
- •Диктант текстлары 5 нче сыйныф
- •Диктант № 2. «Сузыкларның ярашуы» темасы буенча контроль диктант(№1)
- •2. Сингармонизмның икенче төренә сүзләр язарга.
- •Диктант № 4.(”Графика, орфография” темасы буенча). Җырчы юкәләр.
- •Диктант № 5.(“Фонетика, орфоэпия, графика, орфография” темасы буенча). Керпе һәм аның балалары.
- •Диктант № 6.(“Лексикология” темасы буенча)
- •Диктант № 7. (“Сүз төзелеше” темасы буенча) Язның беренче ае.
- •Диктант № 8 ( контроль)( «Ел буена үткәннәрне кабатлау» темасы буенча) Көртлек.
- •Изложение өчен текстлар
- •6 Нчы сыйныф
- •Диктант текстлары .
- •Диктант № 2. (“Исем” темасы буенча). Урман тургае.
- •Диктант № 4. (“Хикәя фигыль” темасы буенча)
- •Диктант № 6. (“Сан” төркемчәләре темасы буенча)
- •Диктант № 7 (контроль). (“Рәвеш “ темасы буенча) Төнбоек.
- •2. Ике рәвешкә морфологик анализ ясарга
- •Диктант № 8. (контроль). Ябалак.
- •Изложение №2. (контроль№1) Судан башка тереклек юк.
- •Изложение №3 Эш үткәч үкенүдән файда юк.
- •Изложение №4 (контроль) Тылсымлы сүз
- •7 Нче сыйныф Диктант текстлары
- •Диктантлар – 8(4)
- •Диктант №2. ( “Ияртүле бәйләнеш” темасы буенча)
- •Диктант № 5.(контроль)
- •Изложение текстлары
- •Изложение №3 Сугыш чоры икмәге.
- •Изложение №4(контроль) Табылдык
- •8 Нче сыйныф
- •Диктант текстлары Шаулагыз, имәннәр.
- •Мин шулай язгы җилгә әсәрләнеп басып торганда, агач башларында кошлар чыркылдаша башлады, тополь
- •8 Нче сыйныф Изложение текстлары
- •Изложение №1 Көзге бизәкләр
- •Изложение №3 (контроль) Укытучым
- •Изложение №4 (контроль) Хезмәткә хөрмәт
- •9 Нчы сыйныф Диктант өчен текстлар.
- •Диктант № 4.(контроль) Янәшә яши алуның да сере бар.(” Ел буена үтелгәннрне кабатлау” темасы буенча)
- •Изложение өчен текстлар
- •Изложение № 7 Кыр казы.
- •Изложение № 8(контроль) Туган җир
- •10 Сыйныф Диктант текстлары
- •Изложение №2.(контроль) Мирза үз гаиләсенә алды.
- •11 Сыйныф Диктант текстлары
- •Изложение текстлары
- •Изложение №4. (контроль)
Диктант № 4.(контроль) Янәшә яши алуның да сере бар.(” Ел буена үтелгәннрне кабатлау” темасы буенча)
(5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2001, 192 бит.)
Япониядә гомер- гомергә яшәп килә торган чәчәкләрдән букет төзергә өйрәтә торган фән бар. Шул ысул белән төзелгән букет икэбана дип атала. Никадәр матур, гаҗәеп төсләре белән балкысалар да, чәчкә белән чәчкә ярашмый. Түтәлләрдә, болыннарда, урман үзәннәрендә дә сыешып, дустанә яши алмыйлар алар. Мисалга энҗе чәчәк- ландышны гына алыйк. Май аенда урманнарның таҗы ул энҗе чәчәк! Өзеп алып, букет уртасына ландышны куеп кара: бүтән чәчәкләрне буа, баш идерә, буйсындыра, чирек сәгатьтә берсен дә исән калдырмый. Болын чәчкәләре зәһәр казаяктан да шүрлиләр! Булавка башы хәтле бөҗәкләрне кабып йота торган чәчкәләр бар дөнья йөзендә. Диңгез төпләренә ябышып үскән кайбер чәчәкләр кашык сабы булган балыкларны да йомлап куялар. Табигый шартларда чәчәкләр үз урыннарына бик белеп таралганнар. Кемне кем янәшәсенә утыртып, күз явын алырлык букетлар төзү серен икэбана өйрәтә.
