Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Diktant_texty_3.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
128.08 Кб
Скачать

11 Сыйныф Диктант текстлары

Диктант№1. Төштән соң буран кузгалды. Тәрәзәдән урамга караган саен,йөрәгем сызлап куя. Нишләр икән мондый буранда минем песнәгем? Бәлки әле, яңадан әйләнеп кайтыр? Юк, ул кайтмады.

Тагын җәй булды,аннан соң көз килде. Мин һаман песнәгем турында кайгырып йөрдем. Мескенем минем нишләде икән ул урманда?

Әнә беренче кар да яуды. Мин һаман көтәм, ә песнәгем килми дә килми! Нәрсә булды икән аңа?

Бер иртә иде. Тәрәзә төбендә ниндидер тавышка кинәт уянып киттем. Күрәм, каенга көтүе белән песнәкләр килеп кунган.Шау-гөр киләләр, әйтерсең каенны сарылы, аклы-каралы чәчәкләр сырып алган! Шунда бер песнәк тәрәзә өрлегенә үк килеп кунды да, башын сузып, өй эченә карады. Әйе, бу минем песнәгем иде. Мин аны таныдым!

  • Исәнме, исәнме, нәни кошчыгым минем!- дип, мин аңа кул изәдем. Күрәсең, бу юлы ул безнең авылга дусларын да алып килгән (130 сүз)

Бирем . Әйтү максаты буенча җөмлә төрләренә җөмләләр сайлап язарга.

Диктант №2.(контроль) (Синтаксисны кабатлаудан соң) Әниләрнең бөек рухы.

(5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. Казан, “Мәгариф” 2001, 195-196 битләр)

Кадерле укучым! Әгәр сине назлы җилләр иркәләсә, сандугач сайраулары, яфраклар лепердәшкән авазлар бәгыреңне өзсә, бел: бу әниең рухы булыр. Тәңкә- тәңкә карлар яуганда, аларның исеннән, сафлыгыннан башың әйләнеп китсә, башаклар җырыннан әсәренеп калсаң, бел: аларда әниеңнең йөрәк җылысы, аның рухы канатын сирпеп киткән чак булыр. Зәңгәр күктә йөзгән ак болытлар , кояшлы җылы яңгырлар, йолдыз- йолдыз булып тамган язгы тамчылар – әниләр җанының яктысы ул. Аларның һәммәсе дә әниләр йөрәгеннән өзелеп төшкән. Бу якты җиребез, ай-кояшлы, йолдызлы күк, серле галәм-һәммәсе дә әниләр йөрәге белән җылытылып, яктыртылып калган.

Кадерле укучым! Әгәр иҗади ачышлар ясап данга ирешсәң, кешеләргә шатлык өләшсәң, һәм җирдә синең эзең калса, бел: болар барысы да газиз әниеңнең күкрәк сөтеннән, аның җылы карашыннан, сине иркәләгән кытыршы кулларыннан. Ләкин син җирдә лаеклы итеп яши алмасаң, кешеләргә кайгы китерсәң, дөньяда бәхетсезлек таратып йөрсәң, бел: болар берсе дә әниеңнән түгел, бары үзеңнән генә. Димәк, син әниеңнең йөрәген рәхимсез таптагансың, аның рухын пычраткансың.

Бәхетле буласың килсә, әниеңнең йокысыз төннәрен, кайнар күз яшьләрен, синең өчен күргән газап- михнәтләрен онытма, әниеңнең рухын рәнҗетмә, кадерле укучым. (169 сүз) (Ф. Садриевтан)

Бирем. Беренче абзацтагы җөмләләргә синтаксик анализ ясарга, схемада күрсәтергә.

Изложение текстлары

Изложение № 1. (контроль) Туган нигез

(З.Н. Хәбибуллина, И.Г.Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2003,187-189 битләр)

Ниһаять, соңгы үрне менеп, тау итәгендә таралып яткан авыл каршына килеп чыкты Гыйлемхан. Туктап калды. Күкрәк тутырып, сулыш алды. Күпме гомер җанын иләсләндереп берөзлексез үзенә тартып торган төбәк, балачак хәтирәләрен, үсмер чак һәм яшьлек елларының бәгырьгә уелган сукмакларын саклаган җир- туган авыл шушы була...

