
- •Диктант текстлары 5 нче сыйныф
- •Диктант № 2. «Сузыкларның ярашуы» темасы буенча контроль диктант(№1)
- •2. Сингармонизмның икенче төренә сүзләр язарга.
- •Диктант № 4.(”Графика, орфография” темасы буенча). Җырчы юкәләр.
- •Диктант № 5.(“Фонетика, орфоэпия, графика, орфография” темасы буенча). Керпе һәм аның балалары.
- •Диктант № 6.(“Лексикология” темасы буенча)
- •Диктант № 7. (“Сүз төзелеше” темасы буенча) Язның беренче ае.
- •Диктант № 8 ( контроль)( «Ел буена үткәннәрне кабатлау» темасы буенча) Көртлек.
- •Изложение өчен текстлар
- •6 Нчы сыйныф
- •Диктант текстлары .
- •Диктант № 2. (“Исем” темасы буенча). Урман тургае.
- •Диктант № 4. (“Хикәя фигыль” темасы буенча)
- •Диктант № 6. (“Сан” төркемчәләре темасы буенча)
- •Диктант № 7 (контроль). (“Рәвеш “ темасы буенча) Төнбоек.
- •2. Ике рәвешкә морфологик анализ ясарга
- •Диктант № 8. (контроль). Ябалак.
- •Изложение №2. (контроль№1) Судан башка тереклек юк.
- •Изложение №3 Эш үткәч үкенүдән файда юк.
- •Изложение №4 (контроль) Тылсымлы сүз
- •7 Нче сыйныф Диктант текстлары
- •Диктантлар – 8(4)
- •Диктант №2. ( “Ияртүле бәйләнеш” темасы буенча)
- •Диктант № 5.(контроль)
- •Изложение текстлары
- •Изложение №3 Сугыш чоры икмәге.
- •Изложение №4(контроль) Табылдык
- •8 Нче сыйныф
- •Диктант текстлары Шаулагыз, имәннәр.
- •Мин шулай язгы җилгә әсәрләнеп басып торганда, агач башларында кошлар чыркылдаша башлады, тополь
- •8 Нче сыйныф Изложение текстлары
- •Изложение №1 Көзге бизәкләр
- •Изложение №3 (контроль) Укытучым
- •Изложение №4 (контроль) Хезмәткә хөрмәт
- •9 Нчы сыйныф Диктант өчен текстлар.
- •Диктант № 4.(контроль) Янәшә яши алуның да сере бар.(” Ел буена үтелгәннрне кабатлау” темасы буенча)
- •Изложение өчен текстлар
- •Изложение № 7 Кыр казы.
- •Изложение № 8(контроль) Туган җир
- •10 Сыйныф Диктант текстлары
- •Изложение №2.(контроль) Мирза үз гаиләсенә алды.
- •11 Сыйныф Диктант текстлары
- •Изложение текстлары
- •Изложение №4. (контроль)
Изложение № 7 Кыр казы.
(З.Н. Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы. Казан, «Мәгариф», 2003, 144-145 битләр).
Безнең авылдан ике генә чакрым чамасында төшкән ай кебек түгәрәк, көмеш тәңкә кебек ялтырап ята торган Ак күл дигән бик зур күл бар иде. Күлнең иңе 4-5 чакрым чамасында булганлыктан, аның бер ягыннан икенче ягына булган нәрсәләр күзгә чак- чак кына күренәләр.
Май ае керү белән, күлнең тирә- ягында кешеләр кайнаша башлый. Монда тирә- яктагы авыллардан, хозур кылып ятар өчен, әллә ничаклы халык җыйналып, шунда уйнап-көлеп көн үткәрәләр.
Кич булса, күлнең кайбер урыннарында, өелеп-өелеп үскән камышлар арасында су кошлары, төрле тавышлар белән кычкырып, чутылдашып, тирә- якны яңгыратып торалар.
Күлнең тирә- ягы җәй буена шулай җанлы, күңелле булып торса да, көз якынлашып, салкын җилләр исә башлау белән, күл бу җанлылыгын югалта, әллә нинди моңсу бер хәлгә керә: кыр үрдәкләре һәм башка кошлар, өер- өер булып, җылы якка китәләр. Кояш нуры астында ялтырап, күл өстен боҗраландырып уйный торган балыклар да, сикеренүләреннән туктап, аска төшәләр. Бу вакытта инде күл тирәсендә кешеләрне күреп булмый. Алар да монда килми башлыйлар.
Бу вакытта Ак күл төн ягыннан көн ягына таба, җылы якка күчеп бара торган кыр казларының туктап хәл җыеп, тамак туйдырып, хозур кылып китә торган урыннары булып әверелә. Бу вакытта һәр көн өер- өер кыр казлары күлгә төшеп, хәл җыеп, юынып, тагын да болыт кебек һавага күтәрелеп, кыйбла ягына очып китәләр. Аларның “кыйгак!.. кыйгак!..”дип каңгылдашып, бер-берсе белән сөйләшкән тавышлары Ак күл буена ямь һәм җан биреп тора.
Мин, күл буендаөелеп үскән камышлар янына барып, тирә- якка карана башладым. Шул вакытта “кыйгак!.. кыйгак!” дигән ялгыз каз тавышын ишеткәч, аптырап киттем. “Бу нинди каз тавышы?...Бу кайда булырга кирәк?”- дип, колак салып тыңлый башладым. Тавыш бик якын, үзем янында торган камыш арасында гына.
Бу нинди эш?..
Камышларны ике якка ярып, тубыкка чаклы суга кердем. Ни күзем белән күрим: камыш арасында, бер канаты белән генә талпынып, бер казы очарга азаплана, ләкин булдыра алмый, туктый... йөгерәм дисә, камышларга эләгеп кала.
Ул, мине күргәч, куркуыннан бар көчен сарыф итеп, талпына башлады. Ләкин һәммәсе бушка!.. Күп тә азапланмый, мин аны тотып алдым.
Кулыма казны тотып, атларны җитәкләп, төш алдыннан гына өйгә кайтып кердем.
Кыш керер алдыннан казның сынган канаты яхшы ук төзәлде. Сирәк булса да, канатын күтәреп аркасына сала башлады. Күрәсең, канат сөяге бөтенләй эштән чыкмагандыр. Бөтенләй сынган булса, бу рәвешле төзәлә алмас иде.
Казның бу рәвешле сәламәтләнгәнен күргәч, бик тә бик шатландым. Бервакыт очып йөрерлек бер хәлгә килер әле дип уйлый башладым.
Иртән сабакка киткәнче, төштән соң сабактан кайткач, аның алдына солы, тары кебек азыклар салып, су биреп, кунак итә торган идем. Мин аны шулай кыш буенча тәрбия кылдым, кунак иттем.
Аның канаты төзәлде.
Менә беркөнне иртәнчәк бик югарыда, еракта:
Кыйгак!.. Кыйгак!..- дигән кыр казларының тавышлары ишетелә башлады.
Шул вакытта аның дәртләнүе тагын да артты. Теге, һавадагы кыр казлары безнең авыл турысыннан үтеп барганда, ул артык уйлап та тормый , йөгереп, алга таба бераз барды да югары күтәрелеп оча да башлады һәм теге кыр казларына таба карап очып та китте. Мин гаҗәпләнеп карап тордым да калдым. (473 сүз) (М. Гафуридан)