Ә кешеләр? Адәм балаларының янәшә яши алу серләрен ничек билгеләргә? Зирәк табигатьнең бу серен нигездә ача торган фәннәр бардыр, күптер алар. Тик башкалар белән янәшә яши алу серләрен гомер буе өйрәнә кеше. Югалтулар, ялгышлар, үкенүләр аша өйрәнә. (160 сүз) ( А. Гыйләҗевтан)
Изложение өчен текстлар
Изложение №1. Тылсымлы көч.
(З.Н. Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы. Казан, «Мәгариф», 2003, 138-139 битләр).
Зифа Басыйрова – борынгыдан ук сакланып килгән моңнарыбызны түкми- чәчми халыкка җиткерүче буларак, бик кадерле зат.
- Авыл хатын – кызларына җыр – куаныч та, юаныч та, күз яше дә бит!- дип сөйли торган булла Зифа ханым. Аннары тагын: - Моңлы көйләрне җылый- җылый тыңлыйлар, яраткан җырларын кат- кат ишетәселәре килә, рәхмәтләр әйтәләр. Икенче авылга киткәндә, «туңмасыннар» дип, безне иң әйбәт толыпларга төреп җибәрәләр иде, җан кисәкләрем…- дип искә ала торган була.
Җырчының үз йөрәге дә залдагы солдат аналары, солдат хатыннары йөрәге кебек үк сулкылдап типкән.
Зифа Басыйрованың сөекле җырчыбыз булып танылуының бер сәбәбе , бәлки, әнә шундадыр, ягъни җырларын җаны- тәне белән бирелеп, үз кичерешләре белән баетып, чын күңелдән җырлавындадыр?
Зифага консерваторияләрдә укырга туры килмәгән. Ул атаклы җырчылар сафына нәсел- нәсәбе бүләк иткән табигый сәләте, моңлы күңеле, тавышының ягымлы лирик тембры ярдәмендә килеп кергән. Җаныңны рәхәтләндерә торган бик тә моңлы, матур тавыш бүләк иткән аңа табигать!
Зифа Басыйрова бигрәк тә “Рамай”ны гаҗәеп зур осталык белән башкара. Сугыштан соңгы елларда бу иң популяр җырларның берсе була. Халык күңелендә, йөрәк түрендә фәкать Зифа җырлаган “Рамай” гына саклана. Чөнки бу җырның күңелләрне кузгата торган ниндидер романтик серле рухын бүтән беркемнең дә аның кебек тылсымлы моң белән бизәп бирә алганы юк әле. Җырның кайбер авазларына ул, аеруча басым ясап, “ Рамай “ дип куя, кайбер урыннарда сагышлы моң бигрәк тә көчәеп китә.
Зифа Басыйрова - замандашлары кебек үк, төрле тетрәнүләр белән, үлем-җитем белән тулган революция елларының, сугышлы, хәвефле елларның җәфасын чиккән кеше. Яшьли ятимә калган бу Мөслим кызына бик күп кыенлыклар кичерергә, авыр тормыш мәктәбе узарга туры килгән.
Аның ирен, беренче балалары тугач ук, халык дошманы дигән яман исем тагып, кулга алганнар. Шунда ул юкка да чыккан. Шул көннәрдә төнге машина, “кара козгын”, Зифаның үзен дә алырга килгән. Яшь ананың кулында - сабые, күзендә – яшь. Кая барып сыенсын? Кемнән ярдәм көтсен? Бу газаплар, бәлки, коточкыч фаҗига белән тәмамланган булыр иде, аны яхшы күңелле, мәрхәмәтле күршеләре генә коткарып калган.
