялтыравын көтәләр. Тау өстенә ябылган калын юрган төсле яшел урманны ертып чыккан ялангач кыялар очрыйлар. Ул кыяларга кеше менә алмас. Анда тилгәннәр, бөркетләр авылдан урлаган чебешләрен ашыйлар, ауга шуннан очалар. (110 сүз).

Бирем.

Хикәя фигыльләрнең заманын, зат-санын күрсәтергә.

Диктант № 5.(контроль№2.)( “Фигыль” темасы буенча)

Авылым табигате.

(5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. К., “Мәгариф”, 2001, 63 бит).

Безнең авыл янында тәлинкә шикелле түм-түгәрәк күл ялтырап ята. Аннан ары чит-читләрен яшел камышлар, ак, сары төнбоеклар каплаган зур күл сузылып киткән. Зур күлнең аргы башыннан текә ярлы, борылмалы тирән Ык елгасы ага.

Шушы күлләрдә, Ыкта көймәдә йөрүләре, балык каптырулары, су коенулары искиткеч күңелле. Ык болыннарында кузгалаклар, юалар, балтырганнар үсә. Аларны ашый- ашый телләребез яшелләнеп бетә.

Авылның икенче ягында Чияле тау бар. Аның сөзәк итәгендә чия уңа. Чияле тау яныннан зифа ак каеннар, төз наратлар үскән зур куе урман башлана. Без анда җир җиләге җыярга йөрибез. Монда кара бөрлегән һәм карлыган да күп була. Көзгә таба балан, шомырт, миләш өлгерә. Урман үзенең саф һавасын, матурлыгын, барлык нигъмәтләрен бүләк итә безгә. (117 сүз).

Бирем.

Беренче, икенче абзацтагы фигыльләрнең асларына сызарга, төркемчәсен билгеләргә.

Диктант № 6. (“Сан” төркемчәләре темасы буенча)

( 5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. К., “Мәгариф”, 2001, 73 бит).

Сарымсак күп кенә авырулардан сакланырга ярдәм итә. Борынгы Кытай табиблары кеше яшәртү рецептын тәкъдим иткәннәр. Моның өчен 350 грамм сарымсакны сыгып, согын алырга һәм шуны 300 грамм чиста спирт белән катнаштырырга, массаны салкын урында 10 көн тотарга кирәк. Аннары 2-3 кат марля аша сөзәләр, тагын 3 көн тоталар. Шуннан соң аны 50 грамм салкын сөт белән эчәләр. Аны, сөткә 25 әр тамчы салып, көненә 3 тапкыр эчәргә кирәк. Болай дәвалануны икенче тапкыр 5 ел үткәннән соң гына кабатларга ярый.

Грипп белән авырганда, сарымсакның 2-3 бүлемтеген вак кына турыйлар, өстенә 35-50 грамм кайнар су салалар. Катнашманы, 2 сәгать тотканнан соң, борын тишекләренә 3әр тамчы салырга кирәк. Авыру кешегә кыргычтан уган сарымсакны көненә икешәр тапкыр 10-15 минут иснәү дә бик файдалы. (122 сүз) ( “Мәгариф” журналыннан)

Бирем. Саннарның төркемчәләрен күрсәтергә.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]