Кулындагы чемоданын язгы йомшак чирәм өстенә куеп, уч төбендәгедәй күренеп торган авылга хәйран озак карап торды ул. Тау итәгеннән үк аккан инеш, аның куеныннан ургып чыккан чишмәләр, аркылыга- буйга сузылган урамнар, тар тыкрыклар – һәммәсе дә үз урыннарында кебек. Ара- тирә бушап калган йорт урыннары күзгә чалына. Туган авылы белән алыш- бирешне югалткан, нәсел-ыру тамырын өзгән бер ул гына түгел иде, күрәсең.

Челләдә исеп куйган кайнар җилдәй тәэсир итте бу манзара, күңелдә каршылыклы хисләр уянып алды. Димәк, авылга юлны онытучылар байтак икән әле, дип аклану эзләргә тырышты ул. Әмма тамак төбендә килеп буылган төер тынычланырга ирек бирмәде. Бушап калган йорт урынны теш казнасындагы чокырлар гына түгел шул. Тешнең алтынын, тимерен, фарфорын, үзеңнекеннән аерып булмастаен да куйдыртып була. Ә йорт урыннары әйләнә –тирәсен тигәнәк, алабута, кычыткан баскан чокыр гына түгел. Һәрберсе язмыш дигән сүз. Нәсел чылбырын дәвам итәргә тиешле дистәләгән язмышның чит җирләрдә җирсеп сагынуыннан уелган яра урыннары алар. Беренче тәэсирләрен җиңеп, үзен үзе кулга алды ул. Һәм барларга кереште: авылдан кемнәр киткән, анда кемнәр калган.

...Ат караучы иде. Ат җене кагылган кеше. Менә сиңа мә, Кәрам абыйлар нигезе бушаган. Миңзифа апа, Мәрьям апалар да сынган булып чыга- сугышта ирләрен югалтып, мәңгелеккә толлыкка дучар ителгән хатыннар.

Могътәсим авыйлар нигезе дә ятим түгелме соң?! Җиде кыз үстерә иде алар хатыны белән. Иң олылары, Миңсылу исемлесе, Гыйлемханнан яшь ярымга гына кече. Димәк, Миңсылу да киткән булып чыга. Ә аның Миңсылу тормыш корган, балалар үстергән йортның тәрәзә йөзлекләрен генә булса да урамнан бер күреп узасы килә иде...

Әле һаман авылның чит-читләрен күзәтә иде Гыйлемхан, туган нигезгә күз төшермәскә тырышты моңарчы. Көтеп алынган бәхетле мизгелне беразга гына булса да кичектереп торырга ниятли идеме, әллә киресенчә, ул тарафка караудан курыктымы... моңаеп утырган иске җимерек йортны яисә шул йорт торган урындагы буш нигезне күрергә әзерләнгән иде ул. Кырык ел чамасы элек тәрәзәләренә үзе такта кадаклап киткән, канаты салынган коштай бераз чүгә төшеп аны озатып калган иске йорт күренмәде. Аның урынына алты почмаклы яңа йорт калкып чыккан. Үз күзләренә ышанасы килми торды бертын.

Юк, туып үскән нигезнең буш торуын, җимерек каралты- кураларның сыкрау авазын ишетергә теләмәгән иде ул. Әмма кемдер, башка чит бер кеше, аның туган нигезенә күз явын алырлык йорт салып чыгар дип тә башына китермәде.

Авылга кайткач, кемгә төшү, кайда тукталу хәл ителмәгән иде әле. Аяклар тагын нигезгә каерды. Су буеннан күтәрелгән тыкрыкның уртасыннан бик кызу атлап менде ул. Гүя аны аяклары түгел, күзгә күренмәгән могҗизалы канатлар, җан ашкынуы алып бара. Авылга килеп чыккан сәер юлчыны танырга теләгәндәй, тәрәзәгә капланып калган хатын- кызда да, үзе артыннан ияргән малай-шалайда да гаме юк иде аның.Әнә тагын бераз, тагын ике-өч йорт тирәсе үтәсе дә, аннан... Ул туган нигез бусагасында булачак. Төшләренә кереп йөдәткән нигез бусагасында. ( 467 сүз) ( Р. Мөхәммәдиевтән)

Изложение №2. (контроль) Ак розалар

“Мәгариф”, № 4, 2010, 20 бит.

Поезд китәргә ярты сәгать чамасы вакыт бар икән. Альфред бер кулындагы, бер вокзал стенасындагы сәгатькә карап алды да перронга чыкты. Кулындагы роза чәчәкләрен ипләбрәк тотты. Ни дисәң дә, сеңлесенең туена дип сатып алды бит ул аларны.