Җырчы тормышының бу авыр еллары, ул күргән төрле михнәтләр, билгеле, берсе дә эзсез генә узып китмәгән. Әгәр дә без Зифа җырларында тирән сагыш аһәңнәрен ишетәбез икән, моны табигый хәлгә санарга кирәктер
Шул уңайдан Зифа ханым Басыйрованың иң яратып башкарган “Хуш, авылым” җыры аерым бер урын алып тора. Бу- “Күзләр” пьесасыннан алынган җыр. Спектакль барышында аның беренче юллары ук йөрәккә барып тия:
Кай илләргә илтер икән
Без барасы олы юл?
Каберең белән саубуллашып
Китәм, балам, бәхил бул.
Спектакльдә бу җырны шәһәргә дәваланырга китүче бер кыз бала җырлый. Ә ул ир кеше җыры булып, саубуллашу җыры түгел,бәхилләшү җыры булып ишетелә.
Зифа Басыйрованы тыңлаганда, аның көйләрне үз зәвыгына туры китереп, җаны теләгәннәрен генә сайлап алуына игътибар итәсең.
Җыр сәнгатенә зур өлеш керткән Зифа Басыйрова халкы күңелендә мәңге сүнмәс. (437 сүз).( Г. Бәшировтан).
Изложение № 2. (Контроль изложение №1). Нәрсә ул батырлык?
(Я.Х.Абдрахимова. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. Казан, “Мәгариф”, 2005, 62-64 битләр)
Безнең кайсыбызның гына батыр буласы, илне шаулатырлык эшләр эшлисе килми икән?! Батыр кешеләрнең тормышлары турында укыганда йөрәкләребез ялкынлана, җанда әллә нинди хыяллар уяна. Әйе, батырлык яшь күңелне бервакытта да битараф калдырмый, ул гел дәртләндерә, ашкындыра, матур яшәргә, матур эшләргә чакыра. Ләкин, дуслар,батырлык турында һәрберебез хыялланса да, батырлык дигән кеше тормышындагы гүзәл мизгелнең нәрсә икәнен без әле белеп бетермибез. Миңа калса,батырлыкка урын бары тик бөек көрәшләрдә генә, дигән караш күңелләрдә әле яши бугай. Дөрес, безнең ата- бабаларыбыз , абый- апаларыбыз безгә караганда киеренкерәк чорда яшәгән. Алар революция ясаганнар, илебез өстенә албастыдай ябырылган немец фашистларын тар- мар иткәннәр. Ачлыкка, ялангачлыкка, наданлыкка каршы көрәшкәннәр. Алар тормышындагы һәр көн, һәр сәхифә батырлык булган.
Ә бүгенге көндә батырлык эшләп буламы соң? Әйдәгез, бу сорауга җавап биргәнче, батырлыкның нәрсә икәнлеге турында уйланып алыйк әле. Беренче карашка, батыр булу өчен күп нәрсә кирәкми кебек. Батыр булу өчен тәүге шарт- куркак булмау. Ә куркак булмау өчен кешегә нинди сыйфатлар кирәк?
Беренче итеп мин- хаклыкның күзенә туры карау, хаклыкны һәркем алдында ярып салу сыйфатын күрсәтеп үтәр идем. Әйтик, безнең берәр якын дустыбыз нинди дә булса начарлык эшләде, ди. Без аның белән арабыз бозылудан яки тагы да начаррагы- аның тарафыннан тукмак эләгүдән куркып, дустыбызның начарлыгын яшереп калдырдык, ди. Безнең дәшми калуыбыз куркаклык булып бәяләнергә тиеш. Дустыбызның начарлыгына кул болгап без ике төрле начарлык эшлибез. Берсе аның үз күңелебезгә начарлык булып оялый, икенчесе дустыбыз йөрәгендә бәгырьсезлек булып тамыр җәя. Димәк, вакытында әйтелгән хак сүзебез дустыбызны бәладән коткарыр иде, ә кешене бәладән йолучы кеше – батыр кеше дияргә нигезебез бар.
