
- •Диктант текстлары 5 нче сыйныф
- •Диктант № 2. «Сузыкларның ярашуы» темасы буенча контроль диктант(№1)
- •2. Сингармонизмның икенче төренә сүзләр язарга.
- •Диктант № 4.(”Графика, орфография” темасы буенча). Җырчы юкәләр.
- •Диктант № 5.(“Фонетика, орфоэпия, графика, орфография” темасы буенча). Керпе һәм аның балалары.
- •Диктант № 6.(“Лексикология” темасы буенча)
- •Диктант № 7. (“Сүз төзелеше” темасы буенча) Язның беренче ае.
- •Диктант № 8 ( контроль)( «Ел буена үткәннәрне кабатлау» темасы буенча) Көртлек.
- •Изложение өчен текстлар
- •6 Нчы сыйныф
- •Диктант текстлары .
- •Диктант № 2. (“Исем” темасы буенча). Урман тургае.
- •Диктант № 4. (“Хикәя фигыль” темасы буенча)
- •Диктант № 6. (“Сан” төркемчәләре темасы буенча)
- •Диктант № 7 (контроль). (“Рәвеш “ темасы буенча) Төнбоек.
- •2. Ике рәвешкә морфологик анализ ясарга
- •Диктант № 8. (контроль). Ябалак.
- •Изложение №2. (контроль№1) Судан башка тереклек юк.
- •Изложение №3 Эш үткәч үкенүдән файда юк.
- •Изложение №4 (контроль) Тылсымлы сүз
- •7 Нче сыйныф Диктант текстлары
- •Диктантлар – 8(4)
- •Диктант №2. ( “Ияртүле бәйләнеш” темасы буенча)
- •Диктант № 5.(контроль)
- •Изложение текстлары
- •Изложение №3 Сугыш чоры икмәге.
- •Изложение №4(контроль) Табылдык
- •8 Нче сыйныф
- •Диктант текстлары Шаулагыз, имәннәр.
- •Мин шулай язгы җилгә әсәрләнеп басып торганда, агач башларында кошлар чыркылдаша башлады, тополь
- •8 Нче сыйныф Изложение текстлары
- •Изложение №1 Көзге бизәкләр
- •Изложение №3 (контроль) Укытучым
- •Изложение №4 (контроль) Хезмәткә хөрмәт
- •9 Нчы сыйныф Диктант өчен текстлар.
- •Диктант № 4.(контроль) Янәшә яши алуның да сере бар.(” Ел буена үтелгәннрне кабатлау” темасы буенча)
- •Изложение өчен текстлар
- •Изложение № 7 Кыр казы.
- •Изложение № 8(контроль) Туган җир
- •10 Сыйныф Диктант текстлары
- •Изложение №2.(контроль) Мирза үз гаиләсенә алды.
- •11 Сыйныф Диктант текстлары
- •Изложение текстлары
- •Изложение №4. (контроль)
10 Сыйныф Диктант текстлары
Диктант №1 ( “ Тыныш билгеләрен кабатлау “ темасы буенча)
Мин тормышка гашыйк (“Мәгариф”, №4,2011.)
Мин тормышка гашыйкмын. Тып-тын тамган тамчыларны, көчле ташкыннарга барып кушылырга ашкынгын гөрләвекләрне яратам. Кошлар җырын тыңлап, җир йөзенең шау чәчәк белән күмеләчәгенә ышандырып, умырзая керфекләрен ачуга, күңел җырлый башлый. Ә бөреләр? Күргән саен мин аларны беренче генә күрәм кебек. Берничә көн үтүгә, алар – яфрак. Мин аларга өр-яңадан гашыйк булам.
Зәңгәр биеклектә кыр казлары, торналар оча. Алар тавышында кешеләргә сөйлисе сүзләремне, җырлыйсы җырларымны ишетәм.
Җәй җитсә, кырлар өстендә дулкыннар уйный. Шунда мин талгын гына җилдә тибрәлгән алтын башакларга гашыйк булам. Яратуым чиксез. Биттән сөеп искән йомшак җилләрне генә түгел, тамырлар сусап калган чакта яңгыр болытларын куып китергән көчле җилләрне, яшенне дә яратам. Дөньяны ут алыр кебек, тирәкләр кырылып бетәр кебек. Тик күңел курыкмый, ә шатлана, балкып салават күпере сузылачагына, тамырлар яңгырдан алган яңа көч белән яшәүләрен дәвам итәчәгенә ышана. Ә өмет-яшәү терәге. (134 сүз)
Диктант №2( контроль) ( “Гади һәм кушма җөмлә синтаксисы” буенча )
Галиҗәнап икмәк (“Мәгариф”, №4, 2010).
Игенче өчен икмәктән олы, кадерле берни юктыр, мөгаен. Шуңа күрә үз хезмәтенең уңышын күрү аның өчен әйтеп бетергесез зур шатлык. Орлык чәчкәннең беренче көнендә яуган яңгырны да ул алтын бәһасенә тиңли.Икмәк беркайчан да җиңел табыла торган байлык булмады. Ул һәркайда да игенчедән авыр хезмәт таләп итә, шуңа күрә аның кадерен игенче генә белә.