Урамда шактый салкын. Альфред үзенең тугызынчы вагонын эзләп тапты да мәшәкатьсез генә кереп утырды. Кичке поезд булгангамы, кеше әллә ни күп түгел.

Караңгылык тирә юньгә үзенең шәлен ябып өлгерсә дә, күктә йолдызлар кабынмаган әле. Ниндидер җанны өшеткеч, күңелсез көн булды бүген. Туйга кайту шатлыгы да җылытмый шикелле.

Альфред чәчәкләрне җайлап кына өстәлгә куйды. Үзе портфеленә таянып, бер мизгелгә күзләрен йомды.

Ул күңеле белән әллә кайчан авылда иде инде.

-Абый, азрак күчеп утырмассызмы?

Альфредның туган як турындагы татлы уйлары шунда ук юкка чыкты.

-Хәзер, хәзер, - диде ул, ашыгып.-Утырыгыз. Кая, сумкаларыгызны урнаштырыйк. Еракка кайтасызмы?

-Буага, -дип, теләр-теләмәс кенә җавап бирде кыз.

Алар янына башка утыручы булмады. Альфредка сөйләшмичә кайту авыр, әмма сүз башларга да җиңел түгел иде. Иңбашларына таралып төшкән коңгырт чәчле бу кыз аңа ничектер таныш кебек. Сүрән яктылыкта тагын да кара булып күренгән уң битендәге миңе дә кемнедер хәтерләтә кебек.

-Сеңелем, исемегез ничек?- дип сорамыйча булдыра алмады ул.

-Абый, миңа эндәшәсезме?- диде кыз.- Алтынай мин, Алтынай.- Икенче тапкыр ул исемен нигәдер басым ясап кабатлады. Тагын тынлык урнашты. Кыз сумкасыннан зәңгәр тышлы дәфтәр алып укырга кереште.

- Абый, сез шигырьләр яратасызмы? Мин аларга үлеп гашыйк, -диде кыз бераздан.

-Яхшыларын мин дә яратам. Аеруча мәхәббәт турындагыларын, -диде Альфред.

-Ә сез мәхәббәткә ышанасызмы соң?

-Ышанам, сеңелем.

- Алайса мин сезгә мәхәббәт турында бер шигырь укыйм, аның авторы гади укытучы, әдәбият укытучысы.

Кызның күзләре очкынланды, ул шигырь укырга кереште:

Ник шулай назлы, ягымлы да,

Шаян да син, кайчак кырыс та.

Бер карасаң , артык уйчан да син,

Бер карасаң, артык тыныч та.

Язгөлем шигыре бит бу! Ничек Алтынайга эләккән ул? Альфред аптырап калды. Кыз аңа күз төшереп алды.

  • Ошыймы, абый? Әнием шигыре ул. Үзенең беренче мәхәббәтенә багышлап язган. Мәктәптә укыганда чакта ук танышканнар алар. Аннары егет хәрби училищега, кыз институтка укырга кергән. Әнием егетнең хәрби һөнәр сайлавын гафу итә алмаган. Тора- бара хатлар да сирәгәйгән. Әнием башка кешегә кияүгә чыккан. Менә шулай хәл иткән аларның язмыш аларның мәхәббәтен. Әнием беренче сөюен гомергә оныта алмады. Шигырь белән язган көндәлекләре хәзер дә саклана.

Димәк, Алтынай – аның тәүге мәхәббәте Язгөлемнең кызы. Әйтәм, башта ук кемгәдер охшаткан иде. Күр, әнисенә бер тамчы су кебек охшаган! Күзләре дә, коңгырт чәче дә, хәтта уң як битендәге миңе дә. Язгөлем роза чәчәкләрен бик ярата иде. Альфред туган көнендә аңа розалар бүләк итә иде.

Үзе дә сизмәстән, Альфред ашыга- ашыга кәгазьгә төрелгән чәчәк бәйләмен сүтә башлады.

  • Нинди гүзәл розалар!-дип кычкырып җибәргәнен сизми дә калды кыз.- Иптәш кызларым белән күпме эзләдек шундыйларны. Әнием бик ярата аларны. Бүген әниемнең туган көне бит. Ләкин ул больницада ята.Әтиемнең фаҗигале үлемен күтәрә алмады. Врачлар йөрәк авыруы таптылар.