Үзебезнең ялгышыбызны аңлау, аны күтәрә белү өчен шактый көч сорала. Моның өчен дә куркак булмау кирәк. Кайвакыт үз кимчелегеңне, үз ялгышыңны тану башкаларның гаделсез гамәлләрен йөзенә бәреп әйтүгә караганда да авыррак була.
Куркак булмауның янә бер ягы- кешеләргә ышану. Кешеләргә ышанмаган кеше бервакытта да зур эшләр эшли алмый. Чөнки ул үзенең эшен бәяли алмаслар, кылган яхшылыгым күмелеп калыр дип курка.
Инде тагын бер мөһим сыйфатка тукталып үтик. Ул – кешелеклелек. Дөньядагы бөтен матур эшләрнең башы нәкъ менә шуннан башлана да инде. Кешелеклелек төшенчәсе үзенә матурлыкны да, батырлыкны да, киң күңеллелекне дә, ярдәмчеллекне дә һәм тагын бик күп әйбәт сыйфатларны сыйдыра. Без бервакытта да әйбәт булудан, кешелекле булудан,нечкә күңелле булудан курыкмасак иде.
Тормыш безне һәркөн сыный. Алдыбызга куйган күп кенә сорауларын кайвакыт без аның үзебез дә белмибез. Намусыбызга тугры булсак, без ул сынауларны җиңеп чыгарбыз, халкыбыз күзенә, ата-аналарыбыз күзенә, бездән зур эшләр көткән кешеләр күзенә гел туры карый алырбыз. Шул вакытта бездән батыр кешеләр чыгар. Дөньядагы барлык батырлыклар да үз –үзеңне җиңүдән, көндәлек кыенлыклар алдында каушап калмаудан, һәр кылган эшең өчен үзеңдә җаваплылык тоюдан башлана. (477 сүз) (Ф. Яруллиннан ).
Изложение № 3. Ана.
( З.Н. Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы. Казан, «Мәгариф», 2003, 160-162 битләр).
Автобус нигәдер озак килми торды. Көне буе җыелышып утырып талчыккан делегатларның түземлеге бетә башлады. Озакламый, төнге ун тула бит.
Ниһаять, күзләрне яктыртып, автобус килеп туктады. Шофер:
-Делегатлармы? Рәхим итегез!- дип, салондагы утны яндырды.
Утыру озакка бармады. Кузгалыр алдыннан әофер, гафу үтенгән тавыш белән, безгә мөрәңәгать итте:
-Иптәшләр, вокзалда безнең якка кайтучы бер егет бар, кереп алсак, ни диярсез?
Шофер автобусын вокзалның ишек төбенә үк китереп туктатты да кереп китте һәм озак та тормый бер кулына таяк, икенчесенә кечкенә чемодан тоткан егетне култыклап алып чыкты.
Егетне күрүгә, арткы рәтләрнең берсендә утырган апа урыныннан торды, без ни дә булса уйларга өлгергәнче, сүзсез генә барып, сукырны җитәкләде һәм үзенең янәшәсенә алып килеп утыртты.
Шунда кинәт, барыбызны да аптырашта калдырып:
-Әнием, исәнме, әнием!- дип, егет бу апаны кочагына кысты.
-Улым, исәнме, бәгырькәем! Нишләп кайтасы иттең? Кыерсыттылармы әллә?- Калтыранган тавыш белән сөйләнә –сөйләнә апа егеткә текәлде.
Сукыр егетнең “күрәсем килде” дигән сүзе безне сискәндереп юибәрде. Йөрәкләр өзелеп төштемени!
Әлеге апа безгә аңлатма бирүне кирәк тапты:
-Бер атна элек кенә үзен, авылдан машина алып, Әлмәткә сукырлар җәмгыятенә илтеп куйган идем. Әйбәт кенә эшләп калган идең бит, балам-бәгырем, ник кайтасы иттең? Кем белән кайттың?