Ә без, искергән икмәкне чүпкә чыгарып ташлаган чакта, аны үстерүчеләр хакында уйлыйбызмы икән? Еш кына мин битен тирән сырлар баскан бер әбинең, чүплек савыты кырыена килеп, икмәк кисәкләре җыеп торганын күрәм. Тәбәнәк буйлы әлеге әби нигәдер миңа инде күптән вафат булган әниемне хәтерләтә. Ирексездән әниемнең ачлык елларында ачка шешенеп, зур газаплар белән үлем тырнагыннан котылып калулары турында сөйләгән сүзләре искә төшә. Аның моңсу күзләре әле дә булса миңа сынаулы карыйлар кебек: “Син минем корычтай авыр кулларымны, яргаланып җир төсенә кергән бармакларымны хәтерлисеңме?-диләр сыман.-Менә шул куллар белән алтын бөртекләрне җиргә иңдереп, алар үсеп яңа икмәк булганчы, күпме көч сарыф ителгәнен бары игенче генә белә шул”. Әниемнең җилдә яргаланып беткән иреннәре шулай дип пышылдый сыман. (169 сүз) (Д. Гайнетдиновадан)
Изложение текстлары
Изложение №1.(контроль)
Мирсәет Казанда.
(З.Н. Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы. Казан, “Мәгариф”,2003, 182-184 битләр)
Уйламаганда-көтмәгәндә, унбиш яшьлек Мирсәет Солтангалиев, мәшһүр Казан каласына килеп, данлыклы Татар укытучылар мәктәбе укучысы булып куйды. Анда сугыла Мирсәет, монда бәрелә –берьюлы барын колачлап алырга омтыла. Ул мәктәптәге һәммә түгәрәкләргә языла. Рус әдәбияты һәм тарих, социология һәм психологиядән махсус хезмәтләргә ябышып ята.
Спорт гимнастикасы белән дә мавыгып ала берара. Хәтта, ниндидер ярышта катнашып, призга лаек була. Мәктәпнең үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөреп, тамашалар куюда катнаша.
Беренче сыйныфта укый башлаган көннәрендә үк алар Сәгыйть Сүнчәләй белән якынаеп алалар. Сәгыйть Сүнчәләй- әдәбият һәм шигырь белән мавыккан үсмер. Аларны менә шушы әдәбиятка булган мәхәббәт якынайта. Аннары Сәгыйть Шәрык үтә торган милли кичәләрне калдырмый торган була. Шул кичәләрдән кайткач, Мирсәет янына кереп, чәй янында үзенең күргәннәрен сөйли.
Шулай көннәрнең берсендә Мирсәет тә данлы Шәрык клубына килде. Бармый калырга ярамый, дип аңлаттылар, чөнки аның исеме, чыгыш ясаучылар белән бергә, игъланга кертелгән иде. Ул кичәдә исеме телдән телгә күчеп йөргән Тукай үзе дә чыгыш ясарга тиеш икән.
Сабан туенда иң элек малай-шалайны көрәштергән кебек, Мирсәеткә дә кичәнең башында ук сүз бирделәр.
-Хөрмәтле милләттәшләребез, сезнең каршыгызда хәзер талантлы яшь әдип, Татар укытучылар мәктәбе укучысы Мирсәет Солтангалиев чыгыш ясый, -диде алып баручы.
Арттырып җибәрде, билгеле, алып баручы “талантлы әдип” дигән сүзләр белән. Ул Толстойдан өч хикәя тәрҗемә итте, аннан Вересаев белән Загоскиннан тәрҗемәләре бар, үзе биш- алты хикәя язды. Бар булган иҗаты шулардан гыйбарәт.
Ул сәхнәгә чыгып басты. Залда танылган әдипләр, шагыйрьләр. Үзе кебек укучылар,мәдрәсә шәкертләре... Ишек төбендә әле хәрәкәт тукталмаган: кемнәрдер керә, кемнәрдер бер урындыктан икенчесенә күчеп утыра, атда-санда йөткергән, тамак кырган тавышлар ишетелеп китә. Ул бермәлгә югалып калды. Аннан балачак хәтирәләренә нигезләнгән “Башкортлар янында” дигән хикәясен укыды. Зал дәррәү кул чапты.
Сәхнә артында чыгыш ясарга читарт җиткәнне көтеп утыручылар байтак иде. Алар арасыннан берничәсе, килеп, Мирсәетнең кулын кысты.
Шулчак, җил-җил атлап, ишектән берничә егет- җилән килеп керде. Һәркем таный, һәммәсе дә урыннарыннан кузгалып боларга сәлам бирде.
Башкалар белән исәнләшеп узгач, араларыннан берсе, кыюсыз гына килеп, Мирсәеткә дә кул сузды:
Тыңладым, -диде ул, -хикәянең үзеннән бигрәк аһәңе һәм сөйләү рәвеше якын булды күңелемә. Янындагы юлдашына карап елмайды, Сәгыйть Рәмиевне көнләштерерлек итеп сөйләдегез бит. Янындагы юлдашы шагыйрь Рәмиев булган икән. Әлеге егет Мирсәеткә иҗат уңышлары теләп ничек килсә, шулай итагатьле рәвештә тартынып кына китеп тә барды.
Сәхнә тарафыннан кичәне алып баручының көр тавышы яңгырады:
-Бүгенге кичәнең олы кунагы шагыйрь Габдулла әфәнде Тукаевны чакырабыз сәхнәгә.
Әле бая гына аның кулын кыскан егет, сискәнгән сыман, җанланып китте шунда. Башын түбән иеп уйланып торган җиреннән залга таба омтылды. Тукай икән, Тукай булган лабаса!.. Зал, аягүрә басып, көчле алкышлар белән каршылады үзен.
Сәхнәдә Тукай... Тукай үзе чыгыш ясый! Ничек сәхнә артында посып утырырга мөмкин шундый чакта?! Алдына- артына карамыйча, ян ишектән чыгып залга таба йөгерде Мирсәет. (429 сүз) (Р.Мөхәммәдиевтән)