Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Diktant_texty_3.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
128.08 Кб
Скачать

Изложение №4. (контроль)

Әни нинди була?

«Мәгариф» журналы, №4, 2011, 33 бит

Роксана әнисен бөтенләй хәтерләми. Әнисе аңа заманча яңгыравыклы исем кушкан да ташлап киткән. Әтисе кем булган, әби-бабасы, туган-тумачалары бармы – болары кызчыкка мәгълүм түгел. Хәер, әлегә бу сораулар аны борчымый да иде. Ул яши торган яшелгә буялган йортта әти-әни сүзләре бик сирәк ишетелә. Роксана аларның мәгънәсенә дә төшенми. Күбәү алар биредә: малайлар, кызлар, зуры, кечесе. Роксананың иптәшләре, абый-апалары. Ашыйсылары килсә, аларны Алия апалары ашата. Фәридә апа белән Сәрия апа көндезләрен гел алар янында булалар. Роксана көйсезләнсә, зуррак кызлар аны күтәреп йөртәләр, уенчыклар ясап бирәләр.

Роксана бик сөйкемле, көнбагыш чәчәге кебек сап-сары бөдрә чәчле, зәңгәр күзле кыз. Үзе хәрәкәтчән, шаян. Ул әле ятимлекнең нәрсә икәнен белми, сизми иде. Бу йортта ул иң нәние, шуңа күрә аңа наз күбрәк эләгә. Өлкәннәр аны «төпчек кызыбыз» дип иркәләп йөртәләр. Шаян-шуклыклары өчен дә ачуланмыйлар иде. Роксана да тәрбиячеләрен ярата, һәммәсенә тартыла. Шулай да аның иң яратканы Хисам бабай иде. Хисам карт биредә атлар карый, төннәрен каравылда тора, малай-шалайны чүкеч-балта тотарга өйрәтә, ишегалдын тәртиптә тота. Балалар гел аның тирәсендә чуалалар. Картның күңел җылысы барына да җитә иде. Роксана да тәпи йөри башламас борын ук Хисам бабайны үз итте. Хисам карт кызчыкны күтәреп ала, итәгенә утыртып сөя иде.

Роксана шулай әти-әни сүзен бер тапкыр да әйтеп карамаган килеш беркемне дә юксынмый үсәр иде, бәлки…

Көннәрдән бер көнне Талия исемле кызны алырга әнисе килде. Ник әнисе була торып Талия балалар йортында яшәгән, анысы сабыйларга сер булып калды. Шунсы хак: бик ошатты Роксана Талиянең әнисен. Искитмәле әйбәт апа булып күренде ул балаларга. Талия белән рәттән хәтта Роксананы да кочаклап үпте. Балаларның һәрберсенә кәгазенә аю сурәте төшерелгән тәмле конфет өләште. Талиянең шатлыгы эченә сыймый иде. Тәрбиячеләр аны юлга әзерләгән арада, әнисен кулыннан җитәкләп, «минем әнием», дип мактанып йөрде. Әнисенең күзеннән туктаусыз яшь ага, үзе кытыршы куллары белән кызының чәченнән сыйпый иде. Биредә иң кечкенәсе булганга, аерым игътибарга өйрәнгән Роксананыңкүңелендә көнчелек сыман хис уянды.

Талияне әнисе шул көнне үк алып китте. Балалар, аннан көнләшеп, кызыгып озатып калдылар. Роксана өчен бу аеруча истәлекле көн булды. Ул һәр баланың, шул исәптән аның үзенең дә әнисе булырга тиешлеген төшенде. Һәм, түземсезләнеп, аның килүен көтә башлады. Ул еш әнисенең нинди икәнлеген күз алдына китерергә теләп карый.

Әнисе турындагы уй Роксананың бөтен барлыгын биләп алды. Йокларга ятканда, ул иртәгә көн туасын, бәлки, әле әнисе киләсен уйлап ята иде. Шулай булды ич: Талия йокыдан уянганда, аның аяк очында әнисе утыра иде. Роксана моны үз күзләре белән күрде.

Шуннан бирде Роксана ятканда койкасының бер читенәрәк сыенып ята торган булды. Төнлә әнисе килә-нитә калса, аңа утырырга урын булсын, янәсе.

Роксана үзенең хыялы, өмете белән бәхетле иде. Бервакыт ул йоклаганда, әнисе аның янына килде.

Әнисе Роксанага бер сүз дә әйтмәде, итәгенә утыртып сөйде генә, чәченнән сыйпады, битеннән үпте. Әнисенең куллары йомшак иде, аның итәгендә утыру шундый да рәхәт. Роксананың мондый рәхәтне беркайчан да татыганы юк иде әле. Уянып, күзен ачкач та, ул як-ягына каранып әнисен эзләде.

Кызчык, зур зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп, тәрбиячегә карады һәм җитди итеп әйтеп салды:

  • Мин әнинең нинди булганын беләм, ул йомшак, җылы була, - диде. Аннары үз-үзенә бик ышанып өстәде: - Ул мине барыбер килеп ала, менә күрерсез...

Тәрбияче кызчыкның чәченнән сыйпады... (504 сүз) (Р.Хафизовадан)

Диктант №1 ( “ Тыныш билгеләрен кабатлау “ темасы буенча)

Кеше (“Мәгариф”, №4,2011.)

Җир йөзендә һәр секунд саен меңләгән кеше туа. Дөньяга аваз салучыларны без әлегә белмибез. Кем ул? Бу фани дөньяда кылыр гамәле, кешеләргә әйтер сүзе нинди?

Мәгаен, сабыен дөньяга тудырган ана да моны белмидер. Ләкин нарасыеның игелекле булып үсүен тели ана. Тәүге тапкыр сабыен кулына алып күкрәгенә куйганда ук, аның тәүфыйклы булуына өметләнә.

Еллар агымы әлеге сабыйны зур тормышка алып керә. Гомер дәверендә гаилә, тормыш ыгы- зыгысы, яшәеш белән көрәш, тагы әллә ниләр очрый...

Әле кайчан гына дөньяга аваз салган сабый инде гомер кичкән олы Кеше булып өлгерә. Менә ул, ялгызы калып, гомере буе үзен озата килүче Уена мөрәҗәгать итә: “Кылганнарым хакмы, үткән юлым турымы?”

Уй бер мәлгә тынып кала. Аннан ми күзәнәкләре аша аны үткәненә сәяхәт кылырга җибәрә:

  • Сабый чагыңа йөгереп бар, кире килгәндә, гомер йөгеңне ике иңеңә бүлеп салырсың. Берсе үзең өчен кылган игелегең һәм яхшылыкларың, икенчесендә янәшәдәгеләргә эшләгән изгелекләрең булыр. Туры гына атлап килә алырсыңмы?- дигән Уй.

Кеше еракка- якты дөньяга аваз салган чагына йөгереп китә. Нәкъ шул мизгелдән ул гомер йөген иңнәренә сала- сала атлый бирә...(167 сүз) (Д. Гайнетдиновадан)

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]