Егет, сабый бала кебек, хатынга сыена төште:
-Ялгызым, әнием. Беләсем килде: үзем генш йөри аламмы икән? Яңадан мине илтеп йөрмәссең, әнием, үзем генә барырмын. Атна саен кайтып, сине күреп торырмын. И-и әни, кешеләр барысы да шундый яхшылар, безнең авылдагы кебекләр, ярдәм итәргә генә торалар.
Автобус эчендәге саран яктылыкта ана белән баланың күз яшьләрен һәм бәхетле йөзләрен күреп, без алар арасындагы якынлыкның никадәр югары, саф, тирән икәнлегенә ышандык.
Аларның авылы Бүләккә кайтып җиттек. Автобус туктауга, ана белән бала төшеп калдылар. Без аларның бер-берсенә сыена төшеп атлауларын озак карап тордык.
Шактый баргач, тынлыкны Сабирҗан абзый :
-Ә бит ул аның баласы түгел...
- Чынлап әйтәсеңме?!
Үзебезнең авылга кайтып җиткәнче, шактый нәрсә белергә өлгердек.
Сөйгән егете белән туй ясарга җыенган Факиянең туе булмыйча кала. Күршеләре Мәрдан абзый белән Зәйнәп апа, кечкенә малайлары Ришатны калдырып, бер-бер артлы үлеп китәләр. Факия малайны үзенә алып чыга, ул Факичне озакламый әни дип йөри башлый. Тик ул бала тумыштан сукыр була.
Факиянең сөйгән егете Сәйфи: “Бирнәгә сукыр бала алырга башыма тай типмәгән”,- дип, башкагаөйләнә. Ләкин, гафу үтенеп, ничә мәртәбә Факия янына килә, тегесе сөйләшеп тә тормый.
Башта ул Ришатны сукырлар мәктәбендә укыта. Илтеп куя, барып ала. Ялгызын бер дә юлга чыгармый. Шул бала бүген хәбәрсез-нисез кайтып төшсен инде. Күрәсең, сагынуына түзеп тора алмагандыр. Сагыну бит ул...
Шунда күз алдына тагын айлы сукмактан бер-берсен җитәкләп атлаган ана белән бала килде. Башкалар ничектер, әмма мин, кайберәүләр үз балаларыннан да ваз кичеп, яңадан-яңа ятимнәр йортлары ачылган бу заманда Ришат хакына яшьлек мәхәббәтеннән баш тарткан Факияне, гомерем буена белгән кешем кебек, бик якын иттем. Ул миңа баласын коткару өчен дөрләп торган ут эченә ташланучы да, бозлы суга сикерүче дә, сабыйны ышыклап фашист пулясына каршы баскан батыр партизанка булып та күз алдыма килә иде. Кыз көенә картайган бу кеше Ана дигән бөек исемгә лаек түгелмени? Лаек, йөз тапкыр, мең тапкыр лаек. (480 сүз) Н.Әхмәдиевтән
Изложение № 4.( контроль) Кем җырлады?
(З.Н. Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы. Казан, «Мәгариф», 2003, 105-106 битләр).
Ватан сугышының дәһшәтле көннәреннән берсе иде.
Көзге караңгы төндә кечкенә генә җимерек станциядә ике эшелон, очрашып, янәшә туктадылар. Боларныңберсе тылдан фронтка яңа хәрби часть алып баручы эшелон, икенчесе фронттан тылга яралылар төяп кайтучы санитар поезды иде.
Теплушкаларның берсендә түбәнге сәкедә каты яралы яшь лейтенант- татар егете ята. Егетнең хәле авыр, уң аягы тездән югары киселгән, ә санитар поезды юлга чыккач, аңардагангрена башланды. Менә бер тәүлек инде ул, ни йоклый, ни уяна алмыйча, ярым һушын югалткан хәлдә ята. Вакыт-вакыт ул аңына килә, шул чакта авыр газаптан талган күзләрен ача, янында басып торган ак халатлы шәфкать туташын күрә, аның салкын кулын маңгаенда тоя. Бер мәлгә егет үзен җиңеләеп киткәндәй хис итә, хәтта уң аягы бар, ул кычыта кебек тоела аңа. Ләкин ул озакка бармый.
