Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Diktant_texty_3.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
128.08 Кб
Скачать

6 Нчы сыйныф

Диктант текстлары .

Диктант № 1. (“ Алдагы сыйныфларда үткәннәрне кабатлау” темасыннан соң).

Кичке учак.

Сәяхәтчеләр учак ягып җибәрделәр. Утынга аптырыйсы юк монда. Урман эченә кереп торырга түгел, кырыйдагы чыршыларның корыган ботакларыннан бәләкәй генә учак түгел, ут тавы яндырырга була. Ләкин тау кадәр ут якмадылар алар. Мондый утлар урман тирәсендә куркыныч була. Бер кабынып китсә, меңнәрчә километрга сузылып янар. Шуның өчен яр астына төшеп чокыр казыдылар. Коры чыбык тиз кабынып китте. Кызыл телле ялкыннар югары үрләделәр. Учактан читтәрәк бөтен җир дөм караңгы булды.

Кичке салкын төште. Елга буенда тартар кычкыра, шарлавыктан челтерәп аккан чишмә суының көмеш тавышы ишетелә.

Янган утка карап утыруы шундый рәхәт. Бөтен мәшәкатьләр онытыла, тынычланып каласың. (97 сүз).

(5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. К., “Мәгариф”, 2001, 35 бит).

Диктант № 2. (“Исем” темасы буенча). Урман тургае.

(5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. К., “Мәгариф”, 2001, 45 бит).

Мин куак төбендә ояда утырган кош янына килеп чыктым. Ул чыпчыктан бераз зуррак.

Соргылт-көрән каурыйлы, кучкыл сызыклары бар. Оядагы кош – урман тургае.

Тургай кызганыч булып китте. Үзе барын да булдыра. Яз көне алан өстендә гаҗәп нәзакәтле кылана, очына- очына сайрый. Йөрәкне уятырлык җыры һәркемне таң калдыра. Пөхтәлеге ягыннан да сокланырлык. Әгәр урманда кош ояларына күргәзмә үткәрү гадәте яшәсә, күргәзмәнең йолдызы шушы тургай булыр иде. Гади печән сабакларыннан шундый кәрзин үреп куя: хозурланып туя алмыйсың. Коры печәннең очларын бик оста яшерә. Җыйнак, эче шомартылган оя килеп чыга.

Ләкин оста һөнәрле бу кош оясына урын сайлый белми. Ботак астын ышыкка саный. Кайчак шушы гадәте аның үзен дә балаларын да һәлакәткә китерә.(110 сүз).

Бирем.

Сабакларыннан, балаларын сүзләренә морфологик анализ ясарга.

Диктант № 3.(контроль) (“ Фигыль юнәлешләре” темасы буенча)

Урманда.

(5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. К., “Мәгариф”, 2001, 54 бит).

Урман эче сыек зәңгәр томанга төренгән. Шул томан аша саркылган кояш нурларында мең төрле төсләр белән җемелдәгән түгәрәк күл буена килеп чыктык. Аның як - ягында ямь-яшел камышлар шаулап утыра. Гомерен урманда уздырган Зиннур бабай киек сукмагында йөреп арган чакларында шушы күл янына килергә ярата.

Бүген ул безне дә үзе белән алып килде. Хәтфә келәмдәй йомшак чирәм өстенә ятып ял итеп алгач, безнең күңелләр күтәрелеп китте. Күл өсте ак, сары төнбоеклар белән капланган. Тиздән аларның таҗ яфраклары йомылыр, чәчәкләр боегып калыр.

Урманда шундый бөркү, ник бер яфрак селкенсен. Тирә- якта ниндидер шомлы тынлык хөкем сөрә. Тик аяк астында кипкән яфраклар гына кыштырдый. Ара – тирә җиргә нарат күркәсе өзелеп төшә. Без серле күлне тизрәк табу уе белән юлыбызны дәвам итәбез. (117 сүз).

Бирем.

Төренгән, утыра, күтәрелеп фигыльләренең юнәлешен билгеләргә.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]