Альфред чәчәкләрне сак кына яңадан кәгазьгә төрде дә букетны Алтынайга сузды.

-Шигырьдәге егет ул мин идем,- диде чак кына ишетерлек тавыш белән.- Ал, сеңелем, бу чәчәкләрне әниеңә тапшыр, тизрәк терелсен.

Альфред, әкрен генә урыныннан кузгалып, ишеккә юнәлде. Поезд ул төшеп калачак станциягә туктаган иде.

Кыз ни дип әйтергә дә белмәде. Ул бары тик мәһабәт гәүдәле моңсу бу ирнең төнге караңгылыкка кереп югалуын гына шәйләп калды. (522 сүз) (Г.Айзатулловадан).

Изложение №3. (контроль) Солтангәрәйнең тырышлыгы.

(З.Н. Хәбибуллина, И.Г.Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2003,186-188 битләр)

Солтангәрәй бөтен күңелен укуга бирде. Укытучы ярдәмендә төрткеләр алфавитына шактый төшенә башлады. Дәресләр белән генә канәгатьләнмәде, булган бөтен буш вакытын шул яңа эшкә багышлады. Алай гына да түгел, хәтта төннәр буена калын авыр китаплар капшанып утырды. Яшьтән аның күңеленә әйтерсең ниндидер корт кереп урнашкан иде. Менә шул корт аны һәрвакыт борчып, тынычсызлап торды, һәртөрле кыенлыкларны, эч пошу, кайгы- хәсрәтләрне онытып торырга ярдәм итте.

Ике ай эчендә ул Брайль системасын тулысынча үзләштерде, шактый тиз язарга һәм сүзләрне бергә бәйләп укырга өйрәнде.

Бу ике ай бүтән яктан да Солтангәрәй өчен һәм башка сукырлар өчен бик нык хәтердә калырлык булды. Күп тырышып йөри торгач, алар өчен кәрзин үрү мастерское ачып җибәрделәр. Буш вакытларын кая куярга белми аптыраган яки уку яшеннән чыккан, инде хәреф танудан өметен өзгән күп кешеләр өчен бу чын-чынлап бәйрәм булды.

Кәрзин үрүдә Кармак барысыннан да уздырды. Бу эшкә аның кулы килешеп тора иде. Иптәшләренә караганда ул тизрәк тә, матуррак та үрә һәм үзенең мондый сәләте белән горурланып, еш кына :

-Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс, - ди иде.- Без хәзер һөнәрле. Без әле киләчәктә кәрзиннәр генә түгел, матур- матур креслолар, җиңел- җиңел өстәлләр дә үрербез бу талчыбыклардан!

Солтангәрәй, никадәр тырышмасын,һич тә Кармакныкы кебек матур, җыйнак кәрзиннәр үрә алмады. Бервакыт ул, зарланып,иптәшенә :

-Ничек алай яхшы итеп үрәсең соң син?- диде.- Минеке гел кыек- мыек була –кулыңа алырга хурланасың, валлаһи!

-Кемнең күңеле нидә бит!- диде аңа Кармак.- Син инде менә ничә китап укырга өлгердең, ә мин әле һаман хәрефләрне аерып бетерә алмыйм. Минем бармаклар шул ләгънәт төшкән төрткеләрне һич кенә дә сизмиләр. Нишләтәсең инде аны? Кайчакта бармак битен игәүләп тә карыйм, юк, булмагач булмый! Томана минем бармаклар. Ә талчыбык ул төртке түгел, аны тотып карап була.

Яхшы эшләгәне, тырышлыгы, гомумән, үз иптәшләре арасында авторитет казанганы өчен, Кармакны мастерскойның оста ярдәмчесе итеп билгеләделәр.”Түрә” булып алгач, Кармак сизелеп үк үзгәрде, үзен чын-чынлап башлыкларча җитди тота башлады. Ләкин әз генә дә борын чөймәде, иптәшләре белән элеккедән дә ныграк дуслашып, аралашып китте һәм, кайчан гына булмасын, теләсә кемгә сүзе- киңәше белән дә ярдәм итәргә тырышты.

Бераз вакыттан, мастерскойның зур гына файда китерүен күреп, анда щетка ясау цехы ачып җибәрделәр. Бу эшкә ирләрне генә түгел, хатын- кызларны да җәлеп иттеләр.(357 сүз) (Ш.Еникеевтан)

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]