Бу кечкенә станциягә килеп туктагач, күпмедер вакыттан соң, егет тагын бер мәлгә һушына килде...
Әллә шул чакта, әллә чак кына соңрак, егетнең колагына каяндыр җыр ишетелде. Татарча җыр!..Егет, өне катып, тынып калды. Нәрсә ишетә ул, кемне ишетә? Я Хода, аның Таһирәсе җырлый түгелме соң?
Искиткеч таныш, якын тавышны ишетеп, беренче тирән тетрәнүдән соң егетнең рухи хәлендә гаҗәеп бер үзгәреш туды: ул җырлаучының кем булуы белән кызыксынмас булды. Күрәсең,аның сүнеп бетмәгән аңы могҗиза булуына- Таһирәнеңкул сузымы гына җирдәҗырлап торуына ышана алмады. Хәер, кем җырласа да барыбер түгелмени, тик җыр булсын, җыр туктамасын. Татар җыры, Таһирә җыры, Туган ил җыры... Ах, моңардан да кадерле һәм ләззәтле нәрсә булырга мөмкинме?
Кыз җырлавыннан кайчан туктады, каршыдагы эшелон кайчан тавышсыз- тынсыз гына кузгалып китте- егет моны сизмәде. Ул инде яңадан аңына килә алмады.
Поезд китте, ялгыз кабер торып калды...
Караңгы төндә каршы очраган эшелонның вагон ишегенә сөялеп, ялгыз гына моңаеп җырлаган кыз исә чыннан да бу егетнең сөйгәне Таһирә иде. (283 сүз) Ә.Еникидән
Изложение № 5 Землянка
(“Мәгариф”журналы, №4, 2010, 19 бит)
Буранлы февраль урталары иде. Дивизия каты, авыр һөҗүм сугышларыннан соң дошман частьларын тар-мар итеп, берничә авылны, район үзәге дип аталган бер шәһәрчекне азат иткәч, ике урман арасындагы ачыклыкта оборонага урнашты. Частьлар, подразделениеләр җиргә тирәнрәк казып урнашырга, ныгырга приказ алдылар. Дивизия сирәк атышлар, дошманны өзлексез капшап, тынычсызлап торудан гыйбарәт булган вак сугышлар алып бару белән бергә, авыр физик эшкә, оборонасын ныгытырга кереште.
Өлкән сержант Әхтәм Сафин отделениесе, полк белән берлектә, икенче сафтагы окопларда калды. Аңа яңа гына азат ителгән авылның көнбатыш читен биләп, шунда ныгып урнашырга дигән приказ бирелде.
Бу авыл хәрби карталарда һәм югары командованиегә бирелгән донесениеләрдә Дятлевка дип йөртелсә дә, аның авыл диярлеге калмаган иде инде. Фашистлар аны җир белән тигезләгәннәр, йортларын, каралтыларын яндырганнар, бөтен авылда бердәнбер таш бина булган мәктәпне астына мина куеп шартлатканнар, урамнардагы, бакчалардагы агачларны кискәннәр, корытканнар, терлекләрне һәм урманга, партизаннар янына качып китәргә өлгермәгән эшкә яраклы кешеләрне Германиягә куып алып киткәннәр, карт-карчыкларны, балаларны атып үтергәннәр. Авылда хәзер бер җан иясе юк, хәтта каңгырып йөрүче этләр дә, мәчеләр дә күренми, алар я качканнар, я кырылып беткәннәр.
Сугышчылар, оборонага урнашкач, көн- төн окоп казыдылар, дошман артиллериясе атып, тынычсызлап торуга карамастан, аны тирәнәйттеләр, ныгыттылар, тик шуннан соң гына землянкаларга тотындылар.
