Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Diktant_texty_3.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
128.08 Кб
Скачать

Диктант № 7. (“Сүз төзелеше” темасы буенча) Язның беренче ае.

(5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы.К., “Мәгариф”,2001, 30 бит).

Март аен елның иртәсе дип бик хаклы рәвештә атыйлар. Бу язгы ай- табигатьнең җанлану, яңадан туу чоры. Нинди генә салкыннар, бураннар булуга карамастан, язның беренче сулышы һәрвакытта да март аенда сизелә. Беренче канатлы дусларыбызны-яз хәбәрчеләрен- март аенда каршылыйбыз. Урманнарда, кырларда тургайларның беренче җырларын ишетәбез.Хайваннар, балыклар, бөҗәкләр дөньясында җанлану башлана. Тау битләрендә чәчәкләр борын төртә. Агач кәүсәләре шифалы су белән тула. Яшь бөреләр күренә башлый. Кояш җылыта һәм иркәли. Яз табигатькә хуҗа булырга әзерләнә.(75 сүз). ( Х. Мәхмүтовтан).

Бирем.

  1. Калын хәрефле сүзләрне сүз төзелеше ягыннан тикшерергә.

  2. Табигатькә сүзенә фонетик анализ ясарга

Диктант № 8 ( контроль)( «Ел буена үткәннәрне кабатлау» темасы буенча) Көртлек.

(5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы.К., “Мәгариф”,2001, 32 бит).

Җәй көне эре кызыл җир җиләкләре җыеп йөргән бер аланыбыз бар. Без аны кышын да онытмыйбыз, чөнки ул безне һәрвакыт үзенә чакырып тора.

Беркөнне шул аланга киттем. Алан кырыена җитәрәк туктап калдым. Игътибарымны корыган имән очында утырганкөртлек җәлеп иткән иде. Кай урында күрер идең бу сизгер кошны. Монда ул уч төбендәге кебек. Рәхәтләнеп карыйм үзен. Койрыгын якорь ыргаклары кебек як-якка тырпайткан. Әйтерсең лә ботакка эленеп тору өчен юри шулай иткән. Күмердәй кара көртлеккә ябыштырылган кызыл постау кисәгедәй кашлары да килешеп, ямь биреп тора.

Көртлек тә мине җентекләп күзәтә икән. Менә ул йөнтәс һәм кыска тәпиләренә үк басты. Башын боргаларга тотынды. Шул тирәдә җим эзләүче гаиләсенә кургаш явудан шикләнә ул.

Мин кошларның тынычлыгын бозмадым, кайтырга чыктым.(118 сүз). (Журналист язмаларыннан) .

Изложение өчен текстлар

Изложение №1. Урман моңы.

(Я.Х. Абдрахимова. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. 5-7 сыйныфлар.Казан, “Мәгариф”, 2003, 9 бит).

Сәер кеше ул Газизулла абзый. Гомере буе урманда яшәп тә, һаман күңеле урманнан бизмәгән. Яшь чагында әллә кайларда, Иртыш буйларында сал агызган. Аннан соң күп еллар урманчы булып торган.

Газизулла абзый, мыек астыннан гына көлеп, Булатка карый. Әтисенең бу карашын Булат шунда ук төшенеп ала.

Капкадан чыгуга, әтисе үзенең сыңар кулын Булатның җилкәсенә сала. Борылмалы тар сукмак буйлап алар бик озак шулай тын гына баралар.

Газизулла абзый кинәт кенә туктала да Булатка карап пышылдый:

  • Тс- с! Шаулама! Ишетәсеңме?

Булат, гаҗәпләнеп, әтисенә күтәрелеп карый. Газизулла абзый, башын бераз кырын салып, анытылып тыңлый. Кинәт аның йөзе яктырып китә, маңгаендагы тирән җыерчыклар языла төшә, мыек чылгыйлары кыймылдап куя.

-Ишетәсеңме?

-Ишетәм... Усак шаулый.

- Усак кына түгел, Карурман бабай җырлый, улым.

- Ә нигә соң ул үзе күренми?

Газизулла абзый, улына карап, серле генә елмаеп куя:

  • Син, улым, урманның серләрен белеп бетермисең әле. Таң вакытын йоклап үздырасың.Әйдә, борылыйк, әнә яңгыр төшкәли башлады. Әниең борчылмасын.

Кайты п йокларга яткач, Булатның күзенә йокы кермәде... Их, күрәсе иде шул җырчы бабайны. Отып аласы иде шуның моңлы җырларын! (167 сүз) (Г. Сабитовтан). Тестлар буенча индивидуаль эш

Изложение № 2.(контроль) Урман – кешенең якын дусты.

