
- •Диктант текстлары 5 нче сыйныф
- •Диктант № 2. «Сузыкларның ярашуы» темасы буенча контроль диктант(№1)
- •2. Сингармонизмның икенче төренә сүзләр язарга.
- •Диктант № 4.(”Графика, орфография” темасы буенча). Җырчы юкәләр.
- •Диктант № 5.(“Фонетика, орфоэпия, графика, орфография” темасы буенча). Керпе һәм аның балалары.
- •Диктант № 6.(“Лексикология” темасы буенча)
- •Диктант № 7. (“Сүз төзелеше” темасы буенча) Язның беренче ае.
- •Диктант № 8 ( контроль)( «Ел буена үткәннәрне кабатлау» темасы буенча) Көртлек.
- •Изложение өчен текстлар
- •6 Нчы сыйныф
- •Диктант текстлары .
- •Диктант № 2. (“Исем” темасы буенча). Урман тургае.
- •Диктант № 4. (“Хикәя фигыль” темасы буенча)
- •Диктант № 6. (“Сан” төркемчәләре темасы буенча)
- •Диктант № 7 (контроль). (“Рәвеш “ темасы буенча) Төнбоек.
- •2. Ике рәвешкә морфологик анализ ясарга
- •Диктант № 8. (контроль). Ябалак.
- •Изложение №2. (контроль№1) Судан башка тереклек юк.
- •Изложение №3 Эш үткәч үкенүдән файда юк.
- •Изложение №4 (контроль) Тылсымлы сүз
- •7 Нче сыйныф Диктант текстлары
- •Диктантлар – 8(4)
- •Диктант №2. ( “Ияртүле бәйләнеш” темасы буенча)
- •Диктант № 5.(контроль)
- •Изложение текстлары
- •Изложение №3 Сугыш чоры икмәге.
- •Изложение №4(контроль) Табылдык
- •8 Нче сыйныф
- •Диктант текстлары Шаулагыз, имәннәр.
- •Мин шулай язгы җилгә әсәрләнеп басып торганда, агач башларында кошлар чыркылдаша башлады, тополь
- •8 Нче сыйныф Изложение текстлары
- •Изложение №1 Көзге бизәкләр
- •Изложение №3 (контроль) Укытучым
- •Изложение №4 (контроль) Хезмәткә хөрмәт
- •9 Нчы сыйныф Диктант өчен текстлар.
- •Диктант № 4.(контроль) Янәшә яши алуның да сере бар.(” Ел буена үтелгәннрне кабатлау” темасы буенча)
- •Изложение өчен текстлар
- •Изложение № 7 Кыр казы.
- •Изложение № 8(контроль) Туган җир
- •10 Сыйныф Диктант текстлары
- •Изложение №2.(контроль) Мирза үз гаиләсенә алды.
- •11 Сыйныф Диктант текстлары
- •Изложение текстлары
- •Изложение №4. (контроль)
Изложение №2.(контроль) Мирза үз гаиләсенә алды.
З .Н. Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы. Казан, “Мәгариф”,2003, 179-180 битләр)
Әнә күрәсезме, кояшның җылы нурлары астында, ялтырый- ялтырый Дим ага.
Әнә аның кырыенда чиксез киң болынлык, аннан ерак та түгел таллык.
Әнә еракта беленер- беленмәс кенә булып тау кашлары сузыла; зәңгәрсу һава аша аның өстендәге кара урман төтенләнеп күренә. Якты сукмак өстендә вәкарь генә акаошлар йөзеп йөри; болынлыкта төрле кошлар сайрый; ара- тирә акчарлакларның ачы тавыш белән кычкырганнары ишетелеп китә; күк йөзендә карчыга дигән усал кошның, җентекләп, җирдән үзенә җим карап барганы күренә.
Монда һәр нәрсәдән иркенлек, бәхет аңкый. Бу киң болыннарга карау белән, күңелгә “Мондый матурлык, мондый байлык эчендә адәмнең бәхетсез булуы мөмкин түгелдер” дигән уй килә.
Әнә тагын еракта- Дим буена утырган ике мәчетле зур гына авыл. Якынрак барып карасаң, аның бер читендә урман шикелле куе бер бакчалык күренә. Бакча бик күптән утыртылган булса кирәк: андагы агачлар инде тәмам картайганнар. Бакчага карау белән, аңар инде күптәннән бирле адәм кулы орынмаганын белергә була. Аның койрыгы Дим буена барып терәлә. Икенче башындагы агачлар арасыннан аслы-өсле зур гына агач өйнең ташландык хәрабәсе күренә.