Сафин үз отделениесенә землянка урыны итеп, бер өйнең идән астын сайлады. Уңай урында, траншея буенда гына. Әгәр казып ныгытсалар, отделениегә бик җитәчәк, хәтта иркен дә булачак. Чөнки отделениедә сугышчылар кимегән, бары җидәү генә калган иде.
Беркөнне караңгы төшкәч, отделениенең постта булмаган сугышчылары эшкә керештеләр. Төн буе идән астын чүп- чардан арчыдылар, казыдылар, тирәнәйттеләр, өстенә өч кат бүрәнә җәеп, калын итеп балчык өйделәр, дошманга күренмәсен өчен, түбәсен кар белән капладылар. Төнлә берничә тапкыр тревога булып, аларга, көрәкләрен, кәйләләрен, ташлап, кулларына корал алырга, окопка йөгереп чыгып, үз урыннарына барып басарга туры килсә дә, таң сызылганчы землянканы тәмамладылар. Сафинның да канәгатьләнүе йөзенә чыккан. Ул, чәй янына утыргач, землянка эчен тагын бер тапкыр күздән кичерде дә, сөенечен яшерә алмыйча:
Менә тагын бер “йорт” салдык, - диде.
Торырлык. Җыйнак кына.
Шулай, тагын бер “йорт” салдык, - диде ефрейтор Сибгатуллин, аның сүзен кабатлап.
Чыннан да, безнең йортыбыз бу. Ничектер, землянка казып кергән саен, күңелем рәхәтләнеп, җылынып китә.
Яратам ла соң мин шундый күзгә күренеп торган эшне. Беләсезме, землянка казып кергән саен, үз өем күз алдыма килә. Сугыш башланыр алдыннан гына бик матур итеп йорт салган идем. Иртәгә сугыш башланасы дигән көнне туен үткәрдек. Кунаклар килде, дуслар җыелды...
Нәкъ шул минута тыштан моң гына, нечкә генә бер тавыш ишетелде. Егетләр, сәерсенеп, ишеккә борылып карадылар.
Тавыш бераздан яңадан кабатланды. Бу юлы инде аның мәче тавышы икәне ачык ишетелде. Ул инде ишекне тырный-тырный, бик кызганыч тавыш белән елап, землянкага, җылыга кертүне сорап, ялынып кычкыра иде.
Сибгатуллин, урыныннан торып, ишекне барып ачты. Аннан тышкы салкын һава белән бергә, ябык кына, өтек кенә бер соры мәче килеп керде. Ул бик туңган, бөтен гәүдәсе белән калтырый, сугышчыларга карап, землянкадан куып чыгармауларын үтенгәндәй, бик кызганыч тавыш белән мияулый иде.
Мәче! – диде Сибгатуллин, бик шатланып
Соры мәче!.. Яхшы билге бу, егетләр, яхшы билге! Әйдә, рәхим ит, Мияубикә, түрдән уз. (483 сүз.)
Изложение № 6 ( контроль) Ике дус
(“Мәгариф”журналы, №4, 2011, 32 бит)
Караклыкның башы энә урлаудан башлана, диләр. Ялкаулыкның да башы кеше хезмәтеннән файдаланудандыр, мөгаен. Шөһрәт баштарак вакыты җитмәгәндә яки үзе аңламаганда гына Гадиләдән күчергәләсә, тора-бара бу аның гадәтенә кереп китте. Кыз да гел-гел каршылык күрсәтмәде, чөнки теге сүзләрне ишетүдән курыкты. Укытучы Шөһрәтне тактага чакырса да, Шөһрәт Гадиләнең авызына гына карап тора башлады. Гадилә кырый рәт парталарның иң алдагысында утырганлыктан, кызның күп кенә хәрәкәтләре укытучы карашыннан читтә кала идее. Әмма укытучы күрмәсә дә, классташлары һәммәсен дә күреп, белеп тордылар. Алар Шөһрәтне үрти үк башладылар. Бигрәк тә ерык авыз Кәшиф җанына тиде.
- Синең эшләр хутта, малай, ә? – диде ул бер тәнәфестә. – Өйгә бирелгән мәсьәләләрне чишеп, баш ватасың юк. Гадиләдән күчердең куйдың. Такта янына чыксаң да, Гадилә коткара. Берәр бишлегә укучы кыз бәкегә дә төшми, ичмасам, тартып чыгарыр идем дә үземнең бөтен эшемне шуңардан эшләтер идем.
- Кызыгасыңмыни? – диде Шөһрәт мактанулы тавыш белән.
- Кызыгам. Кем шундый кәләшкә кызыкмасын!
Кәшифнең авыз тутырып «кәләш» дип әйтүеннән кызлар хихылдап куйдылар. Ә Шөһрәт тагын да масаебрак:
- Кәләш шул! – диде. – Беләсегез килсә, Гадилә минем өчен утка да, суга да керәчәк.
- Суга төшкәнен беләбез инде. Утына да керер – анысына да ышанабыз, әмма кәләш булмас, - диде тыйнак табигатьле Тәлгать. Ул Гадиләне бик якын итә һәм Шөһрәт алдында кызның шулай түбәнсенүен һич тә кичерә алмый иде. Шөһрәт тә Тәлгатьнең Гадиләгә тыныч кына карый алмавын сизә, шуңа күрә Тәлгатькә үзенең өстенлеген күрсәтергә тели иде.
- Телисезме, мин бөтен класс алдында Гадиләдән мин синең кәләшең дип әйттертәм?
- Булмый!
- Менә күрерсез.
Класска башка укучылар да җыела башлады. Тәлгать Шөһрәтнең янына ук килеп:
- Әз генә акылың булса да, син мондый түбәнлекне эшләмәячәксең, - диде
- Кем өчен түбәнлек бит, - дип авыз ерды Шөһрәт.
Колактан-колакка сүз китте, кызлар бер-берләре белән пышылдаша башладылар. Ярык кыңгырау Кәшиф бу хәбәрне бөтен класска таратып өлгерде. Менә, ниһаять, йөгерә-атлый Гадилә килеп керде. Әллә йөгерүдән, әллә яшьлек дәртеннән аның йөзләре алсуланган. Елмаеп китәргә торган иреннәре, авыз эченнән шигырь укыгандай, сизелер-сизелмәс кенә кымшаналар. Гадилә класс бусагасын атлауга ук, Шөһрәт аның каршысына килеп басты. Класс, моңарчы күрелмәгән вакыйга көтеп, тып-тын калды. Ә Гадилә берни аңламыйча:
Нәрсә бар? – дип, аптырап, дусларына карады.
Гадилә, - диде Шөһрәт кискен генә, - бөтен класска ишетелерлек итеп “мин синең кәләшең” дип әйт әле.
Моңа ышанып җитмәүчеләр бар икән. Гадилә үзе белән шаяралар дип уйлап, урынына барып утырмакчы булды, ләкин Шөһрәт аның юлына аркылы төште:
Давай әйт. Син бит миңа гомерең белән бурычлы...
Кыз кинәт агарынып китте. Елмаерга торган иреннәре усал кысылды. Ул Шөһрәтнең мыскыллаудан чалшаебрак торган йөзенә чылтыратып чабып җибәрде. Класста, әйтерсең бомба шартлаттылар, гөрс итте дә тынды. Гадилә сумкасын да алмыйча, урамга чыгып йөгерде. Шуннан соң гына укучылар шаулашырга, кычкырышырга тотындылар. Шөһрәтнең яңагына Гадиләдән башка да өстәүчеләр булды. Ләкин ул инде авыртуны тоярлык хәлдә түгел иде. Берничә көн Гадилә дә, Шөһрәт тә мәктәпкә килмәделәр. Бераздан классташ дуслары Гадиләнең район мәктәбендә укый башлавын ишеттеләр. Ә Шөһрәт ярты ел каңгырып йөргәннән соң, кайсыдыр шәһәргә һөнәр училищесына китеп барды. Ике дусның язмышлары шулай аерылды. (466 сүз.) (Ф.Яруллиннан)