(З.Н. Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2003, 9 бит).

Урманны кем генә яратмый икән?! Ә шагыйрьләр, язучылар өчен урман – илһам чыганагы. Габдулла Тукайның Кырлай урманнары турында язганнары һәммәбезнең хәтерендә саклана. Без дә урманны бик яратабыз. Аның гүзәллеген, ямен мактарга берсеннән- берсе матур сүзлзр эзлибез.

Матурлыгы, табигатькә ямь бирүе өстенә урманның файдасы да бик күп. Ул без сулый торган һаваны сафландыра, тузаннан чистарта. Шуңа күрә дә урманның һавасы һәрвакыт саф була.

Яз һәм җәйләрен урманнарда нинди генә кошлар сайрамый! Дару үләннәренең дә бик күбесе шунда үсә. Башта урман кешеләргә тәмле- тәмле җиләкләрен бүләк итә. Соңга таба гөмбәчеләрне үзенә чакыра.

Урмандагы һәр агач табигатькә үзенчә бер ямь биреп тора. Аларның файдасы да төрлечә. Мисалга бөдрә яфраклы ак каенны алыйк. Аның суы кешеләрне ревматизм авыруыннан дәвалый. Май аенда җыйналган яфрагын чәй итеп эчү бавыр, бөер һәм эчәкләргә шифа була. Мунча яратучылар да каенга рәхмәт әйтәләр. Ә аның буй- сыны нинди тагын!

Урман матур да, файдалы да. Аны сакларга кирәк! (144 сүз) ( Й. Гәрәйдән)

Изложение №3 Керпе

(З.Н. Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2003, 24 бит).

Бу хәл күп еллар элек булды. Без ул вакытта авылда тора идек. Җәйге эссе көн. Күктә бер болыт әсәре дә юк. Кояш кыздырыпмы- кыздыра. Авылның олысы- кечесе болында печән чаба. Минем абый да шунда китте. Өч- дүрт сәгатьтән төшке ашка кайтты. Карыйм, күлмәгенә нидер төргән. Күлмәккә барып тотынуым булды, кулымны чәнчеп, керпе килеп төште.

Шул көннән алып керпе бездә тора башлады. Баштарак читен булды. Ахрысы, үзенә, әле карават астына, әле өстәл астына кереп кача иде. Соңга таба ияләште, ашаганда яныбызга чыга, ашарга өмет итә. Без аңа иртән һәм кичен сөт эчертәбез, ә көндезге ашка ит бирәбез. Кич җиткәч, барыбыз да йокларга ятабыз. Тик керпе генә йокларга ашыкмый, тычкан ауларга йөри.

Салкын карлы бураннары белән кыш җитте. Аның артыннан матур яз килде. Керпе бездә яши бирде. Җәйге көннәрнең берсендә без аны өй алдына чыгардык. Әмма шул чыгудан керпебезне кабат күрә алмадык. Мөгаен, болынлыкка киткәндер. (149 сүз) (Көндәлек матбугаттан)

Изложение №4 (контроль) М уса турында

(З.Н. Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2003, 15 бит).

Безнең Мостафа авылы бик матур елга буена урнашкан. Бу кечкенә генә елга шактый тирән һәм балыклы. Муса бала чакта буш вакытларын шул елга буенда уздырырга ярата иде. Мин дә аның белән балыкка йөри идем. Ул кармаклар, мин селәүчән савытын тотам. Тугайлыктагы тирәнрәк җиргә килеп туктыйбыз. Кармакларыбызны, әкрен генә, суга салабыз,калкавычларны күзштеп утырабыз.

Менә беренче балыкны Муса тартып чыгара. Аның турында кызыклы берәр нәрсә әйтмичә калмый иде ул. Бу юлы да ярда ялтырап яткан кызылканат әллә нинди маҗараларга очраган икән.

Муса табигатьне бик ярата идее. Без еш кына ерак тегермәнгә бара идек. Тегермән буасының суы мөлдерәмә тулы. Як - якта куе әрәмәлек. Елга яры буйлап исәпсез - хисапсыз чәчәкләр белән бизәлгән болынлык сузылып китә.Аннан үзенә бертөрле матурлыкка төрелгән урман күренеп тора. Муса әнә шул гүзәллеккә сокланып карый. Аннары куен дәфтәрен чыгара. Шул бай табигать күренешен кәгазьгә төшерә. (135 сүз) “Җәлил турында истәлекләр” җыентыгыннан)

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]