Ишегалдында, йөрүче булмаганга, ямь- яшел чирәм үскән; бөтен җир буш, бөтен нәрсә тын гына нәрсәдер көтә...
Әбиләр кышкы озын төннәрдә, орчыкларын эрли- эрли, яннарына түгәрәкләнеп утырган балаларга ул хәрабә турында әллә нинди куркыныч әкиятләр сөйлиләр. Картлар исә, аның яныннан узганда, тирән уйга чумган бакчага бер карап алалар да мәгънәле генә итеп: “ Бичара мирзаның балаларына бу нигездә рәхәт күрергә язмаган икән инде, - диләр.Тагын шуның артыннан ук: - Мал да бар иде, дәүләт тә. Булмаса булмый икән инде,”- диләр.
Картларның сүзе буенча, элек, унтугызынчы гасырның ахырларында, бу хәрабә Исхак мирза гаиләсенең кайнап торган оясы булган.
Мирза үзе дәүләтле, фәкыйрьләр өчен һиммәтле, бөтенесе белән тәмле телле, йомшак сүзле, икмәк-тозга юмарт, гыйлем һәм дәрәҗә иясе бер кеше булган. Аның ике улы һәм бердәнбер бер кызы булган.
Мирзаның бикәсе Зөлайха абыстай уртача гына тәрбия күргән гади генә бер хатын була. Ул балаларын бик тә ярата, алар өчен җанын да кызганмый һәм барысын да үзе тәрбияләп үстерә.
Тормышлары тыныч кына уза. Бервакыт Исхак мирзаның үзе белән бергә укыган дусты Шаһингәрәй мирза үлә. Аның бердәнбер кызы Фәридә дә һичбер тәрбиячесез- нисез ятим кала. Анасы инде аның күптән, ул бала чагында ук үлгән була. Исхак мирза:” Үзебезнең Кәримә белән бергә үсәр, аңар иптәш булыр, Зөлайха абыстасыннан тормышка өйрәнер, шунда безнең балалар белән бергә укыр да,”- дип, сигез яшьлек Фәридәне үз өенә тәрбиягә ала.
Менә шул вакыттан алып кара кашлы, кара күзле,әзһәр йөзле, аз сүзле, мөлаем табигатьле Фәридә Исхак мирза гаиләсендә яши. Зөләйха абыстайдан төрле догалар, намаз тирәләрен өйрәнә.Җәйге аяз көннәрдә бакчада алар бергә уйный башлый. Үзе шикелле йомшак табигатьле Кәримә аңар бик тә ошап китә. Ул аның белән чын күңелдән дуслаша.
Шул килеш берничә еллар узып китә. Лиза ханым рояльдә уйнарга яхшы гына оста була. Ул Кәримә белән Фәридәгә музыкадан дәресләр бирә. Кәримә музыкадан бик үк ләззәт ала алмаса да, Фәридә бөтен көче белән аңарга бирелә, музыкага мәхәббәт аңар ана мәхәббәте урынына тора. Ул бетмәс- төкәнмәс музыка тавышлары аша үлгән анасының бишек янында көйләгән моңлы тавышын ишеткән төсле була. Шундый вакытлар була: ул уйный-уйный да ирексез үксеп-үксеп еларга тотына. Шул арада ишек ачылып, залга әкрен генә Кәримә килеп керә. Ул, Фәридәнең елаганын күреп, уйлап- нитеп тромый, аны бик каты кочаклап, үзе дә елый башлый. Бу вакыт Фәридә аңар бик кызганыч, чиксез кызганыч тоела; ул аны юатыр өчен каршында газиз булган бөтен нәрсәсен бирерлек була. (536 сүз)
( С. Җәлалдән)
Изложение №3.(контроль) Туган җир
(Я.Х.Абдрахимова. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. 8-11. Казан, “Мәгариф”, 2005, 93 бит).
Соңгы үр... Шуны менүгә авыл күренәчәк. Үрдә автобус акрынайды, ул акрынайган саен, Фәритнең йөрәге кызурак типте. Авыл каршыда гына, үр артында гына... Автобусның түбәсендәге ачыклыктан һәм тәрәзәләрдән өреп, юл буе тәннәрне рәхәтләндергән җиләслек, тизлек акрынайгач, кинәт юкка чыкты. Аның урынына юл буенда лепердәшеп утыручы каеннарның сагызлы җылысы, үлән, чәчәк исләре белән болганып, автобус эченә бөркелде, борыннарны кытыклап, башларны әйләндереп җибәрде, каен себеркесе пешерелгән коры мунчадагы кебек эссе тыгыз һава, “кайтып җиттегезме, балакайларым!” дигәндәй, маңгайларга, битләргә, муеннарга сарылды...Их, никадәр таныш, никадәр татлы бу хисләр, бу һаваның чак-чак кына кагылышы!.. Алар гына күңелне шушылай ашкындыра, моңландыра ала, бүтән беркайда да мондагы кичерешләр кабатлана алмый, кабатлана алмый шул!
Ниһаять, автобус үргә менеп җитте. Фәрит үзе дә сизмәстән утыргычтан күтәрелеп куйды, бугаз төене, су йоткандагы шикелле, хәрәкәтләнә башлады... Нишләп бу кадәр йөрәккә якын икән соң син,туган җир?! Һәммәсе дә ялтыравыксыз, тәртипсез бит югыйсә: агач өйләрең дә, яшел бәрәңге бакчаларың да, кәкре- бөкре урамнарың да. Ыгың да тигез ярлар уртасыннан төз генә акмый: кемдер чүлмәк белән аударып җибәргән төсле - авылның бер ягына дугайланып җәелгән, тәртипсез таралган да, җиләк болынына җиткәч, ярларына кергән, сул яктагы Тимергали күленә тоташмакчы булып якынайган, шомырт, карлыган, балан, гөлҗимеш, камырлык куакларыннан күпереп утыручы Әби әрәмәсенә иркәләнеп- терәлеп үткән, аннары, уңга борылып, Чия тавына сугылган, аны әллә никадәр ашап, биек кызыл яр ясагач, тагын тын гына агып киткән. Болар барысы да, аксыл иген басулары да, күктән агып килүче болытлар да, кояш та – һәммәсе дә авылга сыенган, авылга төбәлгән...
Без дә шулай. Синнән ераклашкан саен якыная гына барабыз, ахры, туган җир! Һәр түмгәгең, һәр борылышың, һәр сукмагың күз алдында. Әйтерсең лә синнән чыгып киткәндә ике арадагы ниндидер бер тамыр урталай өзелгән дә шуның очлары кабат ялгану өчен, еллар үткән саен,бер-берсенә ныграк тартылалар...Бу тойгы авылдан бик еракта, чит җирләрдә яшәүчеләргә генә таныш. Татарча җыр гына ишет- сагыш сөреме күзләрне, борыннарны, тамак төпләрен әчеттерә башлый. Гүя синең йөрәгең түрендә сизелер- сизелмәс кенә булып һәрвакыт моң чишмәсе тибә. Аның сизгерлеген сөйләп аңлата торган түгел . Фәрит кайчан гына кайтса да, авылны күрүгә үк, ул чишмәнең ургый башлавын тоя, аның кайнарлыгы бөтен тәненә тарала, һәр күзәнәген били, тел сүз әйтергә әйләнми. Елап та, елмаеп та булмый...
-Костюмың төшкән, - диде Нәсимә, сул якка ияк кагып. Фәрит башын шунда борды. Ул аны, җитез генә алып, тузанын да кагып тормастан. Тез өстенә салды һәм карашын кабат алга төбәде...
Егерме елдан артык Донбас шахталарында күмер тузаны эчкән елларында, кунакка кайткан саен, аның шушы үрдән күтәрелеп авылны күрүгә, күзләреннән мөлдерәп яшь чыга иде. Алар балачактан сакланып калган күз яшьләре иде бугай, чөнки шуннан да татлырак берни дә юк иде. Авылга җиткәнче,аның таныш урамнарын үтеп, туган өенең газиз бусагасын атлап кергәнче, Фәрит тын гына, сүзсез генә ул яшьләрне йота да йота, авыз эчендәге бераз тозлы, кайнар һәм татлы сүлдән кубып теле нидер сөйләмәкче булып селкенә, тик тавышы чыкмый, еш- еш сулыш алганы гына ишетелә...
Тиздән әниләре белән, уллары Марат белән күрешерләр. Мизхәт әле эштәдер, ул кич кайтыр. Күпме шатлык, куаныч көтә. (478 сүз) ( Ф. Садриевтан)
Изложение №4. (контроль) Нинди хезмәт тә лаек хөрмәткә.
(Я.Х.Абдрахимова. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. 8-11. Казан, “Мәгариф”, 2005, 79 бит)
Узган ел миңа бер мәктәптә чыгыш ясарга туры килде. Шунда сөйләшү ахырында мин залда тыңлап утыручыларга берничә сорау бирде:
- Сезнең кайсыгыз язучы, шагыйрь булырга тели?- дидем.
Укучылар барысы да диярлек кулларын күтәрделәр. Кайберләре хәтта: “Мин, мин!”- дип кычкырып та әйттеләр. Күренә, болар барысы да язучы, шагыйрь, музыкант булырга телиләр икән...
Мин яңадан:
- Кемнәр рәссам, музыкант булырга тели?- дидем.
Залда тагын гөр килеп куллар күтәрелде.
- Кем космонавт булырга тели?
Укучылар, бу сорауга да кулларын күтәреп, космонавт булырга бик- бик теләүләрен белдерделәр. Көлештеләр, шаян сүзләр дә әйткәләштеләр.
Шулчак мин тын калып уйга бирелдем. Кызык, дидем эчтән генә үз- үземә, биредә әнә кемнәр утыра икән. Егетләр эшне зурдан тоталар. Барысы да атаклы кешеләр булырга җыена.
Шәп. Бик шәп! Моның гаебе юк. Балачакта, яшҗлек дәрте янып, кайнап торган бер вакытта, кем шулай ашкынмый да, кем әллә нәрсәләр эшләргә омтылмый?..
Мин шулай уйланып ктырганда. Залда нигәдер тынып тордылар. Әле генә биргән җаваплары укучыларның үзләрен дә шикләндерде булса кирәк. Аларга уңайсызрак булып китте сыман. Әлбәттә, сорауларга җаваплар ашык- пошык бирелде. Моны укучылар үзләре дә сизделәр.
- Ярар, -дидем мин, -аңлашылды. Өметләрегез зурдан икән- хуплыйм! Инде әйтегез: кайсыгыз эшче, игенче, төзүче булырга тели?
Залда утыручылар, башларын иеп, карашларын идәнгә төбәделәр. Эндәшмәделәр дә, кул да күтәрмәделәр.
- Әллә соравым аңлашылмадымы?- дидем мин, кабат сүз башлап.-Алайса сорауны икенче төрлерәк әйтергә рөхсәт итегез.
Балалар сагая калды.
- Безне кем ашатыр, кем киендерер, кем безгә трамвай, машина, трактор ясар? Кем безгә йортлар салыр?
Зал гөжләп алды. Укучылар, төрткәләшеп. Үзара сөйләшә башладылар. Сизәм, менә хәзер генә алар минем тел төбен төшенеп алдылар- сүз әнә нәрсә турында бара икән...
Чыннан да. Минем сорауларыма алар ашыгыбрак җавап бирделәр. Укучыларны, мөгаен, теге профессия кешеләренең шөһрәтле булуы кызыктыргандыр.
Залда күбрәге эшче, игенче, төзүче балалары утыра. Ничек булды соң әле бу? Укучылар үзләренең әти-әниләренең хезмәтләрен яратмыйлар, ихтирам итмиләр түгелме? Биредә уфтанырлык урын бар. Мәктәптә уку- үзе хезмәт ич. Гомумән, беркем дә, беркайчан да хезмәттән башка яши алмый. Димәк. Хезмәттән башка кеше юк, кешедән башка хезмәт юк.
Хезмәт кешене кыргыйлыктан, караңгылыктан менә бу якты дөньяга- акыллы кешелеккә алып чыккан. Хезмәт кешеләрне бер коллективка берләштергән , аларны дус- иш иткән.
Кеше үзенең буе- сыны, матурлыгы, гүзәлләге белән иң элек әнә шул хезмәткә баш ияргә тиеш. Без яшәгән бу заман, бу шәһәрләр,машиналар, самолетлар һәм исемнәрен әйтеп бетермәслек тагын бик күп әйберләр тырыш хезмәт нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Хезмәт планетаны кешенең туган йорты иткән.
Борын-борыннан ук безнең ата-бабаларыбыз хезмәтне үзләренең изге, бөек бурычлары итеп санаганнар. “Мең ел яшәрдәй кәсеп ит”, “Кешенең көче- эшендә”, “Дөньяның төбе- хөрмәт, хөрмәтнең төбе- хезмәт” дигәннәр алар. Һәм үзләре дә шул ышанычка тугры булып калганнар...
Чыннан да, кем булырга? Язучымы, шагыйрьме, эшчеме, әллә игенчеме,төзүчеме?Теләсә кем генә булсаң да, әгәр син үз хезмәтең белән кешеләргә кирәк икәнсең, илеңә- халкыңа кирәк икәнсең- син бәхетле! Синең хезмәтеңнән кешеләр канәгать икән, шат икән- син бәхетле! Бу бит язучы, шагыйрь, рәссам булу гына түгел, эшче, игенче, төзүче булу гына түгел, бу- чын кеше булу! (466 сүз) (Н